Көмеш кыңгырау

Бадминтон – яшәү рәвешем

Шушы көннәрдә бер укучым – Әгъзәмов Ислам -  яшүсмерләрнең бадминтон буенча  Омскида үткәрелгән   Бөтенроссия турнирында катнашып, зур җиңү яулап кайтты. Ислам бу турнирга Республика куләмендә ирешкән күп кенә җиңүләре аркасында чакырылды. Аның 20 дән артык республикакүләм  медальләре бар. Ә Омскида үткәрелгән ярышлардан 2 бронза, 1 көмеш медаль яулап кайтты 4 нче сыйныф укучым!

Бадминтон - кызыклы, файдалы, мавыктыргыч уеннарның берсе. Ул хәтта Олимпия спорт төренә дә кертелгән. Кыскача тарихка күз салыйк.

Бадминтон спорт төре Борынгы Греция, Кытай, Япония, Һиндстанда  аеруча популярлык казанган. Бүгенге бадминтон Һиндстанда уйлап чыгарылган, дип исәпләнелә. 1872 елда герцог Бофорт Һиндстаннан ракеткалар һәм воланнар алып кайта. Шуннан соң ул бадминтон уйнар өчен дусларын Бөекбританиянең Глостершир графлыгында урнашкан Бадминтон утарына җыя торган була. Аурупада бадминтон уены барлыкка килүенең рәсми датасы буларак та 1872 ел исәпләнелә.

Бадминтон – волан дип аталган уен җайланмасын ракеткалар ярдәмендә сетка аша бер яктан икенче якка атудан гыйбарәт булган спорт төре. Ул сетканың ике ягында бер-берсенә капма-каршы торган ике уенчы яисә икешәр кешедән торган ике команда арасында уйнала. Уен турыпочмаклы формадагы, аяк шумый торган, сетка белән ике тигез өлешкә бүленгән мәйданчыкта бара. Көндәшләр сетканың төрле якларында урнаша. Уенның максаты – воланны көндәшең ягында җиргә төшәрлек итеп сетка аша җибәрү.

Халыкара бадминтон федерациясе, 5 континентта урнашкан 165 ил федерацияләрен берләштереп, 1934 елда оештырыла. Федерациянең президенты – Канн Юн Джун (Көньяк Корея).

Бүген дөньяда 220 – 230 миллион кеше бадминтон уйный. Бу уен Азия илләрендә аеруча популяр. Профессиональ бадминтончылар арасында Кытай, Көньяк Корея, Индонезия һәм Малайзия спортчылары дөньяда иң көчлеләрдән исәпләнелә. 1992 елда бадминтон Җәйге Олимпия уеннары программасына кертелә.

Казанда бадминтон 1961 елдан бирле уйнала. 2010 елда Бадминтон федерациясен эшкуар Юрий Чаплыгин җитәкли башлый. 2011 елда федерация структурасында җитди үзгәрешләр була – Татарстанда бадминтонны үстерү өчен Бадминтон федерациясенең Күзәтү советы оештырыла, аның җитәкчесе итеп ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов билгеләнә.

Татарстан бадминтончыларының халыкара дәрәҗәдә беренче уңышлары Виктория Воробьева исеме белән бәйле. 2012 елда ул Польша, Алмания, Голландиядә узган халыкара турнирларда җиңү яуларга өлгергән.

Соңгы елларда безнең районыбызда да бу спорт төренә игътибар бик нык артты.

   Мәктәпкә физкультура укытырга урау юллар аша килсәм дә, бу хезмәтемне бик яратып башкарам. Балаларны ярату, алар белән уртак тел табу зур уңышлар яуларга, нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә.

Бугенге көндә физкультура һәм спорт отличнигы исемен йөртәм.Бадминтон, дәрес материалы буларак, һәр сыйныфта да бирелә, ләкин бик аз күләмдә. Шушы дәресләрдә бу спорт төренә кызыксыну көчле булганлыгын аңлап, 2015 нче елда секция эшен башлап җибәрдем. Түгәрәккә балалар бик теләп йөриләр. Нәтиҗәләре дә куандыра.

     Шушы көннәрдә бер укучым – Әгъзәмов Ислам -  яшүсмерләрнең бадминтон буенча  Омскида үткәрелгән   Бөтенроссия турнирында катнашып, зур җиңү яулап кайтты. Ислам бу турнирга Республика куләмендә ирешкән күп кенә җиңүләре аркасында чакырылды. Аның 20 дән артык республикакүләм  медальләре бар. Ә Омскида үткәрелгән ярышлардан 2 бронза, 1 көмеш медаль яулап кайтты 4 нче сыйныф укучым!

     Моннан тыш республика призерлары: Кәримуллин Ә., Әгъзәмова Г., Нәбиуллин Р.,Галиуллин Җ., Гарифуллина К., Мингарипова Ә., Муллахмәтова Ч.киләчәктә өметле уенчыларым булып торалар. Аларның укулары да яхшы, тәртипләре дә әйбәт.

Балаларга шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Спортзалыбыз зур, иркен, якты. Минем максатым -  киләчәктә укучыларымнан зур ихтыяр көче булган чын кешеләр итеп тәрбияләү, югары нәтиҗәләргә ирешү. 

 

Марат Хөснетдинов, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең физкультура укытучысы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: