Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча күнел ачу конспекты (зурлар төркеме өчен).

Актаныш муниципаль районы Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячесе Идрисова Айсылу Наил кызының юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча күнел ачу конспекты (зурлар төркеме өчен).

 

Максат:    Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча алган белемнәрен  ныгыту, кагыйдәләрне төгәл үтәүләренә ирешү,светофор функциясе һәм аның  төсләре турында алган белемнәрен кабатлау, урамда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен бирү, җитезлек,тапкырлык, бер-береңне тыңлый белү , бердәмлек хисе тәрбияләү.

 

Ярдәмлек: юл билгеләре, кызыл сары, яшел төстәге түгәрәкләр, шарлар, зебра, юл билгеләре рәсемнәре, стенд-плакатлар, транспорт төрләре карточкалары, жезл, сл

                

 Барышы:

Хәерле көн килгән кунаклар, балалар!

Матур итеп исәнләшик әле. (Балалар исәнләшә)

Балалар, ин мөһиме ул безнен сәламәтлегебез һәм иминлегебез.Ләкин дөньяда безнең иминлегебезгә зыян китерергә мөмкин булган сәбәпләр бик күп.

Сез һәр көн иртән бакчага киләсез, еш кына юлда буласыз.Әлегә сез балалар бакчасына әти әниләрегез белән киләсез,озакламый мәктәпкә барырсыз,  юлларда күнелсез хәлгә очрамас өчен сезгә юлда үзегезне дөрес тоту кагыйдәләрен белергә кирәк.

 Шуна күрә без бүген юл һәм юл билгеләре турында сөйләшербез, юлда йөрү кагыйдәләрен ныгытырбыз, “ Тылсымлы светофор патшалыгы”нда кунакта булырбыз, биремнәр үтәрбез, үзебезнең белгәннәребезне күрсәтербез.Мин бүген полиция хезмәткәре булырмын .

( Карлсон юлга машина каршына килеп төшә.Полиция сыбызгы сызгырта)

Карлсон,гафу итегез!

Штраф түләп китегез.

Юлга килеп төштегез,

Кагыйдәне боздыгыз.

 

Күктә очкан бу карлсон

Җир өстенә ник төшкән?

Юлдан машина йөри,

Моны бүген кем белми?

 

Карлсон:

Кайда сон ул юл дигәне

Күктә юллар юк бит ул.

Очкычым ватылганга

Җиргә егылып төштем шул

 

 

Полиция:

Җирдә тыныч булсын өчен юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк!

Карлсон:- Нәрсә сон ул юл йөрү кагыйдәләре? Алар тәмлеме?

Полиция: Юк,Карлсон аларны ашап булмый,аларны без бүген өйрәнеп искә төшереп китәрбез,син дә безнен белән өйрәнә аласын.

Карлсон: Бик рәхмәтле булыр идем сезгә.

 Полиция:

Карлсон,юлда йөргәндә игътибарлы булырга хәм юл йөрү билгеләрен төгәл үтәргә кирәк. Ә кайсы билге нәрсәне анлатканны сина хәзер балалар сөйләп китер.

  1. Зөләйха

Ярамый шул бу урында

Велосипедта йөрергә

Кагыйдәне үтәмәсән

Мөмкин бәла килергә.

 

2.Мәрьям

Кызыл түгәрәк эчендә

Атлап бара җәяүле,

Тик ул сызылган инде.

Әгәр мондый билге күрсән

Юлларга чыкма берүк

Светофорлы чатлар эзлэ

Ә монысын урап үт!

 

3.Раян

Ак,кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый.

Чөнки белә :шушы билге

Гомерен уяу саклый.

 

4. Рәсим

Бу өчпочмак кисәтә

Чапма ,тукта син,юл бир!

Исән имин үтеп кит, ди,

Бу урын – куркыныч җир!

 

5.Әмирхан

Бу юлдан атлап баралар

Я йөгерә ,я чабалар

Әнә билге дә куелган

Бу җәяүлеләр юлы.

 

6.Тахир

Велосипедта йөрү

Бик тә уңайлы

Зәнгәр түгәрәк эчендә

Велосипед юлы.

 

Карлсон: Әхә, мин азрак анлый башладым ахрыыы...

 Полиция: Яхшы, балалар карагыз әле полиция вәкиленең менә шушындый таягы була,ничек уйлыйсыз ул аңа ни өчен кирәк икән?( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен) Дорес,ә хәзер без аның белән уйнап алырбыз музыка янгыраган вакытта таякны тугәрәк буенча йөртәбез музыка туктагач таяк кемдә кала шул сорауга җавап бирә.

    1.Җәяүлеләр юлны аркылы чыга торган урын халыкта ничек атала?(зебра).

    2.Юлның җәяүлеләр йөри торган өлеше ничек дип атала?(тротуар).

    3.Светофорнын ничә “күзе” бар?

     4.Светофорның сары уты янганда нишләргә? (әзерләнергә)

     5. Транспортта утырып йөрүче кеше кем дип атала?  (пассажир)

    6. Самолетны кем йөртә? (пилот)

    7. Машинада  шофер янында утырып барган кеше кем дип атала?(пассажир)

Карлсон: Балалар,сез бигрәк күп беләсез икән! Ә сез светофор дисез,анысы ни ?

Марсель:

Светофорнын сигналы бар

Тынла аны карусыз

Кызыл төс- әле куркыныч

Тукта син дигән сүз.

Сары әйтә : Әзерлән ди

Хэзер юл ачылачак

Яшел әйтә әйдә кузгал,

Юлдан чык курыкмыйча!

Полиция: Рәхмәт,Марсель,син бик дөрес әйтәсең, светофор юлдагы хәрәкәтнең иминлеген тәэмин итә торган җайланма .Ул юлдагы хәлакәтләрне булдырмау өчен куела. Хәзер без сиңа светофор турында җыр җырлап күрсәтербез

Җыр:  “Светофор утлары”

Бер, ике, өч –

Светофор утлары.

Бер яна да

Сүнә ич, светофор.

            Кушымта:

        Урамда һәм юл чатында

        Сакта тора светофор,

        Сакта тора светофор!

Кызыл ут

Кисәтә, тукта! – ди.

Юл ябык,

Син юлга чыкма! – ди.

           Кушымта:

 Сары ут

Әзер бул! – дигәндә,

Атлап чык

Юл аша яшелгә!

           Кушымта:

            Берсе – кызыл. Берсе – сары,

           Тагын берсе яшел ич.

           Светофор утлары

Полиция:

Молодцы, балалар,ә хәзер мин сезне светофорнын үзе янына чакырам.

 Бу җәяулеләрнең юлны аркылы чыгу урыны,ләкин җәяулеләр юлны аркылы чыкканчы башта светофорга карарга тиеш,эгәр светофорда кызыл ут янса димәк әлегә юлны чыгарга ярамый, сары уты янганда җәяулеләр әзерләнергә тиеш,яшел ут янгач кына машиналар килмәвен карап тикшергәч юлны аркылы чыгарга рөхсәт ителә.

Монсы машиналар юлы,шулай ук машиналрга да кызыл төс янса туктарга,сары тостә әзерләнергә,яшел ут янгач кузгалырга ярый.

Ә хәзер җәяулеләргә һәм машина йөртүчеләргә бүленеп белемнәребезне тикшереп карыйк.

Полиция: Булдырдыгыз балалар! Киләсе биремне үтәр өчен безгә транспорт төрләрен искә төшереп китәргә кирәк,әйтегез әле сез нинди транспорт төрләре беләсез?

(Һава,җир,су транспортлары)

Уен (Самокат бн чиратлашып карточкалар барып алу һәм 3 командага (җир су һава транспортларына   бүленеп басу)

 

Карлсон: Хәзер карап карыйк әле сездән яхшы шоферлар чыгар микән?(машиналар кеглләрне урап килу )

Сезнең белән шундый күңелле,әйдәгез биеп алыйк!   

 “Светофор биюе”

   Полиция:

  Бакчаларда өйрәнәбез

     Юл йөрү кагыйдәсен:

     Һәрбер бала имин йөрсен,

     Бәла-каза күрмәсен!

 

Карлсон : Менә хәзер мин юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндем һәм аларны төгәл үтәрмен дип сезгә вәгъдә бирәм! Рәхмәт сезгә!

Тәрбияче:Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

 

                                                   

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев