Бака малае Бакылдык айга менә
Сабыйлар һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына курчак театры уйнар өчен нәни әкияти тамаша.
АЛЫП БАРУЧЫ. Бака малае Бакылдык яшәгән. Үзе шундый шук, үзе шундый тиктормас, бер дә туктамыйча әле өскә, әле аска сикерә дә сикерә икән. Дөрес, барлык бакалар да сикерергә яраталар яратуын. Тик бу бака малае барысыннан да уздырып җибәргән шул. Өскә сикерсә — Айга менгән, аска сикерсә, күкнең төбен тишеп, җирнең икенче ягына ук килеп чыккан.
Сикерүен сикерсен иде, берәүгә дә зыяны гына тимәсен иде. Тик менә бака малае Бакылдык сикерүенең зыяны шул хәтле зур булган шул. Күлнең суы ул тишкән тишектән җирнең икенче ягына саркып чыгып, анда сазлык хасил иткән, ә күл үзе бөтенләй бәләкәйләнеп калган.
Күл буе.
БАКЫЛДЫК.
Бер сикердем — Айга мендем,
Бер сикердем — Җиргә төштем,
Бер сикердем — Күлгә кердем,
Бер сикердем- Күлне тиштем.
БАКАЛАР.
— Тукта, диләр сиңа!
— Болай да Күл төбен иләк кебек итеп бетердең бит инде!
— Синең аркада Җирнең икенче ягындагы сазлыкка батып үлә яздык!
БАКЫЛДЫК.
Туктыйм-туктыйм-туктыйм!
Бер сикерәм, бер туктыйм!..
БАКАЛАР.
— Юньлегә түгел бу!
— Үз башына кыланадыр!
— Үз башына гына түгел, бөтен бакалар башына!
БАКЫЛДЫК.
Бак-бак-бак!
Бака күле күңелле.
Күңеллесен күңелле дә,
Ай-ай-ай!
Айга хәтле түгелде.
Бакылдык Айга менә.
АЙ. Бу нинди афәт тагын?
БАКЫЛДЫК. Ай абзый, Ай абзый, зинһар өчен мине аска төшермә, үзеңдә тотып тор.
АЙ. Син монда нишләрсең соң? Монда бик салкын, мин тоташ боздан гына торам, катып үләсең бит.
БАКЫЛДЫК. Юк, юк, катмыйм! Мин бер генә минутка да тик тора алмыйм , гел сикереп кенә торам.
АЙ. Юк, болай булмый.Син шундый салкында да туңмагач, синнән чыккан парның миңа күчеп, эри башлавым бар. Ул чагында Җир өстенә бер дә туктамыйча яңгыр гына явып торачак.
БАКЫЛДЫК. Бакаларга су кирәк! Бакаларга су җитми!
АЙ. Кит әле моннан! Тозсыз сүзләрең белән хәзер үк эретә яздың! (Төртеп төшерә.)
БАКЫЛДЫК(Җиргә ялына). Җир, Җир, тотып тор әле мине, зинһар, ычкындырма!
ҖИР. Әй, тиле бака! Сине тотып торган арада Җир әйләнүеннән туктап калса, булыр менә! Ул чагында Җирдә Яз да, Көз дә, Кыш та, Җәй дә тукталып кала бит. Бер урында гел кояш, бер урында гел караңгы төн, бер урында гел кыш, бер урында гел көн генә булыр. Эсседән Җир ярылыр, салкыннан туңып катар, караңгыдан күк томаланыр, тоташ яктылыктан күз сукыраер.
БАКЫЛДЫК. Нишләргә миңа. ничек тукталырга?
АЛЫП БАРУЧЫ. Бака-бакылдык бик кайгырган. Шуннан ул агачлар, йортлар, таулар өстенә менеп сикерә башлаган. Тик агачка сикерсә — агач сынган, тауга сикерсә — тау ярылган, йортка сикерсә — йорт селкенгән. Бака малае Бакылдык шундый курыккан, куркуыннан бакчада үсеп утырган карбыз өстенә егылып төшкән. Карбыз да ярылган. Бака карбыз эчендә дә туктала алмыйча сикерә икән. Аңа ияреп, карбыз төшләре дә сикергәннәр, сикерә торгач, болытларга җиткәннәр, аларны узып та киткәннәр. Тик аларның берсе дә җиргә кире төшмәгән, күктәге йолдызларга әйләнгәннәр алар.
Шуннан соң коры карбыз кабыгы гына калган. Карбыз кабыгы сикереп маташмаган, әйләнгән дә Бакылдыкның аркасына ябешкән. Бакылдык сикерү түгел, бермәлне кузгала да алмыйча торган.
Бераз хәл алгач, карбыз кабыгын сөйрәп алып киткән һәм ташбакага әйләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев