Көмеш кыңгырау

Йомры икмәк

“Йомры икмәк” әкиятенә нигезләнеп куелган музыкаль тамаша.

Катнашалар: Әби, бабай, Йомры икмәк, куян, бүре, аю, төлке.

Сәхнәдә өй күренеше.

 

Автор. Борын заман бер бабай белән әби торган.

Тормышлары шактый гына авыр булган.

Көн-төннәре моңсу, күңелсез үткән.

Ичмаса бер оныклары да юк икән.

(Әби-бабай тавыш-тынсыз гына өстәл янында чәй әчәләр).

Бабай. Әйдә карчык,

Пешер әле Йомры икмәк.

Табын түренә утырып,

Чәй эчәрбез икәүләп.

Әби. Йомры икмәк дисең картым,

Безнең он бетеп киткән.

Бүгенгә чәй эчәргә

Шикәр ярап торырмы икән?

(Әби шикәр күрсәтә)

Бабай. И карчыгым, син минем

Капчык төпләрен себер.

Почмакларыннан төшер,

Булган оннан пешер!

(Бабай әбигә капчык бирә)

Әби.

Ярар картым-канатым,

Синең сүзең тыңларым.

Алайса тырышырмын,

Икмәк пешереп куярым.

Автор.

Капчык төбен селки торгач,

Ниһаять он табылган.

Оннан Йомры икмәк ясап,

Әби кайнар мичкә куйган.

Йомры икмәк кызарган, матурайган

Пешеп чыккан бераздан.

(Әби камыр баскан, икмәкне мичкә куйган хәрәкәтләр ясый)

Бабай.

Ай-яй карчык булдырган,

Икмәге бик тә уңган.

Әби.

Хуш исле бу икмәкне,

Тәрәзә төбенә куям.

(Әби икмәкне тәрәзә төбенә куя)

Автор.

Тирә-якка ямь биреп,

Кошлар сайраган,

Нәфис җил искән,

Агачлар шаулаган.

Табигатьнең гүзәллеге

Йомры икмәкнең

Күңелен яулаган,

Сәяхәткә ымлаган.

(Кош сайраган, җил искән, агачлар шаулау тавышы яздырылган диск куела)

“Күңелле сәяхәт” көе астында Йомры икмәк булып киенгән бала, түгәрәк буенча сикереп әйләнә)

Автор.

Китә, сукмак буйлап,

Тәгәри Йомры икмәк.

Шунда аңа очрый-

Куян Озынколак.

(Куян Йомры икмәк белән очраша)

Куян. Мин Куян, Куян - кечкенә генә

Бик куркак кына,

Бик йомшак кына.

Ай-яй, анда кем килә,

Минем ачыкканны кем сизә?

- Йомры икмәк, исәнме,

Хәзер ашыйм мин сине яме!

Йомры икмәк.

Исәнме Куян Куркаккай

Ашасаң, ашарсың инде.

Әмма үтә син минем,

Бер генә теләгемне.

Биеп күрсәт син миңа,

“Әпипә” такмагына.

(“Әпипә” аудиоязмасы куела, Куян бии, Йомры икмәк кул чабып тора һәм әкрен генә китә.)

Йомры икмәк.

Куркаккай бии торсын,

Мин дәвам итим юлым.

Автор.

Йомры икмәк юлын дәвам иткән

Каршысына Соры Колак килеп чыккан.

(Йомры икмәк белән бүре очрашу күренеше)

Бүре.

Ай тәмлеләрдән тәмле Йомры икмәк,

Ашыйсым килә сине тәмләп.

Йомры икмәк. Нәниләрне рәнҗетеп,

Ни файда соң сиңа?

Мәйданга чык Сорыкай,

Көчеңне шунда сына.

Батырлыкта – матурлык дип,

Әйтә халык мәкале.

Күркәм булсын һәр эшең,

Уйларың һәм гамәлең.

Бүре. (уйланып)

Мондый акыл иясе,

Очрый урманда сирәк.

Синең төпле киңәшең

Җәнлекләргә бик кирәк.

Кал дускаем урманда,

Хуҗа булырсың монда!

Йомры икмәк.

Рәхмәт җылы сүзеңә

Рәхәт алдым үземә.

Бәлки кемдер ярдәм көтә

Юлымны дәвам итим.

(Йомры икмәк күңелле көй астында сикереп китеп бара)

Автор.

Табигатькә сокланып барганда,

Йомры сәер тавыш ишеткән.

Ике аю баласы

Агач сындыралар икән.

(Аю балалары агач сындыралар)

Йомры икмәк.

Исәнмесез, шаяннар

Камытаяк, наяннар.

Нигә диеп сез дусларым

Табигатьне борчыйсыз,

Агачларны ботыйсыз?

Беренче аю баласы.

Бал кортлары хәйләкәр,

Биеккә оя ясый.

Икенче аю баласы.

Балга диеп агачка,

Беребез дә менә алмый.

Йомры икмәк.

Табигатьне рәнҗетмәгез,

Берүк аны саклагыз.

Кагыйдәләрне үтәгез

Хәзер мине тыңлагыз.

Әй күңелле һәрвакыт,

Табигать кочагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында.

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Урманда ут якмагыз,

Табигать ул - безнең әни

Табигатьне саклагыз!

Аю балалары.

Ялгышыбызны аңладык,

Сездән гафу сорыйбыз.

Яз җитү белән бергә,

Агачлар утыртырбыз.

(Аю балалары башларын түбән иеп, тамашачылардан гафу сорыйлар)

Автор.

Юлын дәвам итә Йомры,

Күктә балкый якты ай.

Кинәт кенә каршысына,

Килеп чыга Хәйләбай.

Хәйләкәрдер үзе

Ялгандыр ярты сүзе.

Төлке Хәйләбай.

Исәнме, матурларның матуры,

Йомшакларның йомшагы - Йомры икмәк.

Бигрәкләр дә кызарып пешкәнсең,

Минем ашыйсы килгәнне белгәнсең.

Йомры икмәк миңа сине ашарга рөхсәтме?

Йомры икмәк.

Исәнме Төлке Хәйләбай,

Синең хәйләң күп төрле, беләм.

Ашавын да ашарсың,

Минем табышмакка

Җавап тапмассыңмы икән?

Төлке Хәйләбай.

Я, әйтеп кара тыңлармын

Мин җавап эзләп карармын.

Йомры икмәк.

Язын ямь бирә,

Җәен салкын бирә,

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә.

(Төлке уйлана һәм нәни тамашачыларга мөрәҗәгать итә,ул арада Йомры икмәк агачлар артына кереп югала)

Төлке.

Ярдәм итегез дусларым,

Ничек табыйм җавабын?

(Балалар төлкегә җавап табарга ярдәм итәләр, ул як- ягына карана, әмма Йомры икмәкне таба алмый)

Төлке.

Хәйлә белән көчле идем,

Ялгышымны аңладым.

Кирәк белем тупларга.

Китап укый башларга.

(Төлке сумка асып агачларны әйләнеп чыга)

Йомры икмәк.

Әй, сагындым өемне,

Әбием белән бабамны

Алар белән күңелле.

Картларга иптәш кирәк,

Кайтыйм әле тизрәк.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,-

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

Автор.

Шунда Йомры икмәк сәяхәтен тәмам итә,

Ул тәгәрәп әби - бабай өенә кайтып китә,

Шуның белән әкиятебез дә бетә.

Мин дә булдым аларда

Яшиләр балда – майда.

Йомры икмәк таяныч,

Әби – бабайга куаныч.


Балык Бистәсе районы Олы Елга авылының “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячеләре Сибгатова Р.З, Насибуллина М. Р.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: