Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Көзге урманга сәяхәт

Уртанчылар төркеме белән эшләү өчен шөгыль.

Максат:

1өзге урман табигате белән таныштыру.

 2.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

 3.Табигатькә ,кошларга,җәнлекләргә карата кызыксыну

уяту,сакчыл караш  тәрбияләү.

4.Кул чугы моторикасын үстерү.

 

Шөгыль барышы:

-Балалар залга керәләр, кунаклар белән исәнләшәләр.

Балалар:

Исәмесез кунаклар,

Ничек килеп җиттегез?

Тәрбияче:

-Балалар, без сезнең белән бүген, урманга  сәяхәткә барырбыз. Ягез әле, кулларны кулга тотыныйк, бергәләп атлыйк.                 

Бергәләшеп  җыйналып,      ( көй:кошлар сайравы тавышлары)

Без барабыз урманга.

“Хәерле юл” теләп безгә,

Күктә кояш елмая.

Канатларын җелпи-җелпи,

Кошлар оча hавада.

Көзге урман аланына,

Без барабыз кунакка.

Тәрбияче:-Балалар , без кая килдек?

Балалар:-Урманга.

Тәрбияче:-Балалар хәзер нинди ел фасылы?

Балалар:-Көз.

Тәрбияче:- Карагыз әле балалар, урман нинди матур.Монда нинди хуш исле саф hава. Әйдәгез әле, бераз саф hава сулап алыйк. (саф hава сулау)

Тәрбияче:  -Балалар,  тирә-юьндә нинди агачлар үсә?

Балалар: -Чыршы,каен,имән һ.б.

Тәрбияче:-Бу урманда нинди кошлар бар икән?

Балалар:-Чыпчык,кызыл туш,песнәк.

Тәрбияче:- Балалар кошларны куркытырга ярыймы?

Балалар:- Юк.

Тәрбиче:-Балалар мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез миңа нинди ел фасылы икәнен әйтеп бирегез әле.

Яфраклар коела,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана.

Бу кайчак була? (Көз көне)

 -Хәзер нинди ел фасылы?

Балалар:- Көз.

Тәрбияче:- Сез көз турында нинди шигырьләр беләсез?Әйдәгез сөйләп күрсәтегез әле.(Көз турында шигырьләр сөйләү)

Тәрбияче:  -Балалар агач төпләренә,җиргә нәрсә коелган?

Балалар: - Сары яфраклар.

Тәрбияче:  - Әйдәгез әле,  шушы яфракларны алыйк та, биеп алыйк.

(Яфраклар белән бию)

Тәрбияче:  -Балалар, ә хәзер шушы яфракларыбызны агач төпләренә куйыйк. Яфраклар агачларны салкыннардан сакларлар.

Тәрбияче:- Балалар урманда нинди кыргый хайваннар яши икән.Әйдәгез әле мин сезгә табышмак әйтәм,сез җавабын табыгыз.

        Йөртә ул озын колак,

        Үзе гәҗәеп куркак,

        Уйламагыз бик озак,

        Әйтегез әле,тизрәк.

Нәрсә ул балалар?

Балалар:  -Куян.

Тәрбияче:  -Куян нинди?

Балалар:-Куркак,йомшак.

Тәрбияче:

Асрамый да умарта,

Балны бик-бик ярата

Кышын сөя йокыны

Язгача тормый ята. (Аю)

Балалар:-Аю

Тәрбияче:  -Аю нинди?

Балалар:-Зур,көчле.

Тәрбияче:

Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын

Кетәклекләргә кереп мин

Тавык-чебеш аламын. (Төлке)

Балалар:-Төлке

Тәрбияче:  -Төлке нинди?

Балалар:-Матур ,хәйләкәр.

Тәрбияче: 

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

Балалар:-Бүре

Тәрбияче:  -Бүре нинди?

Балалар:-Зур,усал.

Тәрбияче:

Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (Керпе)

Балалар:-Керпе

Тәрбияче:  -Керпе нинди?

Балалар:-Кечкенә,инәле.

Тәрбияче:-Балалар кыргый хайваннарны куркытырга ярыймы?

Балалар:-Юк

Тәрбияче:- Әйдәгез әле балалар, кыргый хайваннарнын йөрешләрен биеп курсәтик эле.

(Күрсәтәле үскәнем"  җырына кыргый хайваннар йөрешен биеп күрсәтү)

Тәрбияче :-Балалар, тынлагыз эле, каяндыр елаган тавышлар ишетелә.

Нәрсә икән ул?

Кош түгел – оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата.

Балалар нәрсә ул?

Балалар:  - Тиен.

Тәрбияче:  -Исәнме тиен. (аны сыйпау).

Нигә син елыйсың?

Тиен:-

Ямьле җәй көннәрендә

Чикләвек,гөмбә җыйдым.

Көзне ашармын дип

Капчыкка салып куйдым.

Көчле җил чыкты урманда

Агачларны селкетте

Менә шул вакытта инде

Капчыгым очып китте

Озак кына эзләдем

Эзли-эзли арыдым

Узем таба алмагач

Ярдәм сорарга килдем

Тәрбияче: - Тиенкәй син бердә борчылма,без сиңа ярдәм итәрбез.

Балалар тиенгә ярдәм итәбезме?

Балалар:-Әйе

Тәрбияче:-Мин хәзер балалар сезне өстәл янына чакырам,тиенкәй син дә безнең янга кил.Хәзер балалар сине гөмбәләр һәм чикләвекләр белән сыйларлар

.-Балалар хәзер кулларга тылсымлы камыр алыйк

Тиенкәйгә күчтәнәчкә чикләвек-гөмбә ясыйк.

Тәрбияче:

Мәле тиенкәй дустыбыз

Күчтәнәчне ал әле

Балалар ясаган сыйдан

Авыз итеп кара әле.

Тиен:

Рәхмәт сезгә, балалар,

Миңа ярдәм иттегез.

Менә шуның өчен сезгә,

Шушы тылсымлы кәрзин.

Тәрбияче:

Әйдәгез тиен дуска,

Рәхмәт әйтик бергәләп.

Балалар: - Рәхмәт сиңа тиенкәй.

Тәрбияче:-Бу кәрзиндәге күчтәнәч чынна да тылсымлы икән , бик матур ялтырап тора. Бу тиен кучтәнәчләре, алар белән бакчага кайткач сыйланырбыз.

Тиенкәй, син безгә кунакка кил.Бергәләп уйнарбыз,ял итәрбез.

 

 

 

Тәрбияче:

-Бераз гына арыдык,

Өйгә кайтырга вакыт.

Әйдәгез әле бергә тиенгә

Саубулыгыз дип әйтик.

Балалар:  - Саубул тиенкәй.

Тәрбияче һәм балалар:

Кулларны кулга тотыныйк

Бакчага кайтыйк.

Көзге урманда булдык,

Матур урыннар күрдек.

Бергәләшеп уйнадык,

Саф hавалар суладык.

 

Тиенгә дә ярдәм иттек,

Гөмбә  белән сыйладык.

Менә хәзер инде без,

Өйгә кайтып барабыз.

Казан шәһәре Совет районының 127нче балалар бакчасы тәрбиячесе Равилә Нәбиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев