Көмеш кыңгырау

Уйнак белән Муйнак маҗаралары

Катнашалар: Әби, Уйнак һәм Муйнак кушаматлы эт балалары, Керпе, Доктор Айболит.

Беренче күренеш.

Вакыйга авылда, әби йортының ишегалдында бара. Авыл өенең ишегалды. Коймалар артында алма бакчасы күренеп тора. Ишегалдында әтәч һәм тавыклар җим чүпләп йөри. Шунда ук эт оясы тора. Оя янында ике эт баласы яткан. Өйдән әби чыга һәм сукрана-сукрана тавыкларга җим сибә:

Әби. Әй ялкаулар, хөрәсәннәр. Шул каргаларны да кумыйсыз бит. Тавыкларга дип салган җимне ашап бетергәннәр. Кояшта кызынып тик яталар берни эшләмичә.

Уйнак. Әй әби, рәхәт кенә хыялланып ята идем, уйларымны бүлдердең.

Муйнак. Әйе шул, карга куып ятып кына туйдырды инде. Башка нәрсә белән шөгыльләнәсе килә.

Әби (ачуланып). Әле сез шулаймыни, шул тормышка риза түгелмени? Алайса барыгыз, үз көнегезне үзегез күрегез.

Уйнак. Әбекәй, без бит шаярдык кына. Шулаймы, Муйнак?

Муйнак (горур кыяфәт белән). Юуук, мин шаярмадым. Ишегалдында ятып кына туйдым. Минем сәяхәт итәсем килә.

Эт балалары һау-һаулап чыгып китәләр.

Икенче күренеш.

Урман күренеше. Агачлар. Кошлар сайравы ишетелә, күбәләкләр оча. Уйнак белән Муйнак агач төбенә утырганнар һәм үзара сөйләшәләр.

Уйнак. Инде нишлибез? Мин арыдым, тамагым да ачты, эчәсем дә килә. Әби биргән сөяк бик ярап куяр иде хәзер. Синең аркада нинди хәлгә калдык, җитмәсә адаштык. (Ерак түгел чишмә акканын күреп ала һәм йөгереп барып суын эчә башлый).

Муйнак. Эчмә салкын су, тамагың шешәр.

Уйнак. Кара әле, Муйнак, нинди тәмле сулы чишмә. Син дә эч.

Муйнак. Су эчеп кенә ашыйсы килү бетми шул.

Уйнак. Әйе шул, ашыйсы килә-ә-ә.

Муйнак. Кайгырма, дустым. Мин булганда, ачтан үлмәссең. Әнә күрәсеңме, теге агачта зур-зур алмалар. Хәзер шуның белән сыйлыйм үзеңне.

Муйнак алмага үрелүе була, аның тәпиен нәрсәдер бик каты чәнчи. Ул авыртудан чинап җибәрә.

Муйнак. Ай-яй-яй! Тәпием авырта.

Куе үлән арасыннан керпе килеп чыга һәм ачуланып йодрык селки.

Керпе. Нигә сорамыйча минем алмагачтан алма өзәсең? Шулай асылынгач, ботагы сынарга мөмкин бит. Сорамыйча әйбергә кагылырга ярамаганны белмисеңме әллә?

(Уйнак хәлне бик тиз сизеп ала.)

Уйнак. Керпе абзыкай, зинһар ачуланма инде. Муйнак алманы минем өчен өзәргә теләде. Бик ашыйсым килде бит.

Муйнак. Әйе шул. Менә хәзер нишлим инде. Тәпием биик авырта, баса да алмыйм.

Керпе. Рөхсәт сораган булсагыз, болай да бирә идем. Алмам бик күп. Тик агачны теләсә ничек ботарларга ярамый, аннары корырга мөмкин. Монда җыеп куйган алмам бар иде, шуның белән сыйлыйм әле үзегезне. (Кәрзин белән алмалар чыгарып бирә). Урманга ничек килеп чыктыгыз әле?

Уйнак. Менә әбиебезне тыңламыйча ялкауланып яттык та, әбиебез безне ачуланды. Чыгып киткән идек, йөри-йөри урманга килеп чыктык һәм адаштык. (Йөткергәләп ала). Кыһым-кыһым, чишмәдән салкын су эчеп тамагымны авырттырды-ы-м. (Еламсырый).

Керпе. Олылар сузен тыңлаган булсагыз, бу хәлгә калмаган булыр идегез. Йә, ярый елап утырып эш чыкмас. Безнең урманда бик әйбәт доктор бар. Бәлки ишеткәнегез дә бардыр, Доктор Айболит. Сезне шунда алып барырмын. Ләкин аның әйткән киңәшләрен тыңларга кирәк.

Этләр бертавыштан: Тыңлыйбыз, тыңлыйбыз.

(Уйнак йөткергәләп, Муйнак аксый-аксый Керпе артыннан китәләр.)

Өченче күренеш.

(Доктор Айболит өе күренеше. Керпе ишек шакый.)

Керпе. Керергә мөмкинме? Исәнмесез, Доктор Айболит!

Доктор Айболит. Исәнмесез! Рәхим итегез! Ни йомыш? Чирләдеңме әллә, Керпе дус?

Керпе. Менә адашкан эт балаларын алып килдем. Зинһар, ярдәм итегез. Уйнак. Исәнмесез, Доктор Айболит! Минем тамагым авырта. Бик эчәсем килгәч, салкын чишмә суы эчкән идем.

Доктор Айболит. Әйдә, утыр, Уйнак. Ач авызыңны, тамагыңны карыйм әле. (Тамагын карый.) Синең тамагың шешкән. Менә сиңа үлән төнәтмәсе, ромашка чәчәгеннән ясалган. Ул бик күп чирләргә дәва, сиңа да булышмый калмас. Шуның белән тамагыңны чайка. Моннан соң салкын су эчмә, әйткәнне тыңла.

Уйнак. Рәхмәт, Доктор Айболит!

Муйнак. Ай-яй-яй! Доктор Айболит, минем тәпием авырта. Керпе бакчасыннан алма өзеп алганда, тәпиемне нәрсәдер чәнечте.

Доктор Айболит. Яле, Муйнак, күрсәт әле тәпиеңне. (Аягын карый, Керпе инәсен тартып чыгара) Аягыңа Керпе инәсе кадалган булган, без аны алдык (күрсәтә). Хәзер дару сөртеп бәйләп куябыз (аягын бәйләп куя). Башка сорамыйча бакчадан алма өзмә. Урлашу – начар гадәт ул.

Уйнак, Муйнак. Рәхмәт, Доктор Айболит! Сау булыгыз!

Доктор Айболит. Сау булыгыз.

(Саубуллашып чыгып китәләр. Уйнак тагын еламсырый башлый.)

Уйнак. Минем өйгә кайтасым килә. Әбине дә сагындым. Өйгә ничек кайтыйк икән?

Уйнак. Мин дә сагындым. Өйгә кайтсак, әбинең сүзен тыңлар идем. Бер генә дә тәртип бозмас идем.

Керпе. Гаебегезне аңлагансыз икән, әйдәгез, мин сезне урман кырыена хәтле озатып куярмын.

Дуслар шатланышып Керпе артыннан китәләр. Урман кырыена җиткәч Керпе агач төбенә менеп басып еракка карый.

Керпе. Ә-ә-нә сезнең авыл күренә, менә шушы сукмактан туп-туры кайтсагыз, тиздән өйдә булырсыз.

Уйнак. Рәхмәт сиңа, Керпе дус! Урманда шундый ярдәмчел хайваннар яшәгәнен белми дә идек. Безгә бик ярдәм иттең.

Муйнак. Моннан сон без гел аралашып торырбыз. Сине үзебезгә кунакка көтеп калабыз. Сау бул, Керпе дус!

Керпе. Сау булыгыз, дусларым! Әбиегездән гафу сорарга онытмагыз. Яңадан очрашуларга кадәр.

(Эт балалары сукмак буйлап өйләренә кайтып җитәләр. Капка төбендә аларны әбиләре каршы ала. Уйнак белән Муйнак сөенечләреннән икесе ике яктан килеп әбиләренә сырпаланалар.)

Уйнак. Әбекәем, зинһар өчен безне гафу ит. Без башка беркайчан да синең сүзеңнән чыкмабыз.

Муйнак. Моннан соң бер генә карга да ишегалдына очып төшмәс.

Әби. Иии, минем шаяннарым. Сез чыгып киткәч, үземә дә бик ямансу булды шул. Ишегалды бушап калды. Әйдәгез, мин сезне тәмле сөяк белән сыйлыйм.

(Алар җитәкләшеп өйләренә кереп китәләр).

Гөлназ Гарифуллина, Яңа Чишмә районы, Шахмай авылы «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: