Туган йортта (сценарий)
Укучыларны Эльмира Шәрифуллинаның «Зәңгәр эңгер» исемле китабы белән таныштыру өчен сценраий.
Залга Эльмира Шәрифуллина иҗаты буенча күргәзмә ясала.
Анда китаплары: «Безнең зоопарк (1976), «Яңгыр җиле» (1984), «Гөлләр елы» (1988), "Зәңгәр эңгер«(1991); «Сабантуй», «Хезмәт», «Ватаным Татарстан», «Ялкын», «Казан», «Татарстан» газета-журналларында чыккан яңа шигырьләре, мәкаләләре, рәсемнәре куела.
Укытучы Э. Шәрифуллинаның биографиясе белән таныштыра, иҗаты турында сөйли.
Укытучы. Укучылар, без бүген Эльмира Шәрифуллинаның «Зәңгәр эңгер» исемле китабына тукталырбыз. Менә ул китап.
(Укытучы кулындагы китабын балаларга күрсәтә. Китапның тышлыгы зурайтып залга да элеп куелган.)
Китап биш бүлектән тора. Аларның өч бүлеге мәхәббәт кичерешләрен яктыртуга багышланган. Бик борынгы заманнардан алып, бүгенге көнгә кадәр әдәбиятыбызда төп тема булып килгән мәхәббәт темасы шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаны да бик күп шигырьләр язарга илһамландырган.
Укучылар! Сез менә залда утыручылар, барыгыз да бик бәхетлеләр. Күкләребез аяз, тыныч, һәммәгезнең тамагы тук, өстегез бөтен, акылыгыз камил, әти-әниләрегез, туганнарыгыз янәшәсендә, аларның җылы назын тоеп яшисез, укыйсыз. Ә менә кайберәүләр мондый бәхеттән мәхрүм.
Телебездә: «Балалар йорты», «Ятимнәр йорты», «Картлар йорты», «Зәгыйфьләр (гарипләр) йорты» дигән гыйбәрәләр бар. Һәр намуслы кешенең йөрәген чеметеп, өтеп ала торган бу сүзләр сизгер җанлы шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаны да битараф калдырмый.
Газетадан алган мәгълүматларга караганда, балалар йортында тәрбияләнүче 1616 баланың 59 ы ташландык, 40 баланың әти-әнисе кайда икәнлеге билгесез, 144 енең әти-әнисе төрмәдә, 864 баланың әти-әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән...
Менә шундый заманда Эльмира Шәрифуллинаның «Рәнҗү» шигыре кешеләргә набат булып яңгырый. Шигырьнең исеме янына: «Балалар йортында тәрбияләнүче «әниле» ятимнәр авызыннан, дип куелган.
«Рәнҗү» шигыре сәнгатьле итеп укыла.
Гариза язып килмәдек
Бу якты дөньягызга.
Табу нигә кирәк иде,
Кертмәгәч оягызга?!
Сыйдырмагач күңелегез,
Торагыгыз-өегез, —
Нигә кирәк булды, йә, әйт,
Безгә җан өрүегез?
Хәтта авыз иттермәгәч
Җылы күкрәк сөтегез;
Бер мәртәбә күрсәтмәгәч,
Чыраегыз, битегез —
Ник тудырдыгыз дөньяга
Дөм ятим итәр өчен?
Урманнарга, вокзалларга
Ыргытып китәр өчен.
Уйларыгыз — азып-тузып,
Ләззәтләнеп йөрмәктә.
Шәп хуҗаның эте өйдә,—
Этләре дә хөрмәттә.
Хайваннар да балаларын
Яламыйча ташламый;
Баласы күз яше белән
Туган җирен ашламый.
Кем килеп уллыкка алыр,
Кем алып кызы итәр?
«Әни» сүзен, һай, безнең дә
Әйтәсе килә бик тә.
Без әллә ямьсез кызлармы...
Чәчләребезне үргәч?
Йөрәк башыннан кан тама
Әнилеләрне күргәч.
Ерткычлардан мәрхәмәтсез —
Баласыннан баш тарткан.
Шөкер, әле җиде ят бар
Кадер хисен яңарткан.
Укытучы. Шагыйрәнең бу шигырен ишеткән бер генә кеше дә, бер генә әти-әни дә битараф кала алмас, минемчә.
Әлеге китапка шулай ук шагыйрәнең «Тәмуг кисәве» исемле поэмасы кертелгән. Гүя шагыйрә җан ачысы белән кешелеккә ачыргаланып аваз сала:
Ата-баба күргән, белгән эшме —
Картлар йорты һәрбер төбәктә.
Үз әти-әниләрен караудан йөз чөереп, аларны картаймыш көннәрендә ташлап киткән, ярдәмчесез калдырган яки үзләре үк картлар йортына илтеп куйган миһербансыз, имансыз, таш бәгырьле адәмнәр дә бар бит тирә-ягыбызда. Ата-ана хакын хакламаган, баласы алдында үз бурычын тоя белмәгән, динен, телен оныткан бу кешеләрдән киләчәктә нәрсә көтәргә соң?
Шагыйрә бу хакта үзе дә нык уйлана, башкаларны да уйланырга мәҗбүр итә.
Эльмира Шәрифуллинаның бу җыентыктагы күп кенә шигырьләре кеше кадере, халык йолалары, милли гореф-гадәтләр, киләчәк буын турындагы уйлануларны үз эченә ала. Без аларны, шартлы рәвештә гомумиләштереп, «Туган йортта» дип атадык.
Сәхнә. Ул әби- бабаларыбызның, әти-әниләребезнең туган йорты кебек итеп бизәлгән. Сәке, аңа суккан палас җәелгән, чигүле мендәрләр өеп куелган. Сәке янына бишек асылган, аңа чыбылдык корылган. Стенада кызыл башлы борынгы, сугылган сөлге, ә икенче кырыйга бүгенге көндә чигелгән сөлгеләр эленгән.
Сәке каршында кызыл ашъяулык япкан өстәл, өстәл өстендә җиз самовар тора. Мич янында комган, аның тоткасына чиккән тастымал кыстырылган.
Алып баручы (бишек янына килеп Эльмира Шәрифуллинаның «Җыр кайта» шигыреннән өзек укый):
Күркәм йола,
Бәби кайткан йортка
Бер-бер артлы керә күрше-аршы.
Һәркем ризык белән, аш-су белән,
Китерәләр шулай бәби ашы.
Рәхмәт сезгә, мең рәхмәт сезгә,
Кардәшләрем, түрдән узыгыз.
— Ата-анасы —
Алтын канат белән
Үссен диеп, күрше кызыгыз,—
Телисез ич әнә.
Изге теләк һәркем күңелендә.
Төкле аягың белән, әй, нәни кош!
Аваз салдың бүген өемдә...
Укытучы. Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез әле бик нәни булган чакта, бүгенге кебек коляскалар, бәби караватлары булмаган. Өйдә бәби өчен бишек асылган, аңа чыбылдык корылган. Баланы тугач та ак биләүгә биләгәннәр, бишеккә салып тирбәткәннәр, бишек җырларын җырлаганнар. Бишек җырын нәниләр дә, әниләр дә, әбиләр дә җырлаган. Балага матур теләкләр тели-тели көйләп йоклатканнар. (Бишек янында кечкенә генә кыз — җырлый-җырлый бәби тирбәтә.)
I укучы (ул ап-ак яулыгын артка чөеп бәйләгән, бишеккә күз салып, тибрәтеп ала, Эльмира Шәрифуллинаның «Бишек җыры» н ( Р. Гобәйдуллин көе) башкара).
Төн әкият сөйләр сиңа,
Җил шигырь укыр.
Нурларыннан аманлы Ай
Ак сукмак тукыр.
Шул юллардан тәпи басып
Китәрсең, балам.
Кайгыларга салма мине,
Теләктә калам.
Игелекле ил улы бул,
Минем нәнием.
Ә хәзергә йом күзеңне,
Йокла, бәбием!
Алып баручы. Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез кечкенә чакта яслеләргә, балалар бакчаларына йөрмәгәннәр (ул вакытта балалар бакчалары, яслеләр булмаганнар да). Балалар өйдә, гаилә тәрбиясендә үскәннәр. Балалар өчен иң өлкән педагог — ул әбиләр булган.
II укучы (Эльмира Шәрифуллинаның «Әбием күңеле» исемле шигырен сөйли).
Үзгә бер йолдыз ул,
Хыялый кубыз ул —
әбием күңеле.
Сер чыкмас йозак ул,
Акыллы тозак ул —
әбием күңеле.
Шифалы угыз ул,
Һаман да яшь кыз ул —
әбием күңеле.
Йөгерек юллар ул,
Дәһшәтле еллар ул —
әбием күңеле.
Тулы бер авыл ул,
Шигъри давыл ул —
әбием күңеле.
Нәселнең яме ул,
Изгесе, гаме ул —
әбием күңеле.
Күз яшьле тарих ул,
Иң мәһшүр табиб ул —
әбием күңеле.
Мәкамле намаз ул,
Моң тулы азан ул —
әбием күңеле.
Мөкатдәс инсан ул,
Төкәнмәс җиһан ул —
әбием күңеле.
Соклангыч бәхет ул,
Нур тулы тәхет ул —
әбием күңеле.
Әкияти сандык ул,
Халык күк сабыр ул —
әбием күңеле!
III укучы (әбекәйләр темасын дәвам итә).
Бары — бергә, югы уртак булган,
Әбекәем, синең милкеңдә.
Сеңдергәнсең олы хөрмәт хисе
Ипекәйгә — яшәү күркенә.
«Валчыгын да җиргә төшермәгез,
Гөнаһысын кая куярсыз? —
Күңелләрдә һаман шул сүз йөри:
Бисмиллаңны әйтсәң туярсыз».
Ипкә дәшкән чагың бик күп булды,
Йөз чөердең хәмер кебектән.
Тәмәкене күз алдында тарту
Әшәкелек иде электән.
Ап-ак төскә киендерде сине
Кадер киче,
туйлар,
гаетләр.
Ак намазлык өсләренә чүккән
Ак җаныңны кемнәр гаепләр?..
Очты-очты, ап-ак карлар белән,
Ап-ак җаннар очты, көз җиткәч.
Башларыңны ташка орсаң да син,
Кайтмый алар, кайтмый, бер киткәч.
... Соңгы юлга чыга, тыныч кына,
Әүлиядай җанлы әбиләр...
Тәүбә, тәүбә!
Исән була күрсен —
Әбекәйләр булыр әниләр!
Алып баручы. Тату гаиләдә һәркемнең үз вазифасы, һәркемгә хөрмәт һәм ихтирам булган.
IV укучы (Эльмира Шәрифуллинаның «Галиҗәнап әнкәй» шигырен укый).
Алиһә дә, ханбикә дә түгел,
Син гап-гади татар килене.
Гомер иткән йорт-җиреңә әллә
Күңелеңнән нурлар иңдеме?
Бала булып яшәгәнсең башта,
Тапкан, баккан газиз әнкәңә.
Сабый булып барып сарылгансың
Ирек яулап кайткан әткәңә.
Зифа булып үсеп җиткәнсең дә,
Килен булып, килеп иңгәнсең.
Ярсу җанлы, дәртле, мәхәббәтле
Иргә хатын була белгәнсең.
Таңнан торып казан аскансың син,
Иген чәчеп, урак ургансың.
Әмма җирнең һәрчак уртасында
Син булгансың һәм нык торгансың.
...Итәк тулы уллар, кызлар әнә —
Ничә җанга ана син хәзер.
Син алиһә — безнең дөньябызда,
Тезләнергә әзер, бир әмер.
Син — патшасы безнең яшәешнең,
Күпме йөрәк сиңа тоташа.
Синең сөю көчле иткән илне,
Алып чыккан янган ут аша.
Син — гап-гади татар килене бер,
Син — гап-гади татар хатыны.
Син — иң бөек яшәү чыганагы,
Галиҗәнап әнкәй, алтыным!..
Алып баручы. Туган йортта бала халык педагогикасы рухында тәрбияләнә. Милли гореф-гадәтләр, халык йолалары аларда бик матур әхлакый сыйфатлар тәрбияләгән. Чисталык, пакълек, әдәплелек, намуслы-воҗданлы булу, кешегә ихтирамлы, инсафлы, ачык йөзле, тәмле телле, изге күңелле, эшчән, кыю, батыр һәм башка шундый сыйфатлар хас татар халкына.
V укучы (урындыкка утыра, шагыйрәнең «Танып калсыннар» шигырен кулындагы такыя-калфагын чигә-чигә сөйли).
Такыя чигәм асыл таш белән,
Нәкыш бизәге — көмеш каш белән.
Кисеннәр аны яхшы күңелләр:
Җитү кыз-кыркын, чая киленнәр,
Кыңгыр салсыннар назлы сеңелләр.
Такыя чигәм асыл таш белән,
Нәкыш бизәге — энҗе таш белән.
Киеп йөрсеннәр нечкә биллеләр,
Ирсезләр кисен, кисен ирлеләр,
Якын килмәсен керле күңелләр.
Такыя чигәм асыл таш белән,
Нәкыш бизәге — җәүһәр каш белән,
Шөһрәт казансын изге канлылар,
Милләтен сөйгән туташ-ханымнар,
Илһам алсыннар шагыйрь җанлылар,
Такыя чигәм асылташ белән,
Нәкыш бизәге — алтын каш белән:
Кашлары җем-җем, торадыр көлеп,
Танып калсыннар — кемлекне белеп,
Сәлам бирсеннәр — ерактан күреп!
VI укучы (стенада эленеп торган чиккән сөлгене кулына ала, аңа карап, Эльмира Шәрифуллинаның «Чиккән сөлге» шигырен яттан сөйли).
Чиккән сөлге — яшьлек истәлегем:
Яз гөлләре, моңлы гөрләвек.
Чиккән сөлге — минем гомер юлым:
Кышкы буран, җәйге күлләвек.
Чиккән сөлге — яшел урман юлы:
Көзге сагыш, кышкы бозлавык.
Чиккән төсләремә карыймын да
Эндәшәлмый торам беравык.
Чиккән сөлге — бүләк балаларга,—
Күзләремнән күчкән нурларым.
Ничәмә төс, ничә җыру анда —
Һәр төсендә минем кулларым.
Чиккән сөлге — әниләре төсе,
Сагынганда искә алырлар.
Янып торган яз бизәге чиктем,
Гомер үтәр,
Гөлләр калырлар!
VII укучы (ул өлкән яшьтәге әби булып киенгән. Сәкегә утырып, сугылган паласларны сыйпый-сыйпый авторның «Сәке» шигырен сөйли).
Сәке — безнең өстәл иде,
Сәке — безнең карават.
Кирәк икән чәй эч шунда,
Кирәк икән кырын ят.
Сәке — безнең сандык иде,
Каз оясы сыярлык.
Сәке асты сарай иде
Ярган утын куярлык.
Сәке түренә өелгән
Түшәк, ястык, мендәре.
Сәке — намазлы бабамның
Азан әйтер мөнбәре...
Йорт-кураның төп җиһазы —
Сәке булган элгәре.
Әйтерсең, шунда төйнәлгән
Җир һәм Җиһан егәре!
Алып баручы. «Күренекле полководец Михаил Фрунзе, Аксак Тимернең сугыш тактикасын өйрәнеп, үзенең һәр сугышчысына комган йөртергә кушкан. Юынып йөрү нәтиҗәсендә аның атлы гаскәрләре юлны бермә-бер артык үткән.
Медицина фәннәре докторы, профессор Зәйнәп Якупова: „Татар хатын-кызларында хатын-кыз авырулары сирәк очрый, комган коткара“, — дип язган».
Эльмира апа Шәрифуллина үзенең комган турындагы шигыренә менә шундый сүзләрне эпиграф итеп куйган.
VIII укучы (комган янына килә, аны кулына алып сөйли).
Дөнья тулы сер, Илаһым.
Әйтик, гади бер комган.
Эчләренә госел кояр
Көмеш сыман су тулган.
Энҗе-мәрҗән салып, кайчак
Җир астына күмгәннәр.
Ат менгән сугышчы ирнең
Ияренә элгәннәр.
Тәһарәтле җайдак юлны
Бермә-бер артык узган.
Хатын-кызның да пакьлеген
Саклап торган шул комган.
Чисталыкка чыганак ул
Вә серле көчкә ия.
Бу шигырем мөселманның
Комганына мәдхия!
Алып баручы. Халкымның күркәм гореф-гадәтләренә күмәкләшеп эшләү, ягъни өмәләр үткәрү дә кергән. Өмәләрдә кешеләр бер-берсенә булышканнар, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашканнар, яшьрәкләр өлкәннәрдән осталыкка өйрәнгәннәр. Күрше-күлән, туган-тумача, яшь-җилкенчәк узара тагын да якынайган, дуслашкан, алар бергә-бергә эшләгәннәр һәм күңел ачканнар. Шундый күмәк эшләргә: өй күтәрү, киндер сугу, каз өмәләре кергән.
IХ укучы (Эльмира Шәрифуллинаның «Каз өмәсе» шигырен укый).
Каурый чәчәм су юлына,
Ишле булсын казыгыз.
Өмәләрдә эш күрсәтеп,
Ярлар табып калыгыз.
Кушымта.
Каз мамыгы яшь киленгә —
Түшәк, ястык, юрганга...
Дәртләнерсең — мамыктай кул
Иңнәреңә кунганда.
Кушымта.
Юл аягы — каз коймагы.
Сыйлансаң — суык тимәс.
Каз йолка белмәгән кызны
Егет солтаны сөймәс.
Кушымта:
Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән гадәт —
Татарның каз өмәсе.
Дәртле музыка уйный башлый. Милли киемнән, такыя киеп, чәч толымнарын чулпылар белән үргән кыз бала бөтерелеп бии. Шул вакытта Х укучы «Татар кызы биюен караганда» шигырен сөйли.
Х укучы.
Чулпыларын чылтыратып
Кем бии әнә, кара.
Аягүрә баскан килеш,
Әйтерсең, йөзеп бара.
Тыпырдатып биер өчен
Имән идән димәгән.
Ничек шулай назлы иткән —
Бер җире юк килмәгән.
Табигать яраткан аны
Дөньясында бер итеп:
Карап туймас нәфис итеп,
Тоташ наз һәм сер итеп!
Бию тәмамлана.
ХI укучы («Бише белән» шигырен укый).
Кадерле, һәрчак кадерле
Атам-анам йорты.
Биш якка очкан баланың
Кайтып төшәр йорты.
Кадерле, һәрчак кадерле
Гомер биргән нигез.
Монда һәркем бер хокукта,
Һәр бишебез тигез.
Кадерле, һәрчак кадерле
Әби-бабам өе.
Биш вакыт туган баланың
Биш төрле моң-көе.
Кадерле, һәрчак кадерле
Туган-үскән яклар.
Изгелекне бише белән
Кайтарыр ул,
Саклар!
Укытучы (йомгак).
Укучылар, сез тыңлаган шигырьләр, менә бу күргәзмәдәге материаллар шагыйрә һәм журналист Эльмира Шәрифуллинаның күпкырлы эшчәнлеге турында сөйли. Аның безнең мәктәп укучыларына автограф белән биргән китаплары да бар. Шундыйларның берсе: Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мостафадел әхбәр» китабы. Менә ул (бүләк итеп бирелгән китаптагы теләкләрне укый).
Балалар, күргәнебезчә, шагыйрә апабыз киләчәк буынга һәрвакыт изге теләктә. Ул сезнең чын кешеләр булып үсүегезне, туган телебезне, туган җиребезне яратуыгызны; нәсел тамырларыгызга, гореф-гадәтләребезгә мәрхәмәтле булуыгызны тели.
Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина иҗатына беркадәр күз салып, без бу кичәдән зур тәэсирләр алдык. Үзе биредә булмаса да, без аңа рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә иҗат чишмәсенең мул сулы булуын, һәрвакыт челтерәп агып торуын телик!
Гөлнур Йосыпова, Балтач районы Салавыч мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы-методисты.
1996
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев