Көмеш кыңгырау

Урман әкияте

Түбән Камада яшәп иҗат итүче Рәмзия Вәлиева әкияте буенча сценарий.

Алып баручы: - Борын-борын заманда түгел, ләкин элегрәк, Чулман елгасы буенда зур урман шаулап үскән. Бу урманда төрле-төрле гөмбәләр, чикләвекләр һәм җиләкләр күп булган. Урманда яшәүче аю, төлке, тиен, керпе, куяннар, пошилар, кошлар концертын тыңлап, рәхәтләнеп яшәгәннәр. Монда умырзая, энҗе чәчәк, ак чәчәк тагын әллә нинди, берсеннән берсе матур чәчәкләр тирә-якка хуш ис таратканнар.

Көннәрдән бер көнне төзүчеләр килеп урман янәшәсендә шәһәр төзи башлаганнар. Кешеләр, ял көннәрендә табигать кочагына, урманга барып йөргәннәр. Бик тәртипле ял иткәннәр, табигатькә зарар китермәгәннәр. Учак яккач, сүндергәннәр, көлен җир белән күмгәннәр. Ә чүп - чарны үзләре белән алып киткәннәр.

Еллар уза торган. Заманалар үзгәргән, урмандагы хәлләр бик авырлашкан. Бу куркыныч көннәр килүенә кайгырып җәнлекләр ни эшләргә дә белмәгәннәр. Нәрсә булган икән соң анда, әйдәгез әле, шушы урманга күз салыйк!

Урман күренеше. Сәхнәдә Аю һәм Саескан.

Аю: - Саекан дус, син хәбәрне бик тиз таратасың. Җәнлекләрне, бөҗәкләрне, кошларны Якты аланга чакыр! Бар, минем фәрманны барысына да җиткер!

Саескан: - Тыңлагыз! Тыңлагыз! Урман хуҗасы Аю фәрман бирә! Тиз арада барыгыз да Якты аланга җыелыгыз!

Җәнлекләр: Ай-һай, ни булды икән? Аю бабай юкка чакырмас! Тиз йөгерергә кирәк! (Җәнлекләр йөгереп, сикереп, очып тиз генә җыелышканнар.)

Аю: - Җәмәгать! Урманыбызда яшәү бик авырлашты, үзегез күреп торасыз. Берәр чара күрергә кирәк! Кичә генә яшьләр килеп, дөбер-шатыр килә торган көйләр акыртты, башларым авыртты! Сез дә ишеттегезме? Барыгызны да тыңлыйм, сөйләгез!

Керпе: елый-елый сөйли).- Миңа урманда йөрү бик авырлашты, әллә нинди ялтыравык кәгазьләр белән җир тулы, аякларым таеп ничә тапкыр егылдым. Җитмәсә, консервы калае аягымны кисте. Бу кешеләр чүп-чарлары белән урманны пычыратып бетерделәр.

Бүре: - Ярыймы, миңа сөйләргә? Минем өнем янында гына кырмыска оясы бар иде, ике усал малай килеп, агачлар белән ояны туздырып киттеләр, кырмыскалары бик кызганыч булды.

Куян: - (борыны, битләре корымга буялган) - Кичә җил чыгып учактан коры үләннәргә, аннан җирдә яткан коры агач ботакларына ут кабып китте дә тирә-юньне ялкын чорнап алды. Гаиләбез белән тырышып ялкынны сүндердек, ярый әле ул арада җил дә туктады. Бөтен урман янар иде!

Төлкебикә: - Машина, мотоцикл тавышлары, гөрелте кебек ярсып уйнаткан көйләре минем Иркәм нәниемне йокысыннан уята.Куркып елаган сабыемны тынычландыр алмый интегәм.

Тиен: - Мин өстән күп күрәм, агачтан-агачка сикереп бар урманны әйләнәм, машиналарга төяп чүп-чарларын да китереп урман буйларына, хәтта күл буена аударып китәләр. Фотоаппаратым булса машина номерларын да төшереп алыр идем.

Бака: - Яз көне балта белән чапканнар да өч каенны корытканнар, каен суы алалар, имеш. Бөреләре елый-елый коелды.. Елга – күлләрдә йөзәргә куркыныч, пыяла ватыклары, пакетлар ташлаганнар. Сулыклар корый.

Алып баручы: - Аю, шәһәр мэрына барып, урман хәлен сөйләп биргән. Кала яшьләре урманны чүп-чардан чистарткан. Агачларга сыерчык оялары һәм җимлекләр элгәннәр. Җәнлекләргә азык, кошларга җим калдырып киткәннәр. 39 нчы мәктәп укучылары да бу эштә бик актив катнашкан икән! Урман тыныч сулап калган.

Бергәләп “Кояшлы ил” җырын җырлыйлар.


Сценарийны Чаллы шәһәре 39нчы мәктәп укытучысы Лотфуллина Гөлия төзеде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: