Көмеш кыңгырау

«Йомры икмәккә булышыйк»

Икенче кечкенәләр төркемендә сенсорика, математика һәм сөйләм телен үстерү буенча интеграль шөгыль конспекты.

Максатлар:

  • балаларның кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту,
  • хәрәкәт активлыгын үстерү,
  • сенсорик тәрбия бирү,
  • уйлау-фикерләү сәләтен үстерү,
  • фикер алышырга өйрәтү,
  • геометрик фигураларны аерырга (түгәрәк, шакмак) һәм геометрик фигуралар арасыннан түгәрәкне аерырга өйрәтү,
  • татар халык авыз иҗатын кулланып, сөйләм телләрен үстерү,
  • сүзлек запасын баету,
  • ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү теләге уяту,
  • бер-берсен тыңларга өйрәтү.

Җиһазлау: кояш рәсеме, төсле яулыклар, киселгән чәчәкләр, зур гөмбә һәм кечкенә гөмбәләр, кәрзиннәр, киселгән төрле зурлыктагы һәм төрле төстәге түгәрәк һәм шакмаклар, елга рәсеме, “Йомры икмәк” әкияте персонажлары –Йомры икмәк, Куян, Бүре, Аю, Төлке (зурлар төркеме балалары).

Шөгыль барышы

Балалар тәрбияче янында басып торалар.

Тәрбияче: Балалар, ягез әле, бер-беребезгә елмаеп карыйк.

Без әле бик нәниләр

Елмая безнең битләр,

Елтырый безнең күзләр,

Ишетәләр колаклар,

Чәбәкли безнең куллар,

Тыпырдыйлар аяклар,

Без бит әле нәниләр,

Килә тизрәк үсәсе,

Кояшка ук җитәсе.

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, безнең үсәсе килә дә бит, әлегә кояш күренми, ул йоклап калган ахрысы. Әйдәгез, аны чакырыйк, хәерле иртә телик.

Кояш чык, чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

Тәти кашык бирермен.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Кояш чык, чык, чык

Без уйнарбыз җылыткач.

Әнә, кояш та уянды. Хәерле иртә, кояш, исәнме! (кул болгыйлар)

Тәрбияче: Карагыз әле, кояш күзне чагылдыра бит, аның уйныйсы килә. Әйдәгез, качышлы уйныйк ( яулыкларын алалар). - Качтык (яулыклар белән битләрен каплыйлар)

Айт! (йөзләрен ачалар)

(Уйнагач, яулыкларын кесәләренә, кулларына салалар һ.б.)

Тәрбияче: Бигрәк шаян – булган икән сез, балалар. Сез бернәрсәдән дә курыкмыйсыздыр? Аю-бүредән дәме? (тәрбияче һәр баладан сорап чыга)

Уен: “Аю – бүредән курыкмыйсыңмы?” ( психогимнастика).

Шулвакыт Йомры икмәк тавышы ишетелә:

Мин аюдан да курыкмыйм!

Мин бүредән дә курыкмыйм!

Мин берәүдән дә курыкмыйм!

(Тәрбияче Йомры икмәк роленә кереп җырлый).

Тәрбияче: Балалар, кем ул шулай җырлап йөри ?

Балалар: Йомры икмәк.

Тәрбияче: Йомры икмәкне кем пешергән соң аны ?

Балалар: Әби белән бабай.

Тәрбияче: Алар аны ничек пешергәннәр?

- Онны амбардан җыйганнар ( бармакларын җәяләр, турайталар)

- Камыр болгатканнар (уч төбендә бармаклары белән болгаталар)

- Камырны басканнар (уч төпләрен бер – берсенә ышкыйлар)

- Әвәләгәннәр (уч төбендә әйләндереп)

- Йомры икмәк пешкән дә, тәгәрәп тә киткән . Әйдәгез, без дә аның артыннан барыйк.

Тәрбияче: Карагыз, әле балалар, нинди матур аланга килеп чыктык. Монда агачлар да күп, чәчәкләр дә күп, гөмбәләр дә, кошлар да. Бу нинди кош әле, балалар? (чыпчык). Ә монысы? (тукран). Балалар, тукран нәрсә дип әйтә әле ул ?

- Тук- тук- тукран

Тукылдатып утырам,

Агачтагы кортларның

Барсын ашап бетерәм.

Тәрбияче: (Йомры икмәкне күреп ала) Карагыз әле, балалар, Йомры икмәк тә да монда икән бит. Нәрсә булды сиңа, Йомры икмәк, әле генә бик мактанып җырлап йөри идең бит?

Йомры икмәк: (елый – елый) 

Мин әбидән качкан идем,

Мин бабайдан качкан идем,

Адаштым мин урманда,

Ярдәм итегез миңа!

Миңа әби белән бабайга кайтырга кирәк.

Тәрбияче: Ә син әби белән бабайга кире кайту юлын беләсеңме соң?

Йомры икмәк: Беләм, тик мин урман җәнлекләреннән куркам, алар мине ашарлар бит.

Тәрбияче: Бер дә кайгырма, Йомры икмәк, без сиңа булышырбыз. Булышабызмы, балалар?

Балалар: Булышабыз.

Тәрбияче:Балалар, җитәклик әле кабартманы, ул куркам, ди. Әйдәгез, киттек. (Тәрбияче , балалар урман буйлап баралар.Чыршы артыннан куян чыга)

Куян: Йомры икмәк, Йомры икмәк, ашыйм мин сине.

Балалар: Ашама, куян, без әби белән бабайга барабыз.

Куян: Алайса, минем сезгә шартым бар. Бүген миңа кунакка тиен һәм балалары белән керпе килә. Алар гөмбә яраталар. Менә монда чыршы астында гөмбәләр үсә, шул гөмбәләрне аларга бүлеп бирергә кирәк. Нинди гөмбәләр үсә монда?

Балалар: Зур гөмбә һәм кечкенә гөмбәләр.

Тәрбияче:Балалар, гөмбәләрне тиенгә дә, керпегә дә җитәрлек итеп бирергә кирәк. Безнең бер зур гөмбә һәм күп кечкенә гөмбәләр. Ничек итеп бүлик гөмбәләрне? (Балалар җавабы)

Тәрбияче:Дөрес, балалар, зур гөмбәне тиенгә, ә кечкенә гөмбәләр керпеләргә, чөнки алар күп.

Куян: Рәхмәт сезгә, Йомры икмәк, син дә әби белән бабайга исән – сау барып җит.

Куян (уфтанып, башын селки): Ашый алмадым бит мин моны, карале, ай-яй-яй! (Балалар белән Йомры икмәк китәләр, бүре чыга).

Бүре: Йомры икмәк, йомры икмәк, ашыйм мин сине.

Балалар: Ашама бүре, без әби белән бабайга барабыз.

Бүре: Ярар, ашамам, әгәр сез миңа булышсагыз. Әни миңа чәчәкләр җыярга һәм кәрзиннәргә дөрес итеп салырга кушты . Менә сезгә кәрзиннәр.

Тәрбияче: Балалар, ничек дөрес итеп җыярга кирәк чәчәкләрне?

Балалар: Кызыл чәчәкләрне – кызыл чәчәкле кәрзингә, сары чәчәкләрне – сары чәчәкле кәрзингә, зәңгәр чәчәкләрне – зәңгәр чәчәкле кәрзингә.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт.

Бүре: Рәхмәт балалар, ашамыйм инде, үз юлыгыз белән барыгыз.

Бүре (уфтанып тора да китә): Ай –яй- яй, тагын ач калдым ахры, ашап булмады бит бу кабартманы. (Балалар китәләр, аю чыга).

Аю: Йомры икмәк, йомры икмәк, ашыйм мин сине.

Балалар: Ашама, ашама, без әби белән бабайга барабыз.

Аю: Ашамам, әгәр сез минем белән уйнасагыз. “Аю килә” уенын беләсезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, уйнап күрсәтик әле аюга. (уйныйлар) “Аю килә лап – лап” уены.

Аю килә атлап ( аю кебек йөриләр)

Үләннәрне таптап.

Аю алай итмә син, (бармак яныйлар)

Безнең белән уйна син. (утырып чакыралар)

Урынында тик торма, (басалар)

Тыпыр – тыпыр тыпырда (урында тыпырдыйлар).

Аю: Күңелне күтәрдегез сез, рәхмәт. Җибәрәм сезне. Әбиегез белән бабаегызга сәлам әйтегез. Аю (үзалдына сөйләнеп кала): Ярар инде, башка азык эзләмичә булмас, барыгыз, бар.

(Балалар китәләр, алар алдында күперсез елга).

Йомры икмәк: Ой, мин качканда монда күпер бар иде, хәзер юк. Нишләрбез инде, күп тә калмады бит әби белән бабайга. (Төлке чыга)

Төлке: Менә Йомры икмәк, эләктеңме инде, хәзер ашыйм мин сине.

Балалар: Ашама, төлке. Син безгә елга аша чыгарга ярдәм ит, без әби белән бабайга ашыгабыз.

Төлке: Ярар, әгәр елга аркылы чыгып китә алсагыз, ашамам, чыга алмасагыз... үзегезгә үпкәләрсез. (Елгада ташлар – төрле зурлыкта һәм төрле формада, түгәрәкләр һәм шакмаклар)

Тәрбияче: Ничек чыгабыз инде, балалар? Балалар: Зур ташларга басып чыгабыз.

Тәрбияче: Дөрес, балалар,аякларны чылатмас өчен зур түгәрәк ташларга басып чыгабыз (балалар һәм кабартма елга аша чыгалар).

Төлке: Чыктылар бит, карале, чыга алмаслар, ашармын дип хыялланган идем. Миннән дә оста булдылар болар. (башын тотып, аптырап кала)

Йомры икмәк: (сикерә-сикерә) Менә минем әби белән бабай өе. Рәхмәт сезгә балалар. Әйдәгез, кунакка керегез. (Тавышны ишетеп, әби белән бабай чыгалар).

Әби, бабай: Бик зур рәхмәт, балалар, Йомры икмәкне кайтаруыгыз өчен. Менә Йомры икмәк, аңладыңмы инде ялгыз гына йөрергә ярамаганлыгын? Ярый әле сиңа акыллы балалар очраган, югыйсә кайта да алмас идең. Әйдәгез, өйгә керегез, балалар, бергәләп чәй эчәрбез.


Төзүчеләре - Чаллы шәһәренең 105нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Гильфанова Әлфинә Наил кызы, Гарифуллина Раилә Наил кызы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: