Көмеш кыңгырау

Тукайдан илһам алып

Габдулла Тукай туган көнгә багышланган сценарий үрнәге.

Ф.Яруллинның Тукай маршы яңгырый. Балалар залга бәйрәмчә киенеп керәләр һәм ярымтүгәрәк булып утыралар.

1. А.б. Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек исемнәргә дөнья бай.

Сәнгать дөньясында маяк булып

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай.

Шаулы язның сүнмәс тугаедай,

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

 

2 А.Б. Урам тавышларыннан эзләмәгез,

Тукай баскан утлы эзләрне,

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

Йөрәкләрдә – Тукай сүзләре,

Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,

Килгән чакта җиргә җылы яз,

Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,

Яшәтәбез сине, яшь Тукай!

 

1.А.б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Зәңгәр күк йөзендә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне уятып туган ягыбызга ямьле апрель ае килә. Нәкъ менә шушы айда – язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып беткәч, агач – куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта бер малай дөньяга килә. Аңа Габдулла дип исем бирәләр.

А.б. Г.Тукай – өлкәннәрнен дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Тукай дөньяда бик аз яшәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык – шигырьләр, җырлар, хикәяләр, әкиятләр калдырган. Аның балачагы бик авыр булган, ул ятим үскән, аны йөрәгенә сеңдергән.

  Табигатьне яратып, хайваннар, кошлар, бөҗәкләрне аңлап, алар белән аралашып үскәнгә, ул олы җанлы бөек шәхес булып җитешә. Аның гомере бик кыска була, ләкин шушы кыска гомере эчендә ул күпме иҗат итергә җитешә. Г.Тукай үзенең шигырьләре аша сезне тәртипле, тырыш булырга өнди.

 

Презентация

 

1.А.Б.  Бәйрәмнәрең алда икән әле,

             Кара,  шагыйрь бүген текәлеп.

             Халкың килде сиңа мәхәббәтен

             Ал чәчәкләр белән белдереп.

(Балалар Тукай портреты янына чәчәкләр куялар).

А/Б:  Балалар, бүген безнең залда төрле төркемнән балалар катнаша, алар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен татар һәм рус телендә өйрәнеп килгәннәр.

А/Б: Балалар, хәзер без сезнен белән Риана һәм Амелияне тыңлап китәрбез. Алар Тукайның «Туган тел» шигырен өйрәнгәннәр. (Риана татар, Амелия рус телендә сөйлиләр).

1 бала 3 гр. Риана”Туган тел”

2 бала 10 гр. Амелия “Родной язык”

А/Б: Бүген безнең бәйрәмдә иң кечкенә кызыбыз да бар, ул Тукай абыйсынын “Кызыклы шәкерт” шигырен өйрәнеп килгән. Данага бары тик 3 яшь кенә әле, шулай да ул бик матур итеп сөйли  белә, әйдәгез әле  тыңлап китик.

3 бала 8 гр. Гильмутдинова Дана  Кызыклы шәкерт”

А.б.: Балалар, Тукайның, бала чагы авылда үтә, барлык балалар кебек ул да татар халык уеннарын яратып уйнаган, әйдәгез әле без дә ул яраткан бер уенны уйнап алыйк.

  Татар халык уены “Түбәтәй” (кемдә түбәтәй кала – шул шигырь сөйли)

 

4 бала – 2гр. Ясмина “Забавный ученик”

5 бала –11 гр. Глеб  “Ласточка”

6 бала – 3 гр. Әминә  “Шаян песи”

 

Шул арада бер бала йөгереп керә. Ярдәм сорап кычкыра.

Бала: Коткарыгыз, коткарыгыз, яшерегез мине тизрәк!

А.б.: Нәрсә булды сиңа?  Кемнән качасың? Әйдә соң кач алайса.

Су анасы керә, кычкыра.

Су анасы: Тукта, тукта карак! Кая минем алтын тарак? Кая качты ул юньсез малай, тизрәк табып бирегез үземә, юкса мин ачуланам.

А.б: Тукта әле, тынычлан, ник болай тузынасың? Кем син?   Ник безнең бәйрәмне бозасың? Башта исәнләшер идең.

Су анасы: Уф Аллам, ярый сезнеңчә булсын инде. Исәнмесез, балалар, кем дә кем мине танымый, белеп торыгыз, мин - Су анасы булам.

А.б.: Су анасы, яле тынычлан, кил утыр. Бүген бездә бәйрәм, ял итеп китәрсең, күңел ачарсың.

Су анасы: Минем сезнең белән күңел ачып утырырга вакытым да, кәефем дә юк.

А.б.: Нәрсә булды Су анасы,  кая ашыгасың?

Су анасы: Мин карак малайны эзлим, ул бүген су буеннан минем алтын тарагымны урлап качты. Менә шуны эзләп йөрим мин, шушы бакчага кереп киткәнен күрдем, яшермәгез ул карак малаегызны, мин аны барыбер табам.

А.б.: Ә, менә эш нәрсәдә икән. Әй, карак малай, яле чык монда (тартып чыгара). Син нишләп Су анасының тарагын урладың?

Бала: Апа,  гафу ит мине, мин яңадан алай эшләмәм. Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылмам, гафу ит мине, Су анасы.

Су анасы: Ярар инде, бүген сездә бәйрәм икән, кунаклар да күп, тавыш чыгармыйм инде, сине гафу итәм мин сине. Башка кеше әйберенә рөхсәтсез кагыласы булма.

Бала: Рәхмәт, Су анасы, рәхмәт тәрбияче апа, мин яңадан алай эшләмәм.

          

Су анасы: Алтын тарагын тотып, җыр башлый, сөенеп.

                   Суларга карыйм әле,

                   Чәчемне тарыйм әле.

                   Сез балакайлар белән

                   Бер уйнап алыйк әле.

 

                                                     Уен”Капкалы”

(кайсы бала капкада кала шул шигырь сөйли)

7 бала   9 гр. Сафия “Не все то, золото, что блестит”

8 бала  1 гр. Ясминә белән Аяз  “Бала белән күбәләк “ шигырен сөйли

(табышмаклар,  мәкальлләр)

Су анасы: Рәхмәт, балалар, бик матур уйнадыгыз. Күп мәкаль, табышмаклар беләсез икән. Миңа китәргә кирәк, сау булып торыгыз.

 

Су анасы китә

А.б.: Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт. Хәзер әзрәк ял итеп алыгыз. Мин сезгә табышмаклар әйтеп китәм, ә сез аларга җавапны Тукай әсәрләреннән эзләгез.

 

1.Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми (кәҗә)

2.Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак.(Бичара куян).

3.Тунганда киендерә, җылыта, сөендерә.

Тоягы була ярык, исеме аның ...(кәҗә, сарык)

4.Чуар йомшак күлмәге, тотсаң уңа бизәге

Тоттырмый китә очып, я кала җирдә  посып (Күбәләк)

5.Нәкъ кеше кебек үзе, маңгаенда мөгезе

Былтыр кысты дип кычкыра, туганнарын чакыра (Шүрәле)

 

Улап, кычкырып Шүрәле керә.

Шүрәле: У-у-у, коткарыгыз мине бу бәләдән, зинһар өчен ярдәм итегез! Кысты, кысты бармагымны Былтыр кысты, бик авырта.

А.б.: Шүрәле дус, бармагыңны былтыр кыскач ник быел кычкырасың соң?

Шүрәле: Нишләп былтыр кыссыннар, быел гына булды бу хәл, аны Былтыр исемле егет  кысты, ай-ай, бигрәк авырта бармакларым.

А.б.:  Балалар, әллә соң Шүрәлегә булышабызмы, бигрәк кызганыч бит, бичаракай.

Балалар: Әйе

Шүрәле: Мә, тарт бүрәнәне (каты итеп бер бала янына килә)

А.Б.: Тукта, тукта әле Шүрәле, матур итеп, ягымлы сүзләр әйтеп сорарга кирәк. Син нәрсә, әллә ягымлы сүзләр белмисеңме?

Шүрәле: Нинди ягымлы сүзләр ул тагын? Нәрсә соң ул ягымлы сүзләр?

А.Б.: Балалар, өйрәтәбезме Шүрәлене? Булышабызмы аңа? Әйдәгез әле ягымлы сүзләрне әйтик.

                                       Сузле  уен  “Ягымлы сузләр”

Шүрәле: Бигрәк күп матур сүзләр беләсез икән сез. Мин бу сүзләрне урмандагы дусларыма да җиткерермен. Ягымлы сүзләрне сез бик яхшы беләсез, ә саннарны сез беләсезме, саный беләсезме? Әйдәгез әле уйнап китик. Мин сезгә саннар күрсәтәм, ә сез шул саннарча басарга тиеш буласыз.

Уен “Санча дөрес бас”

А.Б.: Безнең балалар ягымлы сүзләр, уеннар гына түгел, матур итеп шигырьләр дә сөйли беләләр, я утырып тыңла әле, Шүрәле дус.

9 бала: 3 гр. Айсылу “Гали белән кәҗә”

12 гр. Милена “Эш беткәч уйнарга ярый”

Шүрәле. Булдырдыгыз рәхмәт, бигерәк күп шигырьләр беләсез икән, ә уйнарга яратасызмы сез?

А/Б: Балалар, әйдәгез әле, Шүрәле белән уйнап алабыз.

Шурале сидит сердитый

                                                  Отвернулся от детей.

                                                  Шурале, забудь обиду

         Ведь пришел ты в детский сад

                                                  Пальцы длиннющие

                                                  Руки загребущие

      Просим в круг скорее встать

                                                 И ребят защекотать

 

1.А.Б. Г.Тукай бик моңлы бала булган. Татар халык көйләре яратып тыңлаган, үзе дә көйләргә сүзләр язган. Халкыбыз арасында яратып башкарыла торган “Әллүки”, “Туган тел” җырларының сүзләрен ул иҗат иткән. Ә хәзербәйрәмебезне Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән төгәллик.

 

Җыр “Туган тел”

2.А.б.: Балалар, сез Тукай шигырьләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз. Сез яшь Тукайчылар.  Изге туган  телебезгә, газиз, татар теленә Тукай кебек тугры булып үсәсез. Рәхмәт сезгә.

Шуның белән сөекле шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган кичәбез тәмам. Барыгызга да исәнлек, саулык, зур уңышлар телибез.

30 нчы "Тиенкәй" балалар бакчасы. 
Абдуллина Алина Илгизаровна.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: