Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авырмас өчен беренче һәм иң мөһим киңәш

Югары категорияле табиблар Хәйдәрова Нәсимә Талип кызы, Хәйдәр Марат Мансур улы «Көмеш кыңгырау» укучыларына биргән киңәшләре.

Кулыңны юарга онытма!

Чирләмәс өчен, үзеңне карап, чиста йөрергә кирәк. Кул тапланганда гына пычрак дип уйлама. Күп төрле нәрсәгә кагылып торганлыктан, кулга чир бактериялары һәм вируслары ябыша, паразитларның йомырка-күзәнәкләре яисә башка төрле йогучан җисемнәр эләгүе мөмкин.

Пычраклык кешеләрне чирләткәнлеге борынгыдан билгеле булган, шуңа күрә пөхтәлеккә зур игътибар бирелгән. Микроскоп булмаган дәвердә үк мәдрәсәдә һәркемне юыну тәртибенә өйрәткәннәр.

Кул юу күп чирләрдән саклавын, бәлки, күп балалар белмидер дә. Карап торуга әйбер бик чиста сыман күренсә дә, анда чир бактерияләре һәм вируслар,паразитларның йомырка күзәнәкләре яисә башка төрлө йогучан җисемнәр ябешәп тора.

Юылмаган кул, яшелчә-җимешләр, савыт-саба аша йоккан чирләр бихисап. Кайбер еш очрый торган чирләрне искә алу гына да кул чисталыгына битараф калдырмый. Кискен респиратор инфекция – ОРВИ, грипп, коронавирус тын юллары аша гына түгел, кулга вирус эләккәннән дә йога ала.

Юылмаган кул белән күзгә кагылганда кайсыбер вируслар я бактерияләр коньюнктивит чирен барлыкка китерә. Коньюнктивит – ул күздәге лайлалытышча ялкынсынуы. Күз кычыта, кызарып чыға, яшь ага, күздән эренагып торуы да мөмкин. Бавыр ялкынсынуының бер төре – гепатиат А чире дә юылмаган пычрак кул аша йога.

Күп суалчаннарның йомырка-күзәнәкләре күзгә күренми, алар кулга ябешеп торса, авыз аша кешегә керә. Эч китү чире дә ашар алдыннан кул юылмаганда барлыкка килә. Чи яшелчә-җимешләр аркылы чир йокмасын өчен, аларны югач, ашар алдыннан яңа гына кайнап чыккан эссе су белән чайкыйлар. Савыт-сабаны кайнар су белән юып тазарткач, аларны чиста сөлге ярдәмендә сөртеп киптерү кирәк.

Өйгә тыштан керү белән кулны сабынлап юа торган булыгыз. Ашарга утыру алдынан сабынлап кулны юу гадәти булырга тиеш. Чи итне, балыкны, яшелчә-җимешләрне эшкәрткәч тә кулны сабынлап юу кирәк. Малга, эткә, мәчегә кагылгач кулны сабынлап юмыйча бер нәрсәгә дә тотыну кирәкми.

Пычрак кул белән эш башлау яисә китап уку – ул чир тарату, чөнки тотылган әйберләр аша инфекция башкаларга да күчә ала. Кул юмаганнан килеп чыккан эч китү чире хәтта нык коралланган көчле гаскәрне дә сафтан чыгара ала.

Югары категорияле табиблар Хәйдәрова Нәсимә Талип кызы, Хәйдәр Марат Мансур улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев