“Тегүче куян”
М.Ю. Картушинаның “ТЕГҮЧЕ КУЯН” әкияте буенча музыкаль спектакль. Авторы - Баулы районы «7нче «Колокольчик» балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Габдрафикова Л.Д.
Персонажлар:
Куян
Эт- Акбай
Керпе
Песи-Мияу
Тычканнар 2
Тиеннәр 2
Әни аю
Аю баласы
Төлке
Күбәләкләр 2
(Сәхнхгә бии-бии күбәләкләр авторны алып чыгалар.)
Автор Исәнмесез, саумысыз!
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
Әкият сөйлим сезгә,
Әкият ул күптөрле:
Тормышның үзе шикелле
Катлаулы, кызык, серле!
Борын- борын заманда
Яшәгән ди әби белән бабай.
Өйләре булган ди таштан.
Сөйлимме кире баштан?
Аланда, нарат төбендә,
Яшәгән ди бер куян.
Гади ак куян түгел,
Тирә якта танылган тегүче- куян!
(муз. Куян чыга)
Куян Әйе,әйе, мин- куян!
Гади генә куян түгел.
Әйе, әйе мин- куян!
Мин тегәргә яратам.
Әй, дуслар, нәрсә тегим?
Бирегез миңа заказ!
(җырлый- җырлый эт керә.)
Эт Иртәдән кичкә кадәр
Зур йортны мин саклыймын.
Барысына да таныш-
Акбай исемле эт мин. Һау –һау-һау!
Куян Тавышланма әле шулкадәр. Исәнме, Акбай! Нинди заказың бар?
Эт Хәерле көн! Куянкай! Син миңа башлык тегеп бир әле. Кичен бик суык. Салкын тияр дип куркам
Куян (үлчәү лентасын алып үлчәгән кебек бию хәрәкәтләре ясый.)
Иртәгә килерсең, шапкаң әзер булыр.
Эт Ай, рәхмәт, мин бик шат! Дусларымны да чакырыйм әле. Сау бул!
Куян Сау бул!
(Аланга бии-бии тычканнар чыга.)
1 тычкан Исәнме, Куянкай- озын колаккай!
2 тычкан Без сине тегәргә яратасын дип ишеттек.
1 тычкан Безгә итәкләр тегеп бирче, кунаклар көтә идек.
Песи (кинәт килеп чыга, куркыныч муз. уйный) Мияу-у-у! Әллә мине көтәсезме? (тычканнарны куа башлый, тычканнар йөгерешеп качалар).
Песи (куянга) Исәнме, Куянкай- озын колаккай! Таныйсыңмы мине?
Куян Хәерле көн, Мияу!
Песи Сиңа эшем бар иде. Минем йомшак аркама тегеп бирче камзул!
Куян (лента белән бии-бии үлчәү хәрәкәтләре ясый.)
Ике көннән килерсең, камзул әзер булыр.
Песи Ай, рәхмәт! Сау бул! (песи тукыма бирә. Куян җырлый- җырлый тегә башлый.)
Куян Ашыга-ашыга,
Машина да ашыга
Мияуга бит камзул кирәк
Башлык кирәк Акбайга!
Аһ! Энәм сынды! Керпе дустыма барып, энә сорап карыйм эле!
Куян (бии-бии керпе өенә китә). Исәнме, керпе! (ишек шакый).
Керпе (өйеннән чыга) Исәнме, Куянкай- озын колаккай! Кара эле итекләремә, тишелеп беттеләр! Тегеп бирерсеңме икән?
Куян (тегәргә утыра, җырлый) Ашыга, ашыга
Куянкай да ашыга.
Керпегә бит итек кирәк,
Итек кирәк аякка.
(Итекләрне керпегә бирә.) Мә, керпе! Ки итекләреңне. (Матур итекләр бирә.)
Керпе (итекләрне киеп бии). Рәхмәт бик зур! Моның өчен нәрсә бирим?
Куян Керпе дустым! Минем заказларым бик күп. Энәм сынды.... (елый)
Керпе (өенә кереп китә һәм энә алып чыга). Елама,мә куянкай!
Куян Ай, рәхмәт! (сөенә, кочаклап ярата). Тизрәк өйемә йөгерим әле. Эшләремне бетерергә кирәк. (керпе кулын болгап куянны озатып кала.)
(Бии-бии тиеннәр чыга)
Тиеннәр бергә Исәнме Куянкай- озын колаккай!
Куян Исәнмесез, тиеннәр!
1 тиен Сина эшебез бар!Тиздән яз җитә..
2 тиен (әйләнеп ала) Матур күлмәк кирәк.
(Куян бии-бии тиеннәрне үлчи.)
Куян 3 көннән күлмәкләрегез әзер булыр.
Тиеннәр Сау бул, Куян! (саубуллашып барысы да чыгып китә).
(Әни аю баласы белән чыга. Аю баласы карыша.)
Аю баласы Юк, йокламыйм, минем уйныйсым килә!
Әни аю Йокла, улым! Йокласаң зур үсәрсең! Йокла, кызым, балакаем!
Йом күзең, бердәнберем!
Татлы йокыга чумып,
Йокла, кызым, балакаем!
(Аю баласына карап) Төч! Төч! (дип җырлый-җырлый, тирбәтә- тирбәтә өенә кереп китәләр.)
Автор (пәрдә артыннан) Аюлар да йоклады, бар җәнлек, кошлар татлы йокыга талды. Бары тик хәйләкәр төлке генә йокламый. (музыкага әкрен генә төлке чыга). Ниндидер хәйләсе бар ахрысы...
Төлке Эшләпәләр, күлмәкләр
Мин бик яратам.
Аларны мин каян алам?
Әлбәттә Куянкай!
Әйе, әйе Куянкай!
(Куянның ишеген шакый, ә кулында капчык)
Исәнме, Куянкай- йомшаккай! Миңа матур күлмәк тегеп бир әле!
(Исни-исни куян чыга.)
Куян Ярар.
Төлке Әйдә утырып сөйләшәбез.
(Төлке куянның башына капчык кигерә. Музыка уйный.)
Куян Акбай! Акбай! Коткар! (төлке гәүдәсе белән капчыкны яшереп тора)
Акбай чыга. Акбай Һау! Һау! Кем төнлә барысын да уятып йөри? (иснәнә) Әһәәә, төлке исе килә!(төлкене күреп ала) Менә ул! Тукта! Нәрсә ул капчыкта?
Төлке (калтырый) Юк, юк, юк, юк! Күрсәтмим!
Акбай Күрсәт, күрсәт! Нәрсә бу?
(төлке капчыкны ача, куян сикереп чыга.)
(Төлке тамашачыларга карап, тезләнә.) Гафу итегез мине! Мин башка алай эшләмәм!
Акбай (тамашачыларга карап) Гафу итәбезме төлкене?
Куян Әйе, әйдәгез төлкене дә бәйрәмгә чакырабыз.
(Куян төлкенең башына эшләпә кигерә. Төлке эшләпәне киеп бии-бии башкалар янына килеп баса.)
Барлык җәнлекләрне дә мода күргәзмәсенә чакырам.
(Күңелле көй яңгырый. Барлык җәнлекләр дә бии- бии чыга. Яңа киемнәрен кигәннәр.)
- Акбай башлыгын кигән.
- Тычканнар итәкләрен.
- Мияу камзулын.
- Керпе итекләрен.
- Тиеннәр күлмәкләрен.
- Әни аю баласы белән яулык.
Күбәләкләр Әйдәгез, бергәләп
Куллардан тотышыйк.
Җир шары- уртак йорт,
Шул йортта дус яшик.
Барлык катнашучылар бергәләп җыр башкаралар.
Җәнлекләр җыры
- Без- табигать балалары.
Урман безнең йортыбыз.
Дус- татулыкта яшәп
Тормышка шатланабыз.
Кушымта:
Килегез кунакка
Киң һәркемнең күңеле.
Шат йөз белән каршылый
Урманның бар җәнлеге.
- Мы -дети все природы.
Дом наш- лес родной.
В дружбе и согласии
Мы живём с душой.
Припев:
Приходите в гости к нам.
Рады мы друзьям.
Мы- лесные жители
Улыбнёмся все мы вам.
Удмурт телендә кушымта:
Ми кыр животъёс,
Тиледлы пальпотом.
Лыкте куное дорамы,
Ми тиледлы шумпотом.
Чуваш телендә кушымта:
Хонана ховаслы юлдашсем,
Эпир варман түсезем.
Соватпыр сире.
Һәрбер персонаж үзе белән таныштыра һәм саубуллашып, баш иеп чыгып китәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев