Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Абдулла Алишның әкияти дөньясы

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен дәрес үткәрү сценарие.

Максат: А.Алиш әкиятләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның фикерләү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.
Тәрбия бурычы: А.Алишның әкиятләренә кызыксыну уяту, балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларда әкиятнең төп идеясен аңларга, геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив үсеш, танып белү.
Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, уеннар, сораулар, биремнәрне һәм проблемалы ситуацияләрне чишү.

Җиһазлау: уенчыклар (үрдәк, керпе, төлке, куян, песи), дисктан ясалган «Куян кызы» әкияте, киселгән әкият рәсемнәре, магнитлы такта, магнитлы әкият геройлары.
Сүзлек остендә эш: сертотмас, сер саклау, хуҗа, корыч балта.
Алдан үткәрелгән эш: әңгәмәләр, А.Алишның әкият һәм хикәяләрен уку, мултьфильмнарын карау, рәсемнәрен ясау, табышмаклар ятлау, дидактик һәм сүзле уеннар уйнау.

Эшчәнлек төзелеше 
I кереш өлеш.
Оештыру мизгеле
Әңгәмә
II төп өлеш.
Сүзле уен " Уйла һәм әйт «.
Үстерешле уен «Әкият геройларын тап».
Әңгәмә «Сез ничек уйлыйсыз».
Дидактик уен «Дөрес җый»
Мөстәкыйль эшчәнлек «Пазлларны җый»
III йомгаклау өлеше
Эшчәнлек барышы
I кереш өлеш.
— Исәнмесез, дусларым. Сез Абдулла Алишның нинди әкиятләрен беләсез? (Балалар җавабы). Ни өчен мин бүген Абдулла Алишның әкитләрен сорадым? (Чөнки аның туган көне). Кем соң ул Абдулла Алиш? (Балалар җавабы). 
II төп өлеш
Сүзле уен «Уйла һәм әйт».
Мин сезгә А.Алишның әкиятеннән өзек әйтәм, сез нинди әкият һәм бу сүзләрне кем әйткәнен уйлап җавап бирегез.
1). «Менә сине куркытучы нәрсә шушы инде », — дигән («Биккуркак белән Бикбатыр» әкияте, песи).
2). «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим,»- дип башлап җибәрә торган булган ул үзенең сүзен. ("Сертотмас үрдәк«әкияте, үрдәк).
3). «Борыныма кадәр барып җитә, моннан соң чебеннәргә көн» бетә («Койрыклар» әкияте, ат).
4). «Син, акыллым, ашны да аз ашыйсың, вакытында йокламыйсың, саф һавада уйнамыйсың, ахры, шуңа күрә бик ябык, буең да кечкенә, шунлыктан велосипедка да аягың җитми» («Каз белән Аккош», сатучы).
5). «Аягың төзәлгәч киез итекләреңне бер дә салма, әниеңнең сүзен тыңла» ("Куян кызы «әкияте, доктор Айболит).
Үстерешле уен «Әкият геройларын тап».
— Төрле әкият геройларын бүлмәгә урнаштырдым. Күзегез белән эзләп табыгыз һәм бер-берегездән сорагыз. Кем нинди әкият геройларын тапты? Кемнән сорыйсыз? (Балалар үзара диалог төзиләр:
— Мин Язиләдән сорыйм. Язилә, тәрәзә төбендә нинди әкият геройлары бар?
— Тәрәзә төбендә «Куян кызы » әкияте геройлары бар.)
Әңгәмә, проблемалы ситуацияләрне чишү:
1). Сез ничек уйлыйсыз, «Сертотмас үрдәк» әкиятендә ни өчен хайваннар хуҗаны эзләргә үрдәкне җибәргәннәр? (Балалар җавабы).Үрдәк ни өчен төлкегә ияреп киткән? (Балалар җавабы).
Матур кызлар төлке, ә акыллы малайлар үрдәк ролендә кара-каршы басып ничек сөйләшәләрен уйнап күрсәтегез әле. (Әкияттән үрдәк белән төлке очрашып сөйләшү өзеге уйнала)
Малайлар: багалмакай, матур апакай, минем хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы да бар иде.
Кызлар: күрдем мин аны, янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде. Әйдә минем белән, күрсәтәм.
Булдырдыгыз, дусларым. Әгәрдә үрдәк «Мин бармыйм » дип җавап бирсә, хайваннар кемне җибәрерләр иде? Ни өчен дип уйлыйсыз? (Балаларның фикерләре тыңлана). Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк«әкияте безне нәрсәгә өйрәтә? (Сер сакларга, чит кешегә ияреп китмәскә һ.б.).
2). «Куян кызы» әкиятендә ни өчен куян кызының аяклары авырткан? Тиен куянның өенә нигә кергән? Куян кызының аягы шешкәнен каян белгән? Куян кызының аягын кем төзәткән? (Доктор Айболит). Доктор Айболит һөнәре буенча нинди табип? (Ветеринар). «Куян кызы» әкияте безне нәрсәгә өйрәтә? (Балалар җавабы).
3) Ни өчен «Каз белән Аккош» әкиятендә каз бәбкәсенә велосипед бирмәгәннәр? Көчле, сәламәт булыр өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? (Балалар җавабы).
4. Дидактик уен «Дөрес җый».
Магнитлы тактада нинди әкият геройларын күрәсез? («Сертотмас үрдәк», «Куян кызы», «Каз белән Аккош»). Әкият геройларын үз әкиятләре эченә урнаштырыгыз. (Балалар әкият геройларын магнитлы тактада үз әкиятләре эченә җыялар, үз гамәлләренә аңлатма бирәләр).
5. Мөстәкыйль эшчәнлек «Пазлларны җый».
(Балалар киселгән рәсемнәрне җыялар, үзара диалог төзиләр) 
Син нинди әкият рәсемен җыйдың?
Мин " Куян кызы " әкияте рәсемен җыйдым.
Дусларым, әйдәгез бер-беребезнең җыйган рәсемнәрен карыйк, нинди әкиятне җыйганнар. Каян таныдыгыз.
III йомгаклау өлеше
Әңгәмә: .Алиш әкиятләре безне нинди яхшылыкка өйрәтә? Нинди яңалыклар белдегез? Бүгенге шөгыль турында кемгә сөйләр идегез? (Балаларның фикерләре тыңлана) Рәхмәт, дусларым.


Гайсина Зөлфия Галимзян кызы, Азнакай шәһәре, 9 нчы «Салават күпере» балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев