Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

«Ат көне» милли бәйрәмен үткәрү өчен сценарий

Балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме өчен «Ат көне» бәйрәме сценарие.

Максат: балаларның хәрәкәт активлыкларын үстерүне дәвам итү; милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә, халык уеннарына карата кызыксыну уяту; игьтибарлылыкларын, шатлык хисләрен булдыру; җитезлекләрен булдыру; туган халкына патриотик хисләр, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.


Җиһазлау: мнемотаблица, “тылсымлы келәм”( “парашют”), кулдан ясалган төрле массаж келәмнәре,  6 агач диск, кәрҗиннәр, балалар саны буенча сары, кызыл гимнастик таяклар, туплар,  2 сары уртача зурлыктагы кыршау, 2 агач ат, 8 штук конус - ориентирлар,  милли киемнәр 2 штук, төрле мили бизәкләр уен өчен, бал кортлары, күбәләкләр рәсемнәре, “карусель” ( төрле тасмалар бәйләнгән зур кыршау).


Исәнмесез, балалар. Әйдәгез бер-беребезгә хәерле көннәр теләп,  “Хәерле иртә” уенын уйнап алыйк әле. 
Хәерле иртә!
Хәерле  иртә, күзләрем (күзләрне сыйпау)
Уяндыгызмы? (бинокль ясау)
Хәерле иртә, колакларым (колакларны сыйпау)
Уяндыгызмы? (кул учларын колакларга кую)
Хәерле иртә, кулларым (кулларны сыйпау)
Уяндыгызмы? (кул чабу)
Хәерле иртә, аякларым (аякларны сыйпау)
Уяндыгызмы? (аякларны тыпырдату)
Хәерле иртә, кояш (кулларын сузып)
Мин уяндым.
Афәрин, балалар! Менә бөтенегезнең дэ кәефләре күтәрелеп китте.
Ишек шакылдаталар.
Балалар, карагыз әле, безгә телеграмма калдырып китткәннәр. Укып карыйк әле.Балалар, монда сезнең дә ярдәм кирәк булачак.


Мнемотаблица  
Карагыз, карагыз
Ат чабышына барабыз.
Анда уйнап, җырлап-биеп,
Күп бүләкләр алабыз.


Балалар, безне Яңа Кырлай авылында узачак “Ат көне” бәйрәменә чакыралар. Бу чара республика күләмендә ел саен сентябрь аенда уңышлар җыеп алынгач, көннәр салкынайткач  уздырыла. Чөнки атлар эссе һаваны авыр кичерә. Бу бәйрәмгә  республиканың төрле җирләрдә яшәүче спортчылары киләләр. Бәйрәм итрүк башлана. Атлар 120 км, 100км, 80 км, 40 км  старт алалар. Спортчылар арасында малайлар белән беррәттән кызлар да катнашалар. Монда чабышкылар, бизәлгән җигүле атлар, йөк төяп чапкан атлар, атларнын төрле күнегүләр ясавын күреп була. Республика күләмендә оештырылганга күрә, бу бәйрәмдә төрле милләт халкының уеннары да уйнатыла.
Әйдәгез, балакайларым, без дә бәйрәмгә барып кайтыйк. Тик иң элек тәннәребезне яздырып алыйк.
“Яшь спортчылар” уены. Логоритмик уен. (текстны кабатлыйбыз, сузләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйбыз)
Без – булачак спортчылар.
Тик тормыйбыз без бер дә:
Кулларны кутәрәбез,
Аннары төшерәбез.
Чүгәлибез, торабыз, 
Башны уңга борабыз,
Аннан сулга карыйбыз
Һәм сикерә башлыйбыз.
Шул арада иелеп,
Басарга өлгерәбез,
Тирән итеп сулыйбыз,
Ял итәргә туктыйбыз.
Яңа Кырлай авылы бик ерак, шуңа күрә безгә ярдәмгә “Парашют” (“Тылсымлы келәм”) килер.
Келәмебез очарга әзер, җайлырак итеп утырыгыз һәм күзләрегезне йомыгыз.
(Салмак көй куела). Музыка терапиясе.
Менә без сезнең белән  сап-сары иген кырлары, төрле төскә кергән  каенлыклар, яшел күлмәк кигән чыршылы урманнар, зәңгәр күлләр өстеннән очабыз һәм акрын гына җиргә төшәбез.
“Тылсымлы келәм” белән  мәйданга бик якын барып булмый, ул безне ерактарак төшерә. 
Башта тар сукмактан барырбыз (төрле массаж келәмнәреннән бару), аннан күчтән күчкә сикерербез. (түгәрәк агач дисклардан сикерү).
Ниһаять, без тиешле урында! 
Карагыз әле, монда нинди матурлык!!  Әйдәгез, күкрәкләребезне тутырып борын белән саф, чиста урман  һавасын  алыйк та, авызыбыздан чыгарыйк, шул ук вакытта “с-с-с-с-с” диеп, көзге җилне үртәп алыйк. Уң якта  бал кортларынын тавышлары ишетелә, “бз-з-з-з” диеп аларны да үртик. Сулда – күбәләкләр. Әйдәгез, аларга каты итеп өрик әле. Кемнең күбәләге беренче очып китәр икән!
(Сулыш алу гимнастикасы. Дөрес итеп сулыш алуларына басым ясау)
Балаларның шигырьләре.
1 нче бала.
Бүген бездә зур бәйрәм
Эшләреңнең барын куй.
Тизрәк йөгер мәйданга:
Бәйрәм монда башлана.
2 нче бала.
Җилферди чиккән сөлгеләр
Бүләкләр  безнен кулда!
Уйнашыйк та, узышыйк та
“Ат көне” бүген бездә.
3 нче бала.
Без уйныйбыз, уйныйбыз
Якты көннән туймыйбыз.
Ат ярышы гөрләп торсын,
Күңелләр булып торсын.
4 нче бала.
“Ат көне” - ул зур бәйрәм
Шатлык һәм бәхет тулы.
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп,
Бәйрәм итик көн буе.
5 нче бала.
Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары,
Котлы булсын, якын дуслар,
Ямьле ат чабышлары.
Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле сентябрь кайсы ел фасылына керә? (балаларның җаваплары).
Көз көне кояш нурларының җылысы азая, көз җитә. 
“Көз логоритмик уены” (текстны кабатлыйбыз, сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйбыз)
Я әйтегез, сөйләгез,
Ничек килә икән көз?
Кошлар оча көньякка,
Канат кагып еракка.
Аюлар өн казыды,
Бик тирән итеп базны.
Балыклар да тындылар, 
Су төбенә чумдылар.
Агачлар ялангачлар,
Җилләрдә чайкалалар.
Ә хәзер, кояшны чакырыйк.
 “Кояш нурлары” дигән  уен уйнап алыйк.
Максат: җитезлекне, тизлекне арттыру;
Уен тәртибе: Балалар ике командага бүленеп басалар. Залнын бер ягында гимнастик таяклар салынган кәрҗин, икенче ягында сары кыршау куела. Команда бирелүгә, залның икенче ягына йөгереп барып, җирдә яткан кыршауга (кояш) гимнастик таяклар (кояш нурларын) куярга тиеш булалар.
Менә булдырдыгыз, балалар. Сез бик җитез икәнсез. Сезнен тырышлыгыгыз белән күктә кояш та күренде.  
Психогимнастика күнегүләре  “Кояш белән очрашу”
Менә кояшта йокысыннан уянды. Ул безгә үзенең сары, кызыл төстәге нурларын бүләк итә. Кызыл нурлар безгә җылылык, шатлык, ә сары нурлар –көч бирәләр. Әйдәгез әле, кояш нурларында битебезне, кулларыбызны җылытыйк.Көч. шатлык – алыйк!!!( башлар әзрәк югары күтәрелгән, күзләр йомык, елмаябыз).
Хәзер  уеннарыбызны дәвам итәбез.
 6 нче бала.
Атларны оста җигәбез
Йөгәнен тота беләбез.
И, киттек без атлылар,
Атлы, кыю батырлар.
Киләсе уеныбыз тиз йөгерүче җайдаклар өчен.
 “Атлар  чабышы” уены.
Максат: җитезлекне арттыру;
Уен тәртибе: Балалар агач атларга атланып, шул ук вакытта тел шартлатып, ориентирга кадәр йөгерергә һәм кире әйләнеп килергә тиешләр.
Тәрбияче: Ярышларыбызны дәвам итәбез.  Чираттагы уеныбыз – эш атлары өчен. Атлар элек- электән халыкның тормышта зур ярдәмчесе, туендыручысы булган.
“Кем беренче?” уены.
Максат:
Уен барышы: Залнын бер ягында йөк ( уртача туплар) төялгән арба тора. Балалар, агач атка атланып, бер кулларына йөкне (тупны) тотып ориентирга кадәр йөгерергә һәм йөкне шул якта икенче арбага калдырырга тиешләр. Кайсы як команданын йөге тизрәк күчерелеп бетә, шул як җиңүче була.
 
“Кайсы команда матур итеп төрле орнаментлар кулланып милли киемнәрен  бизи” уены.
Уен барышы: Залның бер ягында милли кием макеты куела. Икенче ягында төрле милли бизәкләр салынган тартма тора. Команда булуга, балалар фигурканы алып, милли киемнәрне бизәргә тиеш булалар.
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Менә киемнәребез дә бизәлделәр. Бизәкләребезнең исемнәрен искә төшереп үтик әле. 
(Синквейн ысулын кулланып милли бизәкләр темасын кабатлау).
1. Ләлә чәчәге( кызыл, сары, матур; үсә, матурлый, тирбәлә; Мин ләлә чәчәге үстерәм. Милли бизәк)
2. Роза (кызыл, сары, ак, чәнечкеле; үсә, тирбәлә, чәнечтерә; Безнең бакчада розалар үсәләр. Бакча гөле яки милли бизәк)
3.Яфрак (яшел, сары, кызыл, көрән; коела, әйләнә,ята; Көз көне бакчада яфраклар куп була. Милли бизәкләр)
Тәрбияче. Әзрәк ял итеп алыйк удмурт халкының “Кулъяулык белән” уенын уйнап алыйк.
Балалар парлашып түгәрәккә басалар. Ике алып баручы билгеләнә, берсенә кулъяулык бирелә. Сигнал булгач, кулъяулыклы алып баручы йөгереп китә, ә икенчесе аны куа. Алар түгәрәкнең тышында куышалар. Кулъяулыклы алып баручы парлашып басып торучы балаларның берәрсенә кулъяулыкны тапшыра, үзе аның урынына баса. Парсыз калган алып баручы кулъяулыклы баланы куып китә.
Тәрбияче. Ат чабышы уздырылган җир елга буена урнашкан. Әйдәгез , “Су анасы” исемле  удмурт халкынын уенын уйнап алыйк.
Җиргә зур түгәрәк сызыла. Бу - күл. Су анасы сайлана, ул күл эчендә утыра. 
Уйнаучылар күл тирәли йөгереп йөриләр. Күл янына якын килгән баланы су анасы тота. Тотылган бала күл эченә керә.
Рус халкының “Балык тоту “ уенын искә төшерик.
7 нче бала.
Күңелле ат чабышлыры
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый- җырлый
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
Тәрбияче. Монда төрле уен почмаклары да бар икән. Карусельгә утырабызмы?
 Рус халкының “Карусель” (җырлы логоритмик  уен).
Уйнаучылар түгәрәккә басалар. Тәрбиче балаларга бер очы кыршауга бәйләнгән төрле тостәге тасмалар бирә. Балалар, уң куллары белән тасмага тотынып, сулга борылалар да түбәндәге сүзләрне әйтәләр.
 Әллә-лә, әллә-лә, 
Карусельләр әйләнә!
Аннары борылабыз, 
Бик каты йөгерәбез.
Балалар, шигырьнең эчтәлегенә туры китереп, башта әкрен генә, аннары кызурак йөриләр, ә соңыннан йөгерәләр.
Балалар түгәрәкне ике тапкыр йөгереп әйләнгәч, тәрбияче “Борылдык”, - дип әйтеп куя. Йөгерү юнәлешен үзгәртә. Уйнаучылар, кинәт борылып, сул куллары белән тиз генә тасмага тотыналар һәм кире якка йөгерә башлыйлар.
Аннан соң бергә түбәндәге сүзләрне эйтәләр:
Ашыкмагыз, ашыкмагыз!
Карусельне туктатыгыз!
Бер – ике, бер –ике!
Менә уен да бетте!
Балалар, сезгә уен ошадымы? 
Сез инде арыгансыздыр. 
Безгә бакчабызга кайтырга вакыт җитте. Әйдәгез, “Тылсымлы келәмебезгә” утырып юлга кузгалыйк. Уңайлы итеп утырыгыз. Сез эзерме?
Релаксация ( салмак көй куела)
Бер, ике, өч....тирән итеп , борыныбыз белән  һава алып эчләребезне шар кебек кабартабыз һәм әкрен генә авызыбыз аша чыгарабыз, эчләребездәге”шарларны шартлатабыз”.”тс-с-с” дип әйтәбез. Без хәзер югары күтәрелеп болытлар арасыннан Арчабызга кайтырбыз. Карагыз әле, алар нинди матурлар!!! Йомшак, ап-ак мендәр кебекләр!!! Әйдәгез, аларга басып сикереп карыйк! Бигрәк йомшаклар. Сизәсезме, югарырак менгән саен битләребезгә талгын гына җил кагылып үтә. Ул безнең белән уйный, шаярта. Монда бик тыныч, рәхәт... Әкрен генә болытыбыз безне аска төшерә. Тирә ягыбызда – зәп-зәңгәр күк... Безгә күңелле. Йөзләребездә – бәхетле елмаю... Әкрен генә аска төшеп җитәбез. Күзләребезне ачабыз, акрын гына келәмгә сузылып ятабыз.
Стретчинг күнегүләре.Салмак музыка куела.
1 нче күнегү.
Кулларны туп-туры итеп сузып өскә, аяклар белән аска тартылабыз.Иң мөһиме: аякларны, кулларны келәмннән аермыйбыз.
2 нче күнегү.
Кулларыбызны кушабыз (“йозак ясыйбыз”) әчкә, аркага, әчкә борылабыз.
3 нче кунегү.”Песиләр”
Тезгә һәм учларыбызга таянып  башны алга –өскә күтәрәбез.
Арканы түгәрәкләп башны аска төшерәбез.(песи ачудан кабарды)
(Дөрес итеп сулауларына игьтибар итәбез).
4 нче күнегү.
Акрын гына койрыйларыбызны уңга, сулга болгыйбыз.(песи үзенең дустын “хуҗасын”күрде, ул аңа сырпалана).
5 нче күнегү.
Акрын гына аяк очларны басып,  кулларыбызны өскә күтәреп кояшка үреләбез. Нинди рәхәт!!!  Ә,хәзер, күзләребезне йомабыз, салмак кына әйләнәбез, күзләребезне ачабыз.
Менә балалар, без сезнең белән бакчабызга кайтып та җиттек. Сезгә бәйрәм ошадымы?
Йомгаклау.


Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Бала үсеше үзәге – Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасы" муниципаль  бюджет  мәктәпкәчә белем учреждениесе, физик тәрбия инструкторы Фәйзрахманова Гөлназ Вәзил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев