Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Маҗаралы сәяхәт

Балалар өчен Габдулла Тукай әсәрләре буенча пьеса.

К а т н а ш а л а р:

 

К ә җ ә

С а р ы к

Б а л а

Б е р е н ч е   к ү б ә л ә к

И к е н ч е  к ү б ә л ә к

Я ш ь  к а е н

К а р т  и м ә н

А у ч ы

К у я н

Ч ы р ш ы

Ш ү р ә л е

Б е р е н ч е  б ү р е

И к е н ч е  б ү р е

Ө ч е н ч е  б ү р е

Д ү р т е н ч е  б ү р е

Б а б а й

Ә б и

Г а л и

А к б а й

 

1  н ч е    к ү р е н е ш.

 

      Урман буе. Болында чәчәкләр, төрле матур куаклар үсеп утыра. Кәҗә белән Сарык(аларны татарча киенгән малай белән кыз дип тә күз алдына китерәм) керә. Сарык  капчык тоткан, Кәҗә аны култыклап алган.

 

К ә җ ә. Хуҗаларыбызны ташлап китү нинди кызганыч.

С а р ы к. Миңа да бик ямансу. Бабай безне нинди яхшы итеп карап тотты.

К ә җ ә. Ә әби, мине сауганда, ашатканда шундый матур җырлар җырлый иде. Кызганыч, бик кызганыч бу аерылу.

С а р ы к. Ни эшлисең, язмышларыбыз шулай булгач.

К ә җ ә (киреләнеп). Язмыш түгел инде, бабай печәнне җитәрлек әзерләмәгән булып чыкты.

С а р ы к. Ул җитәрлек әзерләгән иде. Кышы бит, чамадан тыш суык булды, бик озакка да сузылды. Ярый, шулай да ачтан үлмәдек бит әле.

К ә җ ә. Кышын суыкта үлмәгәнне, хәзер үләнгә тояк тигәч үлмәбез инде ансы. Ә шулай да әби белән бабай сагындыра. Ә оныклары кайткач нинди күңелле була торган иде. Гали мине бигрәк тә ярата иде.

С а р ы к. Шулай шул. Алар безгә тәмле икмәк кисәкләре ашаталар иде.

Кә җ ә. Бер кызлары миңа конфет та ашатты бервакыт.

С а р ы к. Тәмлеме ул конфет дигәне?

Кә җ ә. Тәмле... Тик шулай да икмәк тәмлерәк.

С а р ы к. Икмәк азыкларның иң тәмлесе шул.

 

   Болынга ике күбәләк (кыз балалар дип уйлыйм.) килеп керә. Очып уйныйлар. Бер бала аларны куа. Күбәләкләр чәчәкләргә куналар

 

К ә җ ә. Кара әле, кара , күбәләкләр дә уянган. Болай булгач җәйгә ерак түгел.

Б а л а (күбәләкләрне куып уйный, җырлый).

 

Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып, 

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

 

Б е р е н ч е  к ү б ә л ә к.

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын,

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

 

                 Бала күбәләкне тотарга итә.

 

И к е н ч е  к ү б ә л ә к (җырлый).

 

Тик гомрем бик кыска

Бары бер көн генә.

Шуңа да рәнҗетмә,

Һәм тимә син миңа.

 

С а р ы к (Кәҗәгә). Ай-яй, күбәләк бик кызганыч. Бу бала аны тотып ялгыш канатын имгәтеп куйса бер көнлек гомере дә гариплектә үтәр инде мескеннең.  Ничек коткарырга икән аны ?

К ә җ ә. Хәзер мин бу баланы алдалап  уйнатып читкә алып китәм, ул арада күбәләкләрне дә онытыр. Ә син күбәләкләрне моннан куып җибәр.

 

   К ә җ ә баланы уйнатып читкәрәк алып китә, Сарык күбәләкләрне читкә куа. Бала килгән юлыннан кайтып китә. Кәҗә белән Сарык болын буйлап ары китәләр.

 

С а р ы к. Шәп булды, күбәләкләрне коткардык.

К ә җ ә. Әлбәттә шәп булды, күбәләкләр болын-кырларны ямьлиләр.

           Иптәш, кара әле, кара.  Кем килә ул безгә каршы? Бер аучымы соң бу?

 

                               Каршы якта аучы күренә.

 

С а р ы к.

Бакчы аучыга,

Кош аулаучыга:

Шактый читен эш-

Арый, талчыга.

 

Йөгрә дә чаба

Кич-иртә бердәй:

Маңлайдан ага

Тирләр яңгырдай.

 

Аучы күккә төзәп атып җибәрә. Шулчак җил чыгып китеп эшләпәсен очыртып күккә күтәрә(бау белән тартып алуны оештырырга була сәхнә артыннан). Ядрә эшләпәгә тия. Тишек эшләпә аучы алдына килеп төшә.

 

А у ч ы:

Аттым мин кошка,

Китмәде бушка:

Алып кайтамын,

Мәҗрух эшләпә.

 

Көлсә көләрләр

Кешеләр, күреп;

Тишекләреннән

Җил торыр өреп.

 

   Аучы эшләпә белән битен җилләтә дә, бармакларын тыгып тишекләреннән күрсәтә. Аннан эшләпәне башына киеп ары китә.

 

С а р ы к (көлә). Карале нинди аучы , үрдәк урынына эшләпәсен атып алды.

К ә җ ә. Җил шаяртты бу юлы.

С а р ы к .

Исәр җил! Көчлесең, син бик батырсың,

Ачулансаң, җиһанны кузгатырсың.

К ә җ ә.

Бик иркенләп исәсең җир йөзендә,

Котыртып болгатасың диңгезен дә.

С а р ы к.

Көтү төсле болытларны куасың,

Теләсәң кайсы якларга борасың.

К ә җ ә .

Ирекле син, исәр җил, әйдә ис, ис!

Сиңа баш юк ходайдан башка һич, һич!

 

      Сарык белән Кәҗә ары китә (дөресрәге аларга каршы агачлар булып киенгән яки агачлар тоткан балалар чыга). Урман буена килеп җитәләр.

 

С а р ы к. Әйдә, иптәш,утырып бер тамак ялгап алыйк.

К ә җ ә. Кая, капчыкта ни бар?

С а р ы к. Менә, ике кишер дә бер бәрәңге. Шуларны бүлешеп ашыйк әйдә.

 

     Сарык бәрәңге, Кәҗә кишер ашарга тотына. Шул вакыт болар янына бер куян килеп чыга. Сарык куянга кишер суза. Куян кишерне алмый, елый башлый.

 

К ә җ ә.

-И, куян, куркак куян, йомшак куян,

Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан?

 

К у я н.

И, җаным, син яшь бала шул, белмисең;

Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың?

 

Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян,

Яшь куянчыклар янә бездән туган.

 

Барчабыз бер гаилә булган идек,

Күп заман шатлык белән торган идек.

 

Яшь балаларны ашап китте бүре,

Бик усал ерткычтыр ул, муркыргыры!

 

Күп тә үтми куйды дөнья әнкәсе;

Тулды күңлем, ничек итеп әйтәсе:

 

Килде дә бер явыз аучы эт белән,

Атты үтерде аны мылтык белән.

 

Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,

Моңланам ялгыз башым, агызам яшем.

 

К ә җ ә. Я, моңайма, мә тамагыңны туйдыр. Ә бүре явызны очратсак кирәген бирербез аның, күрмәгәнен күрсәтербез. Белер куяннарны кыерсытырга ярамаганын! (Кәҗә белән сарык гайрәтләнәләр, куян тынычланып кишер кимерә-кимерә урманга кереп китә.)

 

С а р ы к. Кич тә җитеп килә инде, бераз ял итеп аласы иде. Кайдарак йокларбыз икән.

К ә җ ә. Мин урманда йокларга куркам, менә монда болын уртасында гына ятыйк та йоклыйк. (Болында бер урын күрсәтә.) Урманга кермик, анда әллә нинди җен-пәриләр бардыр...

 

                      Бер яшь кенә агач кәҗәгә җавап бирә.

 

Я ш ь  к а е н.

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр-

Барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер.

 

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул,

Сөйләве яхшы, күңелле, шагыйранә ялган ул.

 

К ә җ ә . Юк шул, дөрес сөйләмисез! Бабай безгә гел генә “урманда төрле ерткычлар бар, анда бармагыз, болында гына йөрегез”, ди торган иде. Син, каенкаем, үзең дә бик яшьсең әле, бик күп күрмәгәнсең. Менә, бу карт имән ни дияр?

 

К а р т  и м ә н.

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,

Юк түгел аю, бүре, төлке-җиһан корткыч та бар.

 

Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши;

Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.

 

Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр;

Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр.

 

Һич гаҗәп юк. Булса булыр,- бик калын, бик күп бит ул;

Күктә ни булмас дисең,- очсыз кырыйсыз күк бит ул!

 

К ә җ ә. Әнә, әйттем ич. Кермик урманга, дускай, шунда гына ял итеп алыйк.

 

     Бер-беренә аркаларын терәп утыралар. Күзләрен йомалар. Урман читендә бер Чыршы көйләп сөйли.

 

Ч ы р ш ы.

Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;

Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сәхрә сап-сары.

 

Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;

Хәстә төсле, арта сары төс аларда көн саен.

 

Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:

Көз көне һәм кыш көне саргаймый торган чыршы бар.

                                          

      Моннан соң урманда төрле тавышлар ишетелә: балта тавышы, ат кешнәгән тавышлар. Ераклашкан арба тавышы ишетелә. Сарык белән Кәҗә сискәнеп уяналар.

 

С а р ы к. Нинди тавыш бу?

К ә җ ә. Арба тавышы булды, кемдер урманга утынга килгән булгандыр, шул кайтып китте ахры. Ах, мин дә кайтыр идем авылга. Әбине сагындым, Галине ...

С а р ы к. Мин дә бабайны сагындым, Акбаебызны да сагындым. Алар ни эшлиләр икән?

К ә җ ә. Ни эшләсәләр дә эшлиләрдер инде. Әйдә, без дә кузгалыйк, озакламый таң атар.

  

    Урманга кереп китәләр. Юлдан барганда кәҗә кинәт куркып кычкырып җибәрә.

 

К ә җ ә. Әби, әбекәем!

С а р ы к. Ни бар? Нидән курыктың?

К ә җ ә. Кара әле! (Бармагы белән төртеп күрсәтә.)  Кем бу? Бу нинди ят?!

 

    Урманда бармагы бүрәнәгә кысылган шүрәле тора. Ул инде кычкырып арыган.

 

Сарык белән Кәҗә шүрәлегә якын килеп әйләнеп йөреп карыйлар.

 

С а р ы к. Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Я өрәкме, нәрсә бу?!

К ә җ ә . Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!

С а р ы к (янына ук барып карый).

 

Борны кәп-кәкре-бөгелгәндер тәмам кармак кеби,

 

К ә җ ә (ул да барып карый).

 

Төз түгел куллар, аяклар да – ботак-тармак кеби.

 

С а р ы к . Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;

 

К ә җ ә . Урта бармак буйлыгы бар  маңлаенда мөгезе.

 

      Шүрәле дә боларны ишетеп уяна. Кычкыра башлый.

 

Ш ү р ә л е.Аһ, аһ! Кысты, харап итте явыз “Былтыр” мине,

              Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?

 

Кәҗә белән Сарык аптырап аңа карап торалар да икәүләп көлә башлыйлар.

 

С а р ы к (көлеп туктагач). Кем син? Ни эшлисең монда?!

Ш ү р ә л е. Мин шүрәле, күрмисеңмени?!

Бер дә шикләнмә, мин карак-угры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне мин кытыклап үтерәм.

 

Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым,

Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

 

Бик авырта кулларым! Аһ, кысты явыз “Былтыр” мине!

К ә җ ә. Әй, синмени әле бу - Шүрәле! Шүрәлекәй! Менә син нинди икән! Әй, Шүрәлекәй! Син юләрсең, син котырган, син тилергәнсең !

С а р ы к. Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел!

К ә җ ә, С а р ы к (икесе бергә). И юләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!

У р м а н ( шаулап җавап бирә). И юләр!  Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!

 

     Кәҗә белән Сарык ары китә. Бераз баргач Сарык нәрсәгәдер абынып егыла. Кәҗә  аңа торырга ярдәм итә.

 

С а р ы к (тезен уып).  Ай, тезем, тезем!

К ә җ ә. Кая, нәрсәгә бәрелдең? Ә менә бер агач тамырымы соң бу? (Тотып күтәрә. Бу бүре башы.)

К ә җ ә (куркып кычкырып җибәрә, башны җиргә ташлый).  Б-бу  б-б-бит  б-б-бүре  б-б-башы!

С а р ы к (иелеп карый).  Әйе шул,б-б-бүре. (Куркып читкә сикерә.) Тереме ул?

К ә җ ә (башны таяк белән төрткәләп карый).  Юк, тере түгел. Үлгән бугай бу бүре башы. 

С а р ы к. Әйдә, моны капчыкка салыйк.

К ә җ ә . Әйдә соң. (Капчыкны эләктереп ала.) Үзем капчыкны тотам. Син бүре башын алып сал. Син көчлерәк.

С а р ы к. Юк, син сал, син гайрәтлерәк. Мин капчыкны тотып торам.

 

                         Башны таяк белән төрткәлиләр.

 

К ә җ ә. Әллә ни эшләп куркыта бит әле. Абау, тешләре бигрәк куркыныч!

С а р ы к. Курыкма, үлгән бит ул. Колагыннан тот та сал инде капчыкка. (Капчыкны тотып башны әйләнеп йөри.)

К ә җ ә. Китер, капчыкны мин тотыйм. Син колагыннан тот та сал башны. Курыкма инде, тере түгел ич ул. (Капчыкны үзе тота.)

С а р ы к. Шикләндерә бит әле. Абау, күзләре бигрәк куркыныч!

 

К ә җ ә. Әйдә, алайса икебез ике колагыннан тотыйк та, салыйк. Күзенә карама.

С  а р ы к. Куркам! Әйдә, күзләрне йомабыз да, алабыз да салабыз

 

    Күзләрен йомалар, җирдән капшап бүре башын ике колагыннан тотып капчыкка салалар. С а р ы к бик шикләнеп кенә капчыкны күтәрә, ары китәләр.

 

К ә җ ә. Кара әле, кара, бер ут яна.

С а р ы к. Нинди ут икән ул? Кем яккан икән аны?

К ә җ ә. Дус микән, дошман микән?

С а р ы к.

Әйдә, дускай, куныйк бүген шунда барып.

Ут янына бүреләр дә киләлмәсләр,

Безнең анда кунганлыкны беләлмәсләр.

 

К ә җ ә. Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде.

 

Ут янына барып җитәләр. Учак янында дүрт бүре утыра. Казан асылган, бүреләр чиратлашып әледән-әле казанны болгаталар.

 

К ә җ ә. Исәнмесез, дуслар!

С а р ы к. Бүре әфәнделәр!

 

Б е р е н ч е  б ү р е (икенчесенә).

Ашыйбыз без, бу икәвен тотабыз да,

Менә ничек ит табылды боткабызга!

 

К ә җ ә (куркуын сиздермәскә тырышып).

Кайгырмагыз, бездә ит күп;

Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук!

Ни карыйсың! Тиз бул әле, тиз бул, сарык!

Капчыктагы зуррак башны китер алып.

 

    С а р ы к капчыктагы башны ала, бүреләр куркуыннан шашып кала.

 

К ә җ ә (гайрәтләнеп, ачуланып).

Микикики! Микикики!

Капчыктагы бүре башы бит уники!

Ах, уңмаган, юләр сарык, надан сарык,

Моннан зуррак бүре башын китер табып!

С а р ы к (эшне аңлап ала. Тагын шул ук башны алып килә). Менә монысы зуррак та симезрәк тә...

Б е р е н ч е  б ү р е (икенчесенә). Ничек качыйк?

И к е н ч е  б ү р е (өченчесенә). Ничек табыйк качу юлын?

Ө ч е н ч е  б ү р е (дүртенчесенә). Ничек качыйк? Каян табыйк качу юлын?

Б е р е н ч е  б ү р е (урыныннан кузгалып ботканы бутап карый).

Туктагыз, мин тиз генә су китерим,

Суы бик аз, безнең ботка пешәр коры.

 

Беренче бүре чиләк күтәреп чыгып китә, калганнар ботканы әледән әле ботап аны көтеп утыралар.

 

И к е н ч е  б ү р е. Туктагыз, мин бу иптәшне эзләп кайтыйм. (Чыгып китә.)

Ө ч е н ч е  б ү р е (ботканы бутый). Кая китеп югалдылар болар, ботка көеп бетә бит. Кая мин артларыннан барыйм әле. (Торып китә башлый.)

Д ү р т е н ч е  б ү р е. Мине дә көт. Икәү эзлик. (Чыгып китәләр.)

 

К ә җ ә  (ботканы бутап карый). Булды бугай бу,пеште. Ашыйк әйдә. Болар кайтмас инде кире.

С а р ы к . Ха-ха-ха-ха. Кайтмас алар монда мәңге. Иллә үзең хәйләкәр дә инде. Унике бүре башы дидеңме әле?

К ә җ ә. Унике! Котлары ботларына төште бугай.  Шулай, хәйләсез дөнья файдасыз ул туганкай.

 

Сарык белән Кәҗә икәүләп ботканы ашыйлар. Кәҗә ашап туйгач тирә-якка, күккә карап кәефләнеп сөйли.

 

К ә җ ә.

Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата;

Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата.

С а р ы к.

Бер-бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә;

Таң җиле исеп куйды, яфраклар аз-аз селкенә.

К ә җ ә.

Торды халык уянды,-

Шау-шу һәрбер төшләрдә.

Көтү-көтү менмәктә

Күккә җитез кошлар да.

 

С а р ы к (моңсуланып). Әби белән бабай да уянгандыр инде...

Без өйдә булсак, безне көтүгә куарлар иде...

К ә җ ә. Кара әле, без бит җәй буе көтүгә йөрсәк, шунда тамагыбыз туеп кайтыр иде. Бабайдан ашарга да сорамас идек. Әйдә кайтып үзләрендә тагын бер генә җәй торыйк. Аннан тагын чыгып китәрбез.

С а р ы к. Әйдә, дускай, кайтыйк соң. Казанны да алыйк, монда ботка бик күп бит. Куян күчтәнәче диярбез. (Казанны күтәреп йөгереп чыгып китәләр.)

           

  1. н ч е  к ү р е н е ш.

              

Бабайның ишек алды. Сарык белән кәҗә кайта. Башта бабайның ишек алдына кермиләр, койма-читән артыннан гына күзәтәләр. Өйдән бабай белән әби чыга. Алардан алда Гали йөгереп чыга да  эт белән уйнарга керешә.

 

 Г а л и.

 Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

А к б а й.

-Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

 

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

 

                 Әби белән бабай боларга карап баш чайкап утыралар.     

Б а б а й.

-Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

 

                     Акбай малайны тыңлап арт аягында тора башлый.

 

Б а б а й (моңсу гына). Картаелды карчык. Картаймаган булсак, к әҗә  белән сарыкны ашатырлык печән дә әзерләгән булыр идек.

Ә б и. Җәй җиткәч кайтыгыз да димәдек үзләренә. Менә Гали булса да карар

иде әле үзләрен.

Б а б а й.

Әйе шул, карчык.

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

К ә җ ә (читән  артыннан). Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

 

Барысы да Кәҗә белән Сарыкны күрә. Шатланалар. Гали чирәм йолкып кәҗәгә һәм сарыкка бирә.

 

Ә б и. Гали аны чирәм белән кунак итә,

С а р ы к. Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

 

Бетте.

Майруза Насыйрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев