Эш агачы китерә җимеш
Әти-әниләр һәм балалар белән берлектә КВН үткәрү өчен сценарий.
Зал бакча итеп бизәлгән. Бакчаның эш кораллары да бар. Ике күрше очраша.
Раилә:Исәнме, күршем Гөлфия.
Гөлфия:Исәнме, күршекәем.
Раилә:Быел бакчаңа карап туймаслык иде. Агачларың алмаларыннан, чияләреннән сыгылып утырды. Карлыганыңның эрелеге, кайнатмасы телеңне йотарлык.
Гөлфия:Хезмәтнең нәтиҗәсе уңышлы булса, бик рәхәт ул күршекәем. Үзең дә тик тормадың, көне-төне яшелчә түтәлендә казындың.
Раилә:Әйтмә дә. Шулкадәр уңды яшелчәләрем, шул кадәр уңды... Нәрсә сөйләп торам, кил үзең күр яшелчәләремне.
Гөлфия:Ә син минекеләрне күр.
Күңелле музыкага яшелчә булып киенгән балалар, җиләк-җимеш эмблемасы таккан әти-әниләр биеп керәләр һәм ике команда булып тезеләләр. Бакчачы белән яшелчәче бер-берсенең уңышын карыйлар, бер-берсен мактыйлар.
Гөлфия: Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы бураннары, яз – тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз. Исеме дә ничек матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.
Раилә: Борын заманнарда бер авыл агаеннан “Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?” – дип сораганнар. Ул һич аптырамыйча: “Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы”, - дип җавап биргән.
Гөлфия: Тырыш хезмәт куеп яшелчәче,
Яшелчәне мулдан үстерде.
Раилә: Витаминлы сулар ясау өчен
Бакчачы җиләк-җимеш киптерде.
Гөлфия: Балалар, ә сез беләсезме, бакчачыга бакчада эшләр өчен нинди эш кораллары кирәк?
Балалар җавабы.
“Җиләк-җимеш” командасы (әти-әниләр) һәрберсе бер бакчачы эш коралын тотып, бакча эшен күрсәтә. Жюри балаларның җавабы, ә әти-әниләрнең эш коралы ни өчен кирәген күрсәткәне өчен балл куя.
Раилә: Бакчачылар бакчасыннан нинди уңыш җыелды икән, әйдәгез “Яшелчәләр” командасы сөйләп китегез әле.
Борчак: Мин – борчак, мине кешеләр
Кырга чәчеп үстерәләр.
Җыеп алгач көзен, миннән
Тәмле ботка пешерәләр.
Чөгендер: Мин – чөгендер. Мин дә кирәк
Кешеләргә ашар өчен.
Борщ пешерер өчен һәм
Винегрет ясар өчен.
Кабак: Таныйсыздыр инде мине?
Әйе, әйе, мин – кабак.
Минем тәмне белим дисәң,
Бәлешемне ашап бак.
Сарымсак: Аш тәмләткеч ясар өчен
Сарымсак та бик кирәк.
Кышын мине дус күрсәләр,
Чирләүчеләр бик сирәк.
Кишер: Көчле, җитез булыйм дисәң,
Кишер ашап кара син.
Кишер – саулык чыганагы,
Кишердә күп каротин.
Бәрәңге: Мин – бәрәңге. Пешерсәң,
Мин тәмле булам бик тә.
Мине йөртәләр хәтта
Икенче икмәк дип тә.
Суган: Ә мин – суган. Әрчегәндә
Килсә дә яшь күзегезгә,
Мине ашап, салкыннарда
Суык тимәс үзегезгә.
Кәбестә: Ә мин булам кәбестә.
Мин бик тәмле бәлештә.
Миннән щи пешерәләр,
Я голубцы төрәләр.
Кыяр: Кыярны һәркем таный.
Кыяр салатка ярый.
Әгәр дә куйсаң тозлап,
Кыяр саклана озак.
Помидор: Ә мин булам помидор –
Төп яшелчә салатта.
Тәмле генә түгел әле
Витамин күп томатта.
Шалкан: Ә мин булам шалкан.
Үстем шулай юан.
Бик файдалы да мин,
Миндә күп витамин.
“Җиләк-җимешләр” командасына җиләк җимеш турында табышмаклар бирелә.
1. Алма дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул, балалар? (Алма)
2. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,
Кызыл-кызыл кан кебек;
Әчедер дә, татлыдыр,
Йотыйм дисәң, ташлыдыр. (Чия)
3. Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. (Карбыз)
4. Озын курай үләндер, кызыл алка элгәндер. (Кура җиләге)
5. Иелә, бөгелә, ак мамыгы түгелә,
Кара күзе күренә. (Шомырт)
6. Кызыл төймә таптым, авызыма каптым . (Җир җиләге)
7. Фрукт похож на неваляшку,
Носит желтую рубашку.
Тишину в саду нарушив,
С дерева упала ... (Груша)
8. С виду он как рыжий мяч,
Только вот не мчится вскачь.
В нем полезный витамин
Это спелый ... (Апельсин)
9. Сладок он, но толстокож,
И чуть-чуть на серп похож. (Банан)
10. Желтый цитрусовый плод
В странах солнечных растет.
А на вкус кислейший он,
Как зовут его? (Лимон)
Гөлфия: Көз, көз, көз,
Сине көттек без.
Алма, кавын һәм карбызлар
Өлгерми синсез.
Көз кызы Сөмбелә керә.
Сөмбелә: Сез мине чакырдыгызмы?
Сез мине көттегезме?
Менә килдем. Исәнмесез!
Мин дә сагындым сезне.
Балалар: Исәнме, көз, Алтын көз,
Безне сагынып килдеңме?
Агачларга, куакларга
Сары чуклар элдеңме?
Сөмбелә: Саумы, нәни дусларым,
Сезне сагынып килдем мин.
Сезгә аяз көннәр дә,
Яңгыр да китердем мин.
Мин Көз кызы, киләм сезгә
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда.
Раилә: Көз, безнең сиңа бер соравыбыз бар.
Уен “Көз һәм балалар”.
Гөлфия: Алдагы бәйге “Кем беренче?” дип атала. Яшелчә түтәленнән базга уңышны ташырга кирәк.
Раилә: Тагы бер бәйге “Дүртенчесе артык” дип атала.
Гөлфия: Әйдәгез әле, бәрәңге басуына барып бәрәңге чүпләп алыйк әле.
Уен “Күзне бәйләп бәрәңге җыю” – кем күбрәк җыя.
Раилә: Нинди әкәмәт түтәл бу монда?
Кышкы суыклар да юк бит әлегә.
Башлык башында, өстендә дә тун,
Шарф муенында.
Килә алмый кошлар,
Куркыта барысын да. (Карачкы)
Балалар җавабы.
Гөлфия: Менә хәзер бакча карачкысы куярбыз.
Уен “Кемнеке куркыныч?”. Һәр командадан бер кешене карачкы итеп киендерәләр.
Җыр “Көз”. Бу вакытта “Җиләк-җимешләр” командасы Яңача “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерергә әзерләнә.
“Шалкан” әкияте.
Орлык сатучы: Орлык сатам, орлык сатам. Менә яшелчә орлыклары да бар.
Бабай: Миңа шалкан орлыгы бир әле.
Бабай шалкан чәчәр өчен җир казый, чәчә, су сибеп үстерә. Шалкан зур булып үсә, җырлый, бии.\
Шалкан: Мин шалкан, мин шалкан
Бабай чәчеп үстерде.
Бабай күргәндә шалкан утыра, йолкып карый, тартып чыгара алмый.
Бабай: Картайдым ахры, көч җитми. Әбине чакырып карыйм әле. Әби, әби, кил әле, булыш әле.
Әби: Вакытым юк шул. Кибеткә барасым, сериал карыйсым бар (Китә).
Бабай: Кызымга дәшим әле. Кызым, кил әле, шалканны тартыш әле.
Кыз: Бабакай, бик булышыр идем дә, комьютерда утырам.
Бабай: Акбай, булмаса син кил.
Акбай: Һау, һау... ничә ел өегезне саклыйм, картайдым шул, пенсиядә мин.
Бабай: Песи, песи, пескәем,
Син булыш, нәнекәем.
Песи: Мяу-мяу... юк әле. Күрше песие белән конкурска барабыз.
Бабай: Менә кирәк булса, бер тычкан кала монда. Тычкан, тычкан, кил зинһар.
Тычкан: Үзегез миңа башыңны ярыктан чыгарма дисез, хәзер чакырасыз. Ни булды?
Бабай: Менә, тычкан, шалкан тартырга булыш әле.
Бабай белән тычкан тарталар, булмый).
Әби: Телевизор карап тәмам арыдым.
Кыз: Күзләрем авырта шул компьютерда утырып.
Акбай: Тик яткач, бөтен гәүдә катты.
Песи: Арыдым, ашыйсым килә.
Тычкан: Әйдәгез, бергәләп шалканны тартып чыгарыйк, аннары сыйланырбыз.Арыганлыклар да бетәр, витамин кергәч көч тә өстәлер.
(Барысы бергә тотынышып тарталар һәм тартып чыгаралар).
Бабай: Бердәмлектә көч! Килегез, шалкан белән сыйланыйк.
Сүз жюрига бирелә.
Раилә: Кичәбез ахырына якынлашты. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Җыр “Урожай”.
Балтач районы Бөрбаш балалар бакчасы тәрбиячеләре Раилә Исрафилова, Гөлфия Хөсәенова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев