Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Могҗизалар илендәге Алиса» синдромы нәрсә ул һәм аны ничек дәвалыйлар?

Кайвакытта балаларга үзләренең куллары яки гәүдәсе гадәттән тыш зур яки бәләкәй булып күренергә мөмкин.

Нәрсә ул «Могҗизалар илендәге Алиса» синдромы

«Могҗизалар илендәге Алиса» синдромы яки Тодд синдромы — ул дөньяны күреп кабул итү, үз гәүдәңне тою һәм вакыт хисенең бозылуы.

Әлеге синдром Льюис Кэроллның танылган романы белән бәйле рәвештә аталган. Анда төп герой Алиса үзенең гәүдәсенең һәм әйберләренең ничек итеп зураюын һәм кечерәюен күрә. Галимнәр фикеренчә, авторның үзендә дә шушы синдром булган. Тагын шушыңа охшаш күренешләр Джонатан Свифтның «Гулливер Маҗаралары»нда бар. Анда төп герой гигантлар һәм лилипутларны күрә.  

Бу синдром бик сирәк очрый. Ләкин кайбер тикшеренүләр күрсәткәнчә, башы еш авырта торган кешеләрнең 15% ында әлеге симптомнар булган, ә кешеләрнең 10% үз гомерендә бер тапкыр булса да шундый хисләр кичергән. Ләкин бу төгәл саннар түгел, чөнки авыруны билгеләү авыр: ачык объектив критерийлар юк.

1955 елдан алып 2016 елга кадәр 169 очрак кына сурәтләнгән. Еш кына әлеге симптомнар балаларда күзәтелә.

 

 

«Могҗизалар илендәге Алиса» синдромы ничек күзәтелә

Бу синдром белән соңгы 60 елда 42 симптом бәйләнгән, шуңа күрә авыруның билгеләре төрле кешедә төрлечә була. Төп билгеләр:

  • микропсия, предметлар бәләкәй булып күренә;
  • макропсия, предметлар зур булып күренә;
  • телепсия, предметлар ерак булып күренә;
  • пелопсия, предметлар якын булып күренә;
  • метаморфопсия — үз гәүдәңнен киңрәк, таррак яки башкача үзгәреп күренүе;
  • вакытның артык тиз яки акрын үтә кебек тоелуы;
  • кыска вакытлы галлюцинацияләр;
  • ишетүнең һәм тән сизгерлегенең үзгәрүе;
  • чынбарлык хисенең югалуы.

Синдром ни өчен килеп чыга

Синдромны түбәндәге чирләр белән бәйлиләр:

  • мигрень;
  • вируслы инфекцияләр — Эпштейн — Барр, Коксаки һәм грипп;
  • бактериаль инфекцияләр, мәсәлән Лайм чире;
  • каты итеп баш бәрелү;
  • күз анализаторының кан әйләнеше бозылу;
  • психотроп матдәләр куллану;
  • психик чирләр, мәсәлән, депрессия, психозлар, шизофрения.
  • эпилепсия.

«Могҗизалар илендәге Алиса» синдромы нәрсәсе белән куркыныч

Бу синдром үзе куркыныч түгел. Ләкин аны китереп чыгарган авыру куркыныч булырга мөмкин. Күпчелек очракта дәвалауның файдасы була. Шуңа да карамастан, чирнең билгеләре барлыкка килсә, озакка сузмыйча неврологка яки терапевтка барырга кирәк.

Синдромны ничек дәвалыйлар

Гадәттә, әлеге синдромны түгел, ә аны китереп чыгарган чирне дәвалыйлар. Дәвалана башлаганчы табиб белән киңәшләшү зарур.

lifehacker

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев