Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
Сценарийлар

Тиен белән төлке

Балалар өчен әкияти тамаша.

АЛЫП БАРУЧЫ. Кадерле балалар! Сез барыгыз да матур гөлләр, матур дуслар яратасыз, әйеме? Дөрес, матурлыкны барыбыз да яратабыз. Тик менә матур гөлләрнең чәнечкелеләре, ә матур кешеләрнең кайчагында әшәке күңелле булганнарын да беләсезме?

Урман җәнлекләре арасында да бар андыйлар. Менә шул турыда сөйлим әле үзегезгә.
Булган ди бер тиен. Үзе шундый мактанчык булган. Үз-үзенә сокланып, һаваланып агачтан-агачка сикереп йөри икән.
    
Урман, тиен.
ТИЕН(җырлый):    
Минем кебек уңган юк,
Минем кебек булган юк.
Минем кебек җүләр...
Тьфү, шайтан, ялгыштым...
Минем кебек гүзәл юк!
Нишләп әле минем матур җырымны берәү дә мактамый? Ә купшы койрыгымны, затлы тунымны берәү дә күрми? Әллә барысы да чукрак, сукыр инде? Әй-әй-әй! Җанварлар! Кошлар! Бөҗәкләр! Кая китеп беттегез сез?

Төрле яктан кошлар, бөҗәкләр, җәнлекләр көлешәләр. 

БАРЫСЫ ДА: Үз-үзеңне мактама, сине бүтән мактасын.
ТИЕН. Өйрәтмәгез әле! Үзегез әллә кем дип белерсез!

Төлке килә. Төлкене күргәч, брысы да кайсы оясына, кайсы агач башына менеп кача.

ТӨЛКЕ(үз-үзенә). Кайсы җүләре анда үз-үзен шулай мактый? (Тиенгә.) Исәнме, гүзәлкәй?
ТӨЛКЕ ҖЫРЫ.
Карадыр күзләрең,
Нурлыдыр йөзләрең.
Бал-майда йөздеңме,
Татлыдыр сүзләрең.

ТИЕН. Исәнме, чибәр апа!
ТӨЛКЕ. Бигрәк матур җырлыйсың, тавышың сандугачныкыннан да матуррак! Үзең дә матур, батыр, акыллысыңдыр да әле. Моңынчы миңа шыр аңгыралар белән генә аралашырга тры килде. Ә син! Синең кебекне беренче күрүем. Бу урманда... мин сер итеп үзеңә генә әйтәм, бер адәм рәтле, акыллы җн иясе юк.
ТИЕН. Ул бичараларга синең белән миндәге акылның беразын гына биреп булмас микән? Бергә-бергә күңеллерәк булыр иде. Югыйсә, берүземә бик күңелсез... Күрүче дә. ишетүче дә юк.
ТӨЛКЕ. Нигә булмасын? Әйдә, без башта нишлибез? Кошлардан башлыйк. Кош балаларын йомырка чагында ук үзебез утырып чыгарабыз, үзебез үстерәбез. Укытабыз, белем бирәбез.
ТИЕН. Бик кыен икән шул бу. Юк, минем моңа түземлегем җитмәс.
ТӨЛКЕ. Мин үзем дә эшләр идем. Ярдәмчем генә юк. Бу урманда бер-береңә яхшылык итәргә теләүче бер җәнлек тә юк шул. Синең кебек уңган, синең кебек булган, гүзәл һәм җитез булышчым булсамы... Мин бу эшне әллә кайчан башкарып чыгар идем.
ТИЕН. Алайса, мине үзеңнең булышчың дип уйла.
ТӨЛКЕ. Белмим шул... Ярар, булышырсың! Агач башындагы кош йомыркаларын гына миңа ташып тор. Калган бөтен авыр эшне үзем эшләрмен.
ТИЕН. Булдырам мин аны! Булдырам! (Җырлый.)
Минем кебек булган юк,
Минем кебек уңган юк.
Минем кебек җүләр...
Тьфү, шайтан, ялгыштым,
Минем кебек гүзәл юк!    
Тиен агач башларыннан йомырка җыеп, төлке оясына илтә. Кошлар тиеннең башын чукыйлар.

КОШЛАР. Безнең йомыркаларыбызны урлыйлар! Урлыйлар! Карак бар!
ТИЕН. Тилеләр! Сезнең өчен тырышабыз бит!

КОШЛАР. Урманга афәт килде! Ерткыч тиен бедән ерткыч җанвар безнең нәсел-нәсәбебезне юкка чыгармакчы!
    
Кошлар ояларын ташлап, бүтән урманга очып китәләр.

ТӨЛКЕ. Китсеннәр, бөтенесе дә китсеннәр! Акыллы балаларын күргәч, өерләре белән әйләнеп кайтачаклар. Үзләре үк рәхмәт әйтерләр әле.
(Тиен китеп торган арада учак ягып, йомыркаларны пешерә. Ашый, аннан соң зур мендәр алып, ял итәргә ята.) 
Кошларның үзләре белән сыйланган бар иде барын, ә мамыкларыннан ясалган ястык-мендәр бигрәк тә йомшак инде! Йомыркалары да бик тәмле. Җүләр тиен булганда аулап йөрисе дә юк!
ТӨЛКЕ ҖЫРЫ.
Мамык мендәр бик ямьле,
Кош итләре бик тәмле.
Тиен кебек җүләр барда
Рәхәт яшәрбез әле.
Йомырка пеш, авызыма төш, дию белән авызга керә бит. 
Тиен кайта.
ТИЕН. Нишлисең син? Нигә учак яктың?
ТӨЛКЕ. Бичара кошларга бөҗәкләрне пешереп ашатам. Чи килеш ашагач, эчләре күбәр, дип куркам. Кая, йомыркаларыңны тизрәк бир.
ТИЕН. Бер йомырка да тапмадым. Барысын да җыеп бетергәнмен. Ә без үстергән акыллы кошлар кая соң? Әйдә урманга җибәрик үзләрен, урман бөтенләй җансыз калды, алар булмагач, агачларны корт басты... Үлек чыккан йорт кебек...
ТӨЛКЕ. Акыллы кош кортлы урманда нишләсен? Алар барысы да йә тиенгә, йә төлкегә әйләнеп бетте бит инде.
Үзе тиенне тотмакчы була.
ТИЕН. Нишләп мин берсен дә күрмәдем икән?
ТӨЛКЕ. Күрергә! (Үз-үзенә.) Ничек тотып ашарга соң үзен... Тиресеннән аягыма итек тектерер идем... (Тиенгә.) Агач башыннан йомырка җыю гына түгел шул ул. Кошларны үстерү минем өскә төште. Җәнлеккә әйләнүләрен сизми дә калдым. Алар белән мәш килеп, бөтен акылымны җуеп бетергәнмен. Тамчысы да калмаган! Сиңа күрсәтергә кирәге башымнан чыккан.
ТИЕН. Син бик борчылма! Мин болай гына! Күрермен әле!
ТӨЛКЕ. Шушы хәтле яхшылык иткән өчен алар миңа үзләренең тилелекләрен калдырдылар. Мин моңа риза түгел! Әйдә, без алардан шуның өчен канат сорыйк!

ТИЕН. Үз кулыңда иде бит. Тиен белән төлкегә әйләнгәч, калган канатларын алып булмадымыни?

ТӨЛКЕ. Андый акыллы уй башыма килерлек баш булса, елап та утырмас идем хәзер! Нишлим инде мин хәзер акылсыз! Бер кош тилелеге генә булса бер хәл иде, бөтенесенең дә җүләрлеге бер башта бит, ничекләр күтәреп йөрермен бу башкаемны!

ТИЕН. Ярар, бик борчылма. Барысы да тиен белән төлкегә әйләнмәгәндер әле. Минем үземә канатсыз да бик рәхәт. Сиңа берәр пар канат табылыр әле.

АЛЫП БАРУЧЫ. Киткән тиен канат эзләп, әмма күпме эзләсә дә канат сорардай бер генә кош та калмаган. Чөнки кошларның барысы да әллә кайчан бүтән урманнарга китеп оя корганнар, бала чыгарганнар. Тиен аларның үзләреннән качуларын белмәгән. Менә шундый тиле тиен булган ул.

Шулай йөри торгач, бик еракка киткән, кич җиткән, кире оясына кайтырга бик ерак икән. Арыган бичара тиен, мактанырга да хәле калмаган, мактанганын тыңларга агачларны басып алган кортлардан башка беркем дә юк икән. Шуннан бу корып беткән бер агач кушына кереп төн чыкмакчы булган. Һәм ояда... Ояда кем утыра дисез? Күшеккән, ачыккан бөркет баласы утыра икән! И сөенгән тиен, тиенне күреп, бөркет баласы да сөенгән, алар бер-берсенә сыенып, җылынып төн чыкканнар. Иртән торгач, караса, бөркетнең канатлары төн эчендә шундый зур үскәннәр, тиен җылысының файдасы тигән, тик менә кысан оядан чыга гына алмый икән.

Тиен тотынган кимерергә оя авызын, кимерә торгач, оя ишеге зурайган, ә тиеннең теше тагын да ныграк үткерләнгән.

Бөркет тә тиенгә бик теләп булышыр иде, тик ояда борылырлык та урын булмаган.

Тырыша торгач, алар оядан чыкканнар.

БӨРКЕТ. Сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтим икән? Син булмасаң, мин үлә идем.
ТИЕН. Бу ояга ничек килеп кердең соң?

БӨРКЕТ. Мин йомырка чагында ниндидер бур куркыныч җәнлек эләктереп алды да әллә кая алып китте. Шул арада мин йомырка кабыгын эчтән чукып урталайга ярдым да төшеп калдым, шушы оя эченә кереп качтым. Шулай итеп, әти -әниемне югалттым. Алар мине әллә кайчан үлгән дип уйлыйлардыр. Ятим кошка урманда яшәүләре бик авыр. Ризык җитәрлек, тирә-як корттан мыҗлап тора, тик кирәк чагында сыеныр җан иясе генә юк. Ярый әле, син булдың, үзеңдәге җылы белән мине үстердең , иреккә дә чыгардың.

АЛЫП БАРУЧЫ. Шул чагында тиеннең исенә төште. Бервакыт ул төлкегә йомырка кабыгы гына алып килгән иде бит. Менә хикмәт кайда булган икән!

ТИЕН. Беләсеңме, минем шундый дустым бар, ул әле сиңа минем кебек кенә ярдәм итмәс! Ул сине укытыр, белем бирер. Укыйсың киләме?
БӨРКЕТ. Комачауламас иде.
ТИЕН. Тик моның өчен кайчагында аңа канатыңны биреп торырга туры килер. Син шундый матур, көчле! Минем дустым да бик матур, койрыгы исә үзеннән дә матуррак! Ул сиңа койрыгы белән уйнарга рөхсәт итәр.
БӨРКЕТ. Ул дустың белән танышырга-белешергә кирәк. Чынлап та син уйлаганча әйбәт дус микән?

АЛЫП БАРУЧЫ. Тиен белән бөркет төлке янына киткәннәр. Шундый зур канатлы кошны күргәч, төлкенең күзеннән очкыннар чәчрәгән.

ТӨЛКЕ. Рәхим итегез, түргә узыгыз. Кунак булыгыз, өемә үк керегез!
ТИЕН. Мин сиңа укырга тагын бер кош алып килдем.
ТӨЛКЕ. Шундый гүзәл кошмы?
ТӨЛКЕ ҖЫРЫ.
Җүләр кайда ул димәгез,
Менә монда ул җүләр.
Җүләр, җүләр, җүләр,
Хәтта тавыклар көләр.
Ә канатларың... Минем койрыгым сиңа ошыймы? Мин сиңа аны бөтенләйгә үк бирермен. Ул безнең шартны беләме?
ТИЕН. Белә.
ТӨЛКЕ. Алайса, канатыңны хәзер үк бир. Югыйсә, укыткан өчен түләмичә бүтәннәр кебек очып китүең бар. Син курыкма, мин аны укып бетергәч, кире үзеңә бирәм.
БӨРКЕТ. Минем бер шартым бар.
ТӨЛКЕ. Нинди шарт ул?
БӨРКЕТ. Аның бер кыенлыгы юк. Куышлы уйныйк. Син мине тота алсаң — мин синдә укырга риза булам, канатымны да бирәм, тота алмасаң — юк. Мин үземнең укытучымның матур гына түгел, миннән җитезрәк тә булуын беләсем килә. Миннән калыша торган булсаң — нинди укытучы син?
ТӨЛКЕ( үз-үзенә). Бер кулыма гына эләк.(Бөркеткә.) Мин риза.

БӨРКЕТ ҖЫРЫ.
Бур, бур, бурлаган,
Күпме тавык урлаган.
Бирән корсак, җирән төлке
Һаман әле туймаган.

АЛЫП БАРУЧЫ. Бөркет әкрен-әкрен генә төлкене оясыннан читкә алып киткән. Төлке менә тоттым дигәндә генә, бөркет ары китә дә, аны көтеп тора икән. Шулай итә-итә төлкене еракка ук алып киткән дә, күз ачып йомганчы аның оясына очып килгән. Оя эчен карасалар — анда кош омыркалары, кош сөякләре шыгрым тулы икән!
Тиенгә бик кыен булган. Ул шул хәтле оялган, оятыннан иң биек агач башына менеп киткән дә шуннан соң бер дә җиргә төшмәгән. Ә бөркет төлкене көчле тырнаклары белән эләктереп алган да биеккә-биеккә очып менгән.

ТӨЛКЕ. Канатлы булдым! Канатлы булдым! Карагыз! Күрегез мине!

АЛЫП БАРУЧЫ. Үзе шулай кычкыра икән, үзе очкан килеш бөркетне эләктереп ашамакчы, канатларын үзенә алмакчы, ди. Тик бөркет бик-биектә туктап калган да төлкенең үзен тырнакларыннан ычкындырып җибәргән. Төлке җиргә төшкәнче үк җан-тәслим кылган.

Куркыныч бетүен белгәч, кошлар да туган якларына әйләнеп кайтканнар. Урманга кабат җан кергән. Тиен исә бу турыда бүтәннәргә дә сөйләгән. Оят булса да сөйләгән. Бүтәннәр үзе кебек җүләр булмасын, дигәндер инде.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев