Көмеш кыңгырау

“Бәби карарга килү йоласы”

Авыл өе. Өй түрендә бишек, бер як кырыйда мич. Икенче якта бала караваты. Аның янында әби йон эрләп утыра. Әни бәби йоклата.

Максат: балаларны йола-бәйрәмнәр белән таныштыру.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Авыл өе күренеше. Өй түрендә бишек, бер як кырыйда мич. Икенче якта бала караваты. Аның янында әби йон эрләп утыра. Әни бәби йоклата. Зур кыз (5-6 яшьлек) уйнап йөри. Бишек җыры ишетелә.

Әни жырлый: Әлли-бәлли, бәү итә.

Улым йокыга китә.

Улым йокыга киткәч,

Әнкәй бераз ял итә.

Әни: Әнкәй, кызым! Самирыбыз йоклап китте. Мин табын әзерлим әле.

Чыгып китә.

Әби: Бар, килен, бар, эшләреңне кара. Йоклар, Аллаһы боерса, Самирыбыз. Күз тимәсен, елак бала түгел бит ул.

Ишек шакыган тавыш: Бер өер балалар килеп керә, тәрбияче белән.

Тәрбияче: Исәнмесез, саумысыз! Хәлләрегез ничек?

Кыз: Исәнмесез!

Әби: Аллага шөкер, кызым. Үзегез исән-сау йөрисезме?

Тәрбияче: Әбекәй, без бәби күрергә кердек.

Әби: Әйдәгез, балалар! Бәби карау –изге эш.

1 бала: Әтиләр гел алабыз дип алдыйлар.Бердәнбер малайларына бер энекәш алмыйлар. Бәби күрергә килдем.

Әни килеп чыга.

Әни: Исәнмесез, саумысез! Күптән көткән кунак сез! Күршеләрне көтә-көтә, Самир йоклый бишектә.

Әби(әнигә): Килде безгә кунаклар, аларга сый әзерлә. Тиешенчә хөрмәтлә, тиешенчә кадерлә.

Әни чыгып китә. Балалар урындыкларга утыралар.

Әби: Иии, балалар, бәбиебез бик каты йоклый, әйдәгез, ул уянганчы, уйнап-җырлап алыйк.

Татар халык уены “Чума үрдәк. Чума каз” ны уйнау.

Сез шигырьләр беләсезме? (балалар һөнәрләрен күрсәтәләр).

2 бала: Бергәләшеп уйнарга бер иптәш кирәк миңа. Берәү генә булса да, елак кына булса да, энекәш кирәк миңа.

Әби: Булыр, булыр, бәбкәем. Әнә безнең Самирыбыз да йокыдан уянды бугай, елаган тавышы ишетелә.

Кызга дәшә: Апасы, кил әле, тибрәт әле бәбине.

Кыз: Әлли-бәлли бәбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка җиләккә

Самирыбызга бүләккә.

Балалар белән бергәләп кабатлау.

(Әби бишектән баланы кулына ала).

Әби: Самирыбызның асты юешләнгән икән бит, корыга алыштырырга кирәк.

Астын алыштырып, Самирны бишеккә сала, балалар бер-бер артлы килеп, бишек тирбәтәләр, теләкләр әйтәләр. Азактан тәрбияче бишек янына килеп, әйтә:

Тәрбияче: Яман күзләр сиңа тимәсен! Сау-сәламәт, озын гомерле бул, тырыш, гадел бул ! Ана телебездә – татар телебездә матур һәм аңлаешлы итеп сөйләшергә язсын сиңа! Без сиңа балалар белән бергәләп ясап, бик матур рәсемнәр алып килдек, үскәч карарсың.

Бүләген бишеккә куя.

Ә хәзер, әйдәгез, әниләр белән уйнап алыйк.

Әниләр арасында ярыш: «Курчак төрү».

Балалар арасында ярыш: «Иптәшеңне киендер».

Әби: Булдырдыгыз, балалар, бик күңелле итеп уйнадыгыз.

Тәрбияче: Әбекәй, без бит әле тагын бик матур җыр беләбез. Балаларның җырлап күрсәтәсе килә.

Җыр: «Утыр син…»

Әби: Рәхмәт, балалар. Минем зур оныгым да бик матур итеп ана телебездә – татар телебездә сөйләшә, татарча конкурсларда катнаша. Ул да сезгә бер шигырен сөйләп күрсәтсен әле.

Алинә шигырен сөйли: Ш.Галиев «Пәрәмәч».

Әби: Рәхмәт, кызым! Алга таба да шундый уңышларың белән безне куандырсаң икән! Самир оныгыма да хәләл ризык, бисмиллалы йорт насыйп булсын иде!!!

Әни: Коймак пеште. Табадан төште.Әйдәгез, балалар, чәй табынына рәхим итегез!

Барысы да чәй табыны артына утыралар.

Татар теле тәрбиячесе Багаутдинова Әлфирә Нәкыйп кызы.

Фото Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: