Көмеш кыңгырау

Апушта кунакта

“Апушта кунакта” интерактив уен үткәрү өчен сценарий. Бу уенны Габдулла Тукай әсәрләрен өйрәнеп, йомгаклау максатыннан, танып-белү белем эшчәнлегендә кулланып була.

Заман үз таләпләрен куя: бүгенге көндә укыту-тәрбия процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү төп мәсьәлә булып тора. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәңә туплап, аларда кызыксыну сүрелмәслек итеп оештырырга кирәк дип саныйм. Һәр баланың белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер балаларда ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек балаларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентация төзегәндә, бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр, проблемалы ситуацияләр кертергә була. Билгеле, бер эш тә тиз генә эшләнми, эшчәнлек алдыннан тәрбиячегә зур әзерлек эшләре алып барырга туры килә, күпмедер вакыт сарыф итәргә кирәк : материалны табарга, кирәкле җиргә урнаштырырга...

Компьютер белән эшләгәндә балаларда шатлану хисе туа, игътибарларын җәлеп итеп була, кызыксынучанлыклары арта.

Сезнең игътибарга яңа технологияләр кулланып төзелгән интерактив уен тәгъдим итәм. Бу уенны Габдулла Тукай әсәрләрен өйрәнеп, йомгаклау максатыннан, танып-белү белем эшчәнлегендә кулланам. Бу уен аша балаларның белемнәрен тикшереп, анализ ясап була.

Көнүзәк мәсьәлә - туган телне саклау һәм үстерү, чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Туган тел – бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә.

Яшь төркеме: мәктәпкә әзерлек төркеме.

Уенның максаты: Балаларны мәктәпкә әзерләү, һәр баланың үз юнәлешендә үсү мөмкинлекләре һәм киләчәктә белем алуга омтылыш булдыру өчен шартлар тудыру.

Фикерләү сәләтен үстерү.

Бурычлары:

1. Г.Тукайның тормышы тарихына кызыксыну уяту.

2. Габдулла Тукайның иҗатына мәһабәт тәрбияләү. 3.Сорау җавап тибында аралашу вакытында баланы булган белемнәренә таянып фикер йөртергә, гомумиләштерергә, аерым карарга килерг әөйрәтү.

Оештыру формасы: татар теле кабинетына бер төркем балалар керә.

Балага (яки берничә балага ) сорау укыла, ул тиз арада җавап бирергә тиеш була.

Җиһазлау һәм кулланма материал: Г.Тукай портреты.Г.Тукай әкиятләре буенча балалар ясаган рәсем күргәзмәсе. Компьютер, магнитофон, интерактив такта.

Алдан эшләнгән эшләр: Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты, әсәрләре белән таныштыру, шигырьләренә язылган җырларны тыңлау. Г.Тукайның "Бала белән күбәләк" шигырен," “Кызыклы шәкерт”,“Эш беткәч уйнарга ярый”

“Кәҗә белән сарык”, Су анасы", "Шүрәле" әкиятләреннән өзекләрне сәхнәләштерү. "Алтын тарак", "Шүрәле"уеннарын уйнарга өйрәнү.

Шәхси эш: «Туган тел» җырының сүзләрен өйрәнү.

Сүзлек: йорт хайваннары кәҗә, сарык; шүрәле, Су анасы, капчык.

Тәрбияче: Нинди матур моңлы көй бу?

Тукай җыры - “Туган тел”

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе - “Туган тел”.

Безгә бу җыр таныш, яхшы беләбез аны, әйдәгез бергәләп җырлыйк!

( Балалар “Туган тел” җырын җырлыйлар).

Балалар, Г.Тукай җир йөзендә бик аз гомер яшәсә дә, бетмәс, саекмас иҗат чишмәсе тудыра. Бик кечкенәдән әтисез-әнисез калып, бик авыр тормышта гомер кичерә. Кайда гына булмасын, ул артык бала була. Шуңа да карамастае, бик нечкә күңелле шәхес булып үсә. Без бүген сезнең белән Г.Тукайның иҗатына сәяхәт ясарбыз.

1. Слайд.

-Букечкенәмалай кем ул? (ГабдуллаТукай)

- Кечкенә Тукайга кем дип дәшәләр? (Апуш)

- Габдулла Тукай елның кайсы фасылында туган? (Яз)

2. Слайд.

-Габдулла Тукайның туган авылы? (Кушлавыч)

- Габдулла Тукайның әнисенең исеме ничек? (Мәмдүдә)

- Әтисенең исеме? (Мөхәммәтгариф)

3. Слайд.

- Габдулла Тукай кайда укыган? (Мәдрәсәдә)

-Кечкенә Туайны кайда йоклатканнар? (Бишектә)

- Кием- салымын кайдасаклаганнар? (Сандыкта)

4. Слайд.

- Борынгы әйберләрне җыеп саклау урыны ничек дип атала? (Музей)

- Сезнеңалданәрсә? (Һәйкәл)

- Кемнеңһәйкәле? (Г. Тукай)

5.Слайд. “ Тукай шигырьләрен дөрес әйт!”

-“Гали белән__________”.

-“Туган авыл__________”.

-“Бәйрәм _____________”.

6. Слайд“ Тукай әкиятләрен дөрес әйт!”

-“ Су _____”.

-“Шүрәле________”.

-“Кәҗә белән___________”.

7.Слайд “Җавабын әйт!”

- Сакаллы килеш туа, берәү дә гаңәпләнми аңа. (“Гали белән Кәҗә”)

- Кулы юк, балчык ташый.

- Балтасы юк, өй ясый.(“Карлыгач”)

8.Слайд. “Фатыйма белән сандугач”

- Сандугач белән сөйләшкән кызның исеме ничек? (Фатыйма)

- Сайрар җир кайда була? (Урманда)

-Ничә кошчык ятим калган? (Өч)

9. Слайд. “Эш беткәч уйнарга ярый”

- Малай нишли? (Дәрескарый)

- Нинди агачт урындас үз бара? (Алмагач)

- Эшбеткәчнишләргә ярый? Уйнарга).

10. Слайд. “Су анасы”.

- Су буендамалайкемнекүрә? ( Су анасын )

- Нинди ярамаган эш эшли малай? ( Тарак урлый)

- Тарак нинди була? ( Алтын ).

11. Слайд. Шүрәле”.

- Шүрәленең кулын кем кыса? ( Былтыр )

- Шүрәле кайда яши? ( Урманда)

- Егет урманга нигә килә? ( Утынкисәргә).

12.Слайд. “Кызыклышәкерт”

- Этнең исеме ничек? (Акбай)

- Көчекнең нишлисе килә? ( Уйныйсы )

- Һөнәргә кайчан өйрәнергә кирәк? ( Яшьли).

13. Слайд “Бала белән күбәләк”.

- Бала нәрсәне күрә? ( Күбәләкне)

- Күбәләк кайда яши ? ( Урманда...)

- Күбәләк ничә көн яши ? (Бер).

14. Слайд “Кәҗә белән сарык”.

- Кәҗә белән сарык кая китәләр? ( Урманга)

- Сарык белән кәҗә капчыкка нәрсә салалар? ( Бүре башын )

- Үзләренең тәвәкәллекләре белән алар нәрсәләрне куркыталар? (Бүреләрне).

Балалар, булдырдыгыз!!! Сез, Г.Тукайның тормыш юлы, әсәрләре белән бик тирәнтен таныш икән. Рәхмәт сезгә!

Кулланылган әдәбият исемлеге

1. «Балачак бәйрәмнәре», Балалар бакчалары тәрбиячеләре, укытучылар өчен методик ярдәмлек,Зарипова З.М., Гәрәева Г.Г., Гыйләҗева Р.Г., Чаллы, 1994.

2. Г.Тукай «Шүрәле», изд. «Мы и наше дело», Казан, 1997.

3. Закирова К.В. Мин бәйрәмнәр яратам: сценариеләр, музыкаль уеннар, җырлар/ К.В.Закирова, Г.Р.Гыйләҗетдинова.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2009.

4. Татар балалар фольклоры. Р.Ягъфаров. «Раннур» нәшрияты, Казан, 1999.

5. «Туган телем- Тукай теле»җыентыгы. Г.Тукайның 125 еллык юбилеена багышлана,төзүчесе Нигъмәтуллина Г.Г., Яр Чаллы, 2009.

6. Тукай Габдулла. Бала белән күбәләк: Шигырьләр, әкиятләр.-Казан: Татар. Кит.нәшр., 1996.

7. “Туган телем-Тукай теле” Габдулла Тукайның 125 еллык юбилеена багышланган методик кулланма, Мирхазова Н.Р., Түбән Кама муниципаль иституты 2010.


Хафизова Гөлназ Нәкыйб кызы, Iкв.категорияле балаларга татар теле өйрәтүче тәрбияче

Чаллы шәһәренең 46нчы «Каен җиләге» катнаш балалар бакчасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: