Рәшит Бәшәр - балалар әдәбиятының классигы
Башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби дәрес.
Әдәби дәрес: «Якташ язучыбыз Рәшит Бәшәр - балалар әдәбиятының классигы».
Максат: укучыларны якташ язучыбыз Рәшит Бәшәрнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, укучыларда китап укуга кызыксыну уяту.
Кичә презентация белән үрелеп алып барыла.
Кичә барышы: Исәнмесез, укучылар! Без бүген районыбызда туып үскән, белем алган шагыйрь, язучы Рәшит Бәшәр иҗаты белән танышырбыз.
Әйтегез әле, балалар, безнең туган якта туып үскән кайсы язучыларның исемнәре сезгә таныш? (Укучыларның җаваплары тыңланыла). Әйе, алар - Раниф Шәрипов, Рифә Рахман, Газинур Морат, Мәгъсүм Насыйбуллин, Әхмәт Юныс, Заһид Мәхмүди, Фоат Галимуллин һ.б.
Рәшит Бәшәр районыбызның Янил авылында туган. Аңа быел 7 октябрьдә 70 яшь тулды. Районыбызда аның юбилее зурлап билгеләп үтелде. Юбилярыбыз гади шагыйрь генә түгел шул! Рәшит абый СССР һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, Эдуард Касыймов, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе.
Һәр якның, һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга да үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләр яши. Рәшит абыйның гомеренең иң матур чагы - балачагы Янил авылында уза. Чишмәләрнең шифалы суы, хәтфә болыннарның күркәмлеге, куе урманнарның ирекенлеге аның язучы булып китүгә зур этәргеч булгандыр. Туган ягының очы кырые күренмәс басу-кырлары, сайрар кошлар, туган якның хуш исле гөлләре, аның күңелендә моң, илһам уяткан һәм аның үсүенә көннән-көн дәрт биреп торучы булгандыр. Ул да сезнең кайчандыр сезнең кебек малай булган: шаян, тиктормас, шук, бераз тыңламаучан да.
Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, өлкән кешегә балалар өчен шигырь язу җиңел эшме ул? (Укучыларның җавабы тыңланыла). Шигырь язу, әлбәттә, җиңел түгел. Балалар булып уйларга, балалар күңелен аңларга тиеш ул.
Рәшит Бәшәрнең әнисе Сәгыйдә апа, зур кыенлыклар белән, ике ир баланы аякка бастыра. Кечкенә Рәшит авылның иске мәктәбендә белем ала. 7 яшендә ул “Коега төшеп киткән ай” турында беренче шигырен яза һәм ул шигырь район газетасында басылып чыга. Беренче шигырьләре мәктәптә укыганда ук басыла башлый.
“Яшь ленинчы” гәзите, “Ялкын” журналы оештырган әдәби конкурсларда берничә тапкыр җиңеп чыга.
Әдәбиятка мәхәббәте Рәшит Бәшәрне Казанга тарта. 1967-1972 елларда Казан дәүләт Университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала.
Рәшит Бәшәр туган авылында белем алганнан соң, Казан шәһәрендә университетта укый, укытучы һөнәрен үзләштерә. Төрле эшләрдә эшли. Чаллы шәһәрендә чыга торган “Аргамак”, “Мәйдан” журналларында редактор була.
Ул сезнең кебек балаларны ярата, шуңа күрә бик күп шигырьләр, хикәяләр иҗат итә. Әсәрләре аның эчтәлекле, кызыклы, маҗаралы, тәрбияви үзенчәлеккә ия. Кечкенәдән үз авылын, табигатен ярата, чыгып киткәч тә бик сагына, тормышлар авыр булса да, яшәве күңелле иде дип яза ул.
Укуны тәмамлаганнан соң язучы Татарстанның Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезъеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире (1972—1975), Лениногорск шәһәренең 32 номерлы профессиональ-техник училищесында мөдир урынбасары (1975—1976), «Ильич васыятьләре» исемле район газетасында корректор (1977), Лениногорск тимер-бетон җиһазлар заводында мастер (1977—1979) хезмәтләрен башкара.
1975 елда аның беренче китабы чыга, ул “Әйлән-бәйлән” дип атала. Китап күргәзмәсендә сез аның балалар өчен язган иҗатларын күрәсез, әлеге китаплар безнең китапханәдә бар. Сез аны алып укый аласыз.
(Мин укучыларга язучының балалар өчен язылган китаплары белән таныштырам, шул китаплардан шигырьләр укыла, шигырьләргә анализ ясала. Мәсәлән: “Урам песиләре”, “Кәҗәкәй”, “Табашка”, “Керпе”. Укучылар үзләре яраткан шигырьләрен яттан сөйлиләр.)
Рәшит абый Бәшәр үз төбәгендә еш кунакта була. Янил китапханәсенә укучылар белән очрашуга килә, китапларын бүләк итә. Бүгенге көндә ул Чаллы шәһәрендә яши һәм иҗат итә.Үзенең әсәрләрен, шигырьләрен балалар өчен яза. Ә безнең өчен иң кызыклы иҗатының берсе –“Ачык капка” повесте. Чөнки ул Янил авылы һәм халкының тарихы, үткәне турында язган. Таныш исемнәрне һәм таныш урыннарны ишетү безнең өчен үзе бер сөенеч.
Авылыбызның, аның кешеләренең китапка кереп калуы безнең өчен горурлык. Моның белән без Рәшит абыйга рәхмәтле, ди Янил авылы кешеләре.
Рәшит абый, тормышның гыйбрәтле һәм көлкеле якларын күреп, юморлы, фәлсәфи мәгънәле шигырьгә әйләндерә белә. Әлбәттә, мондый талант кешегә Аллаһы тарафыннан тумыштан бирелә торгандыр. Туган ягыбыздан килә торгандыр шигъри куәтенең тулып-ташып агуы. Табигатьнең матурлыгы, байлыгы, кешеләрнең саф күңелле булуы моңа сәбәпчедер.
Укучылар, ә хәзер табышмакларга җавап табабыз. Табышмак җаваплары язучының шигырьләреннән алынган.
1. Үлән ашый, май ташый. (сыер)
2. Юк үзенең әдәбе, маңгаенда сәнәге, калып йөри сәдәбе. (кәҗә)
3. Аягын-башын яшергә. (ташбака)
4. Кош түгел, оча, ябалактан курка, чикләвек ярата, сызгырса, урманны яңгырата. (тиен)
5. Йөгерде-йөгерде, җиренә җиткәч утырды. (тавык)
6. Сөяксез авыз, ит сакал. Канаты бар, каны юк. (күбәләк).
7. Укталы да чукталы, муены яшел нукталы, тәпиендә сәнәге. (әтәч)
8. Бүре түгел - көрән, куян түгел − озын колаклы, ат түгел − тояклы. (Ишәк).
9. Гөбер-гөбер гөбара, кызыл күрсә кабара. (күркә)
10. Бәләкәй генә ак келәт, эче тулы сары май (йомырка).
Укучылар, әдәби дәресебез ахырына якынлашты. Рәшит абый Бәшәрнең каләме язудан туктамасын, матур шигырь-хикәяләр туып торсын дигән теләктә калабыз.
Алсу Баһавиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев