Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

«Алтын бөртекләр» әкиятен сәхнәләштерү өчен сценарий

Балаларда театр сәнгате аша хәтер, фикер, сөйләм теле үстерү өчен сценарий.

Яшь үзенчәлеге: мәктәпкә әзерлек төркеме
Бурычлар: Балаларда театр сәнгате аша хәтер, фикер, сөйләм теле, иҗадилылыкны үстерү.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик хисләр, Ватанга, туган якка мәхәббәт, кыю һәм батыр булу теләге тәрбияләү.
Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары, тылда калган балаларның, хатын- кызларның тормышы, яшәү рәвеше турында белемнәрен киңәйтү. 
Алдан эшләнгән эшләр: Бөек Ватан сугышы турында әңгәмәләр үткәрү, рәсемнәр карау, балаларны театр, театр төрләре, театр артистлары,театр уйнауның үзенчәлекләре белән таныштыру.
Җиһазлау: театр күрсәтү өчен атрибутлар.

Өй күренеше: әти кеше   чалгы үткенләп утыра. Әни кеше капчык тегә. Бер малай чыгып абыйларын чакыра:
-Абыйлар, әйдәгез уйныйбыз!
Малайлар йөгереп чыгалар:
Без-без-без идек без биш малай идек. Базга төштек май ашадык. Келәткә кердек бал ашадык. Бер тактага тезелдек. Таң атканчы юк булдык.  (йөгереп чыгып китәләр)
Күрше хатыны килеп керә.
-Исәнмесез,. Нишләп утырасыз, радио тыңламыйча. Сугыш башланган бит. Барлык ирләрне сугышка алып китәләр ди..... (Кайгыны күрсәтә, бот чаба, битләрен тотып башларын боргалый)
Музыка яңгырый.
Булмасын ул булмасын
Кирәкми безгә сугыш!
Булмасын ул куркыныч
Булсын Бөтен  ил тыныч!
Әти кеше (алга чыгып): Сугыш килде безгә сорамыйча
Шакымыйча керде ишектән.
Кабатладык шулчак телне кысып
Без җиңәргә тиеш ничек тә.
Беренче бала Бәхетле, матур балачак
Безнең беренче теләк
Әти янда булсын өчен
Безгә тынычлык кирәк!
Безгә тынычлык кирәк!
Кайгыралар, әтиләренә юлга ризыклар әзерлиләр.
Озаталар, әти кеше балаларына теләкләр әйтә. 
Әти кеше:И балаларым, әниегезгә булышыгыз, тыңлагыз, акыллы булыгыз, ялкау булмагыз, дус булыгыз.
Балалары : Ярый әти, исән- сау әйләнеп кайт.
Саубуллашалар. Яулык селкеп  әтине сугышка озаталар. Ана балаларын кочаклап озатып кала.( Моңсу музыка яңгырый, чыгып китәләр)...
Балалар нидер эшлиләр. Кемдер укырга китә, кемдер кайта, кемдер утын алып керә, кемдер су алып кайта....
Менә тагын ашарга утыралар. Хат ташучы керә , өчпочмаклы хат алып сумкасыннан бирә. Ана күз йөртеп чыга, битләре үзгәрә, балалар килеп аны кочаклыйлар.. 
Ана: Бер кайтырмын диеп, киткән әтиегез
Китте дә бит, бүтән кайтмады
Аның өчен бары жилләр генә 
Ачып-ябып йөрер капканы.
Хат ташучы: И балалар нык булыгыз, бу ачы сугыш күпме кешегә хәсрәт китерде. Бүген өчпочмаклы хат күп булды,  И-и-и,  әнә югары очтан  Өммегөлсемнәрга, теге урамнан  Бибиасмаларга....
Сугыш бетеп, илгә җиңү килде,
Күп әтиләр кире кайтмады.
Сандык төпләрендә саргайдылар
Окоплардан язган хатлары.
Кайтыр дигән өмет белән калды
Якыннары, туган яклары.
Ә безгә тик истәлеккә калды
Өчпочмаклы әти хатлары. (Хат ташучы чыгып китә)
Музыка уйный, ана һәм балалар кереп китәләр, вакыт үтә, олыгайган ана чыга, башына очлап яулык бәйләгән, таяк таянган
Ана: Балаларым, килегез әле, минем яныма. ( Балалар чыгалар, “үскәннәр”) Мин сезне үстердем, инде олыгайдым да, хәзер үз көнегезне үзегез күрегез инде
Беренче бала: Рәхмәт, әни авыр елларда безне тәрбияләп үстергән өчен.
Икенчесе: Шундый авыр елларда белем алырга булыштың.
Өченчасе: Менә хәзер үсеп буйга җиттек инде.
Дүртенчесе: Без үз көнебезне үзебез күрер идек, акчабыз юк бит. 
Бишенчесе: Син, Әни, безгә берәр генә бөртек булса да алтын бир әле.
Ана: Алтын бирәм, бер бөртек түгел, мең бөртек. Тик ул алтыннарны әтиегез җыеп куйган иде. Аны үзегез эзләп табыгыз!
Балалар: Табабыз, табабыз! 
Ана: Ә-әнә, Ташлытау белән Карлытауны күрәсезме? Шул ике тау арасындагы киң басуны күрәсезме? Шул басуга әтиегез алтын бөртекләре күмгән иде. Эзләп табыгыз шуны. Басуның җирен казыгыз. Җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез.
Көрәк, сәнәк, тырма, тотып китәләр. Ана кеше чәй куя, идән себереп ала, тузаннар сөртә. Балалары турында  сөйләнә- сөйләнә. 
Балалар кайталар 
Беренче бала: Әни, син әйткәннең барысын да эшләдек.
Икенчесе: Син күрсәткән җирне сөрдек.
Өченчесе: Эре кисәкләрне тырма белән вакладык.
Дүртенчесе: Чүп үләннәрен җыйдык.
Бишенчесе: Бер генә бөртек  алтын да тапмадык, әни.
Ана: Борчылмагыз, Балалар! Табарсыз алтыннарны!  Әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шул җиргә, көз көне бодайны җыйгач,  бодай тамырына алтын бөртекләре эләгеп чыгар.
Чиләккә бодай тутырып, тырма тотып китәләр.
Беренче бала: Әни, син әйткәннең барысын да эшләдек.
Икенчесе: Бодайны чәчтек, су сиптек.
Өченчасе: Бодайны урдык, суктык.
Дүртенчесе: Бодай мул булган
Бишенчесе: Бодайны капчыкларга, чиләкләргә тутырып алып кайттык
Балалар Әниләре алдына капчык-капчык игенне китереп куялар. Ана кызгылт-сары бөртекләрне учына алып карый. 
Ана: Әтиегезнең җиргә күмгән алтын бөртекләре менә шулар инде, балалар.
Сез менә аларны эзләп таптыгыз. Инде хәзер үзегез көн итә алырсыз! 
Балалар бер-берсенә карыйлар  да бәхетле елмаялар.
Ана: Балалар, әйдәгез, сугыш кырларында ятып калган бабаларыбыз хөрмәтенә мәңгелек ут янына барып чәчәкләр салабыз.
Чәчәкләр тотып залда ясап куелган “мәңгелек ут” янына баралар, чәчәкләр салалар
1 бала: Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Батырларга укый мәдхия. 
Яуда ятын калган бабайларга
Оныклары килеп баш ия.
2 бала: Безнең әтиләрнең бабалары
Ятып калган сугыш кырында. 
Гасыр аша күчә истәлекләр, 
Йөрәкләрдә алар барсы да. 
3 бала: Бабам хәтерләми үз әтисен, 
Күзләреннән тама яшьләре. 
Яуда ятып калган бабакаем, 
Без, балалар, сезгә рәхмәтле!
Бергә: Без, балалар, сезгә рәхмәтле!

Кулланылган әдәбият исемлеге:
1. Татар халык әкияте “Алтын бөртекләр”


Миннигулова Ләйсән Асадулла кызы, Габдрахимова Әминә Хади кызы, Чаллы шәһәре  № 19 “Аленка”балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X