Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Чикерткә һәм кырмыска

И.А. Крыловның “Чикерткә һәм кырмыска” мәсәле буенча мәктәпкә әзерлек төркеме өчен көз бәйрәме.

Алып баручы:

Серле әкият иленә дусларны чакырабыз. “Чикерткә һәм кырмыска” әкиятен рәхим итеп карагыз!

Кошлар сайравы музыкасы астына кызлар - чәчәкләр чыга.

Чәчәк: Кыр чәчәкләрен кара

Күзләрнең явын ала,

Төрле матур төсләрне

Кояш нурыннан ала.

 

Чәчәк: Кояшның җылы нурлары

Назлап безне күзәтә.

Кыр ягыннан искән талгын җилләр,

Йомшак кына безне тирбәтә.

 

Чәчәкләр биюе. Чикерткә җырлап чыга.

 

Чикерткә: Ах, нинди матурлык монда!

Нинди гүзәл дөнья!

Хыяллар дөньясында,

Чәчәкләр арысында

Көзгегә карап алыйм,

Тәмләп чәй эчеп алыйм.

Хуш исле чәчәк иснәп

Рәхәт күңел ачарга

Чәчәктән-чәчәккә кунып

Көннәр буе очарга!

 

Чәчәк: Әй, чикерткә, чикерткә!

Зөбәрҗәт күз – ханбикә!

Вакытың бушка үтә

Чәчәк чыгы сине көтә!

 

Чәчәк: Кышкы суыкта бик рәхәт

Хуш исле чәй эчәргә.

Дус-ишләреңне җыеп

Рәхәтләнеп серләшергә.

 

Чикерткә: Ай, эш-мәшәкатьләрдән

Әйләнә башкайларым.

Чәчәкләрем көтеп торсын

Әзрәк ял итеп алыйм.

Шатлыклы минем көннәр,

Җырларга бик яратам.

Бии-бии очынып

Күңелемне юатам!

 

Чәчәк: Әй, чикерткә, чикерткә!

Күңел ачу рәхәт ул.

Бар дөнья кибеп сулгач,

Шатлыклы көн булмас шул.

Көзге йокыга талгач,

Чәчәк чыгы булмас ул.

 

Чәчәкләр чыгып китәләр, музыка яңгырый, кырмыскалар керә.

 

Кырмыска: Исәнмесез, дусларым!

Көне буе эш кайный

Кырмыскалар илендә.

Эштән башка кем торган

Кем эшләми тук булган?

 

Кырмыска: Кулда бар һөнәребез

Кояшлы көннәребез

Буебыз безнең кыска

Хезмәттә без бик оста!

 

Кырмыска: Мин кырмыска, син кырмыска,

Барыбыз да кырмыска.

Йорт салабыз, тырышабыз

Безгә дуслык булыша!

 

Кырмыскалар эш кораллары алалар, эшләрен күрсәтәләр.

 

Чикерткә: Кадерле кырмыскалар,

Сезне күрүгә бик шат!

Әйдәгез күңел ачыйк,

Бер биеп җырлап алыйк!

 

Кырмыска: Гафу ит син, чикерткә,

Әмма эш безне көтә.

Йорт салбыз, тырышабыз

Озак калмады кышка.

 

Чикерткә: Ай,эш-мәшәкатьләр!

Мине тәмам туйдыра.

Көчсез – хәлсез калдыра...

Аякларны сызлата,

Бармакларны талдыра.

Шатлыклы минем көннәр!

Үземә дуслар табыйм

Кояшлы матур көннәрдә

Күңелне ачып калыйм!

 

Чикерткә китеп бара, кырмыскалар эшли бирә.

 

Кырмыскалар:

Бик тырышып йорт салдык

Барысын да булдырдык!

 

Өй артына китәләр. Музыка яңгырый, торналар керә.

 

Торналар биюе. Биюдән соң чикерткә керә, көзгегә карап матурлана.

 

Торна: Исә бирсен салкын җилләр

Ява бирсен кар буран.

 

Торна: Җылы якларга очармын.

Беркайчан да ач булмам.

 

Торна: Син нишләрсен кыш җиткәч

Кыш бит ул калтырата?

 

Чикерткә: Калтырата?!

Ююк, мин кунакка юл тотам.

Черки дус кая икән?

Күрмәдем аны күптән.

 

Торналар очып китәләр. Чәрки һәм ике чебен чыга.

 

Чикерткә: Кая барасыз, дусларым?

 

Черки: Без черкиләр б-з, б-з, б-з.

Очабыз кышларга

Килеп җиткәч салкыннар,

Посабыз ярыкларга.

 

Чикерткә: Ә, сез чебенкәйләрем, кая ашыгасыз соң?

Чебеннәр:

Суыктан без качабыз,

Черки белән очабыз!

Чикерткә:

Күңел төшереп утырмыйк,

Бергәләп биеп алыйк!

Парлы татар халык биюе

Музыка ягырый, яңгыр белән тамчылар керә

Яңгыр:

Ха –ха- ха! Черкиләрне куркытам

Чебеннәрне чылатам.

Мин көзге салкын яңгыр

Көзге җилне чакырсам-

Барсын дер калтыратам!

 

Яңгыр һәм тамчылар султанчиклар белән җилпиләр. Балалар качышалар, Чикерткә генә кала.

Чикерткә:

Шыбыр – шыбыр яңгыр ява,

Тамчылары өскә тама,

Бик тә салкын миңа!

 

Тамчылар:

1. Тып –тып – тып сине чылатам!

2. Тып –тып – тып сине куркытам!

3. Өеңә кайт тизрәк,

Өйдә җылырак булыр!

Чикерткә:

Яңгырдан кая качыйм?

Юк бит яшәр урыным!

 

Яңгыр һәм тамчылар чыгып китәләр. Көзге җил керә.

 

Җил:

Мин усал җил,

Мин кырыс җил.

Яфракларны туздырам,

Җил – давыллар уйнатам.

Әйләндереп очыртып

Түбәләргә кундырам!

Юлымдагы җәнлекләрне

Ояларына куам!

Җил очып китә.

Чикерткә:

Гел җырлап кына йордем

Гөлдән – гөлгә сикердем.

Гомерләр зая үтә,

Мин бәхетсез чикерткә...

Инде хәзер нишләргә?

Кырмыскага барып карыйм әле, кертми калмас.

Җил улый, Чикерткә бөгелә – бөгелә кырмыска кырын бара.

Чикерткә:

Әй, кырмыска, дускаем!

Кертче, зинһар, үтенеп сорыйм.

Кырмыска:

Әй, Чикерткә, чикерткә!

Зөбәрҗәт күз – ханбикә.

Җәен җырлаган идең,

Ә кышын биеп кара!

Бик тиз җылынып китәрсең!

Кырмыска өенә кереп китә, Чикерткә битен каплый, елый.

Бала:

Чикерткәне без кичерик.

Һәм кунакка чакырыйк.

Җылытыйк һәм ашатыйк,

Хуш исле чәй эчертик.

Чикерткә:

Рәхмәт сезгә дусларым!

Инде хәзер аңладым.

Хезмәт иткән – көн иткән

Бәхетенә ирешкән!

Бала:

Эштән башка кем торган,

Кем эшләми тук булган!

Эш беткәч уйнарга ярый!

Уен “Эзлә!”

Алып баручы.

Бугенгә без хушлашабыз,

Бәйрәмне тәмамлыйбыз.

Алтын көзне озатабыз,

Кышны каршы алабыз!

Хуш киләсең ямьле кыш!

Чаллы шәһәренең 80нче «Инешкәй» балалар бакчасының музыка җитәкчесе Сания Җамалиева, тәрбияче Ләйсән Хәертдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев