Көмеш кыңгырау

Дисграфик - надан түгел!

Дисграфик — грамматика кагыйдәләрен үзләште­реп тә, аларны язуда дөрес куллана белми торган бала.

Укытучылар һәм ата-аналар андыйларны ял­каулыкта гаеплиләр яисә башлары җитәрлек эшләми дип исәплиләр. Шуңа күрә ярдәм итәсе урында төр­лечә җәзага тарталар. Бу мәгънәсезлек. Мондый хәл һич тә ялкаулыктан түгел, баш миенең шул кагый­дәләрнең үтәлеше өчен җавап бирүче өлешләренең җитәрлек үсеш алмаган булуыннан килә. Кем-кем, ә укытучылар бу хакта белергә тиеш! Юкса, кайчакта шундый балага «надан» дигән мөһер сугып куялар да аның үзен дә, әти-әнисен дә коточкыч уңайсыз хәлгә калдыралар. Әмма бу төзәтеп булмаслык хәл түгел. Бигрәк тә кешегә әле 12 яшь тә тулмаган булса. Бу яшьтә баш мие сыгылмалы була һәм төзәтмәләргә җиңел бирелә.

Язу — катлаулы процесс, гади генә әйткәндә, ан­да башның бөтен өлкәсе — маңгай, баш түбәсе, баш чүмече, чигә катнаша һәм чират-чират шул процесс­ның төрле этапларына җитәкчелек итә. «Җитәкчелек­нең берсе генә «аксаса» да, баланың язуы да «аксый» дигән сүз.

Дисграфикны ялкау укучыдан ничек аерырга? Моның өчен баланың дәфтәренә күз төшерегез. Ул, гадәттә, менә мондыйрак мәгънәсез хаталар ясый:

1. Сүзләр арасында ара калдырмый.

2. Дәфтәр бите читенә кереп яза, сүзне юлдан-юлга дөрес күчерми.

3.  «Б», «в», «э», «з» хәрефләрен, «4», «3», «5» сан­нарын кире якка әйләндереп куя.

4.  Бер үк хәрефне ике тапкыр кабатлый. Мәсәлән, «магазин» урынына «магазим» дип яза.

5.  «Б-д», «җ-х», «и-у» хәрефләрен алыштырып яза. (Мәсәлән, «абый» урынына «адый».)

6.  Басымлы иҗекләрдә хата ясый. (Мәсәлән, «ка­шык» урынына «кашик».)          

7.  Хәрефләрне төшереп калдыра, сүзләрне язып бетерми.

8.  Сирәк кулланыла торган хәрефләрне (мәсәлән, «ъ», «ә») язарга оныта.

Бу өлкәдә ата-аналарга түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итәбез.

■  Балагыз саф һавада күбрәк йөрсен, организмы кислородка баесын.

■ Аны ушу секциясенә бирегез. Кытай гимнастикасы дөрес язу проблемасын хәл итәргә булышачак, чөнки аның нигезендә гомуми үсешкә ярдәм итүче сулау кү­некмәләре ята.

■ Музыка белән шөгыльләнүдә, ми ярымшарлары­ның бергәләп эшләвен җайга сала һәм бу язу эшендә чагылыш таба.

■ Һәр иртәне әле кайнар, әле салкын суда коенырга, кичләрен сөлге белән муенга һәм баш артына массаж ясарга кирәк.

■ Махсус методика кирәк дип тапсагыз, нейропсихологка мөрәҗәгать итә аласыз.

Гаилә календаре, 2013.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: