Йөзә торган утрау
Балалар өчен тамаша.
АЛЫП БАРУЧЫ. Яшәгән ди Алмаз исемле бер малай. Ул туплы уйнарга яраткан. Үзе тупка тибә, үзе җырлый икән.
АЛМАЗ. Бер типтем — уңга китте,
Ике типтем — сулга китте.
Өч типтем — күккә менде,
Дүрт типтем — күлгә төште,
Биш типтем — күлгә чумды.
(Тубы суга төшә.)
Кара әле, су да коенып чыкты. Тупка гына коенырга димәгән. мин дә коеныйм әле. Мин су коенып чыкканчы үзеңне тәртипле тот, беркая да сикермә! (Тупны судан алып, яр буена куя һәм үзе суга керә.)
АЛЫП БАРУЧЫ. Алмаз чишенгән дә киемнәре янында тупны калдырып, суга кереп китикән. Аның кереп китүе генә булган, су читендәге бакалар туп янында сикерешеп, аны карый башлаганнар.
БАКАЛАР. Бак-бак-бак-ак! Күл буенда куркыныч җанвар бар! Үзе яшел, үзе зәңгәр, үзе шома, үзе түгәрәк, ә үзе бер урында һич тә тора белми, йә сикерә, йә тәгәри. Хәзер дә тәгәрәр иде, Алмазның киемнәре булмаса.
БАКАЛАР ҖЫРЫ:
Күл буенда җанвар бар,
Абау, бигрәк куркыныч!
Ни койрыгы, ни күзе юк,
Ни тотарга мөгезе юк.
— Нәрсә икән бу?
— Әйдәгез, якынрак барып карыйк!
— Мин куркам!
— Мин дә!
— Тешләп кенә калса ярый ла! Йотып куймагае...
— Юкны сөйләмәгез әле! Йотса, Алмазның үзен йоткан булыр иде!
— Әйе, әйе, аны йоткан булыр иде!
— И-и, куркаклар! Чебен тисә чер итәргә торасыз. Әйдә, үзем барып карыйм әле. Минем бу нәмәрсәне элек тә күргәнем бар. Сикерергә яратса да, бер дә куркыныч түгел ул. Аның белән балалар сикереп уйнарга ярата. Аларның әниләре уйнатмас иде алай куркыныч булса. Җанвар түгел, туп ул беләсегез килсә!
— Туп?
— Туп турында минем дә ишеткәнем бар!
— Туп дигәннәре шушымыни инде?
— Туп дигән нәрсә утта янса да, суда батмый, йөзә дә йөзә, диңгезгә хәтле барып җитә ул бер суга керсә!
— Бер табышмак әйтимме?
— Кит әле, нинди табышмак әйтәсең ди туп турында?
— Үзе батмый, суыкта катмый, бер урында торалмый, ул нәрсә?
— Туп!
— Әйе шул, туп!
ТУП ҖЫРЫ:
Тупылдатсаң — тупылдыйм,
Шакылдатсаң — шакылдыйм.
Тук-тук-тук!
Шап-шоп-шап!
Сикереп һич тә туймыйм мин!
АЛЫП БАРУЧЫ. Бакалар тупны кармалап та караганнар, өстенә дә сикереп менгәннәр, аннан соң суга этеп төшергәннәр дә тотынганнар уйнарга. Өстенә дә менеп утырганнар, аннан суга да сикереп төшкәннәр, астыннан да йөзгәннәр, яныннан да йөзгәннәр, йөзеп һич тә туймаганнар. Шулай итеп кич җиткәнен сизми дә калганнар.
Ә Алмаз туйганчы коенып судан чыкса, тубын тапмаган. Аптыраган, әллә айга сикерде микән, дип, күккә караган, анда туп булмаган. Болытка да караган, анда да булмаган туп. Аннан күлгә караган һәм күл уртасында үзенең тубын күргән. ә тубы янында бакалар гына түгел, балыклар да сикерешеп уйныйлар икән.
Алмазның үзенә дә кызык булган. Ул карап-карап торган да:
— Ярар, бу туп сезгә булсын. Ә мин яңасын алырмын, — дип өенә кайтып киткән.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев