Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Күңелле балачак

Муса Җәлилнең “Карак песи” шигыре буенча театральләштерелгән тамаша.

Катнашалар

Әби

Песи

I тычкан

II тычкан

Сәхнә бизәлеше. Авыл өйләрендә йорт кирәк-яракларын саклау өчен ясалган бүлмә. Аны элек чолан дип йөртәләр иде. Стенага махсус ясалган киштәләр, киштәләрдә банкалар, тартмалар, пакетка төрелгән әйберләр. Идәндә авызы чүпрәк белән каплап, бау белән бәйләнгән чүлмәк тора. Почмакта он капчыгы, аның янына җилпуч терәтелеп куелган. Стенада иләк эленеп тора. Бүлмә пөхтә итеп җыештырылган. М.Җәлилнең “Карак песи”( Җ.Фәйзи көе) шигыренә язылган җырының көе яңгырый.

Бер почмактан ике тычкан килеп чыгалар.

I тычкан. Чи-чи, кил әле монда, менә бу чүлмәктән тәмле ак май исе килә, әйдә авыз итеп карыйк әле.

II тычкан. Кап-коп, син бик әрсезләнмә әле, кичә генә он капчыгын тишеп, он белән сыйланган идек бит. Сизеп алсалар, беләсеңме нәрсә була?!?

I тычкан. Сизмәсләр, курыкма, ( бармагы белән чүлмәктән май сызырып ала да, ялый) кара ничек тәмле ак май. Авызга кабу белән эреп китә.

II тычкан. И, кызыктырасың инде, кабып карамыйча булмас. ( Икәүләшеп ак май яларга керешәләр)

Аяк тавышлары ишетелә, ишек шыгырдый.

II тычкан. Баш бетте, кемдер керә, сызыйк моннан.

I тычкан. Тагын әз генә....

Чи-чи Кап-копны өстерәп диярлек алып чыгып китә. Чоланга Әби керә.

Әби. Баланың баласы балдан татлы диләр, чыннан да шулай икән. Оныкларым йокыдан уянганчы, тәмле коймак пешереп, хуш исле ак май белән майлап куйыйм әле, Алла бирсә. (Он капчыгын күрә). Бәракалла, и имансызлар, он капчыгын тишкәннәр. ( Май чүлмәген ача). Кара инде син бу юньсезләрне, ак маемны да ашап бетерә язганнар. Менә сиңа мә, күрсәтәм әле мин сезгә, күрмәгәнегезне! ( Почмакка карап йодрык күрсәтә)

Кая әле минем йомшаккаем, кая әле минем акыллы песием, пес-пес-пес.

Киерелеп, сузылып, Песи килеп керә.

Песи. Мияу, мияу, әбекәем, син мине чакырдыңмы? Сөт бирер чак та җиттемени инде?

Әби. Чакырдым, чакырдым, йомшагым. Әле кайларда йөрдең соң син?

Песи. Әбекәем, синең тавыкларга сипкән бодаеңа чыпчыклар җыелган, шуларны куып хәлдән тайдым. Бигрәк әрсез инде шул чыпчык дигәннәре.

Әби. Эшең бик күп шул инде, наныем, менә тагын бер йомышым бар иде сиңа.

Песи. Әйт кенә әбием, шул мизгелдә үтәлер.

Әби. Мырауҗаным, йомшагым, теге имансыз тычканнар он капчыгын тишкәннәр, май чүлмәгенә төшкәннәр. Маемны сакла, ояларыннан да чыгарма шуларны!!!

Песи. Әбекәем, җаныкаем, мин аларны, мин аларны (ярсып, кулларын уа) мин аларны хәзер, муеннарын борып, койрыкларын өзеп ташлыйм. Тотыйм гына әле шуларны.

Әби. Шулай ит, акыллым, шулай ит! Менә сиңа мендәр, менә сиңа ятак, бераз ятып тор. Шул имансызлар чыгу белән, эләктереп алырсың.

Әби китә.

Песи. Менә шулай итеп мендәрне куйыйк, менә болай итеп җайлап кына ятыйк. Бераз ял итеп алыйк.

Песи йоклый. Тычканнар чыга.

II тычкан. Әйттем мин сиңа, моннан рәхим-шәфкать юк. Йөрмик монда чуалып, харап булабыз бит.

I тычкан. Курыкма, күрәсеңме син аны, йоклый бит ул, өстенә менеп сикерсәң дә уянмаячак ул. Ялкау бит ул, ата ялкау, әбинең тәмле каймагын эчеп, йомшак мендәрендә йоклап, ата ялкауга әйләнеп бетте инде ул.

II тычкан. Ә әби үзен ярата, акыллым, йомшагым гына дип тора.

I тычкан. Шулай инде ялагайлана белгәч, яраталар. Әйдә китик булмаса, озак йөрдек бугай инде.

Китәләр. Песи уяна.

Песи. (Корсагын сыпыра) Үзе тычканнарны тот дип, эш куша, ә үзе ашарга да бирми бу әби. Каян килә соң әле бу тәмле май исе? (Иснәнә, май чүлмәген күрә.) Менә, менә, кабып карыйм әле, (бармагын ялый) ай-яй тәмле, тагын бер генә кабам да, тагын бер генә, тагын бер генә... (Май чүлмәге бушый, песи аны үрелеп тә, күтәреп тә карый.)

Песи. Ай, харап булдым, ояты ни тора. Әбиемә нәрсә әйтәм инде хәзер? Ай-яй-яй, нишләргә инде хәзер? (башын тота) Менә шулай инде ул, бер авызыңа хуҗа була алмагач.

Аяк тавышлары ишетелә, ишек шыгырдый.

Песи. Харап булдым, харап булдым, нишләргә инде хәзер? (почмакка кача)

Әби. Кая минем, акыл иям, кая минем май саклаучым, каравылың тәмам булды, сөт биримче үзеңә!!!

Әби песине эзли, идән уртасында аунап яткан май чүлмәген күреп, ах итә.

Әби. Мияу, мияу пескәем,

Хыянәтче икәнсең.

Саклый торган маеңны

Үзең ашап киткәнсең!

Песи шулчак сиздерми генә чыгып шыла, әби исә май чүлмәген тотып уртада басып кала.

Әби. И, дөньялар үзгәрде, беркемгә ышаныч калмады, карагыз инде, бу явыз мәчене, үзе саклый торган маен үзе ашап киткән бит!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев