Габдулла Тукай һәйкәле янына сәяхәт
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен экскурсия-дәрес
Алдан әзерлек эше: Г. Тукай тормышына, иҗатына багышланган нәфис әдәбият әсәрләрен уку. Г. Тукай шигырьләрен һәм аңа багышлап язылган шигырьләрне, әсәрләрне уку. Шигырьләр, мәкальләр җырлар өйрәтү, мультимедиа материал, мультфильмнар күрсәтү. Әкиятләрне театрлаштыру, рәсемнәр карау. «Нәфис сүз остасы» бәйгесе үткәрү
(Ишек шакыган тавыш ишетелә. Белмәмеш - курчак керә)
Белмәмеш:
Исәнмесез, балалар. Мин – Белмәмеш. Сезгә әкияттән кунакка килдем. Минем сезнең шәһәрегез белән танышасым килә. Тик мин моны ничек эшләргә икәнен белмим (моңсулана).
Тәрбияче:
Белмәмеш, син кайгырма, безнең балалар сиңа бик теләп булышырлар.
Әйдәгез, балалар, Белмәмешкә безнең шәһәрнең күренекле урыннары турында сөйлик әле (Балалар сөйләве: шәһәрнең исемен әйтәләр күренекле урыннарын атыйлар: цирк, музейлар, фонтаннар, кинотеатрлар, парклар, мәңгелек ут, һәйкәлләр...). Балалар, шәһәребездә Габдулла Тукайга куелган һәйкәл дә бар бит, сезнең аны күрәсегез киләме?(Әйе). Алай булса, сез – сәяхәтчеләр , ә мин – сезне таныштыручы экскурсовод булам. Г. Тукай һәйкәле белән танышып, аны хөрмәтләп чәчәкләр салыйк. Сәяхәтчеләрне озатып баручы, таныштыручы кешене экскурсовод дип атыйлар. Сәяхәттән кайткач, Габдулла Тукай һәйкәле турында Белмәмешкә дә сөйләрбез.
Габдулла Тукай һәйкәле 16 нчы мәхәлләдә урнашкан. Без анда җәяүләп барабыз “Хәрәкәттә-бәрәкәт” – дип юкка гына әйтмәгәннәр, җәяү йөрү - кешегә бик файдалы. (Юлда барганда, юл кагыйдәләрен, урам исемнәрен, транспорт исемнәрен куренекле урыннарны кабатлау).
Тәрбияче – экскурсовод: менә килеп тә җиттек.
Балалар, бөек шагыйребез Габдулла Тукай сынын 2011 елда сынчы Владимир Демченко ясаган. Һәйкәлләр, сыннар ясаучы кешенең профессиясен скульптор - сынчы дип атыйлар. Сынчы Тукайны бөек пьедесталга бастырып сүрәтләгән. Арткы планда ул язган әкиятләрнең геройлары сүрәтләнгән. Һәйкәл тирәли парк ясалган. Карагыз әле түтәлләргә нинди матур чәчәкләр утыртылган! Ял итеп алырга скәмияләр дә куелган.
Монда ел саен Г. Тукайның туган көненә язучылар җыела. Алар Тукайга үзләре язган шигырләрне сөйлиләр. Әйдәгез әле, без дә Тукай абыйга өйрәнгән шигырләребезне сөйлик.
Балалар шигырьләр сөйлиләр.
Тәрбияче – экскурсовод: Балалар Г. Тукай ана телен зурлаган, безне дә үз туган телебезне яратырга, сакларга өндәгән. Әйдәгез без туган тел турында мәкальләр әйтешик әле.
“Мин башлыйм, син әйт”- сүзле уены
(Тәрбияче мәкальне башлый, балалар дәвам итә )
Тәрбияче – экскурсовод: Бүгенге сәяхәтебезне Г. Тукай сүзләренә халык көен иҗат иткән “Туган тел ”җыры белән тәмамлыйбыз (1 куплет җырланыла).
(Бакчага кайткач, балалар Белмәмеш курчагына үзләренең күргәннәрен, кичерешләрне сөйлиләр)
Чулпан Вильданова, Ризидә Сөнгатуллина, Яр Чаллы шәһәре, 44нче балалар бакчасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев