Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Солдат буласым килә!

Бу сценарийны язучы, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылы укучылары өчен махсус язган. Класста 7 малай, 1 кыз икән, пьесадагы рольләр дә нәкъ шуның кадәр. Бер бала да читтә калмаган.

Катнашалар: Талип – 6 класс укучысы

Әдел – 6 класс укучысы

Булат – 7 класс укучысы

Каюм – 6 класс укучысы

Марат – 7 класс укучысы

Ирек – 5 класс укучысы

Суфия - Булатның сеңлесе

Рифат – армиядән кайткан егет. Булат белән Суфиянең абыйсы.

1 нче күренеш

Вакыйга авылда бара. Су буе. Егетләр балык тотып утыралар.

 

Талип: Ник берәү чиртсен,ә?

Әдел: Соң син бит кармагыңа җим дә салмыйсың?.. Нәрсәгә дип синең буш кармак янында йөрсен ул...

Булат: Әй, ыбыр-чыбыр! Тавышланмагыз әле, балыкларны куркытасыз. ( берәм-берәм тоткан балыкларын чиләккә җыя)

Марат: Әй, стоп! Миңа эләкте бит, ай-хай авыр чыга, кармакны сындыра бугай инде. Булышыгыз әле!

(Егетләр барысы да аның янына килеп, кармагын тартыша башлый. Интегә торгач тартып чыгаралар, бер иске ботинка эләккән, кармак чыбыгы чуалып беткән... Егетләр көлешәләр.)

Марат: Ну, вот! Балык ухасы пешерербез дигән идек, булмады бу...

Ирек: Әй, Марат абый, аяк киемле булдың, иртәгә икенчесен тотсаң, менә сиңа 1 сентябрьгә киергә аяк киеме готовый!

Марат: Тел бете... Үзең кармак та сала белмисең бит син, көлгән буласың тагын.

( Бер заман тыны-көне бетеп су буена Суфия йөгереп килә. Көч-хәл белән сулый)

 

Суфия: Абый! Булат абый! Сөенче! Абый армиядән кайтты¸отпускага! Кайт тизерәк! Әни чакырды!

 

Булат: Әй, шәп тә булды бу! Абыйны сыйларга балык та хәйран тоттым. Мин аның каешын алып калачакмын, каешын!

Марат: Тыңламаганда Суфиягә эләктерергәме? (көлә)

 

Булат: Егетләр, әйдәгез, кайтабыз! Кемнең чын солдат күрәсе килә?

( Бөтенесе дәррәү авылга юл тота. Барысы да туп-туры Булатлар йортына кайталар)

 

Капка төбенә солдат киемнәреннән Рифат чыга. Малайлар әйләнә-әйләнә аны карыйлар, һәрберсе төкерекләп бишне бирә.

 

Рифат: Ну, егетләр! Ничек хәлләрегез? Солдат булырга әзерләнәсезме?

 

Булат: Әйе, абый, синең йөзеңә кызыллык китермәбез, аллабоерса!

 

Марат: Көн саен турникта атынабыз инде, йөгерәбез, уйныйбыз, туп тибәбез...

 

Трек: Юк, юк, Рифат абый көн дә трай тибәләр алар, алдыйлар..

 

Рифат: Юк, егетләр! Сез бит безгә алмаш. Беләсезме анда җебеп аккан мускуллар белән килсәң нәрсә буласын? Үз-үзеңне дә яклый алмагач, син ничек илне саклыйсың,ди?

 

Каюм: Беләбез, анда тимер кебек чыныгып барырга кирәк!

 

Әдел: Дедовщина ничек соң анда, әбиҗәйт итмәделәрме сине Рифат абый?

 

Рифат: Юк, мин бит горур татар егете! Мескен кыяфәт күрсәтеп йөрмәдем. Туп-туры атлап (атлап күрсәтә), честь биреп, командирлар алдында үземне кыю тоттым. Ә андыйлардан үзләре куркалар.

 

Булат: Кыю егет булырга дигәннән. Әнә бит Башкорстан егете, аларның казармасы ишелеп, ике аяксыз калса да һаман да горур, үз артыннан меңнәрне ияртеп яши. Сынмады-сыгылмады. Әле аның турыда китап та чыккан: Бөртекләп җыелган гомер” дип атала.

 

Рифат: Әйе, ишеттем мин ул батыр егет турында. Безнең чорның герое! Кызганыч, әлбәттә, андый хәләр булмасын иде инде... Ну, егетләр учак ягып, костёрда уха пешереп ашыйбызмы? Солдат ухасы!

Ирек: Ә без бит аны пешерә алмыйбыз...

Марат: Телеңне тыйсаң иде син, Ирек... Кем пешерә алмый? Шле теге атнада гына без яр буенда пешергән уханы ашап шартлый яздың бит..

Ирек: Әй, ухамыни ул, тозы юк иде бит аның.

Каюм: Балыгы юк иде бит аның, диген тагын... (көлешәләр)

Рифат: Ярар, егетләр кичкә кадәр. Инеш буенда көтәм барыгызны да, солдат ухасына.

(егетләр өйләренә таралыша. Булат, Суфия Рифат абыйларын кочаклап өйләренә кереп китәләр)

 

2 нче күренеш

Инеш буе. Күккә учак телләре үрмәли. Учак буйлап егетләр тезелеп утырган. Барысының да игътибары Рифат абыйларында. Кызыгып, берәм-берәм килә-килә аның солдат киемнәрен тотып-тотып карыйлар. Йолдызлы фурашкасын учак тирәли утырган малайлар бер-берсенә бирә-бирә киеп чыгалар. Һәрберсе үз телефонына фурашка киеп селфи төшә.) Котёлда солдат ухасы пешә. Берәм-берәм уха пешергән җиргә барып киләләр.

 

Ирек: Әй, тизрәк ашыйсы килә инде уханы.

Талип: Әлә үзең балык тоттыңмы? Кара әле аны, түземсезне...

Әдел: Аның түгел, безнең борыннарны ярып керде инде, уха тәме...

Булат: Безнең Рифат абый аны бик тә тәмле пешерә шул. Ул бит оста балыкчы да!

Рифат: Әйе, дусларым белән су буеннан кайтып кермәдек инде без. Рәхәт бит! Әкрен генә, уйланып, кармакка карап утырасың. Синең белән кызлар да килсә, тагы ңа күңеллерәк.

Марат: Нинди кызлар, бер тапкыр Әминә ияреп төшкән иде: чырык-чырык, чырык-чырык килеп бөтен балыкны куркытып бетерде. Җенем сөйми балык тотканда кызлар йөрсә.

Каюм: Шулай инде, бер дә әти балык тотканда әниләр ияреп йөрми бит. Кызларны урыны күхняда.

Рифат: Ярар, егетләр, әйдәгез килегез солдат тәрилкәләрегезне, калайларыгызны күтәреп, уха бүлеп бирәм.

(Барысы да уха казаны янына тезелеп, үз өлешләрен ала. Мактый-мактый ашый башлыйлар)

Каюм: Тәмле, телне йотарлык!

Ирек: Ә мин йоттым...

Әдел: Йоттырырсың синең телеңне, тел бистәсе...

Булат: Абый, минем дә армиягә барасым, синең кебек солдат буласым килә!

Талип: Минем дә!

Әдел: Минем дә!

Каюм белән Марат (бергә): Безнең дә!

Ирек: Минем дә!

Рифат: Егетләр! Шәп хыял бу! Мин дә шундый хыяллар белән янып йөргән идем, менә бит тормышка ашты! Мин солдат булуым белән горуланам! Туган илне, туган җирне, халкыбызны, әти-әниләребезне без сакларга тиеш! Армияга барудан һич тә курыкмагыз! Аннан Сез чын егет булып кайтачаксыз. Анда инде әниләргә иркәләнеп яткан кебек 10 кадәр йоклап булмый... Төн уртасында да тревога булырга мөмкин. Бер шырпы янып беткәнче киенергә кирәк!

Ирек: Ә бездә менә мондый олы шырпы бар, мин армияга шуны алып барам... ( көләләр)

Марат: Әниеңне дә алып барырсың инде, яме...(көлә)

Ирек: Бигрәк инде шаярырга да ярамый.. (үпкәли) Әйдә Суфия, безгә монда ничу делать, лучше капка төбенә кайтып йолдызлар саныйк.

Суфия: Әйдә, Ирек дус, киттек, безне армияга алмадылар... (көлә)

Талип: Ирек, армияга киткәнче гашыйк була күрмә, читен булыр, көн дә хат язасы, әле сине Суфия көтәме, юкмы, әллә аны без иртәрәк эләктерербезме?

Марат: Менә бит, солдат буласы егетләр... һаман гыйшык-мыйшыйк уйнарга аларга...

Каюм: Рифат абый син армияга киткәнче бик матур итеп җырлый идең гитарага, әйдә әле, җырла әле бер...

Рифат: Гитарамны алып килмәдем бит.

Булат: Әй, абый, менә бит ул интрументың ( кадерләп, чүпрәккә төргән гитарасын абыйсына суза).

Рифат: (елмаеп) Сез һәрвакыт боевой готовностьта, ә, молодцы! Шундый булырга кирәк! (кулына гитарасын алып җыр суза)

Әдел: Рифат абый, ә сиңа ни очен отпуска бирделәр?

Каюм: Әйе, әйе, ни өчен, мин дә шуны сорыйсы идем?

Рифат: (көлеп) идәнне әйбәт юган өчен...

Марат: Әйе, шулайдыр инде, шыттырасың Рифат абый... Алай булса Гәндәлиф апага мәктәп идәнен әйбәт юген өчен гел отпуска биреп торырлар иде... (көләләр)

Рифат: Шаяртам, егетләр. Шушы араларда гына бер спецзаданиедә булдык, үзебезнең рота егетләре белән, менә шунда аеруча батырлык күрсәткән өчен бирделәр. Әле күкрәк билгесе дә булыр, диде командир!

Талип: Секретный задание диген, ә. ( уйланып утыра)

Рифат: Әйе, дөрес әйтәсең, секретное задание. Армияга барырга әзерләнгән егет сер сакларга да өйрәнергә тиеш. Бу армиянең катгый законы! Әйдәгез, егетләр! Сорауларыгыз да күп, минем адресны язып алырсыз да, миңа үзегезнең уңышларыгыз турында , ничек армияга әзерләнгәнегез турында язып торырсыз. Ә мин үземнең солдат тормышым турында язармын. Хатларыгызны югалтмагыз, кайткач аны мәктәпнең патриотик музеена тапшырыбыз, башка үсмер егетләргә дә файдасы тияр, сөйләштекме. (Егетләр аның янына килеп берсенең кулы өстенә икенчесе куллларны куеп, риза дигән сыман бер күч тәшкил итәләр.

Рифат: Дуслык! Менә шундый нык булсын ул дуслык. Егетләр дуслыгы икенче бит ул. Армиядә дә шулай, үзең яхшы булсаң, башкалар да сиңа яхшы була! Ну, араларында була инде төрлесе, әмма күпчелек азчылыкны җиңә бит ул. Бердәм булу шарт, бердәм булу. Менә бүген дә бит сез бердәм булдыгыз, аеры-чөере килеп, төрлегез төрле эш табып таралмадыгыз. Димәк, Сез – чын егетләр! Булачак солдатлар! Димәк, илебез, халкыбыз киләчәктә дә тыныч йоклар! Безгә, шушы матур көнне, үзләренең гомерен биреп бүләк иткән ата-баларыбызның исеменә тап төшерергә ярамый!

(Егетләр бирелеп-бирелеп абыйларын тыңлыйлар, учакка утын өстиләр, учак дөрли, алар барысы бергә “Солдатлар” җырын башкаралар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев