Көмеш кыңгырау

Көзбикә килде безгә

Уңыш бәйрәме үткәрү өчен сценарий.

Алып баручы: Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый.

Борын заманнарда бер авыл агаеннан

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән. Чөнки, балалар, барлык яшелчә, җиләк-җимешләр көз көне өлгерә. Көз безгә уныш, муллык алып килә.

 

Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл, фасылында, без “Көзге бал” бәйрәменә җыйналдык.

 

Бала: Уңыш жыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае –

Октябрь житте.

 

Бала: Көз килде дә керде өйгә,

Яфраклар йөгерәләр.

Ышык эзләп койма, капка

Асларына керәләр.

 

Бала: Менә көз килде.

Салкынча, җилле.

Агачларда яфраклар

Саргайды инде.

 

Бала: Җылы якларга кошлар да китә.

Көз агачларны сап-сары итә.

Алар коела җил искән саен.

Җилферди җилдә сап-сары каен.

А.б: Балалар, кая икән Көзбикә? Әйдәгез чакырый үзен.

Балалар: Көзбикә, кил безгә!

Музыка уйный. Көз киемендә Төлке керә.

Төлке: Исәнмесез. Сез мине чакырдыгызмы? Менә вакыт табып бәйрәмегезгә килдем. Мин – Көзбикә! Ох! Патшабикә булуы җиңел түгел шул! (Тәхеткә утыра).

А.б: Сез утырып торыгыз, ял итегез, ә без сезнең күңелне күтәрербез, уйнарбыз, җырларбыз, биербез. Нәрсә карарга телисез?

Төлке: Нинди күңел ачу! Нинди җыр-бию?! Кара болытлар чыксын, яңгыр яусын, агачтагы бөтен яфраклар коелып бетсен! Бөтенегез йоклап китсәгез дә мин бик сөенер идем!

А.б: Ничек йокларга?! Без синең белән күңел ачарга “Көзге уңыш” бәйрәменә җыелдык. Балалар, әйдәгез әле тикшереп карыйк. Бәлки бу Көзбикә түгелдер?

Әйдәле әле, сөйлә, син яфрак бәйрәмен яратасыңмы?

Төлке: Нәрсә соң ул? Нинди яфрак бәйрәме?!

А.б: Балалар, яфрак бәйрәме турында җыр җырлап күрсәтик әле.

Җыр: “Яфрак бәйрәме”

Төлке: Юк! Юк! Юк! Ошамый миңа сезнең яфрак бәйрәме. Бөтен җирдә яфрак коелган. Куяннар яфрак астында качып утыралар. Берсен дә табып булмый!

А.б: Аңламыйм? Нигә кирәк сиңа куяннар?... Ярар, тагын бер сорауга җавап бир алайса. Көз көне яуган яңгырларны яратасыңмы син?

Төлке: О! Юк, яратмыйм! Бөтен куяннар юеш була, урмандагы юлларда су җыела. Шул юеш аркасында бер куянны да куып тотып булмый.

А.б: Тагын куяннар сөйли башлады. Балалар, бу Көзбикә түгел бугай. Ничек уйлыйсыз, кем безнең урманда куяннар аулый?

Балалар: Төлке!

А.б: Әйе шул, бу бит Төлке Хәйләбай! Әйт, тиз бул, Көзбикәне кая куйдың?

Төлке: Көзбикә, Көзбикә? Кая куйдым әле мин аны... Ә, бер җыр җырлап күрсәтсәгез әйтәм. Ә мин тагын әзрәк Патшабикә булып торам әле!

А.б: Балалар әйдәгез җыр җырлыйк.

Җыр: «Көз җитте»

А.б: Хәйләбай, без синең теләгеңне үтәдек. Әйт, кайда Көзбикә? Хәйләләмә

Төлке: Хәйләләмә дисез. Ничек инде хәйләләмә... Мин бит дөньяда иң бәхетсез төлке! (елый)

А.б: Нәрсә булды? Нигә бәхетсез соң син?

Төлке: Минем бер дустым да юк. Берәүнең дә минем белән дус буласы килми. Сезнең балалар әнә нинди дус. Аларны бәйрәмгә чакырганнар, ә мине юк! (елый)

А.б: Төлке, син хәйләләүдән туктасаң, дусларың күбәер иде. Әйт әле менә, кайда Көзбикә?

Төлке: Әйтсәм, минем белән дуслашасызмы?

Балалар: Әлбәттә дуслашабыз.

Төлке: Ярар, алайса әйтим инде. Сезнең Көзбикәгезнең эше бик күп. Ул агачтагы яфракларны төрле төсләргә буяп, кошларны җылы якка озатып йөри. Мин сезгә бер кулчатыр бүләк итәм. Ул гади түгел, тылсымлы кулчатыр! Кулчатырны әйләндерә башлауга, теләгегез кабул булыр. ( Кулчатырны бүләк итә, Музыка волшебство).

Төлке: Хәзер без дуслармы инде?

А.б: Әлбәттә, Төлке, без хәзер дуслар. Без сиңа бәйрәмдә калырга рөхсәт итәбез.

А.б: Әйдәгез балалар, кулчатырны әйләндерик.

Балалар: Әйлән, әйлән кулчатыр, күрен безгә, Көзбикә! (Музыка. Көзбикә керә).

Көз: Исәнмесез, балалар! Мин Көзбикә булам. Без сезнең белән бер ел күрешмәдек! Мин сезне бик сагынып килдем. Сезгә көзге байлык, көзге муллык китердем. Кырларда – игеннәр, бакчаларда яшелчәләр өлгерттем. Бар табигатьне алтын төскә төрдем.

Күмәк бию.

Көзбикә: Дуслар бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә,

Сөйләп бирегезче безгә!

Бала: Көзге табын – бай табын,

Кыяр, карбыз һәм кавын

Телем-телем теленгән

Өем-өем өелгән.

Бала: Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.

Бала: Алмалары ал төсле

Балкып туган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

Бала: Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без.

Бала: Арыш, бодайлар белән

Колхоз амбары тула.

Яхшы эшләгәч, уңыш күп

Бар кеше дә бай була.

Бала: Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Көз кызы: Бик тырыш балалар икәнсез.

А.б: Хәзер, “Винегрет” дигән, скетч карап алырбыз.

Скетч : “Винегрет”

Бакчада өстәл. Комлык, уенчыклар. Бер кыз уйнап утыра. Әби тавышы ишетелә:

- Балакаем, карының ачкандыр бит инде, ашап алырга кирәк.

Кыз: И, шушы әбине, бигрәкләр дә борчыла инде, минем өчен. (Әби керә. Кулында винегрет).

Әби: Менә, кызым, ашап кара әле. Витаминнар бик күп бу ризыкта, ашап бетерсәң, үсеп тә китәрсең, сәламәт булырсың.

Кыз: Хәзер, әбием. Кулымны гына юам да, ашап карыйм. Витамины булмаса, ашамыйм...(болгатып карый, борчак таба) Ә-ә, менә нинди зур витамин (каба). Тфү, тфү, борчак бит бу, витамин түгел, тагын алдагансың инде, әбием.

Әби: Ну, шушы киребеткән кызны. Витамины күренеп тормый инде аның. Һәр ризыкның үз витамины бар. А, В, С, Д, Р, К витаминнары. Ашамлыкны, кызым, рәнҗетергә ярамый, ризыктан өстен булмыйлар. Әйбәтләп кенә утыр да аша, аның чөгендере, суганы, кишере, барсы да витамин инде. (китә)

Кыз: Аңламассың шушы зурларны. Витамин да витамин диләр. Бер витамин да юк монда. Менә бусы чөгендер, бусы кишер, бусы суган - фу исе, ашамыйм.(Сикергәләп йөри)

Әби-әби винегретта

Бик күп, дидең, витамин.

Ашап карадым, эчендә

Витамин юк бит аның.

Әби керә: Кара син бу киребеткәнне, өстәл янында сикергәләп йөри, килешмәгәнне, утыр, тот кашыгыңны, икенче чыгуыма бер бөртеге дә калмасын, аңладыңмы?

Кыз: Аңладым, әбием, (шигырьне кабатлый-кабатлый йоклап китә. Төш күрә.

(Музыка. Бии, бии яшелчәләр керә. )

Борчак:

Борчакларым бигрәк матур

Охшаган витаминга

С витамины күп була

Яшелрәк чагымда.

Чөгендер:

Чөгендерем бигрәк тәмле

Кан составын яхшырта

Глюкоза, витаминнар,

Бар минем составымда.

Кишер:

Витамины күп булмаса

Ашар идеме, куян.

Җитез, шаян булу өчен

Килә, дисез, көч каян?

Кәбестә:

Кәбестәдә бик күп була

Витаминның һәр төре.

Кәбестәне әрәм итмә,

Алтын кебек бөртеге.

Бәрәңге:

Бәрәңге, бәрәңге

Бәрәңгене күр, әле.

Апельсинныкыннан да күп

Витаминнар күләме.

Көнбагыш:

Көнбагышның маенда

Е витамины бик күп.

Яшәрепләр китәрсең

Төшен ашасаң бик күп.

Суган:

Исем тәмсез булса да

Сугандай дару сирәк

Салкын тисә, тизерәк,

Суган ашарга кирәк.

Сарымсак:

Грипптан котылырга

Сарымсак ярдәм итә.

Барлык витаминнан ул,

Склад хасил итә.

Бергә:

Балаларга үсү өчен

Сәламәт булу кирәк

Безнең белән дус булсагыз.

Үсәрсез сез тизерәк.

Бию: “Яшелчәләр”

Кыз уяна: Төшемме соң бу, өнемме? Әллә чыннан да, витамин бар микән бу яшелчәләрдә. Ашап карыйм әле. Кара, кара чыннан да тәмле икән.

Әби керә.

- Менә кызым булдыргансың. Ашап та бетердеңме? Әллә берәрсе булыштымы?

Кыз: Әйе, әбием, фәрештәләр булышты..

Әби: Менә, могҗиза. Хәзер үсәсең дә, үсәсең инде. Сәламәт булырсың, алла боерса.

Җыр: “Яшелчәләр”

Бала: Аша син кәбестә, кәбестә,

Тәнеңә витамин “С” өстә.

Бала: Аша син бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңге туклыклы һәм тәмле.

Бала: Аша син помидор, помидор,

Помидор ашаган армыйдыр.

Бала: Аша син чөгендер, чөгендер,

Алмадан бер дә ким түгелдер.

Бала: Аша син кишер дә, кишер дә,

Чирләми яшәрсең гомергә.

Бала: Аша син шалкан да, шалкан да,

Курыкмассың ялгызың калганда.

Бала: Аша син сарымсак һәм суган,

Суганга витамин күп тулган.

Бала: Аша син кыяр да, кыяр да,

Кирәк ул аппетит җыярга.

Бергә: Белегез яшелчә кадерен!

Бию: “Зонтиклар”

А.б: Әйдәгез, балалар, бергәләп уйнап алыйк.

1. Күзләрне бәйләп “Исәнләшү” уены. (Ике бала ара калдырып капма-каршы басалар. Күзләре яулык белән бәйләнә, берсен икенчесе таба һәм исәнләшәләр.)

2. “Кайсы сүз артык?” уены.

Бәрәңге,алма,чөгендер,кишер.

· Усак гөмбәсе,гөреҗдә,миләш, ак гөмбә

· Кара карга,карлыгач,сыерчык,чыпчык.

· Сентябрь,октябрь,ноябрь,март.

3. “Бер сүз белән әйт” уены.

· Каен, тополь, миләш. (агач)

· Кура җиләге, балан, кара җимеш. (җиләк-җимеш)

· Кыяр кәбестә, помидор, бәрәңге. (яшелчә)

· Чәйнек, чокыр, тәлинкә.(савыт-саба)

5. Күз бәйләп “Кашык белән бәрәңге җыю” уены. (Идәнгә бәрәңгеләр таратыла. Шул бәрәңгеләрне чиләккә җыялар. Кем күбрәк җыя, ул җиңүче була.)

Җыр: “Көз килә”

А.б: Бүген сез үзегезнең җитезлегегезне, уңганлыгыгызны күрсәттегез. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер сезгә “Көз кызы” үзенең алып килгән күчтәнәчләрен өләшер. (Зонтикта конфетлар яшерелгән)

Көз кызы: (Балаларга бүләкләр өләшә)

Алдагы көннәрегездә

Телимен мин уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

А.б: Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!


Чаллы шәһәренең 46нчы “Каен җиләге” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Гөлназ Хафизова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: