Начар дус
Эт баласы Һау белән песи баласы Мияуның маҗаралары турында Миләүшә Хәсәнова язган сценарий.
Катнашалар:
Кәҗә. Эт Һау.
Сыер. Мияу. Үрдәк.
Сарык, Әтәч. Песи.
Чикерт-Чикерткә.
1 нче күренеш
Авыл. Таң ата, әтәч кычкыра, барлык йорт хайваннары да торып чыгалар. Һәркем үз эшләре белән мәш килә. Сарык палас кага, Үрдәк су алып кайта, Эт зарядка ясый, Әтәч бодай җилгәрә.
Шулвакыт сарайдан Кәҗә килеп чыга.
Кәҗә. Күрегез әле, мәээээ, күрегез әле, колагым ничек зур булып шеште.
Шушы сарыкның тиктормас бәрәне ничә көн инде янымда җилләнеп чаба, шул гына җил кертеп шештерде.
Әтәч. Булыр, булыр. Кичә мин дә әбит вакытында бераз черем итим дип, башны терәгән идем, йөгереп тә килде, сулы чиләкне өстемә аударды, кыт-кытаак!
Үрдәк. Сез бер дә дөрес сөйләмисез, ул чиләктәге су безгә коенырга бик тә рәхәт булды, бәрән гел шулай эшлә яме, үскәнем, бак-бак.
Әтәч. Кот-кот-таааак! Юк,юк, юк, Сарык бәрәне чыннан да тәрбиясез, “бә-бә-бә” дип өлкәннәргә тел күрсәтә, үртәшә.
Эт. Һау, һау! Миңа калса, Кәҗә гаеп синең үзеңдә, чөнки әйткән саен юка гына күлмәк киеп син йөрисең тау башында сикергәләп. Салкын шунда тигәндер.
Сарык. Менә-ә, менә-ә мин дә нәкъ шуны әйтмәкче идем, кыюлыгым гына җитми. Менә-ә-ә минем тун калын, биреп тә тора алам. ( Бәрәнен кочаклый).
Кәҗә. Э-Э-һе-һе! Кирәк ди синең туның, үземнеке дә бик матур!
– Син минем киемемә кысылма яме, Маэмай, әнә колагым бик авырта, нишләргә икәнен әйт.
Шулчак түбәдә сабыр гына әлеге бәхәсне тыңлап яткан Песи торып, кояшка карап киерелде, сузылды да әкрен генә:
Песи. Гаепне башкалардан эзләгәнче, үзеңне ныклап өйрән. Бәлки үзең тәрбиясездер син?
Кәҗә. Иииии, сезнең белән сүз көрәштереп торырга минем һич кенә дә вакытым юк, эшем менә муеннан.... (читкә борылып): Күрше бакчасында кәбестә өлгереп килә, шунда кереп чыгам әле, карыным ачты. (үкчәле түфлиләрен, саргылт күлмәген киеп, шешкән колагына кызыл алка тагып койма ярыгынннан хуҗа бакчасына кереп китте)
Ишегалдындагы хайваннар, аптырашып бер-берсенә карадылар да, кул болгап үз эшләренә керештеләр.
Бервакыт эт оясыннан Һау белән Мияу килеп чыгалар.
Һау. Хәерле иртә барыгызга да!
Мияу. Исәнмесез, апа-абыйлар.
Әтәч. Кикрикүүүүк. Бу вакытта йокыдан тормыйлар. Карагыз, кояш күпме күтәрелде инде.
Сыер. Ярар инде, алар кечкенә бит әле. Мәгез әле балалар, җылы сөт эчегез дә, уеныгызга китегез. Эш кешесен борчып йөрмәгез.
Һау, Мияу. Рәхмәт Сезгә. ( тәмләп кенә сөт эчәләр дә, авызларын ялмый-ялмый ишегалды буйлап китәләр)
Үрдәк янына киләләр.
Һау. Үрдәк апа, Үрдәк апа, сезнең нишләп аякларыгыз икәү генә?
Мияу. Ә сезгә канатлар нигә кирәк?
Үрдәк. Минем аякларым суда йөзәр өчен уңайлы, ә канатларым белән һавада бик яхшы очам мин, понимаешь-ли.
Әтәч янына киләләр.
Һау. Әтәч абый, Әтәч абый, сез койма башына менеп нәрсә карыйсыз, безне дә менгерегез әле.
Әтәч. Кик-кири-күк, мин йортны дошманнардан саккклыйм, сез кечкенә әле, кккомачауламагыз миңа. Ккккитегез моннан!
Сыер янына киләләр.
Мияу. Сыер апа, сез нәрсә чәйнисез, безгә дә бирегез әле.
Сыер. Сагыз чәйним, сез кечкенә әле, йотып җибәрерсез, эчегез авыртыр. Барыгыз, бар, уйнагыз.
Һау белән Мияу яшел чирәмлеккә китәләр. Шулчак үләннәр арасында сызгырган тавыш ишетәләр.
Һау. Кем анда, сызгыра?
Мияу. Мин куркам, качыр мине Һау.
Чикерт-Чикерткә. Бу мин - Чикерт-Чикерткә.
Һау. Без сине күрмибез бит.
Чикерт-Чикерткә.Менә мин, яшел яфрак өстендә, сезнең каршыгызда утырам.
Һау. Менә син кая икән, мин Һау исемле булам.
Мияу.Ә мин Мияу, әйдә бергә уйныйбыз.
Чикерт-Чикерткә. Әйдә, ләкин сезнең монда урын иркен түгел, рәхәтләнеп сикереп тә булмый.
Мияу. Иркен бит, безгә монда рәхәт.
Чикерт-Чикерткә. Әйдәгез мин сезне Чәчәкле аланга алып барам.
Һау. Анда кызыкмы соң?
Чикерт-Чикерткә. Кызык, анда хуш исле чәчәкләр үсә, чәчәкләр өстендә төрле-төрле күбәләкләр оча. Без аларны куып уйнарбыз.
Мияу. Әйдә,әйдә барабыз, рәхәтләнеп уйнарбыз!
Койма ярыгыннан гына чыгып, өч дус Чәчәкле аланга киттеләр.
2 нче күренеш.
Чәчәкле алан. Төрле-төрле чәчәкләр өстеннән, төрле-төрле күбәләкләр очып уйный.
Мияу. Ах, кара нинди йомшак үлән!
Һау. Чыннан да, кара нинди иркен җир! Туйганчы йөгереп була монда ичмасам. Тавышланма диюче дә юк.
Чикерт-Чикерткә чәчәктән чәчәккә кунып, тәмле бал белән сыйланды. Мияу күбәләкләрне куып уйнады. Һау исә абына-сөртенә болын буйлап йөгерде дә йөгерде. Бервакыт көн кичкә авыша башлады. Чикерт-Чикерткә уңайлы гына бер чәчәк таҗына кунды да, татлы йокыга талды.
Мияу. Һау, син кая, минем тамагым ачты.
Һау. Мияу мин монда, өйгә кайтырга кирәк. Мин бик арыдым.
Мияу. Ә безнең яңа дустыбыз кая соң? Чикерт-Чикерткә кая син?
Һау. Чикерт-Чикерткә син кая?
Ә бу вакытта Чикерт-Чикерткә дусларының тавышын ишетсә дә, сыңар күзен генә ачып карады да, җайлабрак ятып, кире йокыга талды.
Мияу. Мин бик куркам, ә өйгә ничек кайтабыз? (елый)
Һау. Борчылма, елама, куркак булма, әйдә киттек!
Мияу. Ә кая барабыз, мин юлны белмим.
Һау. Мин этме? Эт. Шулай булгач, минем арттан калма! ( Көчек иснәнә-иснәнә Мияуны йортка алып кайтып җиткерә)
3 нче күренеш.
Ишегалдына керүләре була, барлык хайваннар да алар янына җыела.
Песи.. Аллага шөкер, исәннәр әле!
Әтәч. (тавыкны читкә этеп) Ккккая булдыгыз, кккемнән сорап чыгып кккиттегез?
Үрдәк. Әйе, әйтмичә бу ихатадан беркем дә чыгып китәргә тиеш түгел, понимаешь –ли!!!
Кәҗә. (кәбестә кимереп утыра) Харап булган, бу шайтан таякларына ни булсын, әнә кайтып җиткәннәр, югалдылар дип борчылган булалар.
Әтәч. Кккысылма син, кечкенә бит әле алар, акыл кечкенәдән кермәсә, картайгач, бөтенләй урап уза ул, синең ишеләрне.
Кәҗә. Каяян килгән акыл иясе, 3 тиенлек башың белән (артка борылып, керт-керт басып кереп китә)
Сыер. Балалар, йорттагы кануннар барыбызга да бер булырга тиеш, тәртип бозып йөрмәгез.
Һау. Безне Чикерт-Чикерткә Чәчәкле аланга алып барды.
Мияу. Без аңа ышандык, анда күңелле булды.
Һау. Ул безне алдады, бездән качты.
Мияу. Һау булмаса, юлны таба алмас идек. Мине Һау алып кайтты.
Эт. Дустың үзеңнән яхшырак булсын, шуны онытмагыз!
Әтәч. Очраган һәркемгә ияреп китмиләр. Әйдәнең дусты булмагыз!
Һау. Без яңадан алай эшләмибез.
Мияу. Гафу итегез безне. (елап җибәрә)
Сыер. Я, ярый борчылмагыз, барысы да яхшы бетте, сез исән-сау, олыларның әйткәннәрен тыңлагыз. Әйдәгез мин сезгә сөт бирәм.
Песи. Ә мин җылы, йомшак урын әзерлим, тәмләп йокларсыз.
Песи баласы белән көчек җылы сөт эчкәч, йомшак урынга ятып, тәмле йокыга талалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев