Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Чәй эчәбез бал белән

Зурлар төркемендә милли мәдәният белән таныштыру шөгыле үткәрү өчен сценарий

Максат: Балаларны татар халкының милли мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү, ана карата кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү; халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешен балаларга житкерү; табигатькә, андагы җан ияләренә карата кызыксыну, сак караш, шәфкәтьлелек тәрбияләү.Баларның сәламәтлекләнен ныгыту.
Бурычлар: Тәрбияленүчеләрдә яңа төшенчәләр hәм гамәлләр күз алдында тоту. Фикерләүне үстерү.Сөйләм функцияләрен үстерүдә кызыксындыру.Балаларның гомуми эмоциональ халәтен яхшырту.

Шөгыль барышы
Күз өчен гимнастика
Тәрбияче. Күзләрне эшләтеп, ял иттереп алабыз 
Бал корты өйгә керде,
Бүлмәдә безне күрде.
Селкенмәсен беркем дә,
Чакмасын ул берсен дә.
Менә кунды тушәмгә,
Аннан төште идәнгә.
Сулда ул гөлгә кунды,
Уңда ишеккә кунды.
Кунды борын очына,
Алдым аны учыма. Ай, чакты.
(Кулларны ышкып жылыту, күзләргә каплау.)
Тәрбияче. Әйдәгез әле, балалар, урыннарга утырышыйк.
Тәрбияче. Менә сез килүгә мин өстәл әзерләдем. Карагыз әле, нинди матур савытлар. Бу савытларны нәрсә өчен кулланып була? (Кайнатма, конфет, печенье, бал салып була.) Беренче савытны ачабыз, төсен карыйбыз, иснибез. Бу нәрсә? Төсе нинди? Нинди ис килә? (Бу бал, корән төстә, хуш исле.) Икенче савытны ачабыз. Бу савытка нәрсә салынган? Төсе нинди? Исе? Бу нәрсә? (Бу да бал, ак төстә, хуш исле.) Димәк, балның төсе корән hәм ак булырга мөмкин. Бүген бу татар халкында киң таралган ин тәмле, файдалы ризык булган бал турында сөйләшербез. Русча ул «мед» дип атала.
(«Бал бабай» шигырен сөйләү.)
1 бала. Авылыбызда бабайны
Йөртәләр «Бал бабай» дип.
Баллары күп булгангамы,
Мактана ул «Без бай» дип.
2 бала. Умарталары күп инде...
Күп кортлары, баллары...
Тавык, күркә, үрдәк белән
Тулган ишек аллары.
3 бала. Җәй җиттеме, бабайларга
Кунаклар кайтып тула.
Алар белән бергә — бергә
Шундый күңелле була!...
4 бала. Бал бабайның күңеле дә
Үзе кебек бай икән.
Әллә чынлап, иң бай кеше
Ул безнең бабай микән?
(Мөҗәhит Әхмәтҗәнов)
Тәрбияче. Баш авыртса да, салкын тисә дә, ашказаны авыртса да, тән сызласа да бал кулланабыз. Даруханәләрдә балдан ясалган дарулар саталар.
Релаксация
Тәрбияче.Эйдэгез эле балалар җәйге урманда ял итеп алый эле 
(Җәйге урман тавышы куела, балалар күзләрен йомып тыңлыйлар)
Тәрбияче.Нинди рәхәт урманда эйе ме балалар?
Тәрбияче. Сез балның каян килгәнен, аны безгә кем биргәнен беләсезме? (Бал кортлары).
— Алар балны каян алалар? (Чәчәкләрдән алган бал корән төстә, юкә чәчәгеннән алганы ак төстә була.) 
— Жыйган балны кая куялар? (Кәрәзләргэ салалар. Чиста кәрәз курсәтү. Кәрәзле балны ашап карау, кәрәзен калдыру.)
— Бал кортлары кайда яшиләр? (Умарта оясында)
— Умарта оялары күп итеп куелган урын ничек атала? (Умарталык)
— Умарталыкта эшләүче кеше ничек атала? (Умартачы)
— Сезнен әби-бабайларыгызның авылда бал кортлары юкмы?

Физкультминутка
Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу! (сикергәлиләр)
Яңгыр безгә бик кирәк (әйләнәрәр)
Яңгырдан соң агачлар, (кулларын як якка җәяләр)
Гөлләр үсә тизерәк (кулларын өскә күтәрәләр)
Тәрбияче.Эйе шул балалар гөлләрдә яңгырдан соң яхшырак үсеп китәләр.
" Бал корты" шигырен сөйләү.
1 бала.Апам безнең бакчабызда
Матур бер гөл үстерде.
Ул гөл ап-ак чәчәк атты,
Бик матур төскә керде.
2 бала.Апам лагерьга киткәч, мин
Шуны өзәргә булдым
«Апам!»- диеп гөлгә таба
Тиз генә кулым суздым.
3 бала. Шулчак бал корты, безелдәп;
«Чәчәкне өзмә!» — диде.
«Сезгә тәмле бал җыярга
Кирәк ул безгә», — диде.
(Ф.Әмәк)
(Бал корты безелдәгән тавыш ишетелә. Тәрбияченең кулында йомшак уенчык — бал корты) 
Бал корты. Исәнмесез, кадерле дусларым. Мин сезне күрергә бик шатмын. Хәлләрегез ничек балалар? Бик яхшы, дусларым! Мин сезгә бик файдалы күчтәнәч алып килдем. Менә бал кортлары бирә торган продукт — прополис дип атала.Аның белән таныштырасым килә сезне. Ул кара, яшькелт төстә, эчкелтем исле. (Бал корты балаларга күрсәтә, иснәтә.) Аның кечкенә генә кисәген авызга кабып суырасың, теш казнасындагы яраларны төзәтә, суга болгатып эчәсең, эч авыртуын баса. 
Тәрбияче. Менә балалар бал кортлары никадәрле файдалы ризыклар бирәләр. Шулай да без алардан куркабыз. Ни өчен? (Ул чага.) 
— Чакмасын өчен нишләргә кирәк? (Селкенмәскә, өскә ябынырга, читкә китәргә.)
— Чакса, нишләргә кирәк? (Салкын суга тыгырга, угын алырга кирәк.)
— Бал кортын үтерергә ярыймы? (Юк, ул зур файда китерә.)
Тәрбияче.Әйдәгез әле балалар, без сезнең белән «Бал кортлары-безнен дусларыбыз» дигән призентация карап алыйк әле.("Бал кортлары-безнен дусларыбыз«призентация карау)
Тәрбияче. Бал тәмле, файдалы ашамлык. Аны матур савытка салырга кирәк. Бүген без сезнең белән бал савытын бизәрбез. (Күрсәтмә рәсемне карап, андагы бизәкләр, төсләр турында сөйләшү. Туры, дулкынлы сызык, нокталар, чәчәк тажлары, яфраклар.)
(Рәсем ясаганда тәрбияче hәрбер балага шәхси ярдәм итә.)
Бал корты. Бик матур рәсемнәр ясадыгыз, балалар, рәхмәт сезгә. Бал кортлары турында сез буген бик күп мәгълүмат алдыгыз. Шулай бит, дусларым. Өйгә кайткач, бу турыда кемнәргә сөйләрсез икән? (Әниемә, әтиемә, әбиемә, бабаема, энемә, апама, сеңлемә).
Тәрбияче. Әгәр син бал корты булсаң, кемнең савытына балыңны салыр иден? Бал корты, ә сиңа нинди савыт күбрәк ошады?
Бал корты. Рәхмәт балалар, миңа барыгызның да эше бик ошады. Тырышып ясадыгыз, бик матур килеп чыкты. Мин сезгә балалар бу уенны буләк итәм,төркемегездә бергәләшеп уйнарсыз.(Бал корты «Бал кортлары» исемле дидактик уен бүләк итә).Сезгә тагын кунакка килермен, хәзергә сау булыгыз!
Тәрбияче. Бүген сез нинди яналыклар белдегез? (Шөгыль азагында күз гимнастикасын ясап, ял итеп алу.)

Гөлнара ИХСАНОВА, Азнакайдагы 14 нче " Чишмәкәй" балалар бакчасының I квалификация категорияле татар тел тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев