Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Музыка иленә сәяхәт

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен “Музыка иленә сәяхәт” дигән музыка эшчәнлеге өчен сценарий.

Балаларның яше: 6-7 яшь
Этап: ныгыту этабы
Максат: музыкаль эшчәнлекнең барлык төрләрендә дә балаларның активлыкларын үстерү. 
Үстерү бурычлары: 
1.Җырлар аша ритмны тоюны үстерү.
2.Балаларның музыкага туры китереп хәрәкәт итә белүен үстерү.
3.Музыканы ишетүне һәм тавышны үстерү, хәрәкәтләрне координацияләү һәм 
пластиканы үстерү өстендә эшләү. 
Үсеш: 
1.Күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны, танып белү кызыксынучанлыгын, 
бәйләнешле сөйләмне үстерү; музыкаль терминнар сүзлеген активлаштыру.
2.Иҗади сәләтләрен, күзаллауларын, баланың музыкага карата эмоциональ 
булуын үстерү.
Тәрбияви бурычлар:
1.Балаларны сәнгатькә тарту. Ватан мультипликациясенә мәхәббәт тәрбияләү.
2.Дәресләрдә җылы, күңелле кәеф булдыру, эмоциональ җылылыкны 
башкаларга тапшыру хисен һәм сәләтен үстерү.
3.Мөстәкыйльлек, активлык, иптәшлек хисе тәрбияләү.
Белем бирү бурычлары:
1.Музыкаль эшчәнлекнең барлык төрләрендә дә балаларның активлыкларын 
үстерү.
Методлар һәм алымнар: әңгәмә, өйрәнелгән жанрлар буенча көйләр тыңлау, 
җырлар башкару, бию, музыка уен кораллары ярдәмендә әкият уйнау.
Җиһазлау: ноутбук, экран, мультимедийный проектор, фортепиано, “ноталар”, 
музыка уен кораллары (ксилофон, барабаннар, кашыклар), кәгазьләр, 
тукымалар.

Эшчәнлек барышы:
Кереш өлеш. Оештыру.
Музыка җитәкчесе: Исәнмесез, балалар, мин сезне күрүемә бик шат! Сез шатмы? Балалар, без бүген....(Винни Пух “Кто ходит в гости по утрам”)
Музыка җитәкчесе: Ой, ниндидер тавыш ишетелә... Нәрсә бу, балалар? Нинди җыр бу? Нинди мультфильмнан? Винни Пух бу җырны кайсы вакытта җырлады әле? Куянга кунакка барганда җырлады. 
Төп өлеш. Тыңлау.
Балалар, ә сез кунакка йөрергә яратасызмы? Менә алайса әзерләнеп торыгыз, без хәзер музыка иленә сәяхәткә барачакбыз. Ә анда эләгер өчен безгә тылсымлы җыр җырларга кирәк булачак. Бу җыр музыка иле өчен сәлам булып яңгыраячак. 
“Музыка дөньясына сәлам!” (бергә җырлап әйтү)
Музыка җитәкчесе: Балалар, карагыз әле без кая килеп эләктек. Монда шундыйматур!!! Балалар, сез ничек уйлыйсыз, музыка илендә нәрсәләр яши микән? 
Минем серле тартмам бар, анда ноталар яшеренгән. Әйдәгез, алыгыз әле һәм 
сез үзегез ноталарга әйләнерсез.(ноталар – бейджиклар өләшү).
Әйдәгез, бөтен ноталарны искә төшереп җырлап алыйк әле!
“До – ре – ми – фа – соль – ля – си – до” (бергә җырлап әйтү)
Музыка җитәкчесе: Без яши торган ил ничек дип атала, кайсыгыз белә? Россия. 
Музыка иле безнең илгә бик охшаган. Бу ил белән якыннанрак танышасыгыз 
киләме? 
 “Голубой вагон” җыры ишетелә. Без нәрсә белән барабыз инде, балалар? Поезд 
белән. Мин – паровоз, сез вагоннар булырсыз. Тик балалар, бик игътибарлы 
булыгыз, музыка илендә һәрбер нотаның үз урыны бар. Әйдә дөрес итеп 
басыгыз әле. Киттек.
“Голубой вагон” җыры (паровоз булып барабыз).
Музыка җитәкчесе: Ой, балалар, карагыз әле монда ничек матур!! Әйдәгез ял итеп алыйк, һәрберегез үз урыннарыгызга утырыгыз әле. Монда нәрсәдер бар, балалар, басып карыйм әле. 
Марш (тыңлау). 
Бу көйгә нинди хәрәкәтләр эшләп була? Солдатлар кебек маршировать итеп була. Шуңа күрә бу жанр марш дип атала. Әйдә тагын басып карыйк әле. 
Вальс (тыңлау).
Бу – вальс. Афәрин, балалар. Димәк безнең төрле характердагы көйләр бар икән шулай бит?  Ошадымы сезгә? Сәяхәтебезне дәвам итәбезме? Әйдәгез!
Музыка җитәкчесе: Самолет тавышы. Нәрсә тавышы бу? Димәк нәрсә белән 
барабыз, балалар? Әйдәгез һәрберегез үз урыннарыгызны алыгыз әле. Киттек 
очып (кулларны ян-якка җәеп бер – бер артлы бару).
Җыр күнегүе, җырлау.
Ой, монда ниндидер бер серле коробка бар, ачып карыйбызмы? Коробка эчендә 
микрофоннар. Балалар, нәрсәләр бу? Ә алар белән нәрсә эшлиләр соң? Әйдәгез, 
алыгыз әле. Ә хәзер без сезнен белән бер матур җырны башкарып китәрбез.
“Хәерле көн” Артур Минһаҗев көе, Әлфия Һадиева көе (җырлау).
Музыка җитәкчесе: Булдырдыгыз, балалар, афәрин! Җырлагач күңелләр 
күтәрелеп китте. Сезнен дә шулаймы ул? Сезгә ошадымы? Юлыбызны дәвам 
итәбезме?
Музыка җитәкчесе: Корабль тавышы. Нәрсә тавышы бу? Корабль. Димәк нәрсә 
белән барабыз? Әйдәгез һәрберегез үз урыннарыгызны алыгыз әле. Йөзеп 
киттек (куллар белән йөзү хәрәкәтен күрсәтеп бару).
Музыка уен коралы.
Карагыз әле, балалар, монда нидер бар, серле япма белән ябылган. Ачып 
карыйбызмы? Серле япма астына музыка уен кораллары яшерелгән икән бит, 
уйнап карыйбызмы? Ә сез әкиятләр яратасызмы? Әйдәгез, музыка уен 
кораллары ярдәмендә әкият уйныйбыз. Әкият матур һәм кызыклы булсын өчен, 
аны игътибар белән тыңларга һәм ритмга туры китереп уйнарга кирәк. 
Әкиятнең исеме “Куян урманда” дип атала. 
Музыка уен кораллары ярдәмендә әкият уйнау.
“Борын-борын заманда яшәгән ди куркак куян. Бу куян бөтен нәрсәдән дә курка 
торган булган. Менә бервакыт ул өеннән чыккан. Өч адым да атлый алмаган, куаклар арасында нәрсәдер кыштырдый башлаган (кәгазь кыштырдату). Бу керпе икән!
Куян бик курыккан һәм йөгереп киткән (барабан кагу).
Куян бик озак йөгергән һәм бервакыт ял итергә туктаган. Шулвакыт тукран агачны тукылдатырга тотынган (агач кашыклар белән шакылдату).
Куян бик курыккан һәм йөгереп киткән (барабан кагу).
Куян бик озак йөгергән һәм урманның эченә үк кереп киткән. Шулвакыт ябалак 
канатларын кага башлаган (тукыманы тарту).
Куян бик курыккан һәм йөгерә торгач бер елгага килеп чыккан (барабан кагу).
Ә елга буенда бакалар утырып тора икән. Алар куянны күргәннәр дә тизрәк суга чумганнар (ксилофонга таяк белән).
Шулвакыт куян туктап калган һәм әйткән: Әле миннән, куяннан да куркучы хайваннар бар икән бит! – дигән дә кире урманга таба сикереп киткән (барабан кагу).
Музыка җитәкчесе: Булдырдыгыз, балалар, афәрин. Менә нинди матур әкият килеп чыкты! Ошадымы сезгә? Юлыбызны дәвам итәбезме? 
Музыка җитәкчесе: Автомобиль тавышы.  Нәрсә белән барабыз? Машина белән. Әйдәгез, һәрберегез үз урынына утырды, киттек! (рульләрне тоткан шикелле итеп бер-бер артлы бару)
Җырлы уен.
Ой, балалар, ниндидер матур көй ишетелә, сез дә ишетәсезме? Татар халык көе ишетелә. Нинди көй бу? Бию көен ишеткәч биисе килеп китте, сезнең дә шулаймы ул?
Әйдәгез “Куш кулым” дигән җырлы биюне биеп алыйк әле, парлашып бастык.
Җырлы уен “Куш кулым”
Музыка җитәкчесе: Булдырдыгыз, балалар, афәрин. Сезгә ошадымы? Ә безнең 
сәяхәтебез инде ахырына якынлашты. Балалар, без музыка иленә ничек килеп эләктек әле, хәтерлисезме? Җырладык. Кире үзебезгә кайтканда да җырларбыз. Ә җырыбыз безнең саубуллашу җыры булачак. Саубуллашканда без нәрсә әйтәбез?
“Музыка дөньясы, хушыгыз!”
Залга кайту көе.
Йомгаклау.
Балалар, без нинди яхшылык эшләдек? Ни өчен? Нинди яңа әйбер белдек? Кемгә сөйләрсез икән?


Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “Катнаш төрдәге “Тургай” Норма балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Музыка җитәкчесе Залалова А.А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев