Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Логопед ярдәм итәр

Соңгы 5-10 ел эчендә мәктәпкә беренче сыйныфка керүчеләр арасын­да сөйләм телендә кимчелекләре булган балалар саны бермә-бер артты.

Әлеге кимчелекләр үзеннән-үзе юкка чыкмый, аларны киметү яки бетерү өчен махсус белгечләрнең - укытучы-логопедларның ярдәме кирәк. Әгәр әти-әниләр вакытында сизеп алып, баланы белгеч янына алып килсәләр, кимчелекләрнең күпчелеген бетереп һәм төзәтеп була.

Шуны истән чыгармаска кирәк: бала туган телендә саф, чиста, ачык итеп ишеткәндә, авазларны аера алганда гына дәрес сөйләшә ала. Гади генә уеннар моңа ярдәм итә. Мәсәлән, ширма артында балага күрсәтмичә аңа таныш булган уенчык яки уен коралының тавышын чыгарасыз. Бала игътибар белән тыңлый һәм нинди тавыш ишеткәнен әйтә. Шулай ук сабыйга тирә-юньдәге тавышларны тыңларга тәкъдим ителә (бүлмәдә, урамда, табигатьтә һ.б.). Яки балага таныш булган әкият геройлары тавышы белән сүзләр әйтәсез. Нәрсә тавышы икәнен әйтүен сорыйсыз. Җавапны шул герой рәсе­мен табып әйтергә дә була.

Файдасы инде күптән исбатланган артикуляция гимнастикасы да аваз кимчелекләрен төзәтүгә зур ярдәм итә. Хәзер интернет челтәрендә дә, махсус әдәбият битләрендә дә бу турыда мәгълүмат күп. Төрле сөйләм ор­ганнары (тел, иреннәр, яңаклар һ.б.) өчен махсус күнегүләр уздыру файда­лы. Бу күнегүләр көзге алдында төгәл итеп башкарылырга тиеш, күңелле музыка белән алып барылса, бигрәк тә яхшы. Күнегүләрне көн саен билгеле бер вакытта уздыру отышлы.

Сулагай балаларда авазларны аера алу сәләте (фонематический слух) һәм артикуляция соңрак формалаша. Шуңа күрә аларга сүзләрне аеру, грамматика законнарын аңлау бик кыен. Ә сүзтезмәләрне яки тоташ җөмләләрне алар җиңелрәк хәтерләп калалар. Моны истә тотарга кирәк. Балаларга мөмкин кадәр күбрәк кычкырып китаплар укырга кирәк. Аңа әти-әниләр белән аралашу да мөһим. Нәтиҗәләр бик көттереп килсә дә, бала белән башлаган эшне ахырына чаклы җиткерергә кирәк, уңыш ба­рыбер киләчәк.

Нурия Сафина, Кайбыч районы Олы Кайбыч мәктәбенең укытучы-логопеды.

 

Тел шомарткычлар. Авторы - Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/shigriyat/tel-shomartkychlar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев