Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирустан ничек сакланырга?

COVID-19 билгеләре, бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәшләре.

2019 елның декабрь аенда моңа кадәр кешедә күзәтелмәгән коронавирус штаммы – COVID-19 пәйда булды. Бүгенге көндә коронавирус йөздән артык илгә үтеп керде, 148 меңгә якын кеше аны йоктырды (Россиядә – 47 кеше), шулардан 5538 кеше вафат (Center for Systems Science and Engineering (CSSE) at Johns Hopkins University (JHU) мәгълүматлары буенча). Болар барысы да коронавируслар гаиләлегенә керүче 40 вирусның берсе SARS-CoV-2 вирусынының бер штаммына бәйле.

КОРОНАВИРУС – кеше һәм хайваннарда сулыш алу әгъзаларын зарарлаучы вирус (атипик үпкә ялкынсылуы (SARS-CoV), Якын Көнчыгыш респирацияле синдромы (MERS-CoV).

АВЫРУ БИЛГЕЛӘРЕ

Коронавирусны эләктереп, 2-14 көн (коронавирусның инкубация чоры) узганнан соң, кешедә бизгәк тотуютәл, тән температурасының югары булуы, тын кысылу күзәтелергә мөмкин, болар – зарарлануның төп симптомнары. Шуңа өстәп йөз һәм иреннәр зәңгәрләнеп китсә, күкрәк читлегендә басым, даими авыртулар булса, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез. Санап үтелгән һәм башка симптомнарга тап булган очракта да, борчылмагыз. Бу әле сез вирусны йоктыргансыз дигән сүз түгел, әмма табибларга күренеп кайту бер дә комачау итмәс.

КЕШЕДӘН-КЕШЕГӘ: ВИРУСТАН НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

Әлегә коронавирусны (COVID-19) кисәтүгә каралган вакцина юк, шуңа күрә вирус белән “элемтәгә кермәү” зарарлануны булдырмауның иң яхшы чарасы булып тора. Вирус кешедән кешегә күчә (авыру кеше ютәлләгәндә яки төчкергәндә таралучы тамчылар икенче кешенең авызына, тын юлларына эләгергә мөмкин – ике кеше арасы 1,8 метрны тәшкил итү дә тыгыз элемтә булып санала).

Өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары (йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, шикәр чире һ.б.) булган кешеләргә сәламәтлекләренә үтә дә игътибарлы булырга кирәк. Алар, вирусны эләктергән очракта, авыруны катлаулырак формада кичерәләр дип санала. Өстәмә чаралар күрү буенча табиб белән элемтәгә керергә киңәш ителә. Әлеге төркем кешеләргә һәм шулай ук башкаларга да:

· Авырулардан читтәрәк йөрергә;
· Кулларны ешрак һәм озаграк сабын белән юарга;
· Сәяхәтләрне, очышларны кичектереп торырга киңәш ителә.
 
Мәгълүмат «Гыйлем» - татар телендә беренче фәнни-популяр мәгълүмат чарасы, сайт, журнал һәм лекторийлар берләшмәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек коронавирус