Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?

«Яхшы hәм начар» темасы буенча тәрбия сәгате эшкәртмәсе.

Материалнын исеме : Тәрбия сәгате

Темасы: «Яхшы hәм начар»

Аудитория : урта буын сыйныф укучылары

Кисәк: тулы белем

Максат: укучыларда яхшы һәм начар сыйфатлар турында күзаллау булдыру, начар һәм яхшы сыйфатларны аера белергә өйрәтү. Уңай эмоциональ  халәт булдыру, яхшы сыйфатлар башкару теләге уяту.

Җиһазлау: кызгылт-сары һәм зәңгәр ленталар, компьютер, экран,кисмә сүзләр, тылсымлы чәчәк, ике йомырка, В.Маяковскийның “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?”китабы, һава шарлары, аңлатмалы сүзлек.

I.Оештыру өлеше

 – Хәерле көн, укучылар! 

– Укучылар, мин тәрбия сәгатебезне В. Маяковскийның “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” китабын укудан башлыйсым килә. Хәзер экранга карагыз,  һәм  игътибар белән тыңлагыз әле.      

 Әлеге китап авыл китапханәсендә бар, теләүчеләргә алып укырга була.

– Ә хәзер мин сезгә бер уен  тәкъдим итәм. Әгәр мин укыганда  эшләнгән эш яхшы булса, кул чабарсыз, начарлык эшләнгән булса оялып битегезне каплагыз.

Һәр көн иртән балалар

Бит-кулларын юалар!

Борыннарын, колакларын,

Тешләрен чистарталар.

Уенчыкларын алар

Җыярга яраталар.

Нәниләрне , көчсезләрне

Һәрвакыт елаталар.

Кош оясын  туздыралар.

Уенчыкларны ваталар

Әниләр белән алар

Әкиятләр дә укыйлар

Укып аргач китапның

Битләрен ерткалыйлар

Сүгенәләр, тибенәләр,

Юкка да сугышалар

Әниләрен тыңлыйлар

Олыларны зурлыйлар

II.Төп  өлеш.

– Бик шәп булды бу уен, рәхмәт сезгә! Ә хәзер ике төркемгә аерылырга кирәк. Мин шигырьдә укыган яхшылыкларны эшләгән укучыларны  кызгылт–сары   тасмага тотынырга, ә начарлыклар эшләгән укучыларны зәңгәр тасмага тотынырга чакырам.

– Ни өчен ике төркемгә бүлендек? ( начарлык һәм яхшылык эшләүчеләрне белергә теләдек)

– Ә ни өчен начарлык төркеменә беркемдә басмады?

–Укучылар, нәрсә соң ул начар? 

Начарны икенче төрле ничек әйтеп була?

Балалар минем өстәлдә төрле гадәтләр белән карточкалар ята. Сезнен максат, шушы карточкаларда язылган гадәтләрнең кайсысы файдалы һәм кайсысы зарарлы икәнен ачыклау, аларны дөрес итеп тактада ике рәткә бүлеп кую.

Гадәтләр

Файдалы                                                                                Зарарлы

Иртә белән юыну                                                                        Тырнак кимерү

Чәч тарау                                                                                       Бармак суыру

Зарядка ясау                                                                     Ручка башын чәйнәү

Кулларны юу                                                   Начар сүзләр кулланып сөйләшү

Ягымлы сузләр белән сөйләшү                                                                Төкеренү

 

Балалар, әйдәгез тагын бер кат карап үтик әле, ни өчен сул як рәттәге гадәтләр яхшы дип санала. Ә сез балалар тагын нинди яхшы гадәтләрне беләсез, әйдә санап күрсәтегез әле ( спорт белән шөгыльләнү, олыларны хөрмәт итү, китап уку, вакытында йокларга яту, ягымлы булу, кечкенәләрне кыерсытмау, ачык тәрәзә белән йоклау, алдаламаска, тешләрне чистарту, киемнәрне урынына кую, дәрес хәзерләү һәм башкалар). Афәрин, балалар сез бик күп яхшы гадәтләрне беләсез икән.

Балалар, ни өчен уң як рәттәге гадәтләрне без зарарлы дип атадык.

(Алар, безнең сәламәтлегебезгә зыян китерәләр)

– Алар кеше сәламәтлегенә нинди зарарлы йогынты ясыйлар?

( Тырнак кимерү гадәте, карандаш башын чәйнәү, бармак суыру-организмга начар матдәләр китереп чыгаралар, шул матдәләр белән кешедә авыртулар килеп чыгарга мөмкин, төкеренү-ул адәпсезлек, тирә-юньдәге кешеләргә бу куренешне күзәтү күңелсез, шулай ук без төкеренеп йөрсәк тирә-юньне дә пычыратабыз)

– Тагын нинди зарарлы гадәтләрне сез беләсез?

(борында казыну, юынмау, узеңне тәртиптә тотмау)

Димәк, бүген без “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” дигән сорауларга  җавап эзләрбез. Кемнең шул сорауларга җавап эзлисе килә, торып басыгыз.

– Яхшылык һәм начарлык турында  җырлар  бармы икән? (“Если добрый ты”, “Дружба”)

Бәлки берәрсен җырлап  күрсәтерсез. (“Если добрый ты” җырын җырлау)

III. Тәрбия мәсьәләсе чишү.

1.Төсләр патшалыгына сәяхәт.

Нинди төсләр яхшылык эшләүгә туры килә? (җылы төсләр: сары, кызгылт-  сары, кызыл)

Нинди төсләр начарлык эшләүгә туры килә? ( соры, кара, коңгырт, зәңгәр)

( сары һәм  кара төсле кәгазь алына)

2. Яхшылыкка һәм начарлыкка нәрсәләр керә? Мисаллар китерик.

Яхшылыкка нәрсәләр керә?

Начарлыкка нәрсәләр керә?

3. “Өй төзү” уены уйнау

 (Яхшылыклар язылган  тасмаларны ак биткә, начарлыклар язылган тасмаларны кара биткә ябыштырырга кирәк.

Өйнең  түбәсенә  туры килүче язулар куела

 

– Укучылар, сез кайсы өйдә яшәр идегез? Үзегез яшәргә теләгән өй янына смайликларыгызны ябыштырыгыз ( смайликлар ябыштырыла).

4. Модельләштерү .Тылсымлы чәчәк ясау

5.Психолог киңәшләре:

* Ярсулы булганда физик күнегүләр  ясарга кирәк. Физик күнегүләр тискәре энергияне чыгаралар, шуны белән бергә начар уйлар да чыгып китә.

*Үпкәләүләрдән һәм ярсудан  һава шары  тутырып котылып була. Шар сезнең ачуыгызны алып күккә менеп китәчәк.

*Әти-әниеңә, иң якын кешеңә авырлыкларың турында сөйләргә

6. Мәкальләр илендә

Начарлыкка һәм яхшылыкка карата нинди мәкальләр беләсез?

-Бер яхшылык мең бәладән коткарыр.

-Яхшылык җирдә ятмый

- Яхшылык эшлә дә суга сал

IV. Йомгаклау.

-Укучылар, әйдәгез бер тәҗрибә ясап карыйк. Ике йомырка алабыз. Берсен һәрвакыт яхшылыклар эшләүче икенчесен начарлыклар эшләүче дип белик. Беренчесенә бик рәхәт, яхшылыклар эшләгән саен күңеле күтәрелә, елмаеп кына йөри (Йомыркага күзләр ябыштыру, елмайган иреннәр ябыштыру, эшләпә кигезү). Икенчесе  һәркөнне  нинди дә булса начарлык эшли, кешеләрнең кәефен төшерә, үзенең эченә явызлык тутыра, кабыгы  нәзегәя, көннәрдән беркөнне ярыла, уалып юкка чыга.

-Аның юкка чыгуында кемне гаеплисез? (Җаваплар  тыңланыла) Нәтиҗә ясау.

-Димәк, ничек  яшәсәң яхшырак була. (Елмаеп, көлеп торырлык итеп)


Мирзаянова Гүзәлия Галәлтдин кызы, ТР Мөслим  муниципаль районы сәламәтлек мөмкинлеклөре чиклөнгөн балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев