Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Гаврош, син кая?

Яңа елга өр-яңа, табадан гына төшкән сценарий.

1 нче күренеш.

Шарик фотоаппарат тотып килеп керә.

Шарик: Ух, көчкә кайтып җитештем. Буран, давыл, карның күплеге. Гаврош, Гаврош дим, кая син? Кая киткән бу? Сөт эчәр вакытың җитте бит. (эзли)

(Шулчак, кечкенә генә чыршы ботагы күтәреп Кот Матроскин килеп керә.)

Шарик: Матроскин, кая Гаврош? Кая йөрисең син?

Кот Мотроскин: Нәрсә булды? Нигә тавышланасың? Менә чыршыга бардым, Урманчылыктан чыршы алып кайттым. Яңа ел җитә бит!!!

Шарик: Чыршы, шушымыни чыршың?

Кот Мотроскин: Әйе. Нигә ? Үзе нинди матур, бизәргә дә күп уенчык кирәкми, илдә кризис, шуңа экономия ясарга кирәк. Кая куябыз? Мондамы, әллә мондамы?

Шарик: Тукта әле, куеп тор әле ул чыршыңны. Гаврош кая? Бөтен җирне эзләдем, ул җууук.

Кот Мотроскин: Белмим, мин каян белим. Сараендадыр. Бөтен сөтне шул Гаврошыңа эчереп барасың, әзрәк сатыйк дим мин сиңа. Акча бүксәне төртеп тишми.

Шарик: Ничек белмисең, ничек белмисең? Син калдың бит өйдә. Мин сиңа чыгып китмә, дидем бит. Урлаган булсалар!

Кот Мотроскин: Кемгә кирәк ул синең сарык бәрәне кадәр бозавың.

Шарик: Ул бит үсә, димәк, точно урлаганнар. Печкин, Печкинга шалтыратабыз. Гәҗиткә белдерү бирсен. (телефонын ала, номер җыя)

Алло, алло, Печкин, Печкин дим. Гаврошны урлаганнар. Хәзер үк газетага белдерү бир, ак диген, кара таплары бар диген. Бер колагы китек диген.

Кот Мотроскин: Тукта әле, күп сүзләр яздырма, бик кыйбатка чыкмасын белдерүең, ул сарык бәрәне кадәр бозавың өчен...

Шарик: Бар икән күрәсе башлар, нишләргә инде. Әйдә киттек эзләргә...

Песи белән эт чыгып китәләр.

2 нче күренеш.

Зал уртасында чыршы утыра. Балалар Яңа ел бәйрәменә җыелганнар.

1 алып баручы: Бәйрәм бүген – Яңа ел, бөтен җиргә кар кунган.

Яңа елны каршылап, кунаклар да җыелган.

Балаларга куаныч: монда чыршы килгән ич!

Кабызган йолдызларын, балкыта ул йөзләрен.

2 алып баручы. Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

 

1 алып баручы: Хәерле көн барыгызга да! Без бүген сезнең белән Яңа елны каршылау тамашасына җыелдык. Әйдәгез, тамашабызны башлап җибәрик.

Җыр _______________________________________________________

1 нче укучы. Тышта бик тә күңелле

Җиргә ап-ак кар ятты.

Җырлап-биеп каршылыйбыз

Яңа ел таңы атты.

Шатланабыз, сөенәбез,

Зурлыйбыз яңа елны.

Яңа елда, яңа утлар,

Яктыртсын яңа юлны.

2 нче укучы. Ап-ак карлар ява

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына,

Яшел чыршы җыйнады.

Чыршыбыз Яңа елга,

Матур итеп бизәлгән.

Баштан алып аска кадәр,

Уенчыклар тезелгән.

3 нче укучы. Күрегез лә чыршыбызны!

Чыршының да чып-чыны.

Нинди төз, матур, биек

Тора түшәмгә тиеп.

 

Бакча балалары чыршы турында шигырь сөйли.

1нче укучы: Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

2нче укучы: Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул,

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын яңа ел!

3нче укучы: Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте,

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Алып баручы: Балалар, чынлап та, әйдәгез әле, чыршыбызны зурлап җыр җырлап алыйк.

Җыр: “Чыршыкай-купшыкай” (Х.Әхмәтшин сүзл., Р.Сәрвәров муз.)

3. Урман кызы Чыршыкайны

Көтеп ала барсы да,

Яңа елны дәшә бит ул,

Өй түренә баса да.

Кушымта:

Яңа елда кунак булып

Кил син безгә,Чыршыкай!

Яңа елда кунак булып

Кил син безгә, Купшыкай!

2. Ашыгабыз Яңа елга

Урман кызын бизәргә.

Әткәй-әнкәй ярдәм итә

Уенчыклар эләргә.

Кушымта шул ук.

3. Урман кызы Чыршыкайның

Күлмәкләре яшелдән.

Кыш бабай да бүләкләрен

Чыршыкайга яшергән.

Кушымта шул ук.

 

Залга ашыга-ашыга Почтальон Печкин керә.

Почтальон Печкин: Сез нәрсә, сез нәрсә монда җырлап, биеп ятасыз. Гаврош тиңенте Гаврош югалган бит. Менә газетада белдерү басылган. (Белдерүне укый)

“АК ТӨСТӘ, КАРА ТАПЛАРЫ БАР, УҢ КОЛАГЫНЫҢ ОЧЫ КИТЕК” диелгән.

Ә нигә китек ул, кем киткән ул колакны? Аның кителгән җире кая? Кайда төшеп калды икән? Монда Гаврошны эзләгәнче кителгән колакның китеген эзләргә кирәк әле башта...

1 алып баручы: Тукта әле, Печкин. Без берни дә белмибез бит. Син нинди Гаврош турында сөйлисең дә, нинди китек колак турында сөйлисең?

Почтальон Печкин: Менә дөньядан артта калып йөрисез инде. Әзрәк газета-журналлар укырга, яңалыклар тыңларга кирәк. Гаврош - Шарикның ак төстәге, кара таплы, китек колаклы бозавы югалган. Шарик бик нык борчыла, шуны эзләргә кирәк. Бик беләсегез килсә, кичтән өйдә булган, ә иртәнгә тү-тү. Говрош юк, урлаганнар.

1 алып баручы: И, белмәдек шул, алайса бергәләп эзлик инде. Әйдәгез, балалар, киттекме?

Шаян бию “Эзлибез”

Бии-бии чыгып китәләр.

3 нче күренеш.

Сәхнә артыннан: “Ә Гаврош белән чынлыкта ни булган соң? Әйдәгез шуны белик әле” – дигән тавыш ишетелә.

Видеоролик кушыла.

Бүре белән Бозау урманда чыршылар арасында йөриләр. Чыршы сайлыйлар. Үзара яңа елны ничек уздырулары турында сөйләшәләр.

Бозау: Менә бу матур чыршыны кисеп алабыз да, өйгә алып кайтып куябыз.

Бүре: Әйе, матур итеп бизибез дә, аннан җырлыйбыз, биибез.

Шулвакыт урман эченнән Кыш бабай килеп чыга. Ул таягы белән агачларга кагылып, урманның матурлыгына сокланып йөри. Бүре белән Бозауны күрә.

Кыш бабай: Бүре дус, нишләп йөрисез монда?

Бүре: Менә бу матур чыршыны кисеп алып, өйгә алып кайтырга иде, бәйрәм уздырырга иде.

Бозау: Безнең дә чыршы бәйрәме күрәсе килә, бүләкләр аласы килә.

Кыш бабай: Була ул, урмандагы чыршыларны кисәргә ярамый. Мин Вәрәшбаш мәктәбенең чыршы бәйрәменә барам, мине анда чакырдылар. (Чакыру кәгазен күрсәтә) Сез дә, әйдәгез, минем белән.

Бергәләп бәйрәм итик, тик сез тәртипле булыгыз, балаларны куркытмагыз.

Бозау: Уррра, мин дә бәйрәмгә барам, мин дә бәйрәмгә барам, мин дә бүләкләр алам.

Бүре: Тынычлан, тынычлан, әйдәгез киттек алайса.

Бергәләп, сөйләшә-сөйләшә китәләр.

4 нче күренеш.

Чыршы янына Шарик белән Кот Мотроскин килеп керә.

Кот Мотроскин: Бозау эзләп йөреп, хәлдән тайдым, чыршымны бизәп куйыйм әле.

Шарик: Чыршы кайгысымы монда. И Гаврош, Гаврош. Бик сагындым бит мин сине, җүнләп күрә дә алмадым, тудың да, югалдың да.

Почтольон Печкин балалаларны ияртеп килеп керә.

Шарик: (Сикереп тора). Тапмадыгызмы?

Почтальон Печкин: Тапмадык. Без монда көрт ерып, Китек колаклы Бозау эзләп йөрибез, ә болар чыршы бизәп утыралар.

Кот Мотроскин: Бозау югалган дип, бәйрәм уздырмыйча калып булмый инде. Мал ашаган җиренә кайта ул.

1 алып баручы: Дөрес әйтәсез, дусларым. Әйдәгез, бер җырлап, чыршыбызны әйләнеп алыйк әле.

Җыр _______________________________________________________

Алып баручы: Балалар, безнең бәйрәмебез дәвам итә, Тик бәйрәмебезнең төп кунагы Кыш бабабыз белән Кар кызы юк.

Алып баручы: Әйе шул, нишләп күренмиләр икән. Әйдәгез аларны эзлибез.

Почтальон Печкин: Бәй, бу елгы Яңа ел әйбер эзләп үтәр микәнни инде.

1 алып баручы: Чакырыйк без аларны бирегә!

Балалар: Кыш бабай, Кар кызы!!!! Кыш бабай, Кар кызы!!!!

Кыңгырау тавышы ишетелә, Бозауны җигеп, Кыш бабай белән Кар кызын ияртеп, Бәйрәмгә Бүре килеп керә.

Алып баручы: Балалар, карагыз әле, Кыш бабай белән Кар кызы түгелме соң ул?

Балалар: Әйе, әйе, Кыш бабай, Кар кызы. Килегез бирегә!!!

Җыр ________________________________________________________

Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.

Кыш бабай: Әй, балалар, саумысыз. Мине көтеп ардыгызмы? Мин әле сезгә кунаклар да алып килдем. Курыкмагыз, балалар, бу урман санитары Бүре була. Ә менә бу аның яраткан улы Гаврош була.

Шарик: Гаврош, Гаврош. Синме бу, Гаврош? Нинди дәү булгансың? Каян анда барып чыктың син?

Бозау: Ни сөйли ул, әтием? Сөзеп егыйммы хәзер үк?

Бүре: Юк, юк, Гаврош улым, сөзә күрмә. Синең төп хуҗаларың шушы инде. Сез мине гафу итегез, Гаврош туу белән мин аны сездән урлап алып киттем. Ләкин бозау ите тәмле булса да, мин аны ашамадым, үстердем. Ул минем бик яраткан улым булды. Сез аны кабул итеп алыгыз инде.

Шарик: Рәхмәт, Бүре дус. Бу яхшы гамәлеңне онытмабыз, кал син безнең бәйрәмдә.

Почтальон Печкин: Без китек колаклы бозау эзлибез, ә ул урманда корсак үстереп ята, вәйт ичмасам, тамаша.

1 алып баручы: Дуслар барыбыз да җыелдык, бәйрәмебезне дәвам итик, җырлыйк, биик, күңел ачыйк.

Кар Кызы: Яңа бәхет, зур уңышлар Алып килсен Яңа ел. Шатлык белән үтсен һәр көне, Котлы булсын, Яңа ел!

Алып баручы: Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итәбез. Балалар, Кыш бабабызга шигырьләребезне сөйлик, җырларыбызны җырлыйк.

Барлык балалар да Кыш бабайга шигырь сөйлиләр.

Җыр ___________________________________________________. Чыршы тирәли әйләнү.

Кыш бабай: Әйдә әле, балалар, уеннар да уйнап алыйк.

“Өшетәм” уены. Кыш бабай таягы белән балаларның кулларын сыпыра “Мин сезнең кулларыгызны өшетәм!!!” (балалар кулларын яшерә) “Аякларыгызны, борыннарыгызны, колакларыгызны, чәчләрегезне ... уен шулай дәвам итә).

“Кыш бабайның тылсымлы капчыгы” уены. Кыш бабай балаларны капчыкка салып, зур кызга әйләндерәм ди. Бала капчыкка керә, Кыш бабай капчыкны күтәрмәкче була, тишек капчыктан бала төшеп кала.

Алып баручы: Шау гөр килеп, шатланышып,

Уза безнең балачак.

Яңа елның бәйрәмнәре

Күңелләрдә калачак.

Гармунсыз да биетәсең,

Ай-ай шаян икәнсең!

Бигрәк инде! Тау шуганда

Битне тешләп киткәнсең!

Әй шук бабай, ул кадәр үк

Ярамый бит инде. Кит инде!

Кыш бабай: Кая әле минем бүләкләрем, Бүре дус, чананы алып кил әле.

Алып баручы: Бүләкләр килә! (Балалар кул чабалар) Кыш бабай бүләкләр тарата.

Кыш бабай: Балаларым! Бәйрәмегез өчен рәхмәт. Ә безгә китәргә кирәк.

Кыш бабай: Көтеп алган очрашулар Тиз генә үтеп китте Инде хәзер саубуллашып Китәр вакытлар җитте. Күңел тынычлыгы телим, Яңа елда һәркемгә Бәхет, шатлык, сәламәтлек Юлдаш булсын гомергә!

Кар кызы: Хушыгыз, хуш, дусларым,

Сау- сәламәт булыгыз.

Без тагын килербез әле,

Яңа елны көтегез.

( Саубуллашып китәләр.)

1 нче алып баручы: Рәхмәт әйтик чыршыбызга, Матур бәйрәме өчен. Рәхмәт әйтик кунакларга Килеп караган өчен. Яңа елга яңа юлдан, Нык басып бердәм керик.

Иң изге, саф теләкләрне Бер-беребезгә телик.

2 нче алып баручы. Яңа бәхет, зур уңышлар Алып килсен Яңа ел. Шатлык белән үтсен һәр көне, Котлы булсын, Яңа ел!

Җыр: “Яңа ел”

1. Җем-җем көмеш тун кигән,

Яңа-яңа ел килгән.

Яшел чыршылар белән,

Яңа җырчылар белән.

Кушымта:

Яңа ел, Яңа ел,

Безгә зур кунак килгән.

Кыш бабай һәм кар кызы

Күп бүләкләр китергән.

 

2. Дуслар белән җыелдык,

Бергә-бергә күп булдык.

Әйлән-бәйлән уйнарга

Кулны-кулга тотындык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев