Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

«Күңелле сәяхәт» – тәрбиячеләр өчен кулланма

Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез.

Максат: 1.Балаларның юл кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйтү, транспорт төрләрен белүләрен ныгыту. Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү.

2. Балаларны игътибарлы булырга өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү.

3. Уен барышында үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру. Балаларда  бер-берсенә ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Кулланма материаллар:проектор, компьютер, уенчык автомобиль, маскалар, рульләр, рәсемнәр, юл билгеләре, аудиоязмада транспорт  тавышы, уен өчен кыршаулар, “серле”тартма, “серле”җәймә.

               

Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?

Балалар. Яхшы.

-Барыгыз да матур итеп басыгыз, кәефегез тагын да яхшырак булсын өчен әйдәгез эле  бер-берегезгә карап матур итеп елмаегыз.

Дусларыбызның  көләч йөзләрен, елмаюлы күзләрен күргәч, күңелләребез күтәрелеп, безгә бик рәхәт булып китте.

Тәрбияче: 

- Балалар, сез сәяхәткә барырга яратасызмы? Мин сезне “Юл йөрү кагыйдәләре иленә” сәяхәткә чакырам.

 (Транспорт  тавышы ишетелә). 
-Балалар, нинди тавыш икән ул? Мин генә ишеттемме соң? ( йөк автомобиле күренә)
-Балалар, карагыз әле, нинди автомобиль!

-Кем әйтә балалар,бу нинди автомобиль? ( йөк автомобиле) Автомобильнең нәрсәләре бар,әйтегез әле?(кабина,арбасы, тәгәрмәчләре,руле,утыргычлары)

Арбасында да нәрсәдер бар. Маскалар һәм рулләр ,нинди матурлар.
-Балалар, белдем! Без маскаларны киик тә транспортка  әверелик һәм рулләрне тотып сәяхәткә кузгалыйк. Барабызмы? ( Балаларның җаваплары) 
-Безгә тукталышларда төрле биремнәрне үтәргә кирәк булачак, сез әзерме? (Маскалар киеп кую)
-Әйдәгез, юлга кузгалыйк. (транспортлар булып тавышларын чыгарып әйләнеп килү)
 Без тукталышка килеп җиттек.

Без “ Транспорт төрләре” тукталышында. 

  1.   “ Транспорт төрләрен аеру”( слайдлар карау)
    Без бүген  транспорт  төрләре турында сөйләшәбез. Кешеләр бер җирдән икенче җиргә тиз барып җитсен өчен транспортлар кирәк.Теләгән җиреңә, еракларга самолет белән hавада очып,  ә коры җирдән автомобиль белән, автобус белән барып була.

-Бу нәрсә? (су, һава, коры җир)

– Балалар, транспортларны нинди төрләргә бүлеп әйтеп була әле?

– Коры җир транспорты, hава транспорты, су транспорты.

-Балалар, коры җир транспортына нәрсәләр керә?

– Йөк автомобильләре (трактор,камаз, җиңел автомобиль велосипед,мотоцикл) 

Су транспортына нәрсәләр керә?

– Корабльләр, пароходлар, теплоходлар, катерлар .

– Һава транспортына нәрсәләр керә?

– Йөк ташый торган hәм пассажир самолетлары, вертолетлар.

Уен “Тавышыннан таны”

-Ә хәзер әйдәгез әле бу транспортларны тавышыннан танып карыйк       (транспорт тавышлары куела)

 Сез бакчага күбегез җиңел автомобиль белән киләсез. Ә кайсыгызның автобус белән  берәр җиргә  барганы бар? Балалар автобуста утырып йөрүче кешеләрне кемнәр дип атыйлар?(пассажирлар)

Ә сез автобуста үзеңне ничек тотарга икәнлеген беләсезме?

Әйдәгез шул кагыйдәләрне искә төшереп алыйк:
– Автобуста ишеккә сөялеп барырга ярамый – ишек ачылып китәргә мөмкин, куллар белән ишеккә тотынырга ярамый – бармакларың яки кулың кысылу куркынычы бар.

– Автобус эчен чүпләргә, конфет кәгазьләрен ташларга, көнбагыш ашап барырга ярамый.

– Кычкырып сөйләшергә, көләргә, тавышланырга ярамый.

– Бер-береңне этеп, уйнап барырга, тәртипсезләнергә ярамый.

– Олы кешеләргә, әби-бабайларга, бала күтәргән апаларга урын бирергә кирәк.

-Балалар, беләсезме кемнәр транспортларны  йөртә(транспорт йөртүче)

 Поездны(машинист)?

 Самолетны(очучы)?

 Теплоходны(капитан)?

-Яхшы, инде сәяхәтебезне дәвам итик.  Безнең каршыбызда тагын бер тукталыш.
2. “Күренә торган бул”
Бу тукталышта ял итеп алырбыз. Автомобильләрне дә куйыйк. (маскаларны салдыру, тезеп кую. )
Балалар, сезнең караңгыда юл кырыендагы билгеләргә игътибар иткәнегез бармы? Алар янып торган кебек күренәләр. Ни өчен икәнен әйтимме? (Балаларның җаваплары )Юл билгеләрен махсус ут кайтаргыч буяулар белән буйыйлар. 

- Балалар хәзер көннәр кыскара,тоннәр озыная.Тиз караңгы төшү юл хәрәкәте кагыйдәләренә аеруча игътибарлы булуны сорый.Нәкъ менә шушы чорда транспорт йөртүчеләрнең җәяүлеләрне бәрдерү очраклары ешая.Мондый куркыныч хәлләр  булмасын өчен,караңгы вакытта киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрү сорала.Яктылык кайтаручы киемнән булмаган кешене  транспорт  йөртүчеләр  фара яктысы астында якын арада гына күрә,ә инде киемендә яктылык кайтаручы элемент беркетелгән җәяүлене алар 130-140 метр арадан күрә ала.Караңгы вакытта транспорт юлы кырыеннан хәрәкәт итүче җәяүлеләргә хәзер яктылык кайтаручы элемент булган кием кияргә тиеш. Сез шулай ук киемегезгә ,рюкзак,сумкаларыгызга фликерлар ябыштырып куя аласыз.Карагыз әле алар нинди матур,күпме төрлеләре бар. (слайдлар курсәтелә)
-Балалар без автомобилләребезне куйдык,без хәзер кемнәр булабыз? (Җәяүлеләр)
- Афәрин, инде сәяхәтебезне дәвам итәбез. Без җәяүлеләр булып кына чираттагы тукталышка барыйк.Балалар, карагыз әле, алда ике төрле юл ята – транспортлар һәм кешеләр йөри торган юл. Без кайсы юлдан барырбыз икән? (Тар юлдан барырбыз) Киң юлдан безнең нәрсәләр йөри әле?

Балалар: Транспортлар.

Тәрбияче: Ә тар юлдан кемнәр йөри?

Балалар: Кешеләр.

Тәрбияче: Кешеләр – җәяүлеләр, йөри торган юлны икенче төрле тротуар дип атыйлар. (Бергәләп әйтәләр)

-Әйдәгез әле сезнең белән тротуардан гына барыйк. (Бергәләп әйтәбез)

Физминутка

Тротуардан атлыйбыз (бер урында атлап тору)

Кагыйдәне саклыйбыз (бармак белән яныйбыз):

Урам аша чыкканда (аякларны югары күтәреп)

Сулга, уңга карыйбыз.

– Ә хәзер юлыбызны дәвам итик. Игътибар белән карагыз әле: безнең каршыбызда нинди юл?

– Сезнең игътибар иткәнегез бар микән бакчадан кайтканда ул билгегә? Ул

Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу тамгасы. (Юл билгесен күрсәтәм) Бик игътибарлы булырга кирәк.

–Башта сулга,аннан уңга карыйбыз(юл аркылы чыгабыз)

Тәрбияче: Мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Авызы юк, борыны юк

Тик бар аның өч күзе

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе 

-Я, нәрсә ул, балалар? ( Светофор)

-Каршыбызда нәрсә басып тора?

Балалар: Светофор

Светофор кайда тора соң ул, ни өчен кирәк?

Балалар: Светофор юл чатында, юл хәрәкәтен көйләп тора:

– Дөрес, балалар. Кызыл ут янганда урам аша чыгарга ярыймы?. Ә сары ут янса нишлибез?.Яшел ут янганда гына урам аркылы чыгарга була. Светофор турында Рузәл бик матур шигырь сөйләр, шуны тыңлап үтик әле.

Озын агайның өч күзе:

Кызыл, сары, яшел ут.

Икесе сүнеп торганда,

Берсе яна шунда ук.

Юл аша чыкканда, hәркем

Карый шушы күзләргә.

Һәр беркүзнең – үз фәрманы,

Һич кирәкми сүзләр дә.

Сары күз янса – “Көтеп тор”,

“Тукта” – кызыл янганда,

“Тизрәк бул, алга атла” –

Яшел күз елмайганда.  

 

Тәрбияче: Балалар ә хәзер әйдәгез ял итеп алабыз.

                           Уен”Тукталыш”

Уен барышы: балаларга яшел,кызыл,сары руль бирелә.Шул ук төсле тукталышлар  куела.Музыка уйный башлагач транспортлар  кузгалалар,музыка туктагач юлдагы транспортлар  үз төсләрендәге тукталышка  кайтырга тиеш булалар.Уен 2-3 тапкыр кабатлана.

Сәяхәт дәвам итә.

4.Без «Юл билгеләре» тукталышында. Балалар, миңа сезнең ярдәм кирәк. Мин сезгә рәсемнәр әзерләп куйган идем, ләкин сезнең янга  килгән вакытта рәсемнәрдәге юл билгеләре урыннарыннан төшеп киткәннәр. Сез миңа юл билгеләрен урнаштырырга ярдәм итәрсезме? ( Җаваплар)
                Уен “ Юл билгеләрен урнаштыр”. (рәсемнәр белән)

Алдагы тукталышка рәхим итегез. Балалар, карагыз әле, бу нинди тартма икән? Хикмәтледер бу, әйдәгез ачып карыйк. (тартманы ачам)

Анда конверт белән уен “Өлешләрдән транспорт  төзе”

   -Әйдәгез балалар бу уенны без бакчабызга алып кайтыйк. Һәм шунда транспортларны җыярбыз. Ә хәзер инде безгә бакчабызга кайтырга кирәк.

   Без шушы әкияттәге  серле паласка утырып бакчага кайтырбыз.Күзләрне йомдык. (талгын музыка уйный)

    Менә без балалар бакчасына кайтып җиттек. Сезгә сәяхәт ошадымы? Ошаса әти-әниләрегезгә дә сөйләрсез,юлларда сак йөрергә кирәклеген аңлатырсыз.Рәхмәт сезгә, балалар. Юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт үтәгез!

 

Балык – Бистәсе муниципаль районы

Котлы-Бүкәш “Дуслык” балалар бакчасы

Тәрбияче: Каримова Зөлфирә Гаязовна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев