Габдулла Тукай әкиятләренә багышланган «Башваткыч» уены
Мәктәпкә әзерлек төркемендә Габдулла Тукай әкиятләренә багышланган «Башваткыч» уены үткәрү өчен сценарий.
Китап - иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә.
Ни кызганыч, соңгы елларда балалар һәм үсмерләр арасында китап уку кимеде. Көндәлек тормыштан, кулга китап тотып, кызыклы хикәяләр, әкиятләр уку төшеп кала башлады.
Заман гаджетлары тормышның бөтен өлкәләренә килеп керде.
Шушы проблеманы күздә тотып, балалар белән тирәнтен Г.Тукайның иҗаты белән танышуны максат итеп куйдык. Әкият геройлары һәм аларның характерлары,чынбарлыкта булган хәлләр, балалар һәм өлкәннәр эшләгән эшләр турындагы күзаллаулар ярдәмендә балаларның эчке дөньясын баеттык, укыганны аңлар өчен сораулар бирдек һәм фикер алыштык.
Г.Тукайның әкиятләрен уку, алар буенча театраль өзекләр күрсәтү, әти-әниләре белән бергә мультфильмнар карау балалар күңеленә бик якын килде.
Без әзерләгән “Башваткыч” уены ФГОС таләпләре буенча төзелгән.
Яшь төркеме: мәктәпкә әзерлек төркеме.
Уенның максаты: Балаларның, әти-әниләрнең Г.Тукай иҗаты турында белемнәрен арттыру. Китап укуга кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаштыру.
Бурычлары: Балаларны Г.Тукай әкиятләре аша кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле, кешелекле, ярдәмчел итеп тәрбияләү. Әти- әниләрнең, балаларның Г.Тукайның әкиятләре турында белемнәрен тулыландыру. Кузаллауларын киңәйтү; логик фикерләү сәләтен, сөйләм, хәтерне үстерү. Әдәби әсәр аша белем алуга омтылыш, теләк булдыру. Татар теленә тирән кызыкзыну, туган телдә аралашуга теләк уяту. Әти- әниләр белән мөнәсәбәтләрне ныгыту.
Оештыру формасы: алдан бизәлгән музыка залына өч гаилә уенчылары урнашалар.
Җиһазлау һәм кулланма материал: Г.Тукай портреты. Г.Тукай әкиятләре буенча балалар ясаган рәсем күргәзмәсе. Г.Тукай китапларыннан күргәзмә. Башваткыч рәсеме.
Алдан эшләнгән эшләр: Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты, әсәрләре белән таныштыру, шигырьләренә язылган җырларны тыңлау. Г.Тукайның "Бала белән күбәләк" шигырен,"Кәҗә белән сарык", "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләреннән өзекләрне сәхнәләштерү. "Алтын тарак", "Шүрәле" уеннарын уйнарга өйрәнү.
Шәхси эш: табышмаклар өйрәнү, «Туган тел» җырының сүзләрен өйрәнү- Регина, Алина Садыкова, Данил.
Сүзлек: актив: йорт хайваннары,башваткыч. Пассив: кәҗә, сарык,сыер,ат, шүрәле,Су анасы,капчык.
Алып баручы: Исәнмесез, кадерле кунаклар! Бүгенге «Башваткыч» бәйгесен Г.Тукай әкиятләренә багышларга булдык.
Уенның башында җанатарларны сынап карыйк әле. Г.Тукай шигырьләренә язган җырларны ни дәрәҗәдә беләләр икән?
Тукай шигырьләренә язылган җырлар яңгырый.
Алып баручы: Афәрин! Әйдәгез, «Башваткыч» уенының катнашучылары белән танышып китик. (Гаиләләр белән танышу).
Алып баручы: Башлыйбыз. Һәр дөрес җавап өчен бер балл өстәлә. Кайсы гаилә күбрәк балл җыя, шул уеныбызның җиңүчесе була. Балларны санарга жюри әгъзаларын чакырабыз. (Жюри әгъзалары белән таныштыру ).
Алып баручы: Беренче сорау. «Кәҗә белән Сарык» әкиятендә Кәҗә Сарыкны кем диеп йөртә? (Сакалбай)
Икенче сорау. Су анасы яшәгән урын. (Су)
Өченче сорау. Хуҗаларыннан чыгып киткәндә, Кәҗә белән Сарык үзләре белән нәрсә алалар? (Капчык)
Дүртенче сорау. Кәҗә белән Сарыкны бүреләр күргәч, нинди ризыкка ит таптык дип куаналар? (Ботка).
Алып баручы: (беренче гаиләгә мөрәҗәгать итә). Сез безгә нинди күчтәнәч белән килдегез?
Әни: Без гаиләбез белән «Су анасы» әкиятеннән өзек күрсәтергә телибез. (Күрсәтәләр).
Алып баручы: Булдырдыгыз! Сезгә шуның өчен бер балл өстәлә. Уеныбызны дәвам итәбез.
Бишенче сорау: Казан артындагы авылның исеме. (Кырлай).
Алтынчы сорау: Ир белән хатын асраганнан йорт хайваннарының берсе. (Кәҗә)
Җиденче сорау: «Су анасы» әкиятендәге вакыйгалар кайсы ел фасылында бара? (Җәй).
Сигезенче сорау: Җөмләне дәвам итегез.
Микки-ки-ки, Микки-ки-ки, капчыктагы бүре башы бит ... (унике).
(Залга Су анасы керә).
Алып баручы: Исәнме, Су анасы!
Су анасы:Исәнмесез! Исәнмесез! Сездә нинди бәйрәм?
Алып баручы: Бездә Г.Тукай әкиятләре буенча «Башваткыч» уены бара. Әйдә, син дә кушыл безнең уенга.
Су анасы: Юк, юк! Чәчләрем дә тузган, тарарга тарагымны эзлисем бар. Тарамаган чәч белән ничек бәйрәмдә калыйм?
Алып баручы: Син борчылма, без сиңа ярдәм итәрбез. Тарагыңны табып бирербез.
«Алтын тарак» уены.
Алып баручы: Менә, Су анасы, синең алтын тарагың табылды. Балалар, сорамыйча, кеше әйберенә тияргә ярамый.
Су анасы: Рәхмәт сезгә, балалар, ярдәм иттегез.Тарагымны бирдегез. Миңа китәргә вакыт.
Алып баручы: Уеныбызны дәвам итәбез.
Тугызынчы сорау- Су анасы нәрсәдән куркып авылдан кирегә йөгерә? (Эт)
Унынчы сорау- Малай Су анасының нәрсәсен урлый? (Тарак)
Унберенче сорау- Җөмләне дәвам итегез.
Әй юләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы ... (быел)
Уникенче сорау- Ир белән хатын асраганнан йорт хайваннарының берсе. (Сарык).
Алып баручы: (икенче гаиләгә мөрәҗәгать итеп) Сезнең дә безгә күчтәнәч белән килгәнегезне беләбез. Рәхим итегез!
Әни: Әйе, без сезгә урман һәм йорт җәнлекләре турында табышмаклар алып килдек.
Табышмак әйтәм- җавабын тап!
1.Җәен соры, кышын ак, 2.Бер нәрсә тегә белми,
Аңа шулай яхшырак. (Куян) Энәләр тагып йөри. (Керпе)
3.Сорыдыр төсе, 4.Нечкә билле,
Үткендер теше. көлтә койрыклы. (Төлке)
Урманда йөри, 5. Тимерче дә түгел,
Сарыклар эзли. (Бүре) Балта остасы да
6.Үлән ашый, май ташый. (Сыер) Үзе авылда
7.Сакалы бар, акылы юк. (Кәҗә) беренче эшче. (Ат)
8.Ашата, туендыра. Җылыта, киендерә, Кешене сөендерә. (Сарык).
Алып баручы: Афәрин! Бик катлаулы табышмаклар әзерләгәнсез. Шуның өчен сезгә бер балл өстибез.
Шул вакыт залга Кәҗә белән Сарык килеп керә.
Кәҗә: Миккики- ки, миккики-ки, Сакалбай, безнең турыда сөйлиләр бугай монда.
Алып баручы: Исәнмесез, кадерле кунаклар. Рәхим итегез безнең Г.Тукай әкиятләренә багышланган «Башваткыч» уенына.
Кәҗә белән Сарык (икесе бергә): Рәхмәт, рәхмәт!
Сарык: Без дә буш килмәдек, сезгә бик кызыклы уен алып килдек.
Кәҗә: Менә бу өлешләрдән тулы рәсем җыярга кирәк. Дөрес итеп җыйсагыз, Тукай әкиятеннән бер күренеш күрерсез.
Сарык: Нинди әкият икәнен дә әйтергә кирәк әле.
Алып баручы: Рәхмәт сезгә, Кәҗә белән Сарык.
Кәҗә: Үзегезгә рәхмәт, бик кунакчыл икәнсез.
Сарык: Ә безгә юлыбызны дәвам итергә вакыт. Сау булыгыз!
Алып баручы: Уеныбызны дәвам итәбез.
Унөченче сорау. Кәҗә белән Сарык юлда нәрсә башына тап булганнар? (Бүре)
Ундүртенче сорау- «Шүрәле» әкиятендәге вакыйгалар булган урын. (урман)
Унбишенче сорау- Шүрәленең маңгаенда нәрсә бар? (мөгез)
Уналтынчы сорау- Җөмләне дәвам итегез..
Әй юләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы ... (быел).
«Харап итте явыз Былтыр мине, аһ үләм бит инде, бу бәладән кем йолкыр мине?»- дип кычкыра-кычкыра, бүрәнәгә бармагын кыстырып, залга Шүрәле керә.
Алып баручы: Балалар, әллә соң Шүрәлегә булышабызмы? Бигрәк кызганыч бит...
Балалар: Әйдәгез, булышабыз.(Шүрәленең бармакларын ычкындыралар).
Шүрәле: Ии, балалар, сез нык ярдәмчел, кешелекле икәнсез. Әйдәгез, уйнап алыйк әле бергә.
«Шүрәле» уены.
Шүрәле: Әй, менә күңелле, балалар, сезнең белән.
Алып баручы: Ә алда тагын да күңеллерәк булачак, Шүрәле. Бәлки син безнең белән калырсың?
Шурәле: Бик рәхәтләнеп.
Алып баручы: Уеныбызны дәвам итәбез.
Унҗиденче сорау: Шүрәленең бармагы нәрсә ярыгына кысыла? (бүрәнә)
Унсигезенче сорау: «Су анасы» әкиятендәге малайны тарак урлаганы өчен кем орыша? (әни).
Алып баручы: Уеныбызның сораулары тәмам. Жюри әгъзалары балларны санаганда, әйдәгез, өченче гаиләбезгә сүз бирик әле.
Әни: Без сезгә автор «Әй, Шүрәле, Шүрәле» дигән җыр алып килдек.
Шүрәле: Мин бик шат!
Алып баручы: Рәхим итегез!
«Әй, Шүрәле, Шүрәле» дигән җыр башкаралар, бииләр.
Алып баручы: Афәрин! Бу күңелле җыр өчен сезгә дә бер балл өстибез.
Ә хәзер сүзне жюри әгъзаларына бирәбез. (Жюри уенга нәтиҗә ясый)
Катнашучы гаиләләрне бүләкли.
Алып баручы: «Башваткыч» уены тәмам. Хушыгыз, кадерле кунаклар.
Кулланылган әдәбият исемлеге
1. «Балачак бәйрәмнәре», Балалар бакчалары тәрбиячеләре, укытучылар өчен методик ярдәмлек,Зарипова З.М., Гәрәева Г.Г., Гыйләҗева Р.Г., Чаллы, 1994.
2. Г.Тукай «Шүрәле», изд. «Мы и наше дело», Казан, 1997.
3. Закирова К.В. Мин бәйрәмнәр яратам: сценариеләр, музыкаль уеннар, җырлар/ К.В.Закирова, Г.Р.Гыйләҗетдинова.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2009.
4. Татар балалар фольклоры. Р.Ягъфаров. «Раннур» нәшрияты, Казан, 1999.
5. «Туган телем- Тукай теле»җыентыгы. Г.Тукайның 125 еллык юбилеена багышлана,төзүчесе Нигъмәтуллина Г.Г., Яр Чаллы, 2009.
6. Тукай Габдулла. Бала белән күбәләк: Шигырьләр, әкиятләр.-Казан: Татар. Кит.нәшр., 1996.
Чаллы шәһәренең 61нче «Алёнушка» катнаш балалар бакчасы I кв.категорияле балаларга татар теле өйрәтүче тәрбияче Комарова Гөлназ Равил кызы.
Чаллы шәһәренең 61нче «Алёнушка» катнаш балалар бакчасының I кв.категорияле тәрбиячесе Шарипова Альбина Фәнил кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев