Көмеш кыңгырау

Тышта - кояш, тәндә - хәлсезлек

Урамда яз башлана, әмма нишләптер күңелләребез генә күтәренке түгел. Чөнки хәл беткән, көч юк. Бу — авитаминоз, тәндә витаминнар җитми дигән сүз. Ә аларны каян алырга соң?

Нәрсә генә булмасын, иң беренче чиратта, витамин эзләп без базар-кибетләргә чыгабыз. Тик яз айларында үткән елдан сакланган барлык җиләк-җимешләрдә дә витаминнарның 30-40 проценты юкка чыккан була. Шуңа да табиблар язын җиләк-җимешләр урынына петрушка, укроп, яшел су­ган, салат ашарга киңәш итәләр.

Белгечләрнең әйтүенә караганда, җәй көннәрендә кайнатып, киптереп куелган җиләк-җимешләр дә үз­ләренең витаминнарын югалталар икән. Суыткычта ка­тырып куелганнары исә, киресенчә, аларны тулысынча диярлек саклап калалар. Кибетләрдә сатылучы сок­ларда шулай ук витаминнар җиләк-җимешнең үзенә караганда азрак кала. Әйтик, алма согында С витами­ны 2 мг гына булса, чиянекендә ул бөтенләй юк.

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне генә витамин чыганагы дип уйлап ялгышмыйбызмы икән? Аларны бит көндәлек ризыклардан да алырга мөмкин. А витамины йомырка, сөттә күп. В витаминын ит, бавыр, бөер, атланмай, сыр, балыктан табарга була.

Язын карабодай һәм тары ярмасыннан пешерелгән ботка ашау да яхшы, чөнки алар югары калорияле ризыклар. Арыш ипиендә дә ви­таминнар бар, ләкин көнлек норманы тутыру өчен аны килограммлап ашарга кирәк. Ә менә бодайныкында арыш ипиендәге витаминнар да, яман шеш авыруын­нан котылу өчен кирәк булган радионуклид һәм авыр металларны кудырта торган ризык җепселләре дә юк.

Март аенда, авитаминоз булмасын өчен, туклануыңа зур игътибар бирергә кирәк. Диетологлар карабодайны даими кулланырга киңәш итә, аның ни өчен файдалы булуын ачыклыйк.


 

Смузи - витаминнар чыганагы

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: