Көмеш кыңгырау

«Казларыгыз симез булсын» ( Каз өмәсе кичәсе)

Каз өмәсе кичәсе үткәрү өчен сценарий.

А.б. 1.Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Араларны ерак димәгәнсез,

Килгәнсез безгә, дуслар,

Безнен якның суы татлы,

Халкыбызнын йөзе якты.

Халкыбызнын күнеле хуш!

 

2.Безнең халык кунакчыл:

“Якты чырай, такта чәй, - дип

Каршы ала кунакны.

Ата-баба гадәтләрен

Без дә дәвам итәрбез.

Безгә кунакка килгәнсез -

Күнел ачып китәрсез.

 

Тәрбияче: Безнең балалар бакчасы инде күп еллар сабыйларга милли-мәдәни тәрбия бирү өстендә эшли. Бу изге эштә милләтебезнең байлыгы булган бишек җырлары, мәкальләр, табышмаклар, милли йолалар, бәйрәмнәр ярдәмгә килә.

Милли бәйрәмнәрнең һәркайсында халкыбызнын күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары, җыр- бию, уен-көлке чагыла. Кеше әлеге бәйрәмнәрдә һөнәргә, батырлыкка, тапкырлыкка һәм зирәклеккә өйрәнә. Бүген без сезгә халкыбызнын милли йолаларының берсе булган “Каз өмәсе” кичәсеннән өзек күрсәтербез.

 

Акрын гына “Тәфтиләү” көе яңгырый. Татар халык йорт эче күренеше. Әби-бабай кул эше эшләп утыралар.

 

Әби: Әтисе, бүген бит бездә каз өмәсе. Үзебез үстергән симез казларны суяр вакыт җитте. Каз йолкучыларны сыйлыйсы булыр: бәлеш куйдым.

Бабай: Тиздән каладан балалар, оныклар да кайтып җитәр. Күренмиләрме әле?

Ә: Әтисе, онытмадыңмы кунаклар да чакырган идек бит.

Б: Юк, юк онытмадым. Кунаклы йорт – хөрмәтле йорт ул.

Ә: Бүген иртәдән кулымнан кашык, чәнечке төшеп китә, кунак килүгә инде ул.

Б: Мәче дә бик тырышып битен юды, самаварында озак җырлады, күп кунаклар килер, иншалла.

Ә: Әнә, оныкларыбыз кайтып та җиттеләр. Каршы алыйк үзләрен.

Б: Исән-сау гына кайтып җиттегезме, балалар.

Ә: Әйдәгез, балакайларым, түрдән узыгыз.

Оныклар: Әби-бабай исәнмесез!

Сезне сагынып кайттык без.

Күчтәнәчкә татлы ризык –

Чәкчәк алып кайттык без.

Табын яме чәкчәк дигән

Сүзләр йөри түгелме?

Һәрбер туйның иң түрендә

Урын ала түгелме.

Ә: Рәхмәт, балакайларым, күчтәнәчегезгә.Чәкчәк ул татар халкының табын күрке, милли ризыгы, кунак ашы.

Б: Әнә, тагын кунаклар килә.

Ә: Исәнмесез, якын дуслар,

Исәнмесез, туганнар.

Б: Күрегезче, мари дусларыбыз да килеп җиттеләр. (мари халык киеменнән балалар керә)

Кунаклар: Килдек ерак юллар үтеп,

Дусларыбыз янына.

Милли ризык – табын күрке,

Ямь өстәсен тагын да.

Ә: Рәхмәт күчтәнәчегезгә. Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач диләр.

Күнелләребез киң, йөзләребез һәрчак ачык сезгә.

Б:Рәхмәт инде сезгә, балалар. Бик зурлагансыз. Мин сезгә хәзер аз гына каз өмәсе турында сөйләп китим.

Язлар җиткәч, ишекалларына яшел чирәмнәр чыккач, каз бәбкәләре дә оядан төшәләр. Яшел чирәм ашап, суда йөзеп, алар көзгә зур казлар булып үсеп җитәләр. Менә шул вакытта, җирләр туңып, карлар яугач, авылларда каз өмәләре башланып китә.

Ә: Каз өмәсендәге җыр-бию, уен көлкесен сөйләп аңлата торган түгел. Җиткән кызлар каз йолкыйлар. Ә сезнең кебек балалар канат, каурый сыдыралар иде. Кичке якта гармун уйнап егетләр дә килеп җитәр иде.

Төнгә чаклы канат сатып “йөзек салыш”, “йолдыз санау”, “арка сугыш” уеннары уйныйлар иде. Күпме табышмак, мәкальләр әйтелер иде. Мичтә каз бәлеше пешәр иде.

Б:Әнисе, өмәчеләребез дә кайтып килә түгелме? Мин каршы алам, син бәлешеңне кара.

(каз канаты көе астында көянтәгә казлар аскан кызлар керә)

1кыз: Соклансыннар сылу кызга,

Чыңлар чулпы төймәсе.

Борынгыдан килгән гадәт

Татарның каз өмәсе.

2кыз: Авылларда бүген кызлар җыры,

Тальян моңы чыңлый өйләрдә.

Күңелләрдән-күңелләргә күчеп

Кабат яңгырый иске көйләр дә.

А.б.

Мамык кына очып куна

Кызлар җыры, назлы күңелдә.

Муллык җыры җиргә түгелә.

1кыз:Әбекәй, казларыңның эшен бетердек, чистарттык, юдык, бәкедә чайкадык.

2кыз: Казларыгыз бик симез булганнар, әбекәй.

Ә:Бәрәкалла, әтисе, күр әле, казлар бик симез булганнар.Илгә-көнгә тынычлык, үзебезгә сәламәтлек насыйп итсен. Балалар, оныклар, туганнар белән тәмле итеп ашарга язсын.

Б: Эх, менә ичмасам, бу бәйрәм. Мондый мал-бәрәкәт булганда, биемичә ничек түзәргә кирәк. (бабай биеп ала)

Ә:Тукта әле, әтисе, яшьләр биесеннәр. Синең яшең узган, туның тузган инде. Әйдәгез, балакайлар бер түгәрәк уены уйнап күрсәтегез әле.

(җырлы биюле уен “Эх зилем-зиләле”)

Б: Кунакларыбыз да hөнәрләрен күрсәтсеннәр инде.

Рус кызы:

Праздник к нам пришел,

Все об этом знают.

Всюду музыка слышна

И гармонь играет.

Нарядились мы с утра,

Встали очень рано

Здравствуйте, мои друзья

Все мы очень рады.

(рус халык биюе)

Ә:Мари дусларыбыз белән дә аралашып яшибез. Алар да татарлар кебек җырлы, моңлы халык: чигү чигәләр, чыбыктан үреп сандыклар ясыйлар.

Мари малае:

Гади түгел бу сыбызгы

Тылсымлы ул, белегез.

Бүләк итеп бирәм сезгә,

Сез уйнарга килегез.

Мари кызы:

Тыпырдатып, матур итеп,

Без марича биибез.

Марича да, русча да,

Татарча да сөйлибез.

(мари халык биюе)

Ә: Рәхмәт сезгә. Бик матур бүләк. Әйдәгез, бергәләп бер шаян уен уйнап алыйк. (Чума үрдәк, чума каз)

Б: Кая минем татар оныкларым да үз hөнәрләрен күрсәтсеннәр инде.

Татар кызы:

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул

Татар кызы дисеннәр.

Татар малае:

Бие, бие, бие әле

Биегәнең юк әле.

Сине матур бии, диләр,

Биетеп карыйк әле.

(татар халык биюе)

Ә: Балаларым, килгән кунаклар, сезнең белән бик күңелле булды. Рәхәтләнеп күңел ачтык. Әйдәгез, мәкаль әйтеш уйнап алыйк. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә.

1. Күрше хакы – тәңре хакы.

2. Яхшы сүз – җан азыгы.

3. Күмәк күтәрсә – күлне күчерер.

4. Ялгыз агачны – җил сындыра.

5. Теле татлынын – дусты күп.

Б: Балалар, безгә ял итәргә вакыт инде.

Ә: Менә каз бәлешем дә пешеп җитте. Рәхәтләнеп сыйланыгыз, күңел ачыгыз. Безгә йокларга вакыт инде.

Балалар: Тыныч йокы, бабакай,тыныч йокы, әбекәй.

Ә: Бигрәк тәмле телле икәнсез. Авызыгызга бал да май.

А.б. Кызлар, егетләр биеп, җырлап күңел ачалар.

(шуның белән кичә тәмам)


Арча районы Апаз балалар бакчасы югары категорияле тәрбияче Нигъмәтҗанова Лилия Гәптеләхәт кызы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: