Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

А.Алиш әсәре буенча “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерү

Сәхнә куян өе итеп бизәлгән. Куян кызы идәндә уенчыклар белән уйнап утыра. Әни куян кулына сумка тотып керә.

Әни куян: Исәнме кызым. Мин кайттым.

Кыз Куян: Исәнме әнием, мин сине сагындым (кочаклашалар).

Әни Куян: Кызым, мин сиңа итекләр алып кайттым. Мә, ки.

Куян кызы: Ой, нинди матур итекләр. Рәхмәт, әнием. (Әнисен кочаклый, итекләрне киеп әнисе янында бии-бии әйләнә).

Әни Куян: Кызым, итекләреңне салма, аякларың туңмасын.

Куян Кызы: Ярар, әнием. Мин урамга чыгам. Сау бул. (Кыз читкә китеп уйный, сикерә, бии, итекләрдән ул туя, әнисе күрмәгәндә салып яшереп куя. Ә Әни Куян бу вакытта өй җыештыра һәм итекләрне күрә. Кызны чакыра, Куян Кызы килә)

Әни Куян: Кызым, кил монда. Кызым, бу нәрсә?

Куян Кызы: Итееек.

Әни Куян: Итек нинди?

Куян кызы: Итек матур, итек җылы.

Әни Куян: Ник аларны салдың, аягын туңа хәзер. Ки итекләрне.

Куян Кызы итекләрне кия. Биеп, сикереп йөри һәм Әни Куян күрмәгәндә итекләрне салып яшереп куя. Әни Куян Куян Кызын бармак селтәп ачулана, итекләрне кигертә. Куян Кызы сикереп уйнап йөри.

Әни Куян: Кызым, кил әйдә, кишер ашыйбыз, чәй эчәбез.

Әни Куян өстәл әзерли, Куян кызы кулларын юып, сөртеп өстәл янына килә, ашыйлар, эчәләр.

Куян Кызы: Әни, рәхмәт, бик тәмле булды.

Әни Куян: Зур үс, кызым. Әйдә, караватка ят, йоклап ал.

Куян Кызы караватка ята. Әни Куян аның өстенә яба. Янында утырып тора. Куян кызы йоклаганда Әни Куян өстәл җыештыра, бәйләү бәйли. Куян Кызы йокыдан уяна, караваттан төшкәч аксый, аягы авырта һәм елый.

Куян Кызы: Әнием, минем аягым авырта, мин атлый алмыйм.

Әни Куян кызын караватка утырта. Аякларын тотып карый. Куяннар кочаклашып елыйлар.

Тиен керә.

Тиен: Исәнмесез, ни булды? Ник елыйсыз?

Әни Куян: Кызым атлый алмый, аягы авырта.

Тиен: Еламагыз. Мин үзем хәзер урманнан Доктор Айболитны алып киләм.

Әни куян: Ярар, ярар. (Кызын кочаклап елап кала)

Доктор Айболит керә.

Доктор Айболит: Исәнмесез. Мин Доктор Айболит. Кем авырый?

Доктор Айболит Куян Кызын дәвалый башлый, тамагын карый, дару бирә, аягын майлый, бәйли.

Доктор Айболит: Менә бу даруларны эч.

Әни Куян: Ярар, ярар. Рәхмәт сезгә, Доктор Айболит.

Доктор Айболит: Сау булыгыз, авырмагыз.(китә)

Әни Куян караватта уенчыклар белән уйнап утыручы кызын тәрбияли, чәй эчертә, кишер ашата.

Куян Кызы аякларын юрган астыннан чыгарып: Әнием, минем аякларым авыртмый. (Идәнгә сикереп төшә бии, сикерә). Мин сикерә, бии алам. (Әни куян куана, шатлана, алар кулга-кул тотышып әйләнәләр, сикерәләр).

Куян Кызы: Әнием, кайда минем итекләрем (итекләрне кия). Әнием, әйдә урамга.

Әни куян: Әйдә, Кызым, ләкин син итекләрне салма яме.

Куян Кызы: Ярар, әнием. Мин аларны салкын кышлар үткәч кенә салырмын. Рәхмәт сиңа бик зур. (бии-бии чыгып китәләр).

I-категорияле тәрбияче Гыйззәтуллина Наилә Сәлимҗан кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев