Көмеш кыңгырау

Йолдызлар ни сөйли?

Үсмер балалар өчен 2 пәрдәлек пьеса.

Катнашалар: Алия

Рәйхана

Йолдыз – сукыр кыз

Зөһрә

Таһир

Әмирҗан

 

1 нче пәрдә:

Авыл урамы. Аяз төн, күктә берсеннән-берсе якты йолдызлар яна. Йолдызларның капка төбендә өч кыз: Рәйхана, Алия, Зөһрә тезелешеп утырганнар.

 

Рәйхана: Их, төне дә, төне, кайчан үсеп җитеп егетләр белән шушы йолдызларны күзәтеп йөрербез инде,ә? (үзе көлә)

Зөһрә: Соң синең егетең бар бит инде, әнә Таһир ничек итеп карый сиңа, пряме көнләшерлек!

Рәйхана: И, шул булдымы егет, менә кунак егетләре кайтсын иде ул шәһәрдән, каникул беткәнче тәки бер кунак малае белән күктәге йолдызларны санап йөреп булмады инде. Ә Таһир сиңа булсын, Таһир-Зөһрә, килешеп торасыз, үтеречески!

Зөһрә: Ярар, көлмә әле, нәрсә булган Таһирга, тотырмын да Таһирыңны үземнеке итәрмен менә (шаркылдап көлә)

Алия: Кызлар нигә безнең Йолдыз бүген капка төбенә чыкмый соң әле ул?

Зөһрә: Хәзер кереп алып чыгам ( Йолдызларга кереп китә)

Рәйхана: Карале Алия, нәрсә әллә Зөһрәгә Таһир охшыймы?

Алия: Соң мин каян белим аңа ошаганын, ә менә миңа лично бик тә ошый!

Рәйхана: Карале боларны, дус булып йөриләр үзләре, ә үзләре минем егеткә күз атып йөриләр икән!

Алия: Син чуар тавыкка нәрсә соң инде ул авыл малайлары, син принц көтәсең, на черном Мерседесе!

Рәйхана үпкәлгән кебек читкәрәк утыра, капкадан Йолдыз белән Зөһрә чыгалар. Ул арада урам башыннан Таһир белән Әмирҗан күренәләр.

Йолдыз: Исәнмесез кызлар, ни хәлләр?

Таһир: Әйбәт Йолдыз, әйбәт!!! Монда әле без дә килдек.

Йолдыз: Ярый, кич утырырбыз, иртәгә бит ял көне, дәрес карыйсы юк.

Таһир: Менә кызлар, җәй буе шәһәр егете көткән идегез, менә сезгә шәһәр егете, ничәгә бүләсез, бүлегез, берәү генә, башка юк.

Рәйхана: Бүлеп маташмабыз инде без аны, кайсыбыз матур ул үзе безне сайлап алыр, шулаймы, чибәр егет!

Әмирҗан: Юк, кызлар, шәһәр егете дигәч тә, мин сезнең авылда гына беренче тапкыр. Ә болай мин гел әбием янында авылда үстем, әби-бабай тәрбиясе алган малай мин, уразаларда, гаетләрдә мәчеткә дә йөрим, биш вакыт намазымны да укыйм.

Рәйхана: Болай булгач кызлар, мин башка поездны көтәм әле, бу перронда мин көткән пассажирлар юк ! (кырт итеп өйләренә кайтып китә, аның артыннан Таһир йөгерә)

Йолдыз: Утыр әйдә Әмирҗан, күңелендә иман булган кеше белән сөйләшүе җан рәхәте бит ул. Сөйләп җибәр кайсы шәһәрдән кайттың, ничәнче сыйныфта укыйсың, кем булырга хыялланасың?

Әмирҗан: Врач булырга хыялланам, кешеләргә ярдәм итәсем килә. Тик әлегә нинди юнәлештәге специалист булачагымны күззалламыйм әле.

Зөһрә: Йолдыз, ачуланма, миңа әни бүген иртәрәк кайтырга кушкан иде, мин киттем әле, яме!

Алия: Тукта, Зөһрә, мин үзем генә кайтырга куркам, мин дә синең белән кайтам. Йолдыз, Әмирҗан хушыгыз, без киттек әле.

Әмирҗан: Карале боларны, әле мине ботарлап бетерегә торган кызлар кая югалдылар соң әле берәм-берәм, сарык белән кәҗә әкиятендәге кебек булды әле бу.

Йолдыз: Әмирҗан, синең йөргән кызың бармы соң?

Әмирҗан: Юк, хәзер вакытым булса, укырга тырышам, ЕГЭ ны тапшырасы бар бит, яхшы билгеләргә тапшырсам, мединститутка кердең дигән сүз! Бюджет бүлегенә эләксәм бигрәкләр дә шәп чыга. Минем бит әле тагын ике энем, бер сеңлем бар, мин иң зурысы, миңа аларга булышырга кирәк!

Йолдыз: Нинди әйбәт күңелле егет син!

Әмирҗан: Карале Йолдыз, син нигә төнлә дә кара күзлек киеп утырасың, модамы, әллә күз төбеңдә синякмы (көлә)

Йолдыз: (озак кына эндәшми тора) Әмирҗан минем бит күзләрем күрми...

Әмирҗан: Ай, Йолдыз гафу ит, мин бит белмәдем! Гафу ит, зинһар.

Йолдыз: Соң үсмер кызның күзләре күрми дип кем уйласын инде.

Ә мин барыбер өметемне өзмим, мин барыбер күрәчәкмен! Мин бит йолдызларны күрәм, алар атылганда гел теләк телим!

Әмирҗан: Белдем, белдем Йолдыз, мин нинди табиб булачагымны, мин күз табибы булам, аннан укып бетерәм дә синең күзләргә үзем операция ясыйм!

Йолдыз: Дөньяда могҗизалар да була Әмирҗан, менә күрерсең әле, мин синең йөзеңә карап сокланырмын!

Әмирҗан: Ә бүгенгә Йолдыз, мин синең нурлы йөзләреңне ай нурында туйганчы бер карыйм әле, шундый матур син, шундый сөйкемле!

Йолдыз: Ярый Әмирҗан, хуш, әйдә мине капка төбенә кадәр озатып куй. Син кайчан китәсең соң!

Әмирҗан: Мин Йолдыз сезнең авылдан китмәячәкмен, чөнки без сезнең Тымытык авылына күченеп килдек, монда йорт сатып алдык, әле без синең белән бер мәктәптә укыячакбыз да!

Йолдыз: Мин бик шат, хуш Әмирҗан! (капкаларыннан кереп китә).

 

2 нче пәрдә:

Йолдызлы төн. Йолдыз бер ялгызы капка төбендә утыра.

 

Йолдыз: Кичә дә, өченче көн дә бер йолдыз да атылмады, бүген дә атылмас микәнни?...

Әгәр йолдыз атылганда күзләрем күрсә иде дигән теләгемне әйтеп өлгерсәм, минем күзләрем ачылачак бит, миңа моны бер шәһәргә баргач чегән кызы әйтте. Сиңа йолдызлар булышыр, алардан ярдәм сора диде дә югалды ул. Кабат мин аңа әллә нинди сораулар да бирәсем килгән иде, киләчәгем ничек булыр дип, гаиләм, балаларым буламы дип. Шуңа күрә йолдызлар нурын күргән күзләрем ачылырга тиеш, тик кайсы йолдыз миңа ярдәмгә килер икән соң. Тукта, сөйләшмим әле, тып-тын гына утырыйм, җитешмичә калуым бар.

Кинәт шундый якты булып күктәге иң якты йолдыз атыла!!!

Йолдыз: Ярабби Ходаем минем күзләремне ачсаң иде, йолдызым минем, син минем соңгы өметем, өметемне өзмә, ярдәм ит, зинһар! (елый, күзләрен уа.)

Озак кына аска карап утырганнан соң ул кабат күккә карый һәм үз күзенә үзе ышанмыйча шатлыгыннан кычкырып җибәрә:

-Кешеләр!!! Әни!!! Әти!!! Мин күрәм, мин йолдызларны күрәм!!!

Кинәт ямансулап кала: Ә соң минем күзләремне ачкан йолдыз үзе кайда икән?

Бу вакыйганың шаһите булган Әмирҗан телсез калып читтә басып тора, эндәшми.

Йолдыз кинәт аны күреп ала.

Йолдыз: Әмирҗан, күр әле могҗиза бар икән бит бу дөньяда, тик ышанырга гына кирәк икән. Берәр кеше үлсә ул күктә диләр, димәк алар йолдызларга әвереләләр. Миңа ярдәм иткән йолдыз кем булды икән? Әбием булгандыр ул минем, ул исән чагында да безнең өчен үләргә җитеп тора иде. Мине бик тә, бик тә кызгана торган иде. Кызым ике күзем булып та сиңа берсен бирә алмыйм бит дия торган иде ул миңа.

Әмирҗан: Мин шулкадәр шатмын синең өчен Йолдызым! Кешенең күңел күзе күрмәсә генә ул тома сукыр була. Синең бит күңел күзләрең күзле кешенекеннән дә яхшырак күрә иде.

Йолдыз: Әмирҗан, син китми тор, мин әти белән әниемне күреп чыгыйм әле, минем бит аларның йөзләрен бер дә күргәнем юк!

(Кыз йөгереп өйләренә кереп китә)

Әмирҗан: Әй, нинди бәхет, Йолдызны йолдыз коткарды, менә бит!

Ә без кешеләр, нигә шундый көнче, саран, үчлекле икән соң, ә? Шулай шул, шуңа да йолдызлар алар күктә, безгә аларга үренергә ерак! Тикмәгә генә җырчыларны йолдызлар дип атамыйлардыр. Җыр да күңелләрне айкый, сагышлардан арындыра, күңелләрне дәртләндерә, терелтә, җанга шифа бирә бит!

Авылның икенче башыннан гармун тартып бер төркем яшьләр җырлап килә.

Алия башлап җырлый, кушымтасында барысы да кушыла:

Ни әйтер, йолдызлар... (Рәзинә Сәетгәрәева сүзләре)

 

Муенда – су билгем,

Талисман – сукояр.

Күңелем – ак кышлы гыйнывар,

Буранлый-буранлый килгәнмен (туганмын) дөньяга,

Юлыма түшәлгән ак юрган.

 

Куш-та: Сукояр, сукояр,

Суларын кем кояр,

Суларын кем кояр,

Кем кояр?...

Хәлләрем кем аңлар,

Ни әйтер, йолдызлар,

Юраулар юш килерме, дуслар!

 

Йолдызлар серләшә,

Йолдызлар киңәшә,

Бәхеттән тулган ай көнләшә.

Йолдызлар әйткәннәр

Барсы да хак булса,

Кавыша икән бит, сөйгәннәр.

(Ул мина, сөям,дип эндәшә)

 

Бүген дә ай чыкты,

Йолдызлар калыкты.

Кичәге йолдызлар ялгышты.

Чегән кызы күк,

Әйтмәгез бар-юкны,

Бәхетле сукояр язмышы!

 

Куш-та: Сукояр, сукояр,

Суларын кем кояр,

Суларын кем кояр,

Кем кояр?...

Хәлләрем кем аңлар,

Ни әйтер, йолдызлар,

Сөюдән ут янам, әй, дуслар!

 

 

 

Йолдызлар капка төбендә утырган Әмирҗан янына тукталалар.

Араларында Зөһрә белән Таһир да бар, бер-берсе белән җитәкләшеп торалар.

Әмирҗан: Дусларым, бер бәәәәк олы сөенеч әйтимме?

Яшьләр: (хор белән) Әйт!

Әмирҗан: Йолдызыбызның күзләре күрә башлады бит!

Алия: Кайсы йолдызның? Җидегән йолдызныңмы? Әллә син күккә карап утырып саташа башладың инде?

Әмирҗан: Көлмәгез, мин чынлап әйтәм!

Шул вакыт капкадан кара күзлексез Йолдыз чыга. Бар да аптырап каллар. Ул аларның һәрберсен кочаклап үбә.

Йолдыз: Карагыз, әле, дусларым сез нинди матурлар, бу дөнья нинди матур. Ә күкләргә инде мин әллә кайчан гашыйкмын. Минем күкләр турында аларга гына сөйли торган шигырем дә бар!

Кызлар: Әйдә Йолдыз, безгә дә сөйлә әле ул шигырне.

 

Күкләрне шакыйм… (Рәзинә Сәетгәрәева сүзләре)

Куклэрне шакыйм, йолдызлар коям,

Коннэрне куам, ай элеп куям -

…Серле тон!!!

Яратчы мине,

Яратчы мине,

Кутэр кунелне,

Кабыз учакны,

Соеп-соелик,

Без икэу генэ,

Без икэу генэ –

Бу жирдэ!!!

 

Фэрештэ булып жанына кунам,

Нигэдер тунам, нигэдер тунам –

Жэйге кич…

Яратчы мине,

Яратчы мине,

Кутэр кунелне,

Жылыт жанымны,

Соеп-соелик,

Яшьлек киткэнче,

Донья беткэнче –

Бу жирдэ…

 

Кузлэрем йомам, изери жаным,

Синен убудэн, шашып союдэн –

…Татлы тош!!!

Экият булып

Калмасын иде,

Болытлар булып

Акмасын иде,

Эй, якты донья,

Бездэн тарсынма,

Ходай кулында –

Барсыда!!!

 

Канатлар талды, серле ай тулды,

Сагынам сине, кунелгэ никтер

Ямансу…

Юк, бетмэс донья,

Бетмэс кешелек,

Чонки мэхэббэт –

Куклэрдэн биек,

Кочле, улемсез,

Мэнге югалмас,

Жиргэ табынмас -

Бер донья!!!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: