Көмеш кыңгырау

«И туган тел, и матур тел!» (Тукай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрү өчен сценарий)

5 - 6 яшьлек балалар өчен Тукай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрү өчен сценарий

Бурычлар:

Үстерү бурычлары:  Г. Тукайга  багышланган  һәм ул иҗат иткән шигырьләрне  сөйләү, тыңлау. Сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен, артистлык сәләтен, сөйләм телен үстерү; Тукай шәхесе белән горурлану; туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Тәрбия бурычлары: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә,  туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә  мәхәббәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычлары:  Балаларны  Г. Тукайның  тормышы  һәм  иҗаты  белән  таныштыру.
       Көтелгән нәтиҗә:татар халкының уеннарын, җырларын өйрәнү, шигырьләрне сәнгатьле сөйләү. Балалар театр сәнгате аша бер – беренә карата мәрхәмәтле,юмарт булырга өйрәнәләр.
        Балалар белән алдан эшләнелгән эш: балаларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыру, әсәрләрен, шигырьләрен уку, җыр өйрәнү,  татар халык уеннарын уйнау, роль сүзләрен сәнгатьле сөйләргә өйрәнү.
       Шәхси эш: шигырьләр өйрәнү, телнең сөйләмен, сәнгатьлелеген камилләштерү.
       Ата – аналар белән эш: бәйрәм өчен кирәкле костюмнарны әзерләделәр.
      Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлә. Г.Тукайның портреты эленә. Залның бер почмагына балалар өчен язылган китаплардан һәм аның әкиятләренә карата эшләнгән рәсемнәрдән күргәзмә оештырыла, залнын алгы өлешендә Г.Тукайга багышланган һәм чыгышлар белән туры килеп бара торган презентация күрсәтелә.
       Методик алымнар: сүзле  уеннар, әдәби сүз, балаларның аерым һәм күмәк җаваплары, индивидуаль эш, уен.

        Алып баручы: Кадерле балалар! Апрель аеның иң матур, ямьле, кояшлы көнендә, чәчәкле яз аенда безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай дөньяга килгән. Без бүген сөекле шагыйребезнең иҗат кичәсенә җыелдык.
  (Магнитофон язмасында “И, туган тел!” көе яңгырый).

Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры “ Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.

Дөньяда иң-иң матур ил
Ул – минем туган илем.
Дөньяда  иң-иң матур тел
Ул – минем  туган телем.

-Хөрмәтле  әти – әниләр, килгән кунаклар, әйдәгез бергәләп, басып Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкарабыз.
“Туган тел” җыры
Бүгенге  ямьле  язның  матур  көнендә  без  халкыбызның  бөек  шагыйре – Г.Тукайны искә алырга, аның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.
1 бала: Апрельнең таңы ата,
Ул  бүген бик тә серле.
Габдулла Тукаебызның
Бүген бит туган көне.

2 бала: Бүген хәтта җил дә исми,
Кояш  кына елмая.
Кояш нурлары астында
Бар табигать җанлана.
Тукай шигырьләрен укып,
Күңелләрем моңлана.


3 бала: Апрель аенда туган Тукай абый,
Яратабыз шуңа бу айны.
Шаулап-гөрләп килгән яз аенда
Искә  алабыз  ел да Тукайны

Онытырга безнең хакыбыз юк-
Онытмабыз мәңге Тукайны! (Балалар барысы бергә әйтәләр)

        Алып  баручы: Әйе, балалар, без Тукаебызны  беркайчан  да  онытмабыз.Аның  шигырьләрен, җырларын өйрәнербез, кабатларбыз.
Залга  күбәләк очып керә, аның артыннан малай  керә, күбәләк белән уйный. Малай күбәләк каршына килеп баса.
Г. Тукай шигыре “Бала белән күбәләк”

        Малай: Ярар, күбәләк, тимәм. Син бик матурсың! Әйдә,күбәләк бергәләп биеп алыйк.
(Малай белән күбәләк бииләр)

Алып баручы: Бәйрәмебезгә, кунаклар килә, балалар.
Музыка  астында кәҗә  белән  Гали  керә.

Кәҗә: Исәнмесез, балалар 
Сезгә кунакка килдек
Тукай абый китабын
Бүләккә дип китердек.

Алып баручы: Рәхмәт инде, дусларым!
Бәйрәмебезгә үтегез
Үзегезнең һөнәрегезне
Безгә күрсәтеп китегез
 -Хәзер, хәзер,тыңлагыз, шигырь сөйләп алырбыз

Шигырь “Гали белән Кәҗә”
(Гали кәҗәгә “печән” бирә, кәҗә башын селки)

       Алып баручы: Рәхмәт, дусларым, китабыгыз, матур шигырегез өчен. Без бу китабны бик саклап тотарбыз.
       Алып баручы: Балалар, карагыз әле, безгә кунакка Аяз үзенең яраткан көчеге белән килгән. Әйдәгез, аларны тыңлыйк әле. 
Эт  тезләнеп утыра.
Г. Тукай шигыре “Кызыклы шәкерт”
- Балалар, бу көчек Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигыреннән. Бу шигырь безне тырыш булырга,бер эштән дә курыкмаска өйрәтә.

       Алып баручы: Г.Тукай кечкенәдән  үк  ятим  кала. Ул әнисен хэтерләми, ләкин үзенең   әнисен гел  юксынып яши. Һәм, әлбәттә, бу аның иҗатында да  чагылыш таба. Ул  бик  күп  бишек  җырлары иҗат итә. 
-Ә, хәзер, кызларыбыз Тукайның “Бишек җырына” бию биеп курсәтерләр.
“Бишек җыры”на кызлар курчаклар белән бииләр (курчаклар            коляскада)
      Алып баручы: Сез дә үсеп җиткәч  шулай  балаларыгызны назлап йоклатырсыз, иркәләрсез. Әни назын тоеп, бәхеттә яшәргә язсын сезгә, балалар.

“Су анасы” музыкасы яңгырый.

       Алып баручы: Балалар, безнең бәйрәмебезгә су анасы килә. Елмаеп каршы алыйк  кунагыбызны. 
Залга су  анасы  керә.

        Су анасы: Исәнмесез, балалар, кунаклар. Мин Тукайның  “Су анасы” шигырендәге герое, бәйрәмгә дип килдем. Эх… Бәйрәм  тәмамланып та  киләме әллә, минем рәхәтләнеп  шигырьләр тыңлыйсы, уйныйсым  килә иде…
       Алып баручы: Тыңла, Су анасы, безнең балалар  бик  күп  шигырьләр  беләләр!
Шигырьләр сөйләү.
“Безнең  гаилә” шигыре;
“Карлыгач” шигыре
        Алып баручы: Без, Су анасы күп кенә Тукай әкиятләрен беләбез. Аның әкиятләреннән  төзелгән пазлалар  да җыябыз. 
Тукай әкиятләреннән пазлылар җыю
        Су анасы:  Балалар, сез туган тел турында мәкальләр беләсезме?
        Алып баручы: Беләләр,су анасы. Әйдәгез әле мәкальләр әйтик әле.
Залга 5 бала чыга.
1. Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,
    Иң  ачы нәрсә дә — тел.
2. Тел — ананың теләге,
    Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.
3.Туган телем — үз телем,
    Туган илем — үз көнем.
4. Иң татлы тел — туган тел,
    Анаң сөйләп торган тел.
5.Бит күрке - күз,
   Тел күрке - сүз.
        Алып баручы: Менә, Су анасы, ошадымы?
       Су анасы:  Ошады, балалар. Г.Тукайнын  да сезнен  кебек кечкенә  чагы  булган.  Ул  да  сезнең кебек   уеннар   уйнарга  яраткан. 
Әйдәгез, әле   «Чума үрдәк, чума каз» уенын уйныйбыз

Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата ,ярата.
Алия үзенә иптәш эзли,
Белмим, кемне ярата, ярата.
Ул  Эмильне  ярата, ярата.
       Алып баручы: - Су анасы, без бит әле  синең турында да уен беләбез. Әйдә, бергәләп уйныйбыз
“Су  анасы” уены.
Балалар түгәрәккә басалар. 
         Алып баручы: -Балалар, әйдәгез, үзебезнең арадан  су анасын санамыш ярдәмендә билгелибез:
Елгада бар бер басма:
 Син анда ялгыш басма.
Әгәр  бассаң китереп,
 Кырыйга чык сикереп.
-Безнең су анасы Алсу була. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра. Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:
Су анасы, Су анасы,
Су анасын күр әле
Каршыңда кем басып тора 
Ялгышмыйча әйт әле.
       Су анасы: Рәхмәт, балалар, бәйрәмегез  өчен. Миңа сезнең белән бик рәхәт булды. Мин  сезгә  буш кул белән килмәдем, күчтәнәч алып килдем ( су анасы балаларга раскраскалар тарата)
        Алып баручы: Рәхмәт, Су анасы. Менә, нәни дусларым, без Габдулла Тукайның бик күп әсәрләрен искә төшердек. Шигырьләрен, әкиятләрен яхшы беләсез икән. Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. 
Бәйрәмне “Кояшлы ил” җыры белән тәмамлыйбыз.

Кулланылган  әдәбият: 
1.К.В. Закирова  “Балачак  аланы: балалар бакчасы  тәрбиячеләре һәм әти – әниләр өчен хрестоматия.- Казан: РИЦ, 2011.; 
2. К.В.Закирова. Иң матур сүз. Хрестоматия.- Казан: Мәгариф,2000.
3.Күңел ачыйк  бергәләп: Бәйрәм иртәләре сценарийлары:  Балалар бакчасы  тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен ярдәмлек. – Казан: Мәгариф, 2003.


Гайнутдинова Розалия Зиннуровна, 60 нчы “Шәүлегән”  балалар бакчасы тәрбиячесе, Чаллы шәһәре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: