Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Габдулла Тукай: “Иман берлә Коръән тулган садремә...”

Г. Тукай иҗаты аша балаларда туган телгә, рухи мирасыбызга карата хөрмәт тәрбияләү өчен сценарий.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам;

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам.

(Г. Тукай “Туган тел”)

 

Максат: Г. Тукай иҗаты аша балаларда туган телгә, рухи мирасыбызга карата хөрмәт тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирүдә Ислам кыйммәтләренең әһәмиятен җиткерү.

 

А.Б.1 Даһилар гомере гасырлар белән исәпләнә. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның да дөньяга килүеңә 137 ел тулды.Бу чор эчендә миллләтебез тарихында искиткеч вакыйгалар, үзгәрешләр булды. Тукай үзе аларның һәммәсенә шаһит булмаса да, анын иҗаты һәм шунда гәүдәләнгән якты сүрәте, онытылмый, югалмый безнең көннәргә килеп иреште. Бу инде тарихның чын талантларга хас – халык белән мәңге бергә яшәргә бирелгән хокукы да, мәрхәмәте дә, хөкеме дә.

А.Б.2.  Тукай иҗаты... Тукай дөньясы... Безнең әле бу дөньяны һаман да колачлап бетерә алганыбыз юк. Һәм бу мөмкин дә түгелдер. Еллар узган саен без Тукайны күбрәк ачабыз; Тукай безгә ныграк якыная, без үзебез дә аңа ешрак тартылабыз. Тукайның бик күп шигырьләре, фикерләре нәкъ менә бүгенге көнебезгә, милли һәм сәяси вәзгыятебезгә бөтен рухы, барлык җепселләре белән тәңгел килә. Шуңа да аның иҗаты, шигъри авазы көр яңгырый һәм халык күңелендә теләктәшлек таба. Әйе, ул һаман безнең замандаш. Тукай сабый белән сабый, галим белән – галим, мөгаллим.

А.Б.1. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукай иҗаты – татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Бүген без сезнең игътибарга шагыйрьнең Коръән аһәңнәре белән сугарылган шигырьләрен тәкъдим итәбез. Кичәбез “Иман берлә Коръән тулган садремә” дип атала.

 

Нечкәрә күңелем, Коръән алып укысам, җаным киңәя,

Сәҗдәләргә ятам, тәсбих әйтәм,

рухым ләззәтләнә, кинәнә,

Китә күңелем тулган тау-тау кайгы,

Шәркзыйлләләрдән пакъләнәм,

Тәңремдән көтәм чиксез рәхмәт,

Әллә нәрсәдән сакланам.

Белмим, чынлап сорыйм: бу эшләрем

якынлыкмы минем Аллаһка

Мохтасар түгел, фәтва сормыйм,

зәкятләрем дә юк, алдамам.

Җыелган да яшем, күзгә тула,

Шәһадәт сүрәсе шаукыма,

Тәүкыйнадан сикереп “Аллаһу әкбәр!”

дигән таушым чыга фәукыма.

Һәр аятьтән көтәм әллә ниләр,

Күп өмидләремнең ачкычын.

Күңел көзгеләре ялтырый да,

Эзлим мин бәхетләр баскычын.

Г. Тукай “Коръән укысам”

 

А.Б.1. Ана назыннан мәхрүм булган, ачлык-ялангачлыкта, мохтаҗлыкта интеккән Габдулланың фани дөньяда күңел юатучысы, “туендыручысы”, “якын итүче”се тик Аллаһы Тәгалә була.

(Кечкенә Габдулла булык киенгән 6-7 яшьлек бала укый):

Я, Ходаем, бәндәләрне ник төрле кылдың икән,

Нигә мин бу җиһанның артыгы булдым икән?

Җир йөзендә хөкем сөрә иң көчле – ачлык патша

Вөҗдан-пычракта, таптала, иң өстә - алтын, акча.

Юктыр бу җирдә тигезлек, синдәдер безнең өмет,

Ач пәрдәңне, рәхмәтеңне сал,

Ярдәмең берлән терелт...

Г. Тукай “Очты дөнья читлегеннән”

(Бала янына милли киемдә киенгән өлкән яшьтәге хатын-кыз чыга һәм Г. Тукайның “Таян Аллаһка” шигырен укый)

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!

Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;

Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән.

Пакъ телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.

Пакъ җаның һәм пакъ тәнең – барлык вөҗүдең пакъ синең;

Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны: керсез күңелдән түгъры юл бар гаршенә!

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!

Г. Тукай “Таян Аллага”

А.Б.2. Кем уйлады икән, ятим бала,

Якты йолдыз булып калкыр дип,

Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,

Халык күңелеңдә балкыр дип.

Әйе, ятим бала якты йолдыз булып балкыды. Сүнмәс йолдыз булып калыкты. Сөекле шагыйребезнең шигырьләре буыннан буынга тапшырылып, арабызда яшиләр. Тукай һәр буын тарафыннан тигез хөрмәт ителә. Ул безне туган көнебездән алып гомербез ахырына кадәр озата килә.

А.Б.1. Әйе, һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл кешеләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була. Милләтебезнең данын башка халыклар арасында тигез хокуклы, дәрәҗәле һәм мәртәбәле милләт итеп таныткан шагыйребез Габдулла Тукай. Аның әсәрләре үз заманында ук уңыш казана. Моның сәбәбе – шагыйрьнең күп гасырлык бай әдәби традицияләребезгә таянуында.

А.Б.2. “Әдәбиятыбызга яңалыклар алып килүче реалист буларак танылса да, Тукай иҗаты бөтен тамыры белән борынгы татар әдәбиятына, Көнчыгыш әдәбиятларына һәм тулаем Ислам мәдәниятенә; аның олы казанышларына тоташа, шулардан үсеп чыга. Кече яшьтән үк гади халыкның иң самими ышануларын, соңрак мәдрәсәләрдә ислам динен күңеленә сеңдереп, борынгы тарихы булган Ислам әдәбиятын укып үскән Габдулла үз иҗатында шуларны шигьри таланты, кодрәтле каләме аша үткәреп, элекке җирлектә, әмма яңа, югарырак дәрәҗәдә, үз заманына ярашлы һәм үзеннән соң да яшәячәк итеп гүзәл әсәрләр тудыра алды,” - дип язалар әдәбият белгечләре.

А.Б.1. Тукай иҗатында борынгы әдәбият мотивлары дигәндә, иң элек Ислам мәдәниятенең бөек китабы Коръән күз алдына килә. Аллаһы Тәгаләне бер һәм бар дип белгән Тукайның Коръәнгә ихтирамы, мәхәббәте чиксез зур, ул Коръәнне укып юана, аннан үзенә чиксез илһам ала.

А.Б.2. Дин белемен Казан артындагы Кырлый авылында “Иман шартын” нан башлаган Тукай, Җаекта Мотигулла хәзрәт мәдрәсендә җәдидчә укып, дөньяви белемнәр алу белән бергә, иске мәдрәсә программасын да яхшы үзләштерә. Гарәп, фарсы, төрек телләрен нечкәлекләренә кадәр өйрәнә. Аның дини гыйлеме, энциклопедик дәрәҗәдә булуы белән бергә, тирән мәгънәле дә “Дин кешелек мәдәниятенең иң югарысында вә иң өстендә булган каймактыр. Ләкин мәдәният тудырган каймак түгелдер, бәлки мәдәниятны тудырган, үстергән, киңәйткән мәдәният – анасыдыр!” Күргәнебезчә, Тукай да үзенең иҗатында диннең милләт өчен кирәкле гамәлләрендә катнаштырырга тиешлегенә игътибар итә. “Исемнәребез хакында” – дигән мәкаләсендә ул, мәсәлән, дини тәрбияне милли тәрбия белән бәйләп алып барырга чакыра.

А.Б.1. Г. Тукай да динне беренче чиратта иман мәгънәсендә аңлаган һәм хөрмәт иткән. Иман үз чиратында шагыйрь тарафыннан кеше өчен тормышта рухи таяныч, өмет чаткысы, идеалга юл күрсәтүче итеп аңлатыла. Мондый иманның нигезендә Аллаһка ышану ята. Шунлыктан Тукай “гөнаһсыз яшь баланы” да, бу дөньяда “идеал утын эзләп юлга чыккан даһине” дә Аллаһка таянырга чакыра.

А.Б.2. Кешене ышаныч дигән бөек көч яшәтә, аңа җегәр бирә. Һәр мөэмин-мөселманның андый көче, ышанычы – иман. Иман ул, иң элек Аллаһы Тәгаләгә ышану булса, икенчедән ул тәрбиялелек, әхлаклылык, кешелеклелек билгесе. Тукай исә болаларның барысын да белгән, шул төшенчәләр белән яшәгән, аларга инанган хәлдә иҗат иткән.

А.Б.1. Ислам тәгълиматы һәм шәригать таләп иткәнчә, балаларны сабый чактан үк игелеккә өндәүдә, дуслыкка, миһербанлыкка үгетләүдә Тукай, әле үзе дә яшь булуына карамастан, үрнәк булып тора. Илнең киләчәге булырга тиешле яшь кешеләрнең тайгак юлдан китүләре аны борчый. Үз заманы яшьләренә Тукай да зур өметләр баглаган, аларның юк – барга табынуларына, кирәкле эш белән шөгылләнмәүләренә эче пошып ул болай ди:

Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас,

Сүнә яшьләрдә ут кабыныр-кабынмас...

Тәти тапса сабый, барган юлында,

Йомыш истән чыгар, һич айрылалмас

Шулай яшьләр дә: юлда күрсә алтын,

Баюдан башкага күңелен дә салмас...

Г. Тукай, “Яшьләр”, 1910

А.Б.2. Г. Тукай егерме беренче гасыр башында да шундый ук проблемалар булу ихтималын күз алдында тотмагандыр, әлбәттә. Тукай заманына караганда да әхлаксызрак, акча дигәндә җанын сатарга торган тулы бер буын үсеп килә. Тагын бер кат Тукай юлларын укып, иман төшенчәсен аңламыйча яшәүчеләргә әйткән сүзләрнең хаклы булуына инанасың:

Мәлганәт, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч;

Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш.

Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап;

Җан сатабыз әллә нинди вак “тиеннәргә” карап.

Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк;

Ни сәбәптән җир йәзендә тәнгә - мунча, җанга – юк?!

Г. Тукай, “Тәләһһеф”, 1910

А.Б.1. Тукайның “Ана догасы” шигырендә балаларга дөрес тәрбия бирүдә аналарның тоткан урыны чагыла.

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,

Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.

Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган

Халык йоклый – каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;

Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык

Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңелене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:

Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз углым!

А.Б.2. Күңелендә Коръән урнашкан шагыйрь Коръәндәге илаһи аятьләрне шигъри юллар белән чын татарча әйтен бирергә омтыла. Тукайның “Кадер кич” дип исемләнгән әсәре дә турыдан туры Коръәнгә барып тоташа. Шигырьнең язылу тарихын композитор Мансур Мозафаров түбәндәгечә аңлата: “Бервакыт әнием Тукайдан: “Менә Кадер кич җитә, балаларга җырлар өчен бер шигырь булмасмы икән синдә, Габдулла,” – дип сорады. Тукай берничә көннән безгә “Бу Кадер кич-елда бер кич” дип башлана торган шигырен, үз кулы белән язып, чәчәк ябыштырылган открытка алып килде.

Бу Кадер кич, елда бер кич – барча кичләр изгесе;

Сафланыр таптан бу кич моэмин күңелләр көзгесе.

Сафланыр ул, пакъләнер – бик зур Ходайның дәүләте;

Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.

Шул капугътан күндерермез Тәңремезгә бер теләк,

Бер Кадер кич Тәңре каршында мең айдан изгерәк.

Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах, вә рух;

Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ

Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,

Барча көчсезләр, зәтыйфләрнең аһын, каргышларын.

Күз яшеннән, төрле рәнҗетештән ясап зур энҗеләр,

Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр,

Таң сызылганчы йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям;

Тик диерләр: “Барча моэмингә, мөселманга сәлям!”

Г. Тукай “Кадер кич” (мөнәҗәт итеп әйтелә)

 

А.Б.1. Кадер киче рамазан аенда бер көн. Ул кичәдә Аллаһы Тәгалә тарафыннан Җәбраил фәрештә аша Мөхәммәд Мостафа салләллаһү – галәйһи вә сәлламгә вәхилек килә, Коръән иңә башлый. 23 ел дәвамында иңгән Коръәндә 114 сүрә, 6666 аять бар. Ул кешелек дөньясы өчен Кануннамә.

А.Б.2. Г. Тукайның Коръән белән бәйле бик күп шигырьләре турында сөйләргә мөмкин. Гомеренең соңгы көннәрендә Клячкин хастаханәсендә ятканда да шагыйрьнең күңеленнән Коръән сүзләре китеп тормый. Менә аның иң соңгы әсәрләреннән булган “Тәфсирме? Тәрҗемәме?” дип аталган шигыре:

Һәр заман кем насры берлән фәтхе килсә Алланың,

Һич тә бер көч туктаталмый, манигы булмый аның

Син күрерсең тугъры юл тапканын күп төркем халык,

Хәмдү – тәсбих өннәре берлән гөрелдәр урталык.

Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб Ходай,

Ярлыкау эстә, шөкер ит, тәүбә кыйл, тәүваб Ходай!

А.Б.1. Бу – Коръән Кәримнең “Наср” (ярдәм) дип аталган 110нчы сүрәсе. Аның гарәпчәдән татарчага сүзгә - сүз тәрҗемәсе болай: “Аллаһының ярдәме һәм җиңүе ирешкәндә, син кешеләрнең ничек төркем-төркем булып Аллаһ диненә килүләрен күрдең. Шулай булгач, үзеңнең Раббыңны макта, данла һәм аннан тәүбә сора. Дөрестән дә ул ярлыкаучы”. Күргәнебезчә Тукайның “Тәфсирме? Тәрҗемәме?” дип аталган шигыре шушы сүрәнең мактый үк төгәл тәрҗемәсе.

А.Б.2. Һәр татар баласы яттан белә торган “Туган авыл” шигыренең дүрт юлы совет чоры китапларыннан гел төшерелә килде. Чөнки анда Коръән һәм пәйгамбәрләр исеме телгә алынган.

Җыр: “Туган авыл” (Г. Тукай сүз А. Монасыйпов көе.)

А.Б.1. “Туган тел” шигыренең дә соңгы ике юлына озак еллар дәвамында богау салынган иде:

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне ходам!

А.Б.2. Г. Тукай шулай ук шигырьләрендә үзенең дини вазыйфаларын намус белән үти алмаган дип әһелләрен дә тәнкыйтьләүдән читтә калмый. Шагыйрь аларны булдыксызлыклары, наданлыклары белән диннең дәрәҗәсен төшерүләре өчен тәнкыйтли. Тукайның дип әһелләренә карашы һәм бәясе бер төрле генә түгел. Мәсәлән: “Шиһаб хәзрәт” шигырендә шагыйрь икенче рухтагы дин әһелен тасвирлый. Аның герое Шиһабетдин Мәрҗәни. Ул дин әһеле, шигырьдә олы акыл иясе, эшлекле мәгърифәтче, милли рухлы зат итеп күрсәтелә.

А.Б.1. Г. Тукайның Ислам кыйммәтләренә, Коръәнгә, Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәте чиксез.

Шагыйрьнең “Аллаһ яратсын өчен” шигырен ике бала 2шәр юл итеп чиратлаштырып укыйлар

 

Бедә бер кешедәй дус булыйк, Аллаһ яратсын өчен;

Эрелек, төче теллелекне ташлыйк, Аллаһ яратсын өчен;

Милләтнең күңелен аңа юнәлтик, Аллаһ яратсын өчен;

Иске чир, түбәнлек юк булсын, Аллаһ яратсын өчен;

Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр, Аллаһ яратсын өчен;

Мондый омтылыш, тырышлыклар керсен гадәткә, Аллаһ яратсын өчен.

Болай итеп наданлык безне измәсен, Аллаһ яратсын өчен;

Чарасын яз, яки телдән сөйлә, Аллаһ яратсын өчен;

Гыйлемгә кирелек пәрдә булмасын, Аллаһ яратсын өчен;

Җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә Аллаһ яратсын өчен.

Дуслык булмау сәбәпле милләт шушы хәлгә килде, -

Гыйбрәт ал, и Мөхәммәт өммәте! Аллаһ яратсын өчен.

Без дә кеше ич, итик гайрәт, Аллаһ яратсын өчен;

Бу дөньяны хәйран калдырыйк, Аллаһ яратсын өчен.

Милләтне күтәрергә күңелем ашыга һәм ашкына;

Китмәсен күңелем очып, бастырып куй таш кына.

Тиеш булды безгә билне буу, Аллаһ яратсын өчен,

Мәгърифәт, һөнәр туамы? – бар да Аллаһ яратсын өчен.

Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк, Аллаһ яратсын өчен;

Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик, Аллаһ яратсын өчен.

Г. Тукай “Аллаһ яратсын өчен”

 

А.Б.2. “Васыятем” шигыре аша Г. Тукай үзен динсезлектә гаепләүчеләргә болай ди:

Кайт, и тынычлык тапкан күңелем! бар, юнәл, кит тәңреңә;

Бирдең аркаңны моңарчи, инде бир бит әмренә.

Дустларым, кардәшләрем, сез муллаларга әйтегез:

Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар кабремә.

Динсез дип әйтүчеләр бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем:

Күр, ничек тулган Иман белән Коръән күңелемә!

А.Б.1. Без егерменче гасырда Тукай белән яшәдек. Егерме беренче гасырга да Тукай белән атлап керәбез. Тукай мирасы яшәгәндә милләтебез дә яшәр. Тукайны өйрәнү, иҗатының әле билгеле булмаган якларын ачу, аны зурлау, буыннан-буынга җиткерү барыбызның да изге бурычы. Г. Тукайның кабатланмас талант иясе булып тууы, шигърият кояшы булып балкуы, әдәбият титаны булып күтәрелүе – халкыбызның гына түгел, гомумкешелек дөньясының да горурлыгы.

А.Б.2. Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган

Тартыш белән тулган көннәрең,

Шуңа, ахыры, искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең...

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп –

Халык килде сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп

Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар

Шигъриятнең һәйкәленә шулай

Язлар һаман гөлләр ташырлар

Халык моңы – синең моңың булды,

Халык күңеле – синең күңелең

Ил гомере, халык гомере кебек,

Озын булыр, шагыйрь гомерең!

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишәтәсең “Туган телеңне”

Ш. Галиев “Тукайга”

“ Туган тел” (Г. Тукай сүз. халык көе) җыры яңгырый

А.Б.1. Мөхтәрәм Тукаебызның иҗаты буыннарга мирас булып, калебләребезне тетрәндергән афәтләр, каршылыклы еллар аша безгә дә килеп җитте. “Дин – ул халыкка агу,” – дигән хорафаттан халыклар башына афәт булып төшкән заманда, дистәләгән “тукайчылар” – үзләрен Тукай рухлы дип танытырга теләүчеләр шагыйребезнең асыл шигырьләрен халыктан яшердсләр. Тукайдан башта “социалист”, соңрак имансыз бер “атеист” ясарга омтылдылар.

А.Б.2. “Тукай... Бер караганда, шагыйрь бездән бик ерак дәвердә яшәгән кебек тоела. Ләкин ул – һәр чорда, һәр гасырда татар милләтенең замандашы. Тукай .... Сабый белән сабый. Галим белән галим, мөгаллим. Татар язмышы, татар бәхете өчен, аның барлыгын исбат итү һәм халыкның афәтләргә юлыкмавы һәм берләшүе өчен безгә Аллаһы Тәгалә Тукайны бүләк иткәндер.

                                              Кулланылган әдәбият:

 

  1. Салихҗан, Х. А. Пушкин һәм Г. Тукай иҗатында Коръән аһәңнәре: Монография. – Казан: Тат. китап нәшр., 2002. – 399 б.
  2. Тукай, Г.М. Әсәрләр. 5 томда. Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Тат. китап нәшр., 1985.
  3. Юзеев, И. Мәңгелек белән очрашу: Шигырьләр, поэма, трагедияләр. – Казан: Тат. китап нәшр., 1985. – 253 б.
  4. Казыйханов, В. Әхлак тәрбиясе бирүдә ислам кыйммәтләре / В. Казыйханов // Мәгариф. – 2006. - №1. – Б. 53-5

 

 

Төзүчесе: Фахуртдинова Сөмбелә Мансур кызы,китапханәче.

Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев