Дүртаяклы дуслар
Дүртаяклы дусларыбыз бәлагә тарганда, аларга без – кешеләр ярдәм итмәсәк, тагын кем ярдәм итә. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Әлеге сәхнә әсәре дә шул хакта.
Катнашучылар:
Айназ - башлангыч сыйныф укучысы, соңгы пәрдәдә алтынчы сыйныфта укый.
Динә - Айназның сыйныфташы.
Марат - Айназның дусты.
Кәрим - Маратның сыйныфташы.
Миләүшә - Волонтёр кыз.
Расих - Волонтёр егет.
Беренче пәрдә
Беренче күренеш
Марат. Айназ, сәлам!
Айназ. Сәлам! Хәлләрең ничек?
Марат. Беләсеңме, менә кичә мәктәптән кайтып барганда, без Кәрим белән бер келәт
күреп алдык. Минем анда керәсем килде һәм тәрәзәдән генә анда нәрсә барлыгын
карарга булдым. Кинәт мин ниндидер чинаган тавышлар ишеттем. Шуннан соң без
анда кереп киттек. Төрле бүлмәләр иде анда. Һәм бер бүлмәнең почмагында өч көчек
ята. Без аларны сыйпадык. Алар шундый матурлар иде. Берсе - аклы-каралы, икенчесе - кара, өченчесе ап-ак төстә иде. Бүген кайтканда тагын керәбез.
Айназ. Динә, кил әле.
Динә. Әйе, Айназ, ни булды?
Айназ. Бүген безнең яктан кайтасың килмиме?
Динә. Ник?
Айназ. Кичә Марат белән Кәрим көчекләр тапканнар. Әйдә, без дә бергә шуларны
карарга барабыз.
Динә. Әйдә, мин кечкенә көчекләрне бик яратам!
Айназ. Бүген дәресләр беткәч, бергә кайтырбыз, яме!
Динә. Ярар, Айназ.
Икенче күренеш
Дәресләрдән соң ике дус бергә кайтырга чыгалар.
Динә. Айназ, көчекләр кайда соң?
Айназ. Марат кибет янындагы келәттә дип әйтте. Беләсең бит инде, теге Хәким
абыйлар өен. Шунда булырга тиеш дип аңладым.
Динә. Әйе, искә төште.
Айназ. Әйдә, тизрәк кайтыйк.
Балалар келәт янына килеп җитәләр.
Айназ. Динә, әйдә, мин беренче керәм, син минем артымнан барырсың.
Динә. Ярар.
Айназ. Әнә кара, көчекләр!
Динә. Абау, нинди кечкенә үзләре, нинди матурлар!
Айназ.(ап-ак көчеккә күрсәтеп). Кара әле монысына, шундый матур.
Динә. Айназ, боларга ашарга берәр нәрсә алып киләсе иде бит. Алданрак белмәдем
шул аны.
Айназ. Динә, әйдә иртәгә көчекләргә сөт тә алып киләбез, берәрсен үзебезгә алып
кайтып та китәрбез.
Динә. Булмас, Айназ, әниләре бардыр аларның. Ә безнең өйдәгеләр ни әйтер?
Айназ. Белмим, Марат әниләре турында берни дә әйтмәде. Бәлки бардыр да. Әйдә,
иртәгә мәктәптә сорарбыз.
Динә. Әйдә киттек, сөт алып килермен. Болар ашый да белмиләрдер әле.
Өченче күренеш
Мәктәптә.
Айназ. Сәлам, Марат! Кичә Динә белән теге көчекләрне таптык без, алар шундый
матурлар!
Марат. Әйе, бик матурлар.
Айназ. Марат, аларның әниләре бармы?
Марат. Әйе, бар. Ул бер ак эт. Минем үземнең бер тапкыр гына күргәнем бар аны. Әти
миңа, көндез ул үзенә ризык эзли, шуннан соң, кояш бата башлаганда, балалары янына кайта, дип әйткән иде.
Айназ. Шулаймыни, без Динә белән бүген тагын шунда төшәсе идек. Безнең белән
төшмисеңме?
Марат.Төшәм, әйдә Кәримне дә алыйк.
Мәктәптән кайту юлы.
Динә. Малайлар, кайтасызмы?
Кәрим. Әйдәгез, тизрәк атлагыз.
Динә. Мин алар өчен шешә белән сөт алдым. Марат, аларның әнисе бармы?
Марат. Әйе, бар. Көндез ул анда булмаска тиеш.
Динә. Ярар.
Келәткә керәләр һәм көчекләр белән уйныйлар.
Кәрим. Ничек сез монда, көчекләр - дускайлар?
Марат. Мин сезне сагындым!
Динә. Мин аларга хәзер сөт эчертәм. (Кечкенә тәлинкә алып, аңа шешәдән сөт сала.)
Әниләренә ит кисәкләре калдырам. Рәхәтләнеп ашар. Иртәгә тагын алып килергә
булыр. Ай, минем матурларым! ( Иркәли, назлый, алар белән уйный.)
Балалар бераз көчекләр белән уйнагач, кабат килергә булып кайтып китәләр.
Икенче пәрдә
Беренче күренеш
Бер-ике ел вакыт үтә. Айназ, Динә һәм Марат алтынчы сыйныфка күчәләр. Алар
гадәттәгечә яхшы дуслар һәм сыйныфташлар. Теге вакытта дуслар көчекләр янына
килеп йөрделәр, аларны ашаттылар, уйнаттылар. Әмма берничә атна үткәч, алар
юкка чыктылар. Бу хәлгә балаларның кәефләре бик төшә. Күп тапкырлар дуслар
көчекләрне эзлиләр, ләкин таба алмыйлар.
Икенче күренеш
Язның бер матур кояшлы көнендә, сыйныф бүлмәсендә утырганда, балалар
көчекләрне искә алдылар.
Динә. Айназ, Марат, хәтерлисезме, шушы май айлары тирәсендә без көчекләрне
беренче тапкыр күргән идек. Шундый кечкенә генә иде бит алар. Бик сагынам мин ул
нәниләрне...
Марат. Әйе, мин дә бик нык сагынам аларны. Бик тә көчекләрнең үскәннәрен күрәсем
килгән иде.
Динә. Тагын бер тапкыр гына сыйпар идем көчекләрне. Кайда югалганнар икән инде
алар? Шул көннән бирле беркем дә күрмәде бит аларны. Җир астына төшеп киткән
сыман юк булдылар .
Марат. Айназ, син ник эндәшмисең?
Айназ. Эх,мин дә ул кечкенә дусларны бик еш исемә төшерәм.
Динә. (моңсу) Күрәсең, әниләре башка җиргә күчергәндер инде.
Айназ. Шулайдыр, Динә.
Өченче күренеш
Көннәрнең берсендә Айназ белән Динә шомырт чәчәкләренең хуш исләрен иснәп
кайтып барганда, Айназ, Динәне шатландырыр өчен, бер шомырт чәчәген өзеп
алганда, якындагы җимерек йорттан эт тавышларын ишетте.
Айназ.(куркып) Динә, монда этләр, качыйк тизрәк!
Динә. Айназ, әйдә киттек!
Чаба-чаба Динәнең өенә килеп җитәләр. Бераз тын алгач, әкрен генә сөйләшә
башлыйлар.
Айназ. Динә, нинди этләр булды икән ул? Сезнең яныгызда моныңчы этләр юк иде
бугай!?
Динә. Юк иде шул, белмим, күрәсең каяндыр килеп чыкканнар.
Айназ. Кызык икән!
Динә. Ярый, әйдә бездә утырып тор инде, дәресләрне бергә карап алгач, әти сине
озатыр.
Айназ. Ярар, әйдә.
Икенче көнне мәктәптә Айназ белән Марат очрашалар.
Айназ. Марат, сәлам!
Марат.Сәлам, Айназ.
Айназ. Кичә, Динә белән кайтып барганда, аларның өйләре янына җитеп утыра идек,
кинәт бер җимерек йорттан этләр өрә башламасынмы?! Тизрәк, артыбызга да
карамыйча, Динәләргә йөгердек.
Марат. (гаҗәпләнеп) Булмаган әле бу. Бүтән очрамадылармы?
Айназ. Юк, юк, аннан соң Динәнең әтисе озатты мине.
Шул вакытта алар янына Динә килә. Айназ кызга нәрсә турында сөйләшүләрен әйтә.
Марат. (уйланып) Айназ, Динә, карагыз әле,ул безнең теге вакытта күргән
көчекләребез түгелдер бит?
Динә. Белмим шул, аннан соң күпме вакыт үтте. Аларны танып булырмы?
Айназ. Алай булгач, әйдәгез, бүген дәресләрдән соң карап кайтабыз аларны.
Марат, Айназ һәм Динә мәктәптән кайтканда, җимерек йорт янына туктыйлар.
Динә. Малайлар, мин никтер куркам. Бәлки, анда кермәбез?
Марат. И-и, Динә, курыкма инде. Син мәктәптә бик батыр бит.
Айназ. Курыкма инде, Динә! Без күренмичә генә, качып кына карарбыз аларны,
аннары өегез дә монда, якында гына, качып өлгерербез. Теләсәң, калып тора аласың.
Динә. Ярар инде, әйдәгез, барып карыйк.
Марат.(кыюланып) Менә шулай, Динә. Киттек!
Динә. Малайлар, мин абыем белән берничә этләр приютын караган идем әле.Безнең
район үзәгендә дә бар икән ул. Без белгән этләр булса, аларны приютка урнаштырсак,
ничегрәк булыр икән? Билгеле, әтиләр белән дә киңәшләшергә кирәк.
Айназ.Ярар, Динә.Шулай итсәк, яхшы булачак.
Марат. Мин риза!
Дүртенче күренеш
Дуслар әкрен генә җимерек йортның тәрәзәсеннән карап алалар. Анда алар бик
таныш йөзләрне күрәләр. Бу аларның кечкенә дуслары булып чыга. Ике елда көчекләр
зур үскәннәр, шуңа күрә балалар алар янына керергә куркып тордылар. Этләр
аларны күргәч бертуктаусыз өрергә тотындылар. Арадан берсе ырылдап балалар
каршына килә башлады.
Айназ. Дуслар, карагыз әле боларга. Алар бит безне танымыйлар да.
Марат. Әйе шул,бик күп вакыт үтте бит. Алар инде кыргыйланып беткәннәр.
Динә.(куркып) Кызганыч, без дүртаяклы дусларыбызны югалттык. Тик аларны бу
хәлдә калдыру безнең өчен дә, авыл халкы өчен дә куркыныч.
Дуслар билгеле бер карарга киләләр: этләрне “ышанычлы куллар”га – приютка илтеп тапшырырга булалар.
Бишенче күренеш
Берничә көннән, этләрне “ышанычлы куллар”га илтеп тапшыралар. Шулай алар
вакытлары булганда, приютка йөргәлиләр. Үзләре белән ризыклар да алып баралар.
Динә. Минем бүген абыем районга бара, мин дә аңарга иярмәкче булам, приютка
кереп чыгам. Малайлар, сезнең дә барасыгыз килмиме?
Айназ. Яхшы булыр иде, тагын кибеттән кирәкле әйберләр алып, башка этләрне дә
сөендерербез. Марат, син барасыңмы?
Марат. Әлбәттә! Кәримне дә чакырам әле.
Динә. Яхшы!
Дуслар, кибеттән этләргә ризык һәм башка кирәкле әйберләр алалар. Шулай итеп,
приютка киләләр, волонтёрлар белән сөйләшәләр.
Айназ. Исәнмесез, без этләргә кирәкле әйберләр алып килгән идек.
Миләүшә. Исәнмесез, бик зур рәхмәт сезгә. Этләребез бик сөенәчәк! Сезне этләрегез
көтә.
Расих. Сәлам, әйдәгез мин сезне алып барам.
Бергәләшеп этләр янына киләләр. Приюттагы этләргә волонтёрлар ризыкларны
ашаталар. Дуслар шулай ук волонтёрларга булышалар.
Марат. Карагыз әле, нинди акыллы эт.
Расих. Бу - Шарик исемле эт.
Кәрим. Чыннан да, бу этләр бик матурлар!
Динә. Тиз арада үз хуҗаларын табарлар дип ышанып калам.
Миләүшә. Этләргә бик еш ярдәм итәләр һәм шулай ук үзләренә алып китүчеләр дә
бар.
Айназ. Шәп! Үскәч, без үзебез дә этләр алырбыз дип уйлыйм.
Марат. Мин, әлбәттә, алачакмын!
Дуслар волонтёрлар белән элемтәдә торалар һәм еш ярдәм итәләр.
Еллар уза. Динә, Айназ, Марат мәктәпне тәмамлыйлар. Төрле җирләрдә укысалар да,
дуслар булып калалар.
Марат мал табибына укып, үз районына кайта. Этләр приютына ярдәм итүен
ташламый. Дуслары Динә белән Айназ да аңарга зур ярдәм күрсәтәләр.
Шириязданова Алинә – Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 9 нчы
сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев