Көмеш кыңгырау

“Онытма син, беркайчан юл йөрү кагыйдәсен!”

Балалар бакчасында әти-әниләр белән үткәрү өчен "Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?" дигән бәйге сценарие.

Бәйгенең максаты:

Әти-әниләрнең юлларда хөвефсез йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен ачыклау, исләренә төшерү. Юл билгеләре, транспорт төрләре турында белемнәрен камилләштерү. Уенда катнашучыларны юлларда очрый торган киеренке хәлләрне чишәргә күнектерү. Башваткычлар чишеп, конструктор төзеп, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген әти-әниләргә аңлату. Әти-әниләр арасында дуслык, татулык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Методик алымнар: Сораулар, уеннар, киеренке хәлләрне чишү, слайдлар, рәсемнәр карау, төзү, гомумиләштерү, башваткычлар чишү, табышмаклар өйрәнү.

Алдан эшләнгән эш: “Әти әниләргә юл йөрү кагыйдәләре буенча тәкъдимнәр” темасына информация элү; сөйләшүләр уздыру; “Юл йөрү кагыйдәсе куркынычсызлыгын пропагандалау” темасына гаилә газеталары чыгару конкурсына катнашырга тәкъдим итү; Әти-әниләргә һәм баларага “Светофор ясарга һәм төсләрен өйрәнергә индивидуаль эшләр тәкъдим итү; юл йөрү кагыйдәләре буенча балалар җырларының аудиоязмаларын туплау; шигырьләр,табышмаклар туплау; “Юлларда сак булыйк!” темасына слайдлар төзү ; залны темага кагылышлы рәсемнәр,плакатлар белән бизәү; уеннар өчен атрибутлар (юл тамгалары рәсемнәре, ватманнар, фломастерлар, уенчыклар) әзерләү)

Җиһазлау: Катнашучылыр, хөкемдарлар өчен өстәлләр, урындыклар, махсус транспорт төрләре, тыючы, кисәтүче, боеручы, хезмәт күрсәтүгә ишарә итүче юл билгеләре рәсеме, слайдлар күрсәтү өчен аппаратура һ.б.

Бәйге барышы

Бәйрәм үтәсе бүлмә алдында «Юл йөрү кагыйдәләре куркынычсызлыгын пропагандалау» темасына әти-әниләр, балалар катнашында ясалган стенгазаталарга күргәзмә оештырылган. Зал темага туры китереп бизәлә. Залның түрендә ашяулыклар ябылган өстәлләр. Алар артында командалар санынча урындыклар.

А.б.: Хәерле кич, кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген сезнең белән бик мөһим очрашуга җыелдык. Без бүген сезнең белән, барыбызның да тормышы өчен кирәк булган мәсьәләләрне чишәрбез. Безгә гомер шундый бурыч белән бирелгән, без аны һәрвакыт сакларга тиеш. Гомер безгә җир шарында яшәү бәхете бирә. Ә кеше яшәү өчен һәрвакыт энергияле, эшкә яраклы җитез, тапкыр, сәламәт булырга тиеш. Сау-сәламәт кеше гел юлда, гел хәрәкәттә. Димәк, хәрәкәттә булгач, безнең бүгенге очрашуыбыз да юл йөрү кагыйдәләренә кагыла.

Без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашабыз. Ә юл аңа кагылышлы кагыйдәләрне төгәл үтәүне таләп итә. Бүгенге очрашуыбыз юкка гына әти-әниләр белән түгел, чөнки газиз балаларыбызны балалар бакчасына китергәндә юл йөрү кагыйдәләрен әти-әниләр дә өйрәтә. Шулай булгач, алар да балалар гомере өчен җавап бирә, алар да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.

А.б.: Хөрмәтле әти-әниләр, «Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?» дип аталган очрашуыбызны башлыйбыз.

Ярышыбызда ике команда катнашыр. Ә хәзер, көчле алкышлар астында команда членнарын уртага чакырыйк. (командалар билгели)

Безнең жюри членнары: балалар бакчасы мөдире, өлкән тәрбияче.

Ярышыбызның беренче этабы “Әйдәгез, танышыйк!” дип атала. Командалар безне үзләре белән таныштырып китәрләр. Моның өчен 2 мин вакыт бирелә. Исем, девиз сайлыйсыз (темага кагылышлы)

1 нче команда:......

2 нче команда:.....

Ярышның икенче этабы “Тыңла. Уйла. Җавап бир” дип атала.

(Һәр командага дүртәр сорау бирелә. Команда членнары киңәшләшеп җавап бирәләр. Җавап булмаган очракта башка команда членнары җавап биреп, командага очко җыя алалар.).

Сораулар:

1. Нәрсә ул юл? (Транспорт хәрәкәт итә торган урын)

2. Уткүзләр нигә кирәк? (Юллардагы хәрәкәтне көйләү өчен)

3. Кемнәр алар пассажирлар? (Транспортка утырып йөрүчеләр)

4. Җәяүле сукмагы кемнәр өчен? (Җәяүлеләр өчен)

5. Нәрсә ул урам? (Юллар, парклар, өйләр, ишек аллары, кибетләр һ.б.)

6. Тыючы билгеләр нинди формада була? (Түгәрәк формасында)

7. Кисәтүче билгеләр нинди формада? (Өчпочмак формасында)

8. Җәяүлеләр юл аша чыга торган җирне нигә “зебра” диләр? (Ул буй-буй сызыклы, зебра дигән хайванга охшаган)

3 нче этап

А.б. Ярышыбызны дәвам итәбез. Бу бәйге аша без, сезнең транспорт төрләрен ничек белүегезне ачыклап китәрбез.

Уен: “Төркемнәргә бүл, нәрсә артык икәнлеген әйт!”

(Транспорт төрләре, ясалган рәсемнәрне бер төркемгә гомумиләштереп җыярга.)

4 нче этап

А.б. Хәзер командалар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган балалар җыры тыңларлар. Игътибар, җырның исемен әйтергә!

(Хөкемдарлар нәтиҗә ясыйлар)

5 нче тур

(Чиратлаштырып өч очрак күрсәтелә. Командалар бу киеренке хәлләрдән чыгу юлларын аңлаталар)

1. Марат, Азат, Алсу олы юл кырыендагы мәйданчыкта туп белән уйныйлар. Ә Булат җәяүлеләр сукмагында сикергечтә сикерә. Марат тупны тибеп капкага кертергә уйлады. Ләкин туп капкага түгел, ә олы юлга таба тәгәрәп китте. Балалар Булатны да, юлдан килүче машинаны да күрмичә юлга туп артыннан ташландылар.

Сорау: Балалар уен мәйданчыгын дөрес сайлаганнармы?

2. Матур язгы көндә Илдус белән Айдар мәктәптән чыктылар. Алар олы юл кырыендагы ЮХИДИ хезмәткәрен дә, юлдан килүче машинаны да күрмичә юлның каршы ягында торучы дус малайлары янына йөгерделәр.

Сорау: Малайлар юл аша чыгу кагыйдәләрен үтәделәрме?

3. Алия белән Артур җәяүлеләр юл аша чыгу урыныннан юл аша чыгып, ярты юлда туктап калдылар. Ә алар артыннан Оркыя әби дә үзенең оныклары белән юл аша чыгарга җыенды.

Сорау: Җәяүлеләр дөрес хәрәкәтләнәләрме?

(Командаларның җаваплары, фикерләре тыңланыла)

6 нчы тур

Уен: “Юл билгесен җый”

А.б. Һәр командага да берничә конверт бирелә.Кайсы команда тизрәк һәм дөрес җыеп бетерә шул җиңүче була.

А.б. Хәзер бераз ял итеп алыйк. “Светофор” уенын уйнарбыз. Кызыл (туктап торалар), Сары (урында атлап торалар), Яшел (хәрәкәт итәләр)

Уен: “Светофор”

А.б. Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә. Ә хәзер хөкемдарларны тыңлап китик.

(Хөкемдарлар нәтиҗә ясыйлар)

7 нче бирем.

“Су транспортларын ата”

А.б. Ә хәзер командалар чиратлап су транспортларын атыйлар. Кайсы команда туктап кала шул җиңелгән була.

(Бәйгедә катнашучылар җавап бирәләр)

8 нче тур

Чираттагы уеныбыз “Транспорт төзе”дип атала. Командалар шушы конструктолардан транспортлар төзеп ярышалар. Кайсы команда күбрәк төзи?

9 нч тур

“Игътибар! Экранга кара һәм җавап бир”.

1. Бу транспортның касысын машинист йөртә?(поездны)

2. Кайсы транспортны капитан йөртә?(параходны)

3. Кайсы транспортны очучы йөртә?(самолетны)

4. Кайсы төр транспортны шафер йөртә?(машинаны)

5. Кайсы төр транспорт иң беренче барлыкка килгән(җигүле ат)

6. Йөк төягән җигүле атны кем йөртә?(олаучы)

7. Кайсы транспорт иң арзанлы?(җигүле ат)

8. Кайсы транспорт бик тиз хәрәкәт итә?(самолет)

10 нчы тур.

“Кызыклы автомульти”

1. Әкияттәге Емеля исемле малай нәрсәгә утырып йөри?(мичкә)

2. Леопольдның ике тәгәрмәчле яраткан транспорты?(вилосипед)

3. Түбәдә яшәүче Карлсон моторын нәрсә белән майлаган?(варенье)

4. Почтальон Печкинга дядя Федорның әти-әниләре нинди бүләк биргәннәр?(вилосипед).

5. Хоттабыч бабай нәрсә белән очкан?(ковер самолет)

6. “Золушка” әкиятендәге кабакны фея нәрсәгә әйләндерә(каретага)

7. “Снежная королева” әкиятендәге Кай нәрсәгә утырып йөри?(чанага)

8. Убырлы карчыкның транспорты?(чиләк)

11 нче тур

“Тарихи сораулар” конкурсы.

А) Беренче тапкыр системалаштырылган юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләре Россиядә кайчан һәм кем тарафыннан кертелгән?(1693 елда Петр 1 тарафынна)

Б) Беренче светофор кайда кулланылган? Аның нинди төсләре була?(1868 елда Лондонда. Светофор яшел, кызыл төстә була)

В) Эчке янулы двигательле беренче автомабиль кайсы илдә уйлап табыла?

(1886 елда Германиядә)

Г) Россиянең беренче автомабиле кайсы шәһәрдә төзелә(1922 елда Мәскәүдә)

А.б. Сүзне хөкемдарларга бирәбез. Алар барлык үткәрелгән бәйгеләргә нәтиҗә ясарлар. (Хөкемдарлар чыгышы. Бүләкләү.)

А.б. Хөрмәтле әти-әниләр,килгән кунаклар! Менә без бүген сезнең белән тормышыбыз өчен бик кирәкле мәсьәләләрне чиштек. Без бүген алган белемнәребезне тормышта кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Һәркемгә хәерле юллар телим.

Очраштык без бүген, баш ваттык,

Аралаштык, көлдек, сөйләштек.

Өй мәшәкатләрен читкә куеп,

Имин йөрү өчен көрәштек.

Бердәмлек, дуслык, татулык –

Безнең өчен кирәк һәммәсе.

Күкләр аяз булсын,

Илләр тыныч булсын,

Әнә шулар тормыш мәгънәсе.

Сау булыгыз!


Тәрбияче Идрисова Айсылу Наиловна, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Яңа Әлем балалар бакчасы”.

Безнең инстаграмга кушылыгыз! Монда шәп бәйгеләр бара! ► «Көмеш кыңгырау» инстаграмда!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: