Серле таш
Әкият тарихы, бер күренештә.
АЛСУ-
БАКА ДУС-
ТИЕНКӘЙ-
СИХЕРЧЕ-
ЛӘЙЛӘ-
САМАТ-
МЫРАУҖАН-
Сәхнәдә урман аланы күренеше. Сул якта кечерәк кенә бер чыршы, якында гына алда бер агач төбе. Уң якта куак. Мәкләр арасында ачык зәңгәр таш ята. Музыка. АЛСУ белән Бака дус керәләр. Алсуның өстендә чалбар, футболка, зур кесәле алъяпкыч, башында бандана, чәчләре ике якка үрелгән. Бакада кызыл бейсболка.
АЛСУ (көйли). Урман буйлап мин барам, мин барам
Ак ромашкалар табам, мин табам, мин табам.
БАКА ДУС. Монда ромашкалар үсми. Алга таба барырга кирәк.
АЛСУ (мәкләрне күрә). Ай-яй! Кара әле, нинди матур мәк чәчәкләре! Ә Каян урманда мәк чәчәкләре?
БАКА ДУС. Белмим.
АЛСУ. Мәкләр яланда үсә бит.
БАКА ДУС. Урманда да күп нәрсәләр үсә. Табигать бит!
АЛСУ. Мөгаен, кемдер мәкле кабартма ашагандыр. Һәм мәкләре җиргә коелып, яңгырдан сон орлыклары шытып чыккандыр.
БАКА ДУС. Барысы да булырга мөмкин.
АЛСУ. Кара әле, чәчәкләр арасында нәрсә ул? (Якынрак килә.) Нинди матур таш!
БАКА ДУС (аның артыннан килә). Таш таш инде, нәрсәсе матур шуның чаклы?
АЛСУ. Кызыл мәкләр арасында зәнгәр таш бик матур инде! (Ташка иелә.) ой, анда очкыннар чыгып тора. (Ташка тотына. Музыка яңгырый. Алсу кисәк кенә идәнгә утыра һәм башына тотына.)
БАКА ДУС. Әй, син нәрсә? Хәлең начармы әллә?
АЛСУ. Башыыым..... (Аңламыйча бакага карый.) Син... кем?
БАКА ДУС. Исэнмесез. Бака дус булам мин.
АЛСУ. Ә мин кем?
БАКА ДУС. Син нәрсә, хәтерләмисең мени?
АЛСУ (маңгаен ышкый). Хәтерләмим.
БАКА ДУС. Ничек хәтерләмисең? Син мине су буенда очраттың...
АЛСУ. Ә су буенда — нәрсә ул?
БАКА ДУС. Көләсеңме әллә? Яки шаяртасың гынамы син?
АЛСУ. Дөресен әйтәм, хәтерләмим.
БАКА ДУС (Асуны шик белән урап йөри). Ромашкаларны да хәтерләмисеңме?
АЛСУ. Кем сон ул ромашкалар?
БАКА ДУС. Үзең бит ромашкалар үскән җирне күрсәт дидең.
АЛСУ (аптырашта). Хәтерләмим.
БАКА ДУС (катгый рәвештә). Исемең ничек, исеңдәме?
АЛСУ. Юк. Ә минем исемем ничек?
БАКА ДУС. Белмим, үзең белән таныштырмадың. Син нәрсә, бөтенләй бернәрсәне дә хәтерләмисеңме?
АЛСУ (Өметсез). Бөтенләй.
БАКА ДУС (игътибарны чәчәкләргә күрсәтеп юнәлтә). Менә мәкләр... хәтерлисеңме?
АЛСУ. Бу мәкләрме? Матур. (Тора, чәчәкләрне карый, әйтерсең, беренче тапкыр күрә.) Ләкин мин аларны да хәтерләмим.
БАКА ДУС. Сәер. Ташны хәтерлисеңме?
АЛСУ. Юк. (Аланны карый). Таш кайда?
БАКА ДУС. Әнә, мәкләр арасында ята, зәңгәр таш. (Ташка күрсәтә.)
АЛСУ. Гомумән хәтерләмим.
БАКА ДУС. Менә сиңа мәәә.....
АЛСУ. (кызганыч тавыш белән) Әгәр берни дә хәтерләмим икән, мин киләчәктә ничек булырмын? (елап җибәрә.)
БАКА ДУС. Тукта, елама! (түмгәккә сикереп менә.) Кем икәнеңне хәтерләмисең икән... димәк, син кем буласын килсә шул була аласың!
АЛСУ. Ә ничек ?
БАКА ДУС. Күбәләк, яки, мәсәлән, берәр кош? Күбәләк өчен син, әлбәттә, зур. Ә кош? Ә менә кош була аласың (түмгәктән сикереп төшә) — сынап карарга була.
АЛСУ. Кошлар нишли?
БАКА ДУС. Очалар. (Кулларын як-якка ташлап, аларны болгый-болгый, кошлар очканын күрсәтә.) Әйдә, тегендә-монда очып кара. (Алсу бик тырышып кулларын болгый һәм сәхнәнең бер ягыннан икенче ягына очу хәракәтләре ясый. Уң яктан Тиенкәй барлыкка килә. Алсу белән Баканы күзәтә).
БАКА ДУС. (Алсуга). Я, ничек, ошыймы?
ТИЕНКӘЙ. (алар янына килә). Сез нәрсә белән шөгыльләнәсез?
БАКА ДУС. (шатланып). Сәлам, Тиенкәй! Монда шундый хәл килеп чыкты... Кыскасы (Алсуга күрсәтә) — менә кошчык!
ТИЕНКӘЙ. Ни өчен кош?
БАКА ДУС. Кош буласы килә.
ТИЕНКӘЙ. Ничек инде? Тилебәрән орлыгы ашадымы әллә? (Алсуга) Синең күптән... кош буласың киләме инде?
БАКА ДУС (Тиенкәйгә). Хәтерен югалтты ул. Кем икәнен белми.
ТИЕНКӘЙ. Чынлап? (Алсуга.) Кем икәнеңне белмисеңме әллә?
АЛСУ. Хәтерләмим. Мин кош түгел мени?
ТИЕНКӘЙ. Нинди кош син? Синең канатларың юк. Син гади кеше.
БАКА ДУС. Ләкин хәтерен югалткач, ул теләсә кем була ала бит?
ТИЕНКӘЙ. Ничек инде? Менә син бака малае булуыңны оныттын ди, бик теләсәң дә, аккош буласыңмы сон?
БАКА ДУС. Юк. Мин оча белмим бит.
ТИЕНКӘЙ. Ул да оча белми, чөнки ул кеше.
АЛСУ. (авыр сулап куя). Димәк, мин кеше?
ТИЕНКӘЙ. Әйе шул. Нәкъ узе.
БАКА ДУС(Алсуга). Әгәр син кеше икәнсең, кем буласың килә — малаймы яки кызмы?
АЛСУ. Ә кем яхшырак?
ТИЕНКӘЙ. Малай була алмый ул!
БАКА ДУС һәм АЛСУ(икесе бергә). Ни өчен?
ТИЕНКӘЙ. Чөнки ул кыз.
БАКА ДУС. Ул бит чалбар кигән...
ТИЕНКӘЙ. Ә нәрсә? Кызлар да чалбар кияләр. Ә менә син аның толымнарын күрәсеңме?
БАКА ДУС. Күрәм.
ТИЕНКӘЙ. Синең толымнарың бармы соң?
БАКА ДУС. Юк, мин кыз түгел бит.
ТИЕНКӘЙ. Менә шулай! Ә ул кыз, шуңа күрә аның толымнары бар. Табигать аны кыз итеп яраткан. Аның законнарын бозарга ярамый.
АЛСУ. Ә бозсак, ни булыр?
ТИЕНКӘЙ. Начар була.
АЛСУ. Кемгә?
ТИЕНКӘЙ. Барысына да. Ә иң элек, кем бозган, шуңа.
АЛСУ. Димәк, мин — кыз кеше.
ТИЕНКӘЙ. Синең исемең дә булырга тиеш әле.
АЛСУ. Хәтерләмим.
ТИЕНКӘЙ. Ә урманга ничек килеп чыктың, хәтерлисеңме?
БАКА ДУС. Мин аны алып килдем. Су буеннан узып бара иде, туктап, миннән ромашкаларның кайда үсүен сорады.
ТИЕНКӘЙ. Алар монда үсмиләр. Әнә тегендәрәк үсәләр.(Сәхнә артына кулы белән төртеп күрсәтә.)
БАКА ДУС. Менә мин дә шулай дидем. Яңадан юлны без бергә дәвам киттек. Монда мәкләр үсеп утырганын күреп, якынрак барды да, зәңгәр ташны күрде. ул аны тоткан иде..... (Ташка күрсәтә.) аннан башын тотты... һәм бетте.
ТИЕНКӘЙ. Сәер. Димәк, ташка тотынгач, ул барысын да оныткан булып чыга?
БАКА ДУС. Әһә. Аннары җиргә утырды да: «Нәрсәдер минем башым белән...» — диде. (Ничек булганын күрсәтә.)
АЛСУ. Хәтерләмим дә, гомумән, берни дә хәтерләмим!
ТИЕНКӘЙ (бака янына килә). Карале, бака дус, син мине яхшы беләсеңме? Мин кем, кайда яшим, һәм башкаларын?
БАКА ДУС. Әлбәттә, ә нигә сорыйсың?
ТИЕНКӘЙ. Хәзер мин дә бу ташка тотынам. Әгәр барысын да онытсам, син миңа сөйләрсең. Аңладыңмы?
БАКА ДУС. Аңладым. Тик куркам. Әгәр сез икегез дә ушыгызга килмәсәгез, мин сезнең белән нишләрмен?
ТИЕНКӘЙ. Син мине беләсең икән, димәк, барысын да тиз искә төшерербез. (Таш янына килә.) Таш, чыннан да, гади түгел. Хәзер тикшерәбез. (Тиен чүгәли дә, кулы белән ташка тотына. Бернәрсә дә булмый. Бака дус белән Алсу кызыксынып күзәтәләр).
АЛСУ (тиенкәй янына килә). Ничек син?
БАКА ДУС. Берәр нәрсәне хәтерлисеңме?
ТИЕНКӘЙ (аякка баса). Мин зур нарат куышында яшим. Иртәнге ашка чикләвек ашадым. (Бакага эндәшә.) Син бака дус. Ә син — барысын да оныткан кыз.
БАКА ДУС. Димәк, сиңа таш тәэсир итмәгән.
ТИЕНКӘЙ (бакага). Әйдә, хәзер син кагыл.
БАКА ДУС. Минме? Мин... Куркам!
ТИЕНКӘЙ. Курыкма! Мин дә синең турыда барысын да беләм, һәм, әгәр нәрсә дә булса онытсаң, барысын да сөйлим.
АЛСУ (сәхнә артына карый). кемдер килә...
ТИЕНКӘЙ ( шул якка карап). Качабыз!
АЛСУ. Ә качабыз, ул ничек була соң?
Бака һәм тиен Алсуның кулларыннан тотып куак артына тарталар. Барысы бергә качалар. Сихерче пәйда була. Ул сәхнә уртасына уза, тирә-ягына карана, ташны карый.
СИХЕРЧЕ. Беркем дә юк? Ләкин хәбәр килде, димәк, таш эшләде. (Төрле якка карый.) кемдер булырга тиеш. (Ташка карый.) И, уңган да инде мин! Нинди кирәкле әйбер уйлап таптым — кошларга һәм җәнлекләргә тәэсир итми, ә кешеләр хәтерен югалта. (залга карый.) Ярдәмчеләрне каян алырга дип уйлаган идем? Һәм менә — рәхим итегез. (мәккә карый.) Чәчәкләр дә үз эшен белә, ерактан күренеп торалар, ә өзәргә телисең икән — таш та үз эшен белә. Кагылдыңмы-беттең! (Тагын як-ягына карана.) Ярар, соңрак килермен. Барып, үземнең ярдәмчеләремнең ничек җыештыруларын тикшерим әле. Сихерче килгән ягына таба китә. Беренче булып тиенкәй куак артыннан күренә. Аның артыннан бака һәм Алсу чыгалар.
ТИЕНКӘЙ. Менә сиңа хәлләр! Ишеттегезме? Таш сихерләнгән бит. Кешеләргә сихерләнгән.
БАКА ДУС. Димәк, безгә тәэсир итми. (Таш янына килә дә, аңа орынып, берничә секундка катып кала. Шатланып.) Әйе, безгә тәсир итми!
ТИЕНКЭЙ. Мин артыннан йөгерәм... нинди ярдәмчеләр турында сөйләгәнен белергә кирәк. (Алсуга)Ташка бүтән тимә! (Алсу белән Бака дуска.) Көтегез мине, мин тиз булырмын. (Сихерче артыннан чыгып китә.)
АЛСУ. Кем иде бу?
БАКА ДУС. Сихерче.
АЛСУ. Кем ул Сихерче?
БАКА ДУС (авыр сулап куя).Сихерчеме?һмм, сина ничек аңлатырга соң әле?(башын кашып тора) ул кешеләргә ничек итеп начарлык эшлим микән, дип уйлап йөрүче. Аның баш мие сыегайган. Шөрефләре дөрес эшләми.
АЛСУ. Нәрсә ул «баш мие» һәм ничек шөрефләре дөрес эшләми?
БАКА ДУС. Баш мие — ул баш эчендә була, менә монда(күрсәтә). Син баш мие белән уйлыйсың. Ә менә Сихерче никтер безнең кебек дөрес уйламый. Уйлары начар уйлар ягына кәкрәеберәк китә.
АЛСУ. Ничек инде ул?
БАКА ДУС. Менә синең уйлар начарлыкка таба борылмый, турыга, яхшылыкка гына уйлый. Ә аның уйлары кәкрәеп китә, начар уйларга таба. Менә, кара! (Алсудан ераграк китеп, туп-туры аның өстенә килә.) Менә, туры. (Яңадан шул ук ераклыкка китә дә Алсуга зигзаглап килә, аннан соң аннан читкә китә.) Ә менә кәкре. Аңладыңмы?
АЛСУ. Бик үк түгел.
БАКА ДУС (бейсболканы сала, яңадан кия). Шулай — туп-туры. (Бейсболканы бер якка кәкерәйтеп кия.) Шулай итеп — кырын кигәч кәкре була. Нәрсә аңлашылмый?
АЛСУ. Аңладым.
БАКА ДУС. Башка килергә кирәк бит. Шундый таш уйлап чыгару(ташны кулга алып карый, кире куя).
АЛСУ. Матур!
БАКА ДУС. «Матур» нинди сүз икәнен хәтерлисеңме?
АЛСУ. Хәтерләмим, ләкин беләм.
БАКА ДУС. Тагын нәрсә беләсең?
АЛСУ (уйга калып, өскә карый). Күк йөзе зәңгәр. (аска карый.) Җир... яшел.
БАКА ДУС. Үлән яшел. Җирдә үләннәр һәм чәчәкләр төрлечә үсә. (түмгәккә күрсәтә.) Бу агач төбе — түмгәк дип атала. Ул карт агачтан калган.
АЛСУ. Кызык яңгырый — түмгәк! (агач төбенә утыра.) Урындыкка утырган кебек, утырырга да була.
БАКА ДУС (шатланып). Син күп беләсең, шулай булгач, синдә өмет бар әле! (музыка)
Сәхнәдә Тиенкәй барлыкка килә, Алсу һәм бака дус янына килә.
ТИЕНКӘЙ. Беләсезме, аның өендә тагын ике үзен белмәүче бар — бер малай һәм бер кыз.
БАКА ДУС. Еракмы?
ТИЕНКӘЙ. Бик үк түгел. Авыл читендәге иске йортта.
БАКА ДУС. Сихерче өеме?
ТИЕНКӘЙ. Әйе. Мин тәрәзәдән карап тордым. Малай себерке тоткан, идән себерә. Ә кыз савыт-саба юа. Сихерче кайтты да аларны тикшерде дә... каядыр тагын чыгып китте.
БАКА ДУС. Нишлибез?
БЕЛКА. Коткарырга. Барысын да коткарырга, шул исәптән, аны да (Алсуга күрсәтә). Белмим ничек, ләкин бу мөһим түгел.
БАКА ДУС. Башта бу ташны моннан алып ташларга кирәк.
ТИЕНКӘЙ. Дөрес әйтәсең! Югыйсә, тагын берәрсе эләгүе бар...
Көтмәгәндә сәхнәгә сихерче килеп чыга. Бака дус тиз генә чыршы артына кача, Тиенкәй агач артына кача. Алсу баскан урынында кала. Сихерче Алсу янына килә.
СИХЕРЧЕ. Хе, сине монда табармын дип белгән идем.
АЛСУ. Син сихерчеме инде, баш мие сыегаеп, шөрефләре эшләми дигән?
СИХЕРЧЕ. Нишләп минем баш мием сыегайсын? Борынгы китаплар буенча сихерлим.!
АЛСУ. Ә китапсыз сихерли аласыңмы?
СИХЕРЧЕ. Бик кызыксынучан икән син! Любопытная Варвара . шуның өчен син карга булырсың. Миндә кайчандыр карга яшәгән иде... Аннары ул качты, ягъни очып китте.
АЛСУ. Мин карга түгел, мин — кеше.
СИХЕРЧЕ. Син үзеңнең кем икәнеңне хәтерләмисең бит, шуңа күрә карга буласың.
АЛСУ(каты итеп). Юк, мин кеше! Кыз кеше!
СИХЕРЧЕ (үзенә үзе). Минем сихерле таш бу кызга бик сәер генә тәэсир иткән әле. (Алсуга.) Ә синең исемең ничек, кызый?
АЛСУ. Хәтерләмим. Ләкин мин кеше.
СИХЕРЧЕ. Кешенең кем икәнен каян беләсең?
АЛСУ. Беләм.
СИХЕРЧЕ. Ярар, кеше булырсың ди. Һәм синең исемен Каркылдык.
АЛСУ. Мин карга түгел!
СИХЕРЧЕ (елмаеп). Син — Каркылдык. Минем өемдә яшисең, тәрәзәләрне юарга яратасың. Тагын... тагын... (уйлап тора) ашарга әзерлисең...
АЛСУ. Ашарга әзерләү -анысын Мин беләм, ишеткәнем бар кебек.
СИХЕРЧЕ. Киттек?
АЛСУ. Кая?
СИХЕРЧЕ. Өйгә кайтып киттек. Син бит урманга китеп адаштың. Мин сине эзләп килдем.
АЛСУ. Йөрмәдем, ромашка чәчәкләре эзләдем мин.
СИХЕРЧЕ. Дөрес, әйе, миңа ромашка чәе әзерләргә. Таптыңмы соң?
АЛСУ (кулы белән маңгаен ышкый). Чәчәкләрнең кыяфәтен хәтерләмим шул мин.
СИХЕРЧЕ. Ярар, соңыннан күрсәтермен. Әйдә, өйгә кайтыйк.
АЛСУ. Исемем ничек әле минем, оныттым?
СИХЕРЧЕ. Каркылдык. Өй ерак түгел. Минем арттан сукмак буйлап бар, калышма, ярармы.
Сихече чыгып китә. Алсу тиз генә банданасын башыннан салып, ташны банданасы белән тота, аннары алъяпкыч кесәсенә сала. Сихерче артыннан йөгереп чыгып китә. Икесе дә китәләр. Чыршы һәм куак артыннан бер үк вакытта бака белән тиен чыгалар.
БАКА ДУС Ул аңа ышандымы әллә?
ТИЕНКӘЙ. Охшамаган. Күрдеңме, ташны үзе белән алды.
БАКА ДУС. Әйе, хәзер ул сихерле таштан башка беркем дә зыян күрмәячәк.
ТИЕНКӘЙ. Безгә уйларга кирәк, балаларга ничек ярдәм итәргә? Алар үзләре теләп анда барган балалар түгел, чөнки алар берни дә хәтерләмиләр.
БАКА ДУС. Сихерче безнең кызны да үзенә пешекче итеп алып китте бит. Эксплуататор!
ТИЕНКӘЙ. Сүгенмә, зинһар. Ничек уйлыйсың, хәтерне кире кайтару ысулы бар микән ул?
БАКА ДУС . Ничек итеп икәнен күз алдына да китерүе кыен шул.
ТИЕНКӘЙ. Әгәр дә мин шул сихерле ташка тотынып хәтеремне югалтсам, син минем турыда барысын да сөйләр идеңме?
БАКА ДУС. Әлбәттә, мин синең белән күптән таныш бит.
ТИЕНКӘЙ. Менә! Безгә дә бу кыз белән таныш кемнедер табарга кирәк.
БАКА ДУС (куанып). Һәм бу кемдер... аңа үзе турында барысын да сөйләп бирәчәк, әйеме? Ну, баш синдә, тиенкәй.
ТИЕНКӘЙ. Кайсы яклап килде ул?
БАКА ДУС. Менә моннан, сул яктан.
ТИЕНКӘЙ. Шул якка таба барыйк. Күргән барысыннан да сорашыйк, башында банданалы кызны белмиләр микән?
БАКА ДУС.Һәм Чалбар кигән!
ТИЕНКӘЙ. Әйе, һәм зур кесәле алъяпкычтан.
БАКА ДУС. Акыллы да син! Бик шәп уйлап таптың! Безгә (сулга күрсәтә) теге якка. Тиенкәй һәм бака сул якка кереп китәләр.
Музыка. Уң яктан Самат белән Ләйлә керәләр. Сәхнә арты алыша. мич, кечкенә өстәл куела. Өстәлдә үләннәр өчен чүлмәк куелган. Сул яктан этажерка куела. Аның өске киштәсендә китап ята. Башка киштәләрдә төрле үсемлекләрдән торган порошоклар салынган банкалар тора. Ләйлә этажерка киштәләрендәге тузанны чүпрәк белән сөртә. Самат идәнне себерке белән себерә. Декорацияләр куелганнан соң, балалар җыештыру белән шөгыльләнә башлый.
Музыка тынды. Самат себереп бетерде. Ләйлә этажеркадагы тузанны сөртеп бетерде.
САМАТ (Ләйләгә). себеркене почмакка алып куй. (Наташага себерке суза.)
ЛӘЙЛӘ. Әмер бирмә! Мин синең хезмәтчең түгел. (Тузан сөрткән чүпрәкне алып куя.)
САМАТ. Ишеттең бит — мин хуҗаның төп ярдәмчесе.
ЛӘЙЛӘ. Хе, бер Гномик төп ярдәмче! (көлә)
САМАТ. Әйе шул, гном, һәм моның белән горурланам! Ә син менә мәче генә! Шуңа күрә, үзеңнең урыныңны бел.
ЛӘЙЛӘ. Минем урыным — мич башы. Ятарга һәм мырауларга.
САМАТ (котырып). Ничек?
ЛӘЙЛӘ. Мин хуҗага хезмәт итәм! Аңа гына буйсынам, чөнки ул мине «ашата да эчертә дә».
САМАТ. Ләкин син минем аның төп ярдәмчесе икәнемне ишеттең бит?
ЛӘЙЛӘ. Ишеттем. Һәм нәрсә шуннан?
САМАТ. Син миңа буйсынырга тиешсең!
ЛӘЙЛӘ. Сиңа? Теләмим! Һәм буйсынмыйм да.
САМАТ. Менә, киребеткән мәче, ә! Мин сине таңлатырмын!
ЛӘЙЛӘ. ничек?
САМАТ (кулындагы себеркесенә карый). Мин сине себерке белән кыйныйм!
ЛӘЙЛӘ. Башта куып тот!
(Сәхнә буйлап йөгерешәләр. Самат, себеркесен болгап, Ләйлә артыннан йөгерә.)
САМАТ (йөгерә-йөгерә кычкыра). куып җитәмме! Менә куып җитәмме!
Сихерче белән Ләйлә керәләр.
СИХЕРЧЕ. Монысы тагы нинди куышлы уеннары тагын?
САМАТ (туктап). Хуҗа! Ул миңа буйсынырга теләми! Ә Сез үзегез әйттегез бит, мин булмаганда син баш буласың, дип!
СИХЕРЧЕ. Әйе. Менә, тагын минем бер ярдәмчем. Сез аны хәтерләмисез, ләкин ул монда сезнең белән яши. Исемле Каркылдык.
АЛСУ. Барыгызга да сәлам!
СИХЕРЧЕ (Алсуга). Мич ягылган. Әйдә, чәй эзерлә.
АЛСУ. Ничек әзерлиләр соң ул чәйне, хәтерләмим.
СИХЕРЧЕ. Зарар юк, гном өйрәтә сине. (Саматка Алсуны күрсәтеп.) Хәтергә зәгыйфь ул, шулай булгач, мин күрсәткән бөтен нәрсәгә өйрәт.
САМАТ. Тыңлыйм, хуҗа! Без барысын да җыештырып бетердек.
СИХЕРЧЕ. Әйбәт-әйбәт! Бар да тәртиптә булсын,мин өйдә булмаганда, син баш ярдәмче! (Мич артыннан зур сумка ала.) Мин хәзер кичке ашка азык-төлек сатып алам да, кире кайтам.
(Чыгып китә. Самат себеркене мич янына куя. Алсу бүлмәне карый).
ЛӘЙЛӘ (Алсу янына килә). Исемең ничек әле синең, минем исемдә калмады?
АЛСУ. Каркылдык.
ЛӘЙЛӘ. Кызык. Ә мин Мияубикә.
АЛСУ. Мияубикә? Кызык исем!
ЛӘЙЛӘ. Песиләр өчен яхшы исем.
АЛСУ. Син песи мени?
ЛӘЙЛӘ. Песи. (Өстәлгә утыра.) Ә син?
АЛСУ. Мин — кыз кеше.
САМАТ (килеп Алсуга кулын сузып таныша). Ә мин Гномик. Сине күрүемә бик шатмын.
АЛСУ. Сез дә берни хәтерләмисезме?
ЛӘЙЛӘ. Ник алай дисең? Менә бу безнең йорт. (кулы белән күрсәтә.) Без монда яшибез һәм хуҗага хезмәт итәбез.
АЛСУ Димәк, сез бөтенләй берни дә белмисез?
САМАТ. Безгә нәрсә кирәк, шуны беләбез. Хәзер утын китерәм, чәй куярбыз.
(сәхнә артына утын артыннан чыгып китә.)
АЛСУ. Карале, Мияубикә, ә сез монда күптәнме?
ЛӘЙЛӘ. Төгәл генә әйтә алмыйм, ләкин хуҗа гомер буе дип әйтте.
АЛСУ. Һәм сез ышандыгызмы?
ЛӘЙЛӘ. Ә ник ышанмаска? (Үзе утырган өстәлдән тора.) Без хуҗага хезмәт итәбез, һәм ул безне шуның өчен ашата.
АЛСУ Иртәнге ашка нәрсә ашаганыңны хәтерлисеңме?
ЛӘЙЛӘ (маңгаен учы белән ышкый). Хәтерләмим. Аның каравы, хуҗаның безне бүген урманнан тапканын хәтерлим. Без аның башмагын эзләгәнбез һәм югалганбыз, күз алдына китерәсеңме?
АЛСУ. Башмакны таптыгызмы соң?
ЛӘЙЛӘ. Юк. Дөресен әйткәндә, мин хәтта аның нәрсә икәнен дә хәтерләмим. Ләкин хуҗа мине идән-савытларны юарга, тузанны сөртергә өйрәтте. (чүпрәк ала һәм өстәлне сөртә башлый.)
АЛСУ. Чүпрәк беләнме? (Шатланып.) Мин моны беләм!
ЛӘЙЛӘ. Әйе шул. Сәер кеше син.
Самат, кулына берничә утын салып керә дә, мич янына китерә. Аннары мич янына утыра.
АЛСУ. Тыңлагыз әле, мин хәтерләмим, әмма беләм! Хуҗагыз мине урманда тапканчы, мин зәңгәр ташка тотындым. Шуңа күрә хәтерем югалды.
САМАТ. Ташмы? Зәңгәр? (Ләйләгә.) Ташны хәтерлисеңме?
ЛӘЙЛӘ. Юк.
АЛСУ. Таш сихерләнгән. Аны сихерче ясаган — сезнең хуҗагыз.
САМАТ. Син нәрсә? Менә шәп булган!
АЛСУ. Бернәрсә дә шәп түгел! Сез дә шул ташка тигәнсез. Һәм барысын да оныткансыз. Сез бары тик сихерче әйткәнне генә беләсез, сезнең исегездә аның сүзләре генә. Менә мин аңа ышанмыйм!
ЛӘЙЛӘ Ни өчен?
АЛСУ. Ул мине карга дип әйтте. Ә мин инде үземнең кеше икәнемне белә идем.
САМАТ. Каян белдең?
АЛСУ. Миңа бу хакта бака дус һәм тиенкәй әйттеләр.
САМАТ (мыскыл итеп). Һәм син аларга ышандыңмы?
АЛСУ. Алар минем кеше икәнемне төгәл беләләр!
ЛӘЙЛӘ. Ә кем соң алар, бака һәм тиен?
Сәхнәдә тиен, мәче, Мырауҗан пәйда була.
АЛСУ. Менә алар! (күрсәтә) — бака дус, ә бу (тиенгә күрсәтә) — Тиенкәй.
ТИЕНКӘЙ Һәм безнең белән мәче Мырауҗан.
МЫРАУҖАН(күренә). Мурка.
ЛӘЙЛӘ. Син мәче? Алдыйсың! Мин ул мәче!
БАКА ДУС (аларга карап). Менә сина мә!
ТИЕНКӘЙ(Мырауҗанга). Әйттем ич, алар бары тик сихерче алдаганны гына беләләр.
САМАТ. Хуҗа!
МЫРАУҖАН (Ләйләгә). Ялгышасың. Мәче — ул мин. Менә, кара: тәпиләр, колаклар, койрык, мыеклар.
АЛСУ. (Ләйләгә). Ә синең койрыгың, мыегың бармы?
ЛӘЙЛӘ. Нигә алар? Миңа болай да әйбәт.
ТИЕНКӘЙ. Мырауҗан — чын мәче, дип раслыйм. (Ләйләгә.) Син аңа бөтенләй охшамагансың!
ЛӘЙЛӘ (аптырап). Алайса мин кем булам соң?
БАКА ДУС. Син аның кебек үк кеше. (Алсуга күрсәтә.) Башка беркем дә була алмыйсың.
ЛӘЙЛӘ (мәчегә). Ә мәчеләрне мич башында мыраулап ятарга яраталар диләр? Анысы дөресме соң?
МЫРАУҖАН. Дөрес.
ЛӘЙЛӘ (САМАТКА). Мин сиңа әйттем бит!
САМАТ. Син бит Мәче түгел, ишетмәдең мени?
ЛӘЙЛӘ (САМАТКА). Сине дә гном дип уйламыйм.
САМАТ (киреләнеп). Юк, мин гном! Хуҗаның баш ярдәмчесе.
АЛСУ. Баш, баш түгел, нинди аерма бар соң? Шунысы хак, сез үзегез турында бернәрсә дә хәтерләмисез!
ТИЕНКӘЙ. Ә хуҗагыз -сихерче, ул һаман алдаша!
САМАТ. Без аның сихерче икәнен беләбез. (этажеркага күрсәтә.) Әнә аның сихерле китабы.
БАКА ДУС. Әһә! Сихерле таш әнә шул китап ярдәмендә ясалган да инде.
Алсу. Хайваннарга тәэсир итми, ә кешеләр — хәтерне югалта. Сихерче бу хакта әйткәнен үзем ишеттем мин.
ЛӘЙЛӘ. Кайда ул таш?
АЛСУ (алъяпкычыннан ташны чыгара, таш банданага төрелгән ). Менә ул. Кул белән тотынырга ярамый, яңадан хәтерегезне югалтасыз.
САМАТ. Ничек кесәңә салдың соң син аны, кагылмыйча гына?
АЛСУ. Башымнан яулыкны салдым да, шуның белән төреп тоттым. Мин беренче тапкыр кагылганнан соң болай да берни хәтерләмим инде.
ТИЕНКӘЙ. Без шуның өчен мәче Мырауҗанны алып килдек тә инде. Ул сине белә.
АЛСУ (шатланып). Чынлапмы? Һәм син миңа барысын да сөйләрсең, әйеме?
МЫРАУҖАН. Әлбәттә. Без синең белән лагерь кухнясы янында син дежур торганда таныштык.
НАСТЯ (өстәл янына утыра). Хәтерләмим. (Тыңларга әзерләнә.)
Барысы бергә игътибар белән тыңлыйлар. Мәче алар алдында йөри һәм сөйли.
БАКА ДУС. Сулыктан ерак булмаган кешеләр өчен спорт лагере бит ул, әйеме? (Идәнгә, Алсу янына утыра.)
МЫРАУҖАН. Мин күптән шул лагерьда яшим инде. (Алсуга.) Ә син ике атна элек килдең. (Самат белән Ләйлә күрсәтә.) алар да шулай ук.
САМАТ. Юк, мин гном!
ЛӘЙЛӘ(Саматка). Кире гном!
МЫРАУҖАН(Алсу). Ләкин мин аларны бер-ике тапкыр гына күрдем, ә менә синең белән дус идек.
АЛСУ. Анысы ничек?
ТИЕНКӘЙ. Дуслык — яхшы сүз. Бер-береңә ярдәм итү дигән сүз.
МЫРАУҖАН (Алсуга). Мин килгәндә син ашхәнәдә бәрәңге чистарта идең. Иң элек исемемне сорадың, яңадан мине тәмле ит белән сыйладың.
САМАТ. Тәмле идеме ите?
МЫРАУҖАН(Саматка). Итнең ни икәнен хәтерлисең мени?
САМАТ. Каяндыр беләм.
ЛӘЙЛӘ. Ул безнең ашарга ярата. Хуҗаның да тәмле итләре бар иде...
МЫРАУҖАН(шатланып). Чынлапмы?
ЛӘЙЛӘ.Бар иде дим бит. Хәзер юк инде. Шуңа күрә хуҗа ашарга алырга китте.
МЫРАУҖАН. (Алсуга.) Яңадан мин сиңа көн саен килә идем. Син һәрвакыт шатлана идең һәм мине нәрсә белән булса да сыйлый идең.
САМАТ (Алсуга). Мин дә синең белән дус булыйм әле? Миндә ашарга яратам.
МЫРАУҖАН(Алсуга). Лагерьда балаларны яхшы ашаталар.
ЛӘЙЛӘ. Балалар — кемнәр ул?
МЫРАУҖАН. Менә сез. Кечкенә кешеләр. Ягъни әлегә өлкәннәр түгел.
АЛСУ. Димәк, без дус, димәк, мин яхшы кеше?
МЫРАУҖАН. Яхшы һәм күңелле кеше син. Исемең Алсу.
АЛСУ. Чынлапмы?
МЫРАУҖАН. Узган ялларда синең әниең белән әтиең килде. Яхшы өлкән кешеләр. Син мине алар белән таныштырдың.
АЛСУ(уланып). Алсу... (Музыкаль фраза.) Ай, исемә төште! (мәче янына йөгерә.) Әнине дә, әтине дә, кайда яшәгәнне дә! Үземне дә! Рәхмәт сиңа, Мырауҗан! (Мәче Мырауҗанны кочаклый.) Барысы да искә төште!
БАКА ДУС(баса). Ә урманга ничек килеп чыктың?
АЛСУ. Алар шикелле үк. (балаларга күрсәтә.)
САМАТ. Барыбер, мин гном!
АЛСУ . Юк инде! Безне иртәдән авыл даруханәсе өчен ромашкалар җыярга урманга җибәрделәр.
БАКА ДУС(куанып). Әһә! Син аларның кайда үскәнен сорадың.
АЛСУ. Безнең отряд ромашкалар артыннан китте. Сез — икегез дә минем отрядта
(Ләйлә һәм Саматка мөрәҗәгать итә). Синең исемең Ләйлә, ә син — Самат.
САМАТ Юк, мин... (Музыкаль фраза. Аптырап.) Самат...
АЛСУ(Ләйләгә). Син рәсем ясарга яратасың, кичә минем портретны ясадың. Сүз уңаеннан, бик охшаган! Күргәзмәдә синең рәсемнәрең эленеп тора, мин аларны әти-әниемә күрсәттем. (Саматка) Ә син малайлар белән футбол уйнарга яратасың. Шушы көннәрдә сез күрше лагерьга ярышларга бардыгыз һәм җиңдегез. (Музыкаль фраза.)
ЛӘЙЛӘ.Әйе, искә төште! Ромашкалар артыннан урманга ничек баруым искә төште. (Саматка.) Ә син минем арттан иярдең. Бергә күңеллерәк булыр дидең.
САМАТ (эләктереп ала). Аннары син мәк чәчәкләре күрдең, ә алар арасында зәңгәр таш ята иде.
ЛӘЙЛӘ. Ошады бит ул миңа, лагерьга алып кайтып, барысына да күрсәтәсе килде.
САМАТ. Мин дә кагылдым.Ташта очкыннар йөгерешә иде, , аннары юкка чыкты.
Алсу. Ләлә чәчәге. Сиңа лагерьда тәрбияче апа шулай дип дәшә.
ЛӘЛӘ. Ә Саматны «капитан» дип йөртәләр. Лагерда футбол командасын үзе җыйды.
ТИЕНКӘЙ(сәхнә артына карап). Убырлы килә!
Тиенкәй, Мырауҗан, бака дус бүлмәләрнең төрле урыннарына яшеренәләр. . Балалар өстәл янында калалар. Хуҗалык сумкасы тоткан сихерче пәйда була.
СИХЕРЧЕ (сумканы мич янына куя,Алсуга). Каркылдык, сумканы ал. (Саматка.) Гном, тагын утын китер.
САМАТ (ачулы). Мин гном түгел, мин — Самат. Сез барысын да алдагансыз!
СИХЕРЧЕ (гаҗәпләнеп). Алдаганмын? Син гном түгел?
САМАТ. Чөнки мин үземне искә төшердем.
СИХЕРЧЕ (Ләйләгә). Синен дә искә төштеме?
ЛӘЙЛӘ. Мин Ләйлә исемле кыз — бөтенләй дә мәче түгел!
АЛСУ. Мин дә бернинди Каркылдык түгел! Ә Алсу! Без монда түгел, ә спорт лагеренда яшибез.
САМАТ. Сез безне алдап монда алып килдегез!
ЛӘЙЛӘ. Без сездән китәбез.
СИХЕРЧЕ. Беркая да китмисез. Миңа яхшылык белән эшләргә теләмисез икән, мин сезне чылбырга утыртам. Яңадан хәтерегезне алам!
АЛСУ. Без сезгә хезмәтче түгел!
САМАТ. Ничек оят түгел!
СИХЕРЧЕ (ачулы). Менә мин сине хәзер...
СихерчеСАМАТ артыннан чаба, аны тотарга тели. сәхнәдә йөгерешәләр. Ләйлә убырлыга аяк чала, тегесе егыла. Ләкин тиз генә сикереп тора да Ләйлә артыннан йөгерә.
СИХЕРЧЕ (Ләйлә артыннан йөгерә). Ах, син! Я, мин сиңа эләктерәм хәзер!
ЛӘЙЛӘ Без сездән курыкмыйбыз! Безнең үзебезнең барсында искә төшерә торган таш бар!
СИХЕРЧЕ (туктап).Үзегезнең таш? Менә ни өчен сез барысын да искә төшердегез! (Ләйләгә.) Тиз генә әйт, кайда ул?! Юкса, чын мәчегә әйләндерәм!
ЛӘЙЛӘ (шулай ук туктап). Алъяпкыч кесәсендә. Әнә тегендә алъяпкыч эленеп тора. (этажеркага күрсәтә.)
сихерче этажеркага йөгереп килә, алъяпкычын ала, кесәсеннән таш чыгара. Ташны гади соры ташка алмаштырырга кирәк. Музыкаль фраза. Сихерче ташны карый да, идәнгә утыра.
СИХЕРЧЕ (идәнгә ташны ташлый, башына ябыша). Нәрсә булды мина? башым... Бүлмәнең төрле почмакларыннан бака, тиен һәм мәче күренә.
СИХЕРЧЕ(барысына да аптырап карый). Сез барыгыз да кем?
САМАТ(сихерчегә карый.) Ул барысын да оныткан булса кирәк!
БАКА ДУС.Менә сина мә!
ЛӘЙЛӘ. Ура! Сихерле Таш эшләде.
АЛСУ. Һәм көчен югалтты. Карагыз әле.
МЫРАУҖАН.Сихерле таш сихерченең узенә тәэсир итте түгелме?
САМАТ. Булдырдың, Ләйлә! Минем башыма килмәс иде әле сихерчене үзенең үк капканына эләктерергә.
ТИЕНКӘЙ (сихерчегә). Бүтәнгә кое казыма, үз коеңа узең төшәрсең! (Егетләргә.) Ә сез ташка тимәгез! (Бакага) Бака, син ал ташны, күл төбенә ыргыт.
БАКА ДУС. Әһә. Гөнаһтан ераграк диген. (ташны алып китә дә, аны сәхнә артына чыгарып куя кире чыга.)
СИХЕРЧЕ (барысына да карый). Сез кем? Мин кем? Бернәрсә дә хәтерләмим.
ЛӘЙЛӘ. Хәзер без аның белән нишлибез инде?
АЛСУ. Сания Наилевнага илтербез, ул белер нишләргә. (Бака дус белән Тиенкәйгә.) ул безнең лагерь җитәкчесе.
БАКА ДУС. Дөрес. Аны дәваларга кирәк.
САМАТ. Ә ул барысын да тагын исенә төшерсә, яңадан кешеләргә начарлык эшләсә?
АЛСУ. китапсыз сихерли алмый ул.
ЛӘЙЛӘ. Китап менә монда. (шкафка күрсәтә) Безгә китапка кагылуны бик каты тыйды сихерче.
ТИЕНКӘЙ Тимәгез дә. Бәлки, ул да шулай ук сихерләнгәндер.
СИХЕРЧЕ (идәндә утырган килеш як-ягына карана). Мин кем? Ни өчен мин берни дә хәтерләмим?
АЛСУ. Ләкин Китапны монда калдырырга ярамый.
САМАТ. Ярамый. Ә нишләргә?
МЫРАУҖАН (этажеркага килә, китапны исни). Уйлыйм... Уйлыйм... бернәрсә уйлыйм әле мин.
ЛӘЙЛӘ (мәчегә). нәрсә?
ТИЕНКӘЙ. Мырауҗан әйт инде?
МЫРАУҖАН ( алъяпкыч кесәсеннән яулыкны ала, аны китап остенә каплый, әкерен генә күтәреп, мичкә ата. Яулыкны алып кесәсенә яшерә.) Менә шулай дөрес булыр! БАКА ДУС. Менә сиңа мә!
ТИЕНКӘЙ. Мырауҗан яхшы чыгу юлын тапты! Кем белә, сихерче тагын нәрсәләр эшләр иде.
СИХЕРЧЕ. Ахыр чиктә, кем булдыгыз сез?
АЛСУ. Торыгыз, апа, әйдәгез безнең белән. Кичке ашка өлгерербез әле. (Сихерчене аякка бастыралар. Саматка.) Ул сезгә үз исемен әйттеме?
САМАТ. Юк. Хуҗа дип әйтергә кушты.
ЛӘЙЛӘ. Ачыкларбыз. Авылда аны кемдер белә бит. (Бака, тиен, мәчегә.) Ә сезгә зур рәхмәт!
БАКА ДУС. Ни өчен?
САМАТ. Әгәр сез булмасагыз, без монда калыр идек.
МЫРАУҖАН. Дуслар шуның өчен кирәк тә инде. Алар синең кем икәнеңне һәрвакыт беләләр. Һәм ярдәм итәргә әзер.
Барлык геройлар, сихерчедән тыш, финал җырын җырлыйлар, аннары музыка астына сәхнәләрне алып китәләр һәм үзләре белән сихерчене алып китәләр.
Җыр
Дуслык.
Гараева Ильмира Ильнуровна, Мөслим районы, Түбән-табын интернат мәктәбе, тәрбияче.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев