Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Шифалы шигырьләр остасы

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Шәүкәт Галиевның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрү өчен сценарий.

Максат: Балаларны Шәүкәт Галиев иҗаты белән тулырак таныштыру һәм аның әсәрләрен укуга кызыксыну уяту, сәнгатьле сөйләм күнекмәсен үстерү. Татар халкының бөек шәхесләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, презентация, Шәүкәт Галиев портреты, аудиоязмалар, китаплар күргәзмәсе.

Алып баручы.

–Хәерле көн балалар!

Балалар, мин сезгә кроссворд чишәргә тәкъдим итәм. Сорауларга дөрес җавап табып, сез билгеләнгән шакмаклардан шифалы шигырьләре белән сезгә таныш балалар шагыйренең исем фамилиясен укый алырсыз. Әйдәгез, башладык!

Кроссворд сораулары:

1. Г.Тукай әкиятенең кети – кети уйнарга яратучы урман герое.(Шүрәле)

2. Г.Тукайның шундый шигыре бар “Бала белән ... ” (Күбәләк)

3. А.Алишның шундый әкияте бар “Сертотмас... ” (Үрдәк)

4. Татар халкының иң популяр музыка коралы.(Гармун)

5. М. Җәлилнең шундый шигыре бар, ә исеме ак ромашка түгел. Нинди ромашка? (Кызыл ромашка)

6. Татар халык мәкален дәвам итегез: “Әткәй шикәр – кем?... бал”. (Әнкәй)

7. Яр Чаллы шәһәре яныннан нинди зур елга ага? ( Чулман)

8. "Су анасы" әкиятенең авторы кем ? (Г.Тукай)

9. Татарстан территориясе буенча агучы ин зур елга? (Идел)

10. Табышмакка җавап тап! Үсәм һәр урман саен,

Буем үсә бик озын,

Ак кәгазь кебек тузым. (Каен)

11. Г.Тукайның туган авылы ? (Кушлавыч)

 

Алып баручы.

–Балалар, нинди исем - фамилия килеп чыкты? (Шәүкәт Галиев)

– Ә кем соң ул Шәүкәт Галиев? (Җаваплар )

 

Шәүкәт Галиев – олы хөрмәткә лаеклы шагыйрь. Балалар әдәбиятендә үзенең шаян-шук шигырьләре белән таныла, аның шигырьләрен балалар да, олылар да яхшы белә. Әгәр дә исән булса Шәүкәт Галиевкә быел 91 яшь тулган булыр иде.

Бүген без сезнең белән шагыйрьнең иҗаты белән якыннан танышырбыз. Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Гали улы Һидиятуллин) 1928 елның 20 нояберендә Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылында игенче гаиләсендә туа.

Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә Шәүкәт Шалиевның бер матур шигырен сөйлим. Бәлки сез миңа бу шигырьнең кем турында икәнен әйтерсез.

Шаян малай ди үзе,

Әллә таныш та инде?

Вәли төслерәк диләр,

Әмма тешлерәк диләр.

Син кем дип сорасагыз,

Әйтер ул: – Мин Иләвәш

Сездән башка берәүгә дә

Иләвәш сер сөйләмәс.

Качышлы уйнарга булган

Эзләсеннәр дигән ул –

Шомбай сыман исемен дә

Әйләндереп кигән ул.

– Иләвәш исемле малайны очратканыгыз бармы сезнең укучылар?

Ә кем соң ул балалар? (Шәвәли)

–Әйе, дусларым, Шәвәли Шәүкәт аганың балалар өчен язылган китапларының герое. Татар халык әкиятләрендәге – Шомбай, мәзәкләрендәге – Хуҗа Насретдин, ә рус әдәбиятындагы –Карлсон һәм Чиполлино кебек үк бик популяр герой ул Шәвәли. Автор Шәвәлине күптән, моннан 55 ел элек уйлап чыгарган.

 

Алып баручы. Менә шул Шәвәли бүген үзе кунакка килгән. Әйдәгез аны каршы алыйк. (сикергәләп, Шәвәли кереп килә)

Шәвәли.

Мин – Шәвәли!

Шук малай,

Үткен малай,

Ут малай!

Мин бик уңган,

Өлгер мин,

Юк - бар белән көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин.

Мин, мин, мин бик,

Тыйнак мин!

Алып баручы. Әйдә Шәвәли безнең янга рәхит ит! Үзебез дә синең турыда сөйләшербез дип тора идек әле.

Шәвәли. Минем дә сезнең янга киләсем, сезнең белән аралашасым килде.

Алып баручы. Бик дөрес эшләгәнсең Шәвәли. Без сиңа бик шат.

Балалар, ә сез Шәвәли турында нәрсә беләсез?

1-нче бала. Шәвәли–шук, үткен,шаян, өлгер, җитез, җыйнак.

2-нче бала. Шәвәли – кызыксынучан һәм эзләүчән малай.

Алып баручы. Шәвәли гади татар малае, үзенең татар баласы булуы белән горурлана. Шәвәли шуклыгы, наянлыгы белән сөйдерә, аннан рәхәтләнеп көлдерә, шунлыктан ул балаларның якын дусты, үзе дә бик кызыклы эшләр майтарып ташлый.

Дусларым, сез беләсезме, автор нигә үзенең героен Шәвәли дип атаган? ( Җаваплар)

Шагыйрьнең туган авылы Олы Бакырчыда аның балачак дусты Шәвәли абзый яши. Бала чакта ул, чыннан да , шук, мәзәкчән, эшчән малай булган. Аны дуслары: “Шәвәли, көлдән ипи әвәли” дип үрти торган булганнар.

Шулай бервакыт Шәүкәт Галиевтан сорыйлар икән:

– Шәвәлине кайдан таптың? – дип.

–Тыйнак кына елмаеп ул болай дигән:

–Ул минем белән качышлы уйнады бугай. Балалар өчен яза башлагач та ул Шомбай сыман кыяфәтен шигырьдән-шигырьгә күчереп йөрде. Ахырда, холкы,кыяфәте-килбәте ачыкланып җиткәч, тиктормас малай шигырь юлларыннан: “Мин – Шәвәли!”- дип үзе килеп чыкты” – дип җавап бирә

Шәвәли. Әйе, Шәүкәт абый мине балаларга танытты.

3-нче бала. Шәвәли дус, синең кулыңда нинди китаплар ул?

Шәвәли. Сезнең монда, бик күп белергә теләгән балалар җыелган икән. Мин сезгә үзем белән “Шәвәли шуклыгы”. “Шәвәли хәйләсе” китапларын алып килдем. Бу китапларны укыганыгыз бармы? ( җаваплар)

Минем турында шигырьләрне ничегерәк беләсез икән тыңлап карыйк әле.

Алып баручы. Әйдәгез балалар, Шәвәли шуклыклары турында өйрәнгән шигырьләрне тыңлап үтик.

4-нче бала “Юмартлык”

Шәвәли күлгә бара,

Шикәрен күлгә сала:

Ширбәтле су эчсеннәр,

Балыклар тиз үссеннәр!

5-нче бала. “Тыңлаучан бала ”

Шәвәли бик сүз тыңлый,

Кабат әйттереп тормый.

Йөгереп килеп җитә,

Берәү: “Мә конфет!” дисә.

6-нче бала. “Төзәтте”

Вәли тора зарланып:

–Бабай мине елатты,

“Ник сүз тыңламыйсың! ” –дип,

Тотып борды колакны...

–Түзәлмәслек берни дә

Юк, энекәш,биредә.

Китер, – диде Шәвәли,

–Борып бирим кирегә!

Алып баручы.Менә шундый сезнең кебек бик гади, ләкин шул ук вакытта хәйләкәр бит ул Шәвәли!

Шәвәли. Булдырдыгыз, минем турында шигырьләрне яхшы беләсез икән. (Ш. Галиевның иҗаты белән якыннан таныштырыр өчен ТНВ каналының “Татарча өйрәнәбез” тапшыруы, 305 нче дәрес буенча видеоролик карарга мөмкин.)

Алып баручы. Шәүкәт Галиевның бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә Бөек Ватан сугышы башланганда Шәүкәт Галиевка 12 яшь була.

Бу көннәр яшь малай өчен, аны үстерүче әнисе өчен кайгы-хәсрәт алып килә. Бөек Ватан сугышына киткән әтисе әйләнеп кайтмый, Шәүкәт ятим кала һәм тормышның бөтен авырлыгы аңа төшә, ул яшьтән хезмәткә тартыла.Ул ике ел колхозда хисапчы, бригадир ярдәмчесе һәм урман кисүчеләр бригадиры булып эшли.

1943 елда жидееллык мәктәпне тәмамлый, әмма әтисе һәлак булу сәбәпле аңа укуын өзәргә туры килә.

Шәүкәт кечкенәдән бик күп китаплар укый. Авыр минутларда күшеккән күңелен шигьри юллар язу белән дәвалый. Ә беренче шигъри җыентыклары илленче еллар башында басылып чыга, шуннан юаныч ала, шул юаныч аны каләм остасы итеп таныта.

1953 елда Ш.Галиев Казанга килә, кичке урта мәктәпне тәмамлагач, белемен тирәнәйтү өчен Мәскәүдә Язучылар берлегенең югары әдәби курсларында укый. 1961 елдан бирле балалар һәм үсмерләр газетасы “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”) газетасы белән хезмәттәшлек итә. Монда – булачак шагыйрьнең өметләре, сөенеч- көенечләре.(экранда слайдларда шагыйрьнең тормышын чагылдырган фоторәсемнәр күрсәтелеп барыла)

1962 елда аның балаларга атап язган “Камырша” исемле беренче китабы басылып чыга. (китапны уку )

Шагыйрь үзенең шигырьләрендә туган телебезнең, татар теленең байлыгын, матурлыгын,шигъри нәфислеген тоярга өйрәтә.

Шигырь “Туган тел”

Туган тел – иң матур тел,

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма –

Туган телне онытма!

Шәүкәт абыебыз туган ил, туган җир,туган тел, аның гүзәллеге турында да күп шигырьләр язган.

7-нче бала. Шигырь “Җирдә миңа ни кирәк?”

Әти дә, әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай туган тел кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин Җир кирәк!

–Балалар, сезнең алда шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә.

Ш. Галиев балалар өчен язылган 45 ләп китап авторы.

Ул үзенең шифалы шигырьләре белән сезне бары тик яхшылыкка өйрәтә. Тормышның кызык якларын табып безнең белән бүлешә, рәхәтләндереп көлдерә. Аның шигырьләрендәге кыярлары түбәтәйле,песие – мөгзезле һәм сакаллы , тавыклары көлә белә, куяны физзарядка ясый, ә шөпшәсе, мылтык көпшәсеннән атылып, филне бәреп ега.

Шәүкәт аганың “Минем беренче гомерем” китабын укып аның балачак турында истәлекләре белән таныша аласыз. Китапта шагыйрь үзенең беренче тапкыр балыккка барганын кызыклы итеп яза.(Әсәрдән өзекне уку)

Ш.Галиевның Мәскәү китап нәшриятында чыккан “Кто играет на курае?” китабы рус телле балаларны да Шәвәли белән таныштыра. Әйдәгез сезнең белән бу шаян шигырьне бергәләп укыйбыз. Шәвәли дус, син дә булышырсың инде безгә. Мин башлыйм, ә сез дусларым дәвам итәрсез.

Шигырь“Кто играет на курае?”

Жаворонок по –татарски

называется –тургай,

дудочка – курай,

а дедушка – бабай...

Запомнили.

Ну, давайте,

За мной повторяйте.

На веселом курае

играет бабай,

а ему подпевает

веселый тургай.

Прекрасно поется тургаю,

Когда на курае играют...

На веселом курае

Играет тургай,

а ему подпевает

веселый бабай.

Забыл,

кто кому подпевает,

А кто на курае тургает?..

 

Алып баручы. Ш.Галиев шигырьләре тормышта авыр чакларны шаярып-көлеп үткәрергә, авырлыкларга бирешмәскә өйрәтә.

Шәвәли дускай, безнең балалар Шәүкәт абыйларының күп шигырьләрен яттан беләләр.

Әйдәгез, балалар, үзегез өйрәнгән шигырьләрне сөйләп күрсәтегез әле. (“Һай, тешем”, “Борау”, “Пәрәмәч” шигырьләрен яттан сөйлиләр. Шәвәли кызыксынып тыңлый, кызыклы сүзләр әйтеп куя)

Дусларым, Шәүкәт агабызның яхшылык,әдәплелек турында бик матур шигыре бар. Сезгә аны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин башкаруында аудиоязма аша тыңларга тәкъдим итәм.

(Аудиоязма да “Рәхмәтләр хакында” шигырен тыңлау).

 

Алып баручы. Әйе, дусларым, Шәүкәт абыебыз үзенең шигырләрендә сездә гел яхшы сыйфатлар гына тәрбияләргә омтылган. Тырышлык, сабырлык, табигатькә саф караш тәрбияләү, начар гадәтләрдән көлү– аның шигырьләрендә ачык чагыла.

“Балалар өчен язуымның, ниндидер вакыйгалар, гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр сөйләвемнең максаты акыл өйрәтү, әзер өлгеләр биреп кую түгел, йөгерек, тапкыр фикер йөртергә күнектерү, туган телнең тәмен сеңдереп кую. Иң мөһиме шул – шәхеснең мөстәкыйльлеге. Калганын ул үзе эшләр, хакыйкатенә, хаклыгына таянып үзе ирешер.” – дип яза шагыйрь Шәүкәт Галиев үзенең иҗаты турында.

Шәүкәт аганың тынгысыз йөрәге хөкүмәтебез тарафыннан да олы бәяләнде. Татар балалар язучыларыннан беренче буларак “Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр“, Шәвәли”, “Тәмле йорт”, “Кызык”, “Котбетдин Мәргән” исемендәге китаплары өчен 1972 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт Премиясе бирелде.1982 елда шагыйрь рус телендә чыккан “Заяц на зарядке” исемле китабы халыкара бүләккә – Ганс Христиан Андерсен исемендәге Почетлы Дипломына лаек булды.1995 елда Шәүкәт Галиевка татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен Татарстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелде. 1996 елдан А.Алиш исемендәге бүләк лауреаты.

Күргәнегезчә, укучылар Ш.Галиев олы хөрмәткә мактауга лаек шәхес. Шәүкәт аганың көйгә салынган шигырьләре дә бар.

Безнең Айсылуыбыз авторның С. Сабирова көйгә салган татар халкының милли ашлары турында бик матур җырын башкара.Әйдәгез, бергәләп тыңлыйк.

“Кунаклар” җыры.

Шәвәли. Нинди матур җыр! Афәрин Айсылу, булдырдың, рәхмәт үзеңә!

Алып баручы. Дуслар, Шәүкәт агабыз сезнең зиһенегезне сынар өчен мәзәк мәсьәләләр дә язган. Шәвәли дускай, син Шәүкәт аганың "Ник соң итек җитмәде" исемле әсәрен укырга өлгергәнсеңдер инде ?

Шәвәли. Юк, шул әле өлгермәдем. Ә менә мәсьәләләр чишәргә яратам.

Алып баручы. Әйдәгез, игътибар белән тыңлыйк. Кем тизрәк чишәр икән бу мәсьәләне Шәвәли синме яки балалармы?

Мәзәк мәсьәлә-шигырь “Ник соң әле итек җитмәде? ”

Алып баручы. Йә, әйтегез тизрәк, кем белә, аюның кибеттә ничә итеге булган? Ә нигә Арсланга итекләр җитмәгән? ( җаваплар )

Шәвәли. Дуслар, минем дә сезнең тапкырлыгыгызны да сынап карыйсым килә. Мин сезгә Шәүкәт аганың табышмакларын әйтәм, ә сез инде дөрес җавапларын табарсыз. Иң күп белүчегә минем бүләгем бар. Әйдәгез, башладык!

 

Табышмаклар.

1.Морзе азбукасы белән

Тукылдата тук та тук:

Тик торганым юк, юк, юк,

Шуңа күрә мин тук, тук! (тукран)

2.Бик күп телләрне белсә дә,

Сөйләшми бер телдә дә.

Өйрәним дисәң өйрәтә,

Карышмый беркемгә дә. (сүзлек)

3.Сакаллы булып туган ул,

Сакаллы сабый булган.

Парикмахерга кермәгән,

Сакалын кистермәгән. (кәҗә)

4. Йөртәләр аны һәрвакыт

Каты- каты типкәләп.

Жан-фәрманга йөгерә ул,

Тормый бердә үпкәләп. (футбол тубы)

5. Көзме, кышмы, язмы, жәйме,

Тынламый нишләтәсең –

Кар -буранда, жил- янгырда

Салмый ул эшләпәсен.( кадак)

6. Башка җирләре бик дөрес,

Бер генә ялгыш монда:

Түгел никтер урынында

Мөгезе – борынында! ( мөгезборын)

 

Шәвәли. Булдырдыгыз балалар! Миңа сезнең җавапларыгыз бик ошады. Сезгә бүләк итеп Шәүкәт Галиевның минем турында язылган “Шәвәли хәйләсе”, “Шәвәли шуклыклары”китапларын калдырам. Сыйныфта бергәләп укырсыз, бәйрәмнәрдә әти-әниләрегезгә дә сөйләрсез. Сезнең белән бик күңелле булды. Хәзер миңа китәргә вакыт.

Шәүкәт абыебызны зурлаганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

Алып баручы.Безнең кичәбездә катнашкан өчен без синең үзеңә дә бик рәхмәтле, Шәвәли дус!( Шәвәли саубуллашып чыгып китә)

Ә хәзер дусларым, белемнәребезне тикшереп алыйк. Сезгә мавыктыргыч викторина тәкъдим итәм.

 

Викторина

1. Шәүкәт Галиевның туган төбәге

А) Казан шәһәре

Б) Апас районы Олы Бакырчы авылы

В) Арча районы Кушлавыч авылы

2.Ш. Галиев кайчан туган?

А) 20 ноябрь1928 ел

Б) 7 май 2011 ел

В) 22 ноябрь 1928 ел

3. Бу шигырьләрнең кайсын Ш.Галиев иҗат иткән?

А) “Шәвәли”

б) “Кызыклы шәкерт”

В) “ Камырша”

4.Бу шигъри юллар кайсы шигырьдән алынган?

"...Нинди файда эшлисе,

Кайда, нәрсә тишәсе?.."

А) “Борау ”

Б) “Кайнар коймаклар ”

В) “Һай, тешем сызлавы”

5. Ш.Галиевнын бер шигырендә Сабантуйда көлкегә калган малайның исеме ничек?

А) Биктимер

Б) Камырша

В) Котбетдин

6. Ш. Галиевның кайсы татар халык ашы турында шигыре бар?

А) Кыстыбый

Б) Өчпочмак

В) Пәрәмәч

7. Шагыйрьнең иң шаян шигъри героеның исеме ничек?

А) Шомбай

Б) Гали

В) Шәвәли

Алып баручы. Афәрин, булдырдыгыз дусларым!

Бүгенге кичәбез шагыйрь Шәүкәт Галиевны искә алу, олылау максаты белән уздырылды. Киләчәктә дә аның китапларын китапханәләрдән алып укырсыз, үзегезгә бик ошаганнарын яттан өйрәнерсез, иптәшләрегезгә сөйләрсез дип ышанып калам.

“Бииләр итек, читекләр” җырын башкарыла. (Ш.Галиев сүзләре, Ф.И. Якупов көе)

Файдаланылган әдәбият

1.Галиев, Ш.Г. Шәвәли хәйләсе. – Казан: Татар. кит. нәшр. –1998. –256 б.

2.Галиев, Ш.Г. Шәвәли шуклыгы: балалар өчен шигырьләр / Шәүкәт Галиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 2013. –167 б.

3.Ситдикова Э., Файзрахманова Г., “ Шигъри теле һаман былбыл булып сайрый.” / Э. Ситдикова , Г. Файзрахманова //Мәгариф. – 2013. – № 10. – 40б.

4.Юзиев, Н. Балаларга шатлык өләшүче / Нил Юзиев. // Казан утлары. – 2008. – №11. – 120б.


Кроссворд сорауларына җаваплар:

1.Шүрәле

2. Күбәләк

3. Үрдәк

4. Гармун

5. Кызыл ромашка

6. Әнкәй

7. Чулман

8. Г.Тукай

9. Идел

10. Каен

11. Кушлавыч


Табышмакларга җаваплар:

1.тукран

2. сүзлек

3.кәҗә

4. футбол тубы

5. кадак

6. мөгезборын

 

Чаллы шәһәренең 22нче филиал китапханәчесе Гөлнур Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев