Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Әкиятләр йортына юл кайда?

Зурлар төркемендә балаларның сөйләм үсеше буенча квест-уен.

Максат: фольклор аша, конструктив ысуллар кулланып, балаларның өлкәннәр белән ирекле аралаша белүенә ирешү.

Бурычлар:

- Балаларның сөйләмен үстерү;

- Халык иҗаты әсәрләрен эмоциональ яктан дөрес кичерүләренә ирешү.

- Балаларның иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

- Бирелгән тема буенча балаларның актив сүзлеген антоним сүзләр белән баету.

- Балаларның өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашуын һәм үзара хезмәттәшлеген үстерү; җәмгыятьтә кабул ителгән нормаларны һәм кыйммәтләрне үзләштерү.

Җиһазлар: кечкенә сандык, ачкыч, уклар, аю уенчыгы, аю һәм Маша рәсемнәре.

Уен барышы:

-Балалар, мин сезне кызыклы уен уйнарга чакырам. Уен кызыклы, без биремнәрне генә үтәячәкбез, аларны эзләячәкбез. Телисезме? Сез әзерме? Исегездә тотыгыз, сәяхәткә без үзебез белән күп, күп яхшылык алабыз.

-Башлыйбыз!

-Балалар, сез нәрсә дә булса ишетәсезме?(Аю тавышы яңгырый)

- Нәрсә булган икән аңа? Бәлки аңа безнең ярдәм кирәктер? Эзләрне карагыз. Бер-бер артлы барыгыз. Безнең маҗаралар башлана.

(Тәрбияче (яки балалар) ачыклый аю (уенчык) күңелсез һәм моңсу).

-Балалар, мин аның гадәти булмаган аю икәнлеген күрәм. Ул сөйләшә белә. Исәнме, Аю, нигә син шундый күңелсез? (Аю өчен тәрбияче сөйли яисә алдан яздырылган тавыш)

Аю: миңа моңсу, беркем дә минем белән уйнамый.

- Балалар, әйдәгез, Аю белән уйныйк, аңа игелекле һәм ягымлы сүзләр әйтик. Мактагыз әле аюны.

Балалар аюны сыйпыйлар һәм аны мактыйлар.

- Аю, ә дусларың кайда синен?

Аю: Дустым Маша тылсымлы әкитяләр йортына китте, анда шундый матур һәм якты рәсемнәр, китаплар бар. Мин анда ничек барырга икәнен белмим. Маша миңа юлны каян эзләргә икәнен язып калдырган кәгазьне мин ялгыш ертып ташладым. Хәзер нишләргә дә белмим. Балалар, әкитяләр йортына юл табарга ярдәм итегез зинһар!

Тәрбияче: Балалар ярдәм итәбезме аюга? (Киселгән рәсемне кулына ала) Бу кисәкләрне нишләтеп була? (Балалар белән янадан кисәкләрдән тулыр рәсем җыялар, анда сандыкчык ясалган)

- Бу сандык нәрсәне аңлата икән? (Бүлмәдән сандык эзләп табалар) Бәлки юл күрсәткеч мондадыр? (сандыкны кулына ала) Балалар, сандыкны карагыз. Ачарга телисезме? Моның өчен тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк:

- Әйдәгез бергәләп:

Матур тартма

Серле тартма

Сереңне ач, тартма! - дип әйтеп карыйк әле.

(Бергәләп әйтәләр) (Тәрбияче сандыкны ача, ук һәм хат ала.

- Менә могҗиза! Хат безнең өчен!

“Дуслар, әгәр ук буенча барсагыз, юлны табарсыз”

- Әйдәгез, игътибар белән карыйбыз, беренче ук кайда күрсәтә?

(ул өстәлгә күрсәтә, өстәлдә бирем)

Парлы сүзләрнең мәгънәсен аңла һәм охшашлыгына карап төшеп калган сүзне әйт.

1. Кыш – салкын, җәй – ... .

2. Дүшәмбе – беренче, җомга –... .

3. Төнлә – ай, көндез – ... .

4. Көн – якты, төн – ... .

5. Җәен – яшел, көзен –... .

6. Март – беренче, октябрь – ... .

7. Лимон – әче, шикәр – ... .

8. Каен – яфраклы, чыршы – ... .

Безнең сәяхәт дәвам итә. Әйдәгез әле карыйк, 2нче ук кая күрсәтә икән?

- Балалар, бу ук ачкычка күрсәтә.

Ул безгә ничек ярдәм итәчәк? Сез ничек уйлыйсыз, балалар? Нәрсә эшли ала бу ачкыч? (ишек ача)

(Ишек кырында усал эт утыра)

Балалар, эт бик усал, ул безне кертми, нишләсәк кертер икән? Эткә матур сүзләр әйтәләр)

- Менә этнең кәефе күтәрелде, әйдәгез, өйгә керәбез.

- Нинди матурлык! Балалар, без ишекне ачтык.

- Әйтегез әле, балалар, без кая кердек? Өйгә, бүлмәгә. Бу тылсымлы әкиятләр йорты.

Рәсемгә игътибар белән карагыз, һәм бүлмәдә ниләр бар икәнен сөйләгез әле? Менә безнең Машабыз да табылды! (Балалар җаваплары. Маша бүлмәдә, китап укый).

Балалар, Аю безгә рәхмәт әйтә, һәм үзе белән рәсемнәр карарга чакыра.

Әйдәгез әле, без дә матур рәсемгә карап хикәя уйлап табыйк. Мин башлыйм, ә сез миңа ярдәм итегез.

(Хикәя төзү).

Молодцы! Менә без Аюның дустын – Машаны таптык. Әле әкиятләр өендә матур рәсемнәр карадык дә, алар турында хикәя дә төзедек. Миңа сезнең белән бик күңелле булды!

 

Лукманова Сөмбел, Загидуллина Рәмзилә, 82нче “Көнбагышкай” балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев