Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм: "Автоспорт – чыгымлы спорт төре, миңа да спонсорлар кирәк"

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы, яшь узышчы Рөстәм Фәтхетдинов Россия чемпионатының беренче этабында җиңде. Хәзер ул Россия беренчелегенең чемпион титулына дәгъва кыла. Яшь спортчы профессиональ спортка ничек килүе, автоузышлар, гаиләсенең әлеге һөнәренә мөнәсәбәте турында уртаклаша.

 

- Рөстәм, автоспорт белән кызыксыну нидән башланды? Әлеге спортка ничек тартылдың?

- Беренче тапкыр рульгә балачакта ук утырдым, әтинең алдына утырып йөргән килеш. Аннан соң әти машинасын да биргәләде. Дөрес, ул кеше йөрми торган урыннарда, шәһәр читендә, юлсыз җирләрдә иде. Әти автоузышларга да үзе белән ала иде. Шул мохиттә кайнау, кызыксыну үзенекен итте, күпмедер вакыттан соң үземдә автоузышларда катнашу теләге барлыгын тойдым. Башта прокат картингка утырдым, аннан соң яхшырак автомобильләр – багги иярләргә туры килде. Соңгы өч елда инде «Фольксваген»да узышам. Тренерым минем, нигездә, әти. Ул мине өйрәтте дә, күрсәтте дә, сүкте дә. Судья да, әти дә ул минем.

- Профессиональ спортка килү идеясе кемнеке иде?

- Шәхсән үземнең теләк. Бу бары тик минем инициатива гына. Әни автоспортка кискен каршы булды. Ул әле дә минем өчен куркып тора. Әмма минем теләгем зур булгач, аңа да түзәргә, килешергә туры килә инде.

- Ярышларга махсус әзерләнәсеңме?

- Элек әзерләнүгә җитди карамый идем. Хәзер исә Россия Чемпионатында югары дәрәҗәдә әзерләнәм. Автомобиль шулай ук махсус клубларда әзерләнә, куәте, ат көчләре арттырыла. Команда бик көчле. Ул ни кирәк, шуны эшли. Тренерым да, тренер буларак әтинең дә минем җиңүләрдә өлеше зур.

- Зур ярышларда ничә яшьтән син?

- Мин 6 яшемнән Россия Чемпионатында катнаша башладым. 14 яшьтә Россия Чемпионы булдым. 6 яшьтә баггига утырып, өч ел бары тик Татарстан Чемпионытанда гына катнаштым. Мини багги буенча биш тапкыр Татарстан чемпионы булдым. 18 яшьтә исә Россия Чемпионатында катнаштым. Соңгы 3-4 елда тагын да дәрәҗеләрәк, көчлерәк машина белән катнашам.

- Рөстәм, көндәшләрегеңне күзәтәсеңме?

- Тренировкалар вакытында башка узышчыларның йөрү маневрлары, техникасы күзәтелә. Бу – нык ярдәм итә торган фактор.

- Хәзер нәрсәгә әзерләнәсез?

- Якын киләчәккә планнар шул: Татарстан Чемпионатының беренче этабында катнашып, Россия Чемпионатының икенче этабына әзерләнергә кирәк. Әмма болар өчен спонсорлар ярдәме сорала. Чөнки берәүгә дә сер түгел: әлеге спорт төре шактый чыгымлы, нигездә, аның уңышы булып конкрет спонсор ярдәме тора. Шуңа күрә спонсорлар эзләргә кирәк якын арада. Кайбер очракта синең белән ун елга контракт төзергә әзер спонсорлар да була, әзрәк реклама кирәк булган спонсорлар да очрый.

- Рөстәм, синең өчен Татарстан данын яклау нәрсә бирә?

- Татарстанда балалар автоспорты җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган. Мин - Татарстаннан Россия стартларында катнашучы бердәнбер вәкил. Җаваплылыкны тоям. Подиумда басып торганда, «Татарстан байрагын күрәләр бит» дип горурланам. Барысы да иң яхшы «гонщик»ның Татарстаннан булуын белә. Бу – әйтеп аңлатып булмаслык горурлык хисе. 

Автор: Дмитрий КИСИЛЕВ, Чулпан ШАКИРОВА

Фото: Солтан Исхаков

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sport/salavat-f-tkhetdinovny-uly-r-st-m-avtosport-chygymly-sport-t-re-mi-a-da-sponsorlar-kir-k/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев